Логотип
Арабыздан беребез

Бер кул белән төен бәйләмиләр

Әйе, бәйләмиләр дә, чишмиләр дә!   Ул үзенең студентларына бу хакта һәр көнне искәртеп тора. Хәер, аларга гына да түгел... Шулай, тауны күмәкләп тотынсаң гына күчереп була! 

Әйе, бәйләмиләр дә, чишмиләр дә!  

Ул үзенең студентларына бу хакта һәр көнне искәртеп тора. Хәер, аларга гына да түгел... Шулай, тауны күмәкләп тотынсаң гына күчереп була!  

Россия кооперация университетының Казан кооператив институты ректоры Алсу Рөстәм кызы НӘБИЕВАның эшен, тормышын Фейсбук аша күзәтеп баручылар да минем кебек: «Ничекләр өлгерә ул?» – дип шаккаттамы икән? Бер көнне ул Санкт-Петербургта фәнни-практик конференциядә катнаша (Санкт-Петербург аграр университеты белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куярга да өлгерә!), икенче көнне инде ул – Актанышта. Бу юлы Россия татар авыллары ассоциациясе һәм Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү хакындагы килешүне имзалый, өченче көнне... Юк, Фейсбук битенә куелган фотосурәтләр янындагы бу кыска язулар барысын да сөйләми. Әйтелми калганы – тау кадәр!  

 

 «Без – кооперация институты, сез монда берләшергә өйрәнәчәксез», – дим студентларыма. 

«Мин ректор вазыйфаларын кабул итеп алгач, иң беренче очрашуыбызда Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: «Бер кооператив булса да төзеп кара», дигән иде...»  

– Әйе, кооператив төзелеше турында теория генә сөйләп йөри алмыйбыз – аны үзебез оештырып күрсәтергә дә тиеш идек. Сөенеп әйтә алам: бүгенге көндә безнең тарафтан инде 50 дән артык кооператив һәм ревизион союз төзелде. Моңа ничек ирештекме? Җыенабыз да районнарга чыгып китәбез: җирлек башлыклары белән сөйләшәбез, авыл халкы белән очрашабыз. Нәрсә ул кооператив, аңа берләшү нигә кирәк, ресурсларны берләштерүдән нинди файда алып була, дәүләт тарафыннан нинди ярдәм, булышлык көтәргә? Әлеге сорауларга җавап бирәбез, укытабыз, өйрәтәбез. Шуның нәтиҗәсендә кооперативлар төзелде. Инде алар бәйгеләрдә катнашып, грантлар отарга да өлгерде. Әйтик, Питрәч районындагы балык җитештерү һәм эшкәртү кооперативы грант отты. Тагын биш кооператив конкурста катнашу өчен гариза тапшырды – нәтиҗәләрен көтәбез. Ревизион союз да моңарчы безнең республикада берәү генә иде. Ул шушы кооперативларга күзәтчелек итә, эшләрен контрольдә тота. Закон буенча, бөтен кооперативлар да ревизион союзга керергә, ә анда иң кимендә 25 кооператив булырга тиеш. Без оештырган кооперативлар үз ревизион союзларын төзеде, взнос күләмен дә үзләре билгеләде.  

Хәзер инде кооперативлар төзүдә ярдәм сорап, районнар безгә үзләре мөрәҗәгать итә. Бүген инде барысы да белә: дәүләт тарафыннан аларга байтак ярдәм каралган. Ресурсларны берләштерү, шулардан файдалану мөмкинлеге бирәчәк. Кооператив булып оешканда, продукцияләрен кыйммәтрәк бәягә сата алалар. Әйтик, сөт җитештерүчеләр берләшә икән, егермешәр меңнән кушылып, сөт җыярга машина сатып алалар – продукцияне арадашчысыз үзләре илтеп тапшыралар. Теләгәндә, кечкенә генә сөт җитештерү производствосы да төзеп куярга мөмкиннәр.  

Ә безнең студентлар өчен кооперативлар төзү – ул практика. Бигрәк тә «кооператив оешмаларның икътисады»н өйрәнүчеләр өчен. Кооперативларга юридик һәм «бухучет» ягыннан ярдәм итәләр, салым мәсьәләләрен хәл итәргә булышалар. Икенче яктан, кооператив – эш урыны да. Бүгенге студент, димәк, үзенә иртәгәгә эш урыны әзерли. Авылдан килгән студент кире авылга кайта икән, ул «подъемный» акчалар да ала, бер ел буе аңа МРОТ буенча минималь хезмәт хакы күләмендә пособие дә түләнә. Кооперативта эшләсә дә. Авыл хуҗалыгы министрлыгына белешмә китереп тапшыру гына кирәк. Яңа эшли башлаган кеше өчен зур ярдәм бит. Бу акчаны үзләре кооператив төзегәннәр дә ала.  

Авылны яшәтү – бүгенге көндә мин моны үзебезнең төп максатыбыз дип саныйм. Бөтен теләгем – студентлар белем алсын да авылга кире кайтсын. Беренче курска килүгә алар анкета тутыра, «Авылга кире кайтырга җыенасызмы? Моның өчен төп шарт нәрсә?» дигән сорауга җавап бирә. Әлбәттә, барысын да тору һәм эш урыны кызыксындыра. «Фитнес, төнге клуб» дип язучылар да бар. Быел шундый тәҗрибә ясап карадык: районнардагы кулланучылар җәмгыятенә студентларны практикага җибәрдек. Хәтта шәһәрнекеләрне дә. Ул түләүле практика булды – кулланучылар җәмгыяте 15 әр мең түләде, яшәү урыны белән тәэмин итте. Кооперативларның нәрсә икәнен эчтән белү өчен бик мөһим бу практика. Шәһәрнекеләр бик авырсынып кына күнгән иде, аннан үзләренә ошап та китте. Киләчәктә аларның хәтта 10 проценты гына авылга кайтып төпләнсә дә, безнең бу эшнең нәтиҗәсе булыр иде. Шәһәрнекеләргә башкачарак шартлар кирәк шул, әмма аларны тудырырга була.  

«Бүген Казан кооператив институтында төрки дөнья хатын-кызлары фикер алышты. Татар мәдәният үзәгендә үткән бу түгәрәк өстәлдә Төркиянең Татарстандагы генераль консулы хатыны Мария Доган да катнашты». 

– Кооператив институтта татар мәдәнияте үзәге... Әйе, кемнәрдер өчен сәер тоелуы да бар. Студентларыбызның яртысы – шәһәрдән. «Безгә татар теле курслары кирәк иде», – дип алар мөрәҗәгать итте. Бушлай курслар оештырдык. Бу курсларга институтка якын-тирәдә яшәүче халык та язылды. Курслар эшләп киткәч, студентлар белән очрашуга татар артистларын, зыялыларны, шагыйрьләрне чакыра башладык. Татар мәдәният үзәге шулай оешты. Ачылышына бөтен татар дөньясына билгеле шәхесләр җыелды. Шуннан соң атна саен диярлек үзәктә берәр чара үткәрелә башлады. Муса Җәлилнең туган көне, Габдулла Тукайныкы, Халыкара гаилә көне... Безнең татар мәдәният үзәгенә бүләк ителгән экспонатлар турында исә аерым сөйләргә кирәк. Апанаевлар нәселе дәвамчылары китергән тарихи ядкарьләр үзләре генә дә ни тора! Үзәк эшли башлагач, хатын-кызларның аеруча актив икәнлеге күренде. «Әйдәгез, мәдәният үзәге каршында хатын-кызлар клубы төзик», – дигән карарга килде алар. «Исемен ничек куярга?» – дип уйлаша башладык. Мөхлисә Бубыйның тууына быел 150 ел икәне искә төште. Беренче татар казыясы, исеме уку йорты белән бәйле шәхес. Аңа тукталдык. Мөхлисә Бубый исемендәге клубның иң беренче утырышына Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллинаны да чакырдык. Ркаил Зәйдулланың театр сәхнәсендә барган «Үлеп яратты» әсәрендә Мөхлисә Бубый ролен ул уйный бит. Шуннан өзекләр уйнады: барыбызның да йөрәкләрен тетрәтте... Клубыбызны «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы съездында катнашучыларга да тәкъдим иттек. Гомумән, республикада барган байтак чараларда катнашырга өлгердек. «Тукайга мәхәббәт илә...» дип аталган Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең безнең институт диварларында узуы да бик күп нәрсә турында сөйли, минемчә.  

Студентларга белем генә бирергә тиешбез, тәрбия – безнең эш түгел, дию белән килешмим. Алар кооператив институтта укый, ә кооператив – күмәкләшү, берләшү, бердәм булу, командада эшли белү дигән сүз. Безнең максат – шушыңа ирешү. Кооператив төзүдә дә иң мөһиме берләшә белү бит. Әгәр алар коммуникацион барьерны уза икән, берләшә алачак. Шул очракта икътисадый нәтиҗәгә дә килеп җитәчәкләр. Юк икән, бернинди нәтиҗәгә ирешмәячәкләр. Тормыш итү өчен бу – мөһим сыйфат, алдагы көнегездә дә кирәк булачак дип аңлатырга телим студентларга. Гаилә дә шул ук берләшү бит ул. Әгәр икәүнең берсе гаилә эчендә гел «мин» генә дисә, андый гаилә озак яшәми – йә бүген, йә иртәгә таркала... Минем өчен укытучы буларак та, ректор буларак балаларны төрле-төрле коллективлар белән бергә эшләргә өйрәтү мөһим. Бер-берсенә буйсынып, бер-берсенә юл биреп, бердәмлекләрен күрсәтеп... Бүген бу – бик авыр эш. Әйткәнемчә, коммуникацион барьерлар бар: бер өстәл артында утырганда да, сөйләшмичә, бер-берсенә «смс» кына җибәрергә мөмкин бүгенге яшьләр. Командада эшләү үз артыннан шактый күп тәрбия мәсьәләләрен дә кузгата: бер-береңә ышанырга, ышанычны акларга, намуслы булырга өйрәнү.  

«Бүген бездә кунакта минем укытучым – профессор Ильяс Топсакал. Ул Казанга Татарстан Фәннәр академиясе чакыруы буенча килде. Эш графигы бик тыгыз булса да, безнең төрек үзәгенә кереп чыгарга да вакыт тапты». 

– Бездә ни өчен төрек теле һәм мәдәнияте үзәге дә эшлиме? Моның сере бик гади. Беренчедән, мин үзем кайчандыр төрек лицеен тәмамладым. Безгә анда бик төпле белем бирделәр. Аннан укуымны университетта, тарих факультетында дәвам иттем. Диссертация якладым. Төркия буенча Татарстандагы беренче диссертация иде ул... Икенчедән... Бездә туризм һәм отель эшләре буенча уку юнәлешләре бар. Аларда белем алучы студентларны практикага чит ил отельләренә җибәрү мәсьәләсе килеп туды. Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы безгә берничә отель тәкъдим итте. Студентлар Төркиядә җәен эшләп кайттылар да: «Төрек телен өйрәнәсебез килә. Икенче елга тагын барыр идек, телне дә белсәк, яхшырак урыннарга урнашу мөмкинлеге бар, хезмәт хакыбыз да югарырак булачак», – диделәр. Аларның теләге буенча укыта башладык. Консуллык укытучылар бирде, дәреслекләр кайтарды. Курсларны тәмамлау турындагы сертификатны да генераль консулы Әхмәт Доган аларга үз кулы белән тапшырды. 

«Бүген Татарстан икътисад министрлыгы оештырган лекториядә «Минималь капитал белән үз эшеңне ачу» дигән темага лекция укыячакмын...» 

– Мин аларга кооперативлар турында сөйләдем. Минималь ресурсларны берләштереп, нәрсәгә ирешеп булганын аңлаттым. Без моны еш кына очрашуларда мәктәп балаларына да өйрәтәбез. «Синең дәфтәрең ничә сум тора?» – дип сорыйм берәр баладан. «20 сум», – дип җавап бирә ул. «Сез сыйныфта 20 бала, һәрберегезгә бер дәфтәр алу өчен, димәк, 400 сум акча кирәк, – дим. – Ә хәзер, әйдәгез, җыегыз шул 400 сум акчаны. Һәм мин сезгә берәр дәфтәр һәм берәр туңдырма да алып киләм». «Ничек алай?» – дип аптырыйлар. «Бөтенегезнең акчасын кушкач, дәфтәрне инде 20 сумга түгел, 15 сумга гына алам. Чөнки күмәртәләп алганда бәясе кимрәк тора», – дим. Массакүләм куллану икътисады шушы була... Институтта фәнни бер тикшеренү үткәрдек. Бездә 500 ләп кеше эшли, 6500 студентыбыз бар. Алар бер атнага күпме ит, сөт, каймак, бәрәңге, карабодай сатып ала һәм шуның өчен күпме өстәмә акча түли – барысын да исәпләдек. Үзебезнең ашханә базасында логистик үзәк оештырдык. Атна буе заявка җыябыз: кемгә, күпме, нәрсә кирәк? Ә пәнҗешәмбе көнне, шул заявка системасы буенча кооператорларыбыз безгә продукция китерә. Ике якка да файдалы: фермер товарын сата, ә безнекеләр арзан һәм органик продукция ала. Пайлар алмашу дигән сүз шушы инде. Катнашучылар – товарны алып килүчеләр дә, сатып алучылар да – барысы да безнең кулланучылар җәмгыяте әгъзалары. Студентлар кооперациясе дип атала ул безнең. Кооперативның нәрсә икәне, нигә кирәге – күз алларында.  

Диплом алганнан соң, авылга кайтып үз кооперативларын оештыручылар инде бар. Мәсәлән, икътисад факультетын тәмамлаган Рамазан Хәйдәров туган ягында – Әлки районы Иске Чаллы авылында ит җитештерү буенча кооператив төзеде. (Сүз уңаеннан: Әлки – минем дә туган ягым, тамырларым – шуннан. Күптән түгел мине Әлки якташлар җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайладылар.) Аның янында башка авыллардан да пайчылар тупланыр дигән өмет бар. Сыерлар өчен яңа комплекс төзергә хыяллана. Грант программасына керергә тели. «Эшне алып барырга алган белемем бик булыша», – ди.  

«Бәхетемнән җиде кат күктә бугай бүген мин! «Студентлар язы» фестиваленең Гран-прие – бездә! Иң сәләтле студентлар Казан кооператив институтында укый!» 

– Бу минем өчен шулкадәр зур вакыйга! Ректор урындыгына утырганчы, җиде ел – тәрбия эше, аннан дүрт ел укыту эше буенча проректор булып эшләдем. Студентларыбызның бу фестивальдә Гран-при алуы – хыялым иде. Яшьләр арасында бик популяр булган җырчы Альберт Нурминский безнең студент хәзер: сервис һәм туризм кафедрасында укый. Фестивальнең концертын «Корстон»да оештырдык: бер мең ярым тамашачы сыешлы залда урын җитмәде. Күпләр Альберт Нурминский чыгышын карарга дип тә килгән иде. Ул безнең тамашаның дәрәҗәсен бик күтәрде. Андагы алкышларны, андагы эмоцияләрне күрсәгез! Жюри шаккатты! Гран-придан тыш, «Иң яхшы режиссер эше», «Профессияләрне иң яхшы тәкъдим итүче уку йорты» дигән грамоталар да алдык. Программабыз һөнәрләргә багышланган – отель тормышы турында иде. Кунакханәдә эшләүче хезмәтчеләр – горничныйлар алъяпкычын бәйләп, ахырда сәхнәгә мин дә чыктым.  

Мин шундый фикердә: үзең үрнәк күрсәтмәсәң – башкаларны эшләтә алмыйсың. Беркайчан да! Шуңа күрә, үзем тотынып эшләп карамыйча, кешегә генә куша торган гадәтем юк. Чаңгы ярышына да студентлар белән бергә чыктым, «Үлемсез полк»та да алар белән бер сафта атладым... 

«Институтыбызның «Homies» кафесы башкалардан аерылып тора хәзер. Ул «Хәләл» стандартын алды. Республика югары уку йортлары арасында без – бердәнбер!»  

– Безнең институт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» комитетының уку-укыту мәйданчыгы булып тора. «Хәләл» сертификатын алырга теләгән оешмалар безгә мөрәҗәгать итә. Яңа гына вебинар системасы буенча Севастопольдән бер оешманы укыттык: андагы татар-башкорт оешмасының заказы иде бу. Бик канәгать калдылар! Бу сертификатны ничек алырга, аның өчен ниләр белергә кирәк – үзебезнең кафе өчен документлар әзерләгәндә студентлар барысына да өйрәнде. Хәләл – мөселман кануннары буенча чалынмаган ит, әзерләгән ризык кына түгел, ул – яшәү рәвеше хәзер. Хәләл туризм, хәләл медицина дигән терминнар инде гадәти сүзгә әйләнеп бара. Безнең «Туклану продуктлары технологиясе» факультетында да хәләл темасы модуль буларак өйрәнелә. Ә экспорттагы хәләл темасы «Таможня эше» факультетында укытыла: төрле юнәлешләр шулай хәләл темасында берләшә. Татарстаннан экспортка китә торган продукция «хәләл» булып чыкса, ул читтә, бигрәк тә мөселман илләрендә популяр булыр иде. 

Безне быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының бер мәйданчыгы итеп сайладылар. Анда катнашучыларның да күбесен «хәләл» сертификатын алу мәсьәләсе кызыксындырды. Регионнарда яшәүче татарлар: «Бездән дә студентлар кабул итегез әле», – диделәр. Башка регионнардагы 36 көллият белән килешү төзедек менә. Очрашу файдага булды!  

Сүз уңаеннан: кафебыз хәләл стандартына ия булгач, Рамазан аенда ифтар мәҗлесен инде үзебездә генә уздырдык. Һәр мөселман кешесе ураза аенда халык өчен ифтар уздырырга тиешлеген татар студентлары күрергә, ислам диненең бу йоласына өйрәнергә тиеш дип саныйбыз.  

«Абитуриентлар белән очрашуга әзерләнәбез! Бүген татар телендә трек-сәламләү яздырам. Безнең институтта нинди телләргә өйрәнергә була – һәркайсында яңгыраячак ул» 

– «Таможня эше» дигән юнәлешне 2011 елда ук ачкан идек: инде бу бүлектә өч чыгарылыш студентлар әзерләдек. Аэропортларда, таможняда, таможня янында булган структураларда эшләргә безнекеләр кирәк. Гомумән, «Таможня эше» эчендә профильләр шактый, әйтик, мәгълүмати куркынычсызлык, хокук саклау эшчәнлеге һәм башкалар. «Оргсинтез», «Татнефть», хәтта «Бәхетле» кебек экспорт-импорт белән эшләүчеләргә – чит илләргә товар сата яки үзе сатып алучыларга да безнең студентлар кирәкле кадр. Быел ике яңа юнәлеш ачтык менә. Беренчесе – «икътисадый куркынычсызлык» – хәзерге заман өчен бик кирәкле белгечлек (бу – спецалитет, ягъни югары белем). Икенчесе – икътисад буенча магистратура. Хәзер безнең чылбыр түгәрәкләнде дисәк тә була: IX сыйныфтан соң урта профессиональ белем алырга да була бездә, XI сыйныфтан соң бакалаврны тәмамларга да, инде менә магистратурага керергә дә. Моннан тыш, аспирантурабыз да бар. Ә минем хыялым – көллият алдыннан мәктәп тә ачу. Юк, алай гына түгел – мәктәп һәм балалар бакчасы!  

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар