– Реанимациядә мин бәхетле булып уяндым... Операция өстәлендә аңыма килеп: «Мин кайда? Минем белән нәрсә булды?» – дигәнемне беләм. Соравыма җавап биргәнче, башта аяк бармакларымны селкетергә куштылар. Селкеттем. Аннан соң гына: «Сез юл фаҗигасенә очрадыгыз», – диделәр. Тагын каядыр төшеп югалдым... Светофорның яшел уты, кузгалам... Юк, башка берни дә хәтерләмим...
– Реанимациядә мин бәхетле булып уяндым... Операция өстәлендә аңыма килеп: «Мин кайда? Минем белән нәрсә булды?» – дигәнемне беләм. Соравыма җавап биргәнче, башта аяк бармакларымны селкетергә куштылар. Селкеттем. Аннан соң гына: «Сез юл фаҗигасенә очрадыгыз», – диделәр. Тагын каядыр төшеп югалдым... Светофорның яшел уты, кузгалам... Юк, башка берни дә хәтерләмим...
Дәрвишләр бистәсенә, анда урнашкан «Эдельвейс» кибетләренең берсенә баруы була Фәридәнең: ул тарата торган кондитер әйберләренең кайсы сатылып беткән, кайсын китерергә кирәк – сәүдә үзәге саен кереп, белешеп йөрүе. Трассада, руль артында ул аңын җуя. Идарәсез калган машинасы каршы як юлга кереп китә. Бер машинага бәрелә, икенчесенә, өченчесенә...
Операциядән соң унике сәгать узгач кына ул чынлап торып аңына килә. Бер аягы – бот төбенә кадәр гипста, икенчесе – тоташ тимердә: анысында өч (!) Илизаров аппараты. Яңа тормышы шул көнне башлана. Дөресрәге, тормышының икенче өлеше.
Ә бит бу коточкыч фаҗигане урап узарга да мөмкин иде дип саный ул хәзер. Ходай безне беркайчан да алдан кисәтми калмый. Тик, кызганыч, еш кына без аның нидер әйтергә теләвен күрмибез, белмибез, аңламыйбыз. Фәридәне дә кисәтә ул. Бер түгел, ике мәртәбә! Авариягә ике көн кала, өйдә аңын җуеп егыла. Иртәнге сәгать дүрттә мәчесен ашатырга торгач. Аның дөбердәп егылган тавышына куркып улы уяна... Аңына килгәч, «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртыйк», – дип үрсәләнгән улын тынычландыра да, кабат йокларга ята. Табибка күренү, иң гади анализларны булса да биреп карау турындагы уй нигәдер башына керми. Күрәчәккәдер... Сәбәбе соңыннан да ачыкланмаган өянәк ике көннән тагын кабатлана. Бу юлы – соңгы тапкыр.
Бүген дә һәр мизгеле истә булган бер төш тә бар әле. Әтисе: «Кызым-м-м», – дип дәшә, аны бәхилләшергә чакыра икән. Аңарда яман шеш икәнен, бу күрешүнең соңгысы булачагын төшендә дә хәтерли Фәридә. Аякларына кара итекләр кия дә, әтисе янына чыгып йөгерә. Аяк асты боз, су... Ул су һаман арта, күтәрелә, итекләргә тула, атларга ирек бирми һәм Фәридә туктап кала. Әтисе чакырган якка бик барасы килә, әмма баскан җирдән кузгалып китә алмый... Кара итекләр! Аягына кигән кара итекләр! Менә нәрсәгә булган икән... Реанимациядән аны дүртенче көнгә генә чыгаралар. «Исәнлегемне әтигә дә хәбәр итим, ул да борчылып торадыр», – дип телефонга үрелә. Әнисе кулыннан тотып туктата: «Өлгерерсең, балам...» Бу хәл берничә тапкыр кабатлана. «Нәрсә булды соң, аңламыйм?» – дигән кызына әнисе авыр хәбәрне ике көннән соң гына җиткерә. «Әтиең киткән, Фәридә...» – ди. Нәкъ аны реанимациядән палатага күчергән сәгатьләрдә! Башка гаиләдә яшәсә дә, ата белән кызның аралары бик якын була шул... Барысы да төштәгечә кабатлана: ул әтисе белән саубуллашырга өлгерми кала. Аның каберенә барганчы, икенче кыш җитеп, инде көннәр язга авышкан була.
Бер ел! Озын-озак бер ел! Башта әле ян-якка борылырга, утырырга да ярамый. Ярамый түгел, булмый! Аз гына селкендеңме, тәнгә мең энә кадала. Ул сызлануларны иң көчле дарулар да басмый.
– Әмма «башка йөри алмам» дигән уй ялгыш та башыма кермәде! Өметне өзмәдем! Кыл өстендә торган мизгелләр булды югыйсә... Табиблар консилиум җыйдылар, минем бер аякны кисәргәме, юкмы икәнен хәл иттеләр. Әйбәт хирургка эләктем. «Син бит әле бик яшь, утыз җидедә генә – алда башланмаган тормышың», – дип, ул бик тырышты. Ялгап булмый дигән сөякләрне дә ялгады... Күпмедер вакыт узгач, авыртуларга ияләшәсең икән. Күнәсең... Ярты елдан соң... Юк, юк, беренче адымны ясамадым әле. Аңа кадәр торып басасы бар бит. Әни саный: «Бер, ике, өч...» Нәкъ өч секунд! Шуннан артыгы берничек булмый. Андый әрнүләрне берәүгә дә теләмим... Иртәгә алты секунд, берсекөнгә – тугыз... Нинди «адымнар» белән алга барганны шуннан чамалагыз... Ян-якка борылып ятарга ярамый иде әле – энәләр сорап алдым: бәйли башладым. Картиналар ясадым. Аннан тегү машинамны яныма китереп куйдылар – тегәргә керештем. Әнигә күлмәк, костюм, күрше хатынга... Бераздан инде заказлар ала башладым. Вакытым шундый күп иде бит минем. Яңа көн туган саен – егерме дүрт сәгать!
Курчаклар ясау остасы – Казан кызы. Кечкенәдән шундый – аның беркайчан да буш вакыты булмаган. Музыка мәктәбен, хор классын тәмамлаган. Алтынчы сыйныфта укыганда Пионерлар йортына, тегү түгәрәгенә йөри башлаган. Үзе исә... хирург булырга хыялланган. Шул хыялын чынбарлык итү өчен инде беренче адымнарны ясаган – медицина институтына әзерлек курсларына язылган. Аудиторияләр, лекцияләр, галимнәр – барысы да ошаган. Ә язмыш аны кинәт башка сукмакка борган. Унынчыда укып йөргәндә, тегү түгәрәге җитәкчесе: «Ә син кем булырга телисең?» – дип сорый. Җавапны ишеткәч: «Кан эчендә кайнарга түгел, матурлык өчен тугансың бит син, Фәридә!» – ди. Шул бер җөмлә җитә... («Ә бит миннән яхшы хирург чыгар иде. Һәрхәлдә, иң матур җөйләр миндә булыр иде!» – дип елмая ул.)
Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү көнкүреш хезмәте күрсәтү институтына укырга керә – инженер-технолог һөнәрен сайлый. Киләчәк инде күренеп тора: аның урыны ательеда булачак! Институтка эш тәҗрибәсе булмаганнарны алмыйлар: аңа кадәр бер ел Модельләр йортында эшли. Трикотаж тукыма белән эшләргә шул вакытта өйрәнә. Ә бер өйрәнгән һөнәрнең тормышта кирәге чыкмый калганы юк әле...
Читтән торып Мәскәүгә укырга керә һәм ул арада Казанда яңа һөнәр үзләштерә: «чәчтараш» дипломы алырга өлгерә. (Юк, вакытның бер минутын да бушка уздыра торган кеше түгел ул!) Кияүгә чыга. Ул декрет ялына киткәч, клиентлары, аңа ияреп, өенә бара. Улы Эдвардка 3 яшь тулганда инде Фәридә тол кала. Әйе, хәсрәтнең мондыен да кичерә... Ире җәй азагында югала. Аны ноябрьдә генә табалар. Ярты гәүдәсен.... Шул елның маенда гына тузган торак программасы буенча ике бүлмәле фатир алган булалар. Яраткан кешеңне кара гүргә салуның авырлыгын башыннан кичергәннәр генә белә... Әмма яшәргә кирәк: баланы үстерергә, фатирга ремонт ясарга, көн итәргә... Кулындагы һөнәр коткара – тегә башлый.
– Кайда гына эшләсәм дә, кичләрен гел тегү машинасы артында идем. Тегү миңа тормышны алып барырга, улымны үстерергә булышты. Әнием, апам исән-сау, әти... Улым үсеп килә. Дөньям түгәрәк, бер нәрсәгә хәсрәтләнергә кирәкмәгән юкса... Хәзер шулай уйлыйм. Әмма тормыштан, үз-үземнән канәгать булмаган чаклар да күп иде шул. Соңгы елларда еш кына бер сәбәпсез боегып йөрдем, нигәдер моңсуландым... Ходай барысын да үз урынына куйды менә. Реанимациядә шуңа да бәхетле булып уяндым мин. Бер яктан, исән калуыма сөенүем дә булгандыр бу. Иң якын кешеләрем – әнием, улым янымда: бәхет өчен тагын ни кирәк?! Мин күземне ачуга шул хакыйкатьне аңладым... Шуңа да үз-үземә: «Бу сынау миңа нигә килде?» – дигән сорауны ялгыш та биргәнем булмады.
Юл фаҗигасе бик күп нәрсәне үзгәртә. Фәридәнекен генә түгел, аның тирә-юнендәгеләрнекен дә. Әнисе алар янына күченеп килә: ике йортны берләштерәләр. 15 яшьлек улы олыгаеп китә, урында яткан әнисен карау мәшәкатьләре аңа да шактый эләгә. Дуслар... Алар өчен дә зур сынау була бу: кемдер кинәт югала, сукмакны оныта, икенчеләре, киресенчә, тагын да якыная, яңалары табыла.
– Танышлар бер массажист ханымны тәкъдим иттеләр ул чакта. Әфганстан чигендә урнашкан кечкенә бер шәһәрдә эшләгән, сугышта яраланган егетләрне аякка бастырган – тәҗрибәсе зур. Күпне күргән... Аз сөйләшә, күңеле дә кырысланган. Юлымда ул очрамаса, бәлки, мин дә кабат йөреп китә алмаган булыр идем... Унике ел булды менә – әле дә аралашабыз, якын кешеләргә әйләндек... Апалы-сеңелле Света һәм Таня белән дә шул чакта таныштык. Алар мине урын өстендә ятканда ыргак белән бәйләргә өйрәттеләр. Күптән кызыга идем... Ходай юлыма нинди яхшы кешеләр чыгарганын санап та бетерә алмам!..
Әлеге коточкыч авария 2007 елны була. Аякка тәмам басканчы ике ел уза. Аннан соңгы елларда Фәридәгә заказлар, үзе әйткәндәй, «ишелеп килә». Туй күлмәкләре, кичке күлмәкләр... Аларын бигрәк тә яратып тегә – монда бит иҗатка чикләр юк! Модельләрен үзе уйлап чыгара – килешәләр! Чираттагы дефолтны ул инде тыныч күңел белән каршы ала. Улы инде институт тәмамлаган, эшли. Фатирларына искиткеч ремонт ясалган – кергән кешенең чыгасы килми. Клиентлар азрак килүе, буш вакыт калуы әйбәт кенә, димәк, курчакларга тотынып карарга вакыт җиткән.
– Хыяллана идем! Курчаклар ясый башлавым тормышыма зур яңалык булып килеп керде. Мин, ниһаять, моңарчы туплаган бөтен тәҗрибәмне күрсәтә алам. Теккән киемдә дә чагыла ул, әлбәттә. Әмма курчаклар барыбер башка! Аларның хәтта җаны бар кебек. Бөтен барлыгымны салып эшләгәнгәдер...
Еш кына якыннарының туган көннәренә курчак ясавымны сорыйлар. Фотосын җибәрәләр, ул кеше турында сөйлиләр. Аннан курчакны кулга алалар да: «Холкына кадәр күренә!» – дип гаҗәпләнәләр. Ничек шулай килеп чыга, үзем дә белмим... Әле бер танышым кызына дип ясатты. Иртән уянып күзен ачуга кызы: «Әни, бу бит мин!» – дигән... Кемнеңдер гардеробындагы берәр деталь кабатлана, холкының берәр сыйфаты. Күп курчакларымны үземә дә ошаталар.
Яңа курчакка тотынсаң, туктыйм димә. Тизрәк аның нинди булганын күрәсе килә. Кайчак төнге өчләр җитә... Иң авыры йөзе, әлбәттә. Башта күзләр урынына ике нокта гына ясый идем, хәзер инде күзләре дә бар, авызы да, борыны да. Һәр яңа курчак алдагысыннан яхшырак килеп чыга: кул эшли-эшли остара. Саннары йөзгә тула бит инде...
Курчакларны капрон оеклардан ясаганда, башта оекларны кайнатырга кирәк. Монысы – әни өстендә. Ул аның тәртибен төнлә уятып сорасаң да белә: күпме кайнатасын, ничек чайкыйсын, эләсен... Икенче төрле техника белән эшләгәндә, курчаклар эченә холлофайберны да әни тутыра: нәкъ мин теләгәнчә тыгыз итеп. Безнең әни бер дә саран түгел, киресенчә. Әмма курчакларны беркемгә дә бирәсе килми аның! Аларга күпме көч салганымны күргәнгәдер, бәлки. Икешәр атна ясыйм бит. Җаның ярату, җылылык белән тулы икән, ул ташып чыга – курчакларыңа да күчә. Һәм алар витринада торганчы, шушы энергетиканы алып кемгәдер киткәнгә куанам гына: башкаларны да сөендерсеннәр. Мин шуның белән яшим... Узган ел грипп белән авырып яттым, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килде. Төнге унике иде. Табиб кызның күзләре, әлбәттә, курчакларга да төште. Сөйләшеп киттек... Мин аларны лифтка кадәр озата чыктым. Әни көлә: «Авырганыңны оныттыңмы әллә?» – ди. Эшемә сокланулары белән терелттеләр!
Мәрхүм иремнең апасы узган җәй юбилеен үткәрде. Мин аларны бик хөрмәт итәм. Ирем белән дүрт кенә ел яшәп калсак та, туганнары белән гел аралашып тордык. Кайнанама әле дә «әни» дип дәшәм. Эдвард да һәрвакыт аларга барып йөрде: улым минем әнине дә, аны да бертигез ярата. Туганнар артык булмый... Мәҗлескә, әлбәттә, портрет-курчаклар белән бардым. Тамада: «Шушы курчаклар өчен генә булса да юбилейны оештырырга кирәк иде», – диде. Гөрләтеп кул чаптылар. Шундый рухланып кайттым!
Мастер-класслар үткәргәнемне белеп: «Тегү эшендә нәрсәгә өйрәтә аласыз?» – дип шалтыраталар. «Нәрсә теләсәгез – шуңа, – дим. – Кисәргә, тегәргә, курчаклар ясарга...» Бер укучым: «Юк, курчакны үзем дә тегәм. Сез мине күлмәк тегәргә генә өйрәтегез», – дип килде. Кистек күлмәкне, өй эше биреп җибәрдем. Икенче дәрестә исә: «Әйдә, күлмәкне читкә куеп торыйк. Сезнеке кебек курчаклар тегәргә өйрәнәсем килә. Минекеләр курчак түгел икән әле», – диде.
Минекеләр башка шул. Үз дигәннәренә ирешә торганнар. Ышанмыйсызмы? Бер шундый очрак булды. Заказ биргәндә: «Ул кызның туристлык агентлыгы бар. Үзе дә сәяхәтләрдән кайтып керми», – дип сөйләделәр. Аңа ясыйсы курчакны шунда ук күз алдыма китердем: чәчен, күзлеген, чемоданын, сумкасын, биек кунычлы итеген... Барысы да мин уйлаганча килеп чыкты, тик итегенә менә күнем җитмәде – бик матур туфлиләр тектем. Аларны кидертеп бастырдым курчакны, ә ул... шунда ук егылып китте. Берни аңламыйм. Сүтеп, яңа аяклар тектем. Җиңел генә эш түгел бит әле бу... Аягына кидертеп бастырып карыйм – тагын егылды. Туфлинең табанын калынайттым. Юк, егыла гына! Курчакны күтәреп бәрдем... Әни йөгереп барып тизрәк аны кулына алды. Шулвакыт икебезнең дә күзе витринадагы бер курчакка төште: аңарда шундый озын кунычлы итекләр ләбаса. Мин теләгән! Кидертеп бастырдык – басып тора! Нәрсәнедер дөрес эшләмәдем дияр идем – бу инде җитмешенче курчагым.
Фәридә курчаклар турында бик озак сөйли ала. Бик озак! Кайсы курчакның кая, кемгә бүләк иткәннәрен: арада Таиландка ук барып җиткәннәре бар! Соңгы вакытта бөтен шатлыгы да, борчуы да шул курчаклар белән бәйле. Борчуы дигәннән... Узган ел яз бер курчагына күзлеккә дип «Франт» сәүдә үзәгенә чыга Фәридә. Алардан ул юл аша гына. Светофорны узгач, аңа бер яшүсмер велосипеды белән килеп бәрелә. Бик зур тизлектә... Болай да таяк белән йөргән кешегә күп кирәкме?! Өч ай гипста ятарга туры килә. Тагын бер авыр сынау була бу... (Гипсны салгач, иң беренче эш итеп Фәридә кабат күзлеккә чыгып китә. Заказ бирүче курчакны юбилярга бер бәйрәмдә тапшырырга тиеш була. Әмма бәйрәм беткәч: «Алып бармадым. Аңламас, дип киңәш бирделәр», – ди. «Алай булса, син аны миңа кире кайтар», – ди Фәридә. Озак тә үтми икенче бер танышы: «Кара чәчле курчак кирәк», – дип килә һәм шушы курчакны сайлый. Шулай, язмышлар монда да төрле-төрле.)
Бәхет тарихы дидем. Әйе, бернигә дә карамыйча, Фәридә үзен бәхетле саный!
– Фаҗигагә кадәр бик чибәр идем. Зифа буйлы идем, матур киенергә яраттым. Бии идем! Һәм боларның барысыннан да мәхрүм калдым. Аягымда җөй өстенә җөй. Юанаеп та киттем. Тик боларның берсе дә мине борчымый. Җанымда – гармония. Әйе, мин бүген II группа инвалид. Начар йөрим. Әмма моңа кыенсынганым юк. Элек миңа: «Аяклары нинди төз! Киеме нинди матур!» – дип борылып карыйлар иде. Башкалардан аерылып тору шундый ошый иде. Хәзер дә борылалар! Күпләр аяк киемемне карарга борыла. Мин аларны үзем бәйләдем: туфли, итек... Авариядән соң башка аяк киеме кия алмадым... Тормышым кайнап тора! Мин гел эштә, гел аралашуда. Җәен бакчага баруга, ашыгып кире өйгә кайтам: клиентларым көтә. Хәзер менә – курчакларым. Плиткалар ясыйм – алары аерым бер тарих. Пэчворк белән мавыгам. Балалар өчен бер китап «тегеп» бетердем, икенчесен башладым.
Үз башыңнан кичермичә күп нәрсәне аңлап булмыйдыр. Тик бу бөтен кешегә дә сынаулар аша үтәргә дигән сүз түгел... Инвалидлар да шундый ук кешеләр: организмдагы кайбер функцияләре генә бозылган. Урында ятса да, коляскада утырса да – шул ук кеше. Тормышка мәхәббәте зуррак та, яшәү теләге, кеше хәленә керә белүе күбрәк. Ул да шундый ук хисләр кичерә. Минем хәтта менә биисем дә килә. Биим дә! Читтән караганда сәеррәктер, әлбәттә. Булса соң! Европада әнә гарипләргә бөтенләй игътибар итмиләр. Ә бездә тәрбия җитми...
Мине кызганырга кирәкми. Булды, барысы да булды. Яратуның да ни икәнен беләм, югалтуның да. Барысын да кичердем. Һәр хатын-кыз кебек... Ә хәзер башка тормыш җитте. Авыртулы, сызланулы... Әйе, алар һәрвакыт бар. Адым саен... Әмма бу әрнүләр үзе белән шундый зур ярату алып килде. Тормышымны матур буяуларга төрде. Иң мөһим кешеләрем икәү – әни һәм улым. Бер конфет бирсәләр дә, Эдвард шуны минем белән бүлешеп үсте. Шөкер, бүген дә шулай... Ә әнием – бер нур кебек. Таянычым, терәгем, аяк астымдагы җирем. Бөтен дөньям! Дус кызларым нәрсәдәндер зарланганда, гел әйтәм: «Көнләшегез, минем бар да әйбәт! Мин бәхетле!» – дим. Артыгы берни дә кирәкми. Элек булган кадәре дә шундый күп булган! Кеше нигә боларны сынау кичергәч кенә аңлый, белмим...
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк