Логотип
Арабыздан беребез

​Бер артистлы театр

Шәһәргә килүче турист иң элек, белә­сезме, кемне күрә, кем белән очраша? Гид белән! кунакның Татар­стан­га, казанга нинди күз белән каравы экскурсовод күзләрендәге очкынга, аның ничек сөйләвенә дә бәйле. 

Экскурсовод – шәһәрнең йөзе дип юкка әйтмиләр... Туристларны республикага китерүгә алар керткән өлеш бәһаләп бетергесез. Бу һөнәр, аның үзенчәлекләре турында безгә бүген Зөлфия ӘХМӘДУЛЛИНА сөйләр. Ул татар, рус, инглиз, төрек телләрендә экскурсия алып баручы сирәк гидларның берсе. Сүз уңаеннан: Зөлфияне хезмәттәшләре «энҗе бөртегебез» дип атады...


Беренче экскурсия

Курсларны тәмамлагач, Кремльдә экскурсия үткәрү хокукын казану өчен аккредитация уздык. Һәм иң гаҗәбе, тыңлап карауның икенче көнендә үк мине эшкә чакырдылар! Беренче туристларым әле дә күз алдында. Яшермим, ул көнне шактый каушадым. Тик алар шундый сабырлык белән тыңладылар, хәтта мактадылар да әле. Сораулар бирделәр! Минем эшемә иң зур бәя шул инде – сорау бирү. Димәк, тыңлаучыны кызыксындыра алганмын. Сорауларга һәрвакыт сөенеп җавап бирәм! 



Иң еш бирелә торган сорау

Юк, гел бертөсле сорау яудыралар дип әйтә алмыйм. Иң күп сораулар, әлбәттә, Сөембикә манарасы янында туа. Шулай булмый хәле юк, риваятьләренә кадәр төрле-төрле бит аның!  Кол Шәриф мәчетенә кергәч, дингә кагылышлы сораулар еш яңгырый. Киемемә карап мөселман икәнемне белүчеләр, җай чыккач, барысын да ачыклап калырга омтыла. Хәер, «Кремль гидларының махсус киемеме әллә бу?» – диючеләр дә бар!

Чит илдән килүчеләрнең күбесе әзерлекле: алар инде Интернет аша Казан, Татарстан турында азмы-күпме мәгълүмат туплаган. «Ә без менә шуны күрәчәкбезме?» – дип, белеп сораганда, күңелгә бик рәхәт була...
Бүген менә инглиз телендә экскурсия үткәрергә дип чакырганнар иде. Күрешүгә: «Ә без Сөембикә манарасына барабызмы? Ә ул аннан, чынлап та, сикергәнме?» – кебек сорауларга күмделәр. Австралиядән килгән татар яшьләре булып чыкты. Әби-бабалары туфрагына беренче тапкыр аяк басулары! Татарчага күчтем... Бүген, гомумән, вакытны чикләмәдем, рәхәтләнеп, иркенләп, күңелләре булганчы карасыннар дидем. Тагын кайчан киләләр? Киләләрме әле? Ә башка чакта экскурсиягә бирелгән вакыттан чыкмаска тырышам. Бу, беренче чиратта, туристның үзе өчен кирәк: 1-2 көн эчендә күбрәкне күреп калсын.


Иң яратмаган сорау

Татар-монгол изүе турындагы сорауны үз тарихын белмәгәннәр генә бирә дип саныйм. Татарстандагы ике милләт, ике дин арасындагы татулыкка бәйләп четерекле, хәтта мәкерле сорау бирүчеләр бар. Шовинистик рухтагы фикерләр дә ишетелгәли. Мондый чакта тирәнгә китмичә генә җавап бирергә тырышасың. Шәһәр буйлап экскурсия бәхәсләр урыны түгел! 


Җавап бирә алмаган сораулар

Экскурсовод берничек тә бар нәрсәне белеп бетерә алмый! Әгәр шулай була калса, сорауларына җавап бирә алмасам, нишләрмен дип, үзем өчен әллә кайчан уйлап куйдым. Андый хәл туса, болай итәрмен. Күп туристлар белән соңыннан да аралашабыз бит. «Әлегә бу сорауга җавабым юк, әмма электрон адрес буенча сезнең белән, һичшиксез, элемтәгә керермен», – диярмен...


Шәхси сораулар

«Балаларыгыз бармы?» – дип сорыйлар. «Өчәү», – дигәч аптырыйлар, ышанмыйлар. «Телне кайда өйрәндегез?» – диләр. (Зөлфия Истанбулның Босфор университетында инглиз теле әдәбияты факультетын тәмамлаган. – ред.) Экскурсияләрне инглизчә алып баручылар шактый бездә. Ә төрекчә – юк. Төрекләр ягыннан андый ихтыяҗ юк. Казанда төрекләр күп булса да, алар күбрәк эш буенча килүчеләр. Хәер, туристлары да кассада инглиз телле экскурсовод сорыйлар. Ә төрекчә сөйләүче барын белгәч, бик сөенәләр. 


Экскурсиядә иң яраткан урын

Сөембикә манарасы! Мин аның янында бервакытта да тыныч тавыш белән, дулкынланмыйча сөйли алмыйм... Үзем сөйләгәнгә кайчак үземнең күңелем тула. Туристлар, әлбәттә, моны сизә, бу аларның да кәефләренә тәэсир итә. Манара белән бәйле риваятьләр үзләре үк үзәкне өзә. Татар тарихының иң фаҗигале битләре: йөз утыз мең халык яшәгән Казанда аны басып алганнан соң нибары бер мең кеше кала. Ир гаскәреннән аякта торырлык беркем калмый – бала-чага да, гарип-гораба... Бабаларыбыз Казанны саклап шәһит киткән. «Казансу кан төсенә кергән», – дип яза бит елъязмачылар да. Сөйләгәндә, XVI гасырга кайтам, боларның барысын да йөрәгем аша уздырам, күз алдыма китерәм... «Сез ул чорны шундый итеп сурәтләдегез, үзегез Сөембикәгә охшап калдыгыз», – дигәннәре бар... 



Текст

Экскурсияне шулай оештырасың: урта гасырдан, исламны кабул итүдән, Болгар дәүләтеннән башлап, үреп-үреп бүгенге көнгә китерәсең. Аннан, толым очына чулпы таккан сыман, бүгенге Татарстан, Казан белән тәмамлап куясың. Тарих аларның күз алдында шулай җанлана...

Текст – безнең һөнәрнең сәнгать өлеше. Текстны һәркем үзе яза. Бер экскурсоводта ук берничә текст була (һәркайсының күләме 50 битләр чамасы). Группага карап ул үзгәрә – бер-берсенә охшаган ике экскурсия булганы юк! Гадәттә, туристның фикер йөртү дәрәҗәсенә, белеменә көйләнәсең. Интеллектуаль дәрәҗә сораулардан күренә. Группа тарихны беләме, юкмы икәнен күз карашларыннан ук аңлап була. Хәбәрдарларга да аз ишетелгән, төптәрәк яткан фактларны бирергә тырышам. Ә башкалар, бигрәк тә теплоходтан килгәннәр, сөйләгән очракта да боларның мәгънәсенә төшенмәячәк. Балаларга күбрәк риваятьләр, хан хәзинәләре, Кабан күле серләре турында сөйлим – экскурсияне мең дә бер кичәгә әйләндерәм. Чит илдән килгән кунакларга да яраклашасың. Империя тарихын алар беркадәр белә. Ләкин кайбер шәхесләр исеме бу туристка берни аңлатмый. Күп вакыт аларга Пугачев турында да әйтмим.

Текст – ул скелет, «ит»не аңа көн саен өсти торасың. Телевизордан яңалык тыңласаң да, нидер укысаң да: «Моны туристларга әйтеп буламы-юкмы?» – дип уйлыйсың. Беренче текстымнан ерак киттем инде! 
Башта текстны өйдә, балаларга сөйләп карадым. Берничә кат! Алар сабыр гына тыңладылар. Без җәен Салмачида торабыз. Беркөнне таныш сүзләр ишетеп, уеннарына игътибар иттем. Кызым Мәликә дусларына авыл урамы буйлап экскурсия үткәрә: «Сезнең алда бистәнең бердәнбер сакланып калган бинасы...» Минем тавыш, минем җөмләләр белән сөйли! 


Автобуста экскурсия

Үзара шаяртып «нәрсә күрәсең, шуны җырлыйсың» дип атыйбыз! Аның үз үзенчәлекләре бар. Бөкеләргә эләккән вакытта, объект янында шактый озак басып торган чаклар була. Шулвакыт сөйләр сүзең бетә! Ә дәшми торырга ярамый. Сөйләгәннәрең бер-берсе белән бәйләнгән дә булырга тиеш бит әле. Иҗатыңны эшкә җигәсең инде менә!

Яки киресенчә, кайбер автобус йөртүчеләр (гадәттә читтән килүчеләр) син кунакларны таныштырырга тиеш булган бина яки һәйкәл яныннан выжылдап кына узып китә. Ә бит, әйтик, Мәрҗани мәчете кырында туктап, озаклап сөйләргә кирәк. Автобус йөртүче белән экскурсовод бер команда булып эшләргә тиеш. Шулай булырга бик тырышсаң да, килеп чыкмаган чаклар да булгалый. Әмма мин кешегә әмер бирә алмыйм, анысы кимчелегемдер... 

Автобус экскурсиясе вакытында туристка күбрәкне күрсәтеп була. Казан буйлап йөргәндә бөтен тарихны колачлыйсың! Шәхсән үземнең шәһәрдә иң яраткан урыным – Әҗем мәчете. Аның тирә-юнендә хәзер йортлар да юк, кеше дә тормый инде. Тыйнак кына чибәр татар кызына охшатам бу мәчетне. Пафослы биналар янында зурракка өметләнми дә кебек тоела ул миңа. Әмма аның архитектурасы гаҗәеп матур! Юлы начар булгач, күп гидлар ул тирәне урап уза, әмма мин туристларымны Әҗем мәчетенә бик теләп алып барам. «Нигә килдек?» – диюче юк әле. «Ничә тапкыр Казанда булып та, бу мәчетне күрмәгән идек бит!» – дип әйтүчеләр исә бар. Ульяновлар урамында бер-ике катлы Казан азмы-күпме сакланып калды – ул йортлар күңелемә бик якын.


Болгарга сәяхәт

Болгар – якын ара түгел. Икенче яктан, юлда иркенләп, җәелеп сөйләп барасың. («Бер артистлы театр» дию менә монда безгә бигрәк тә туры килә!) Соңгы экскурсияне Мәскәү татарларына үткәрдем. Аннан алда кунакларым Төркиянең ТRТ каналы иде. Татарстанга сәяхәт турында тапшыру төшерделәр. Барганда – вертолетта очтык, кайтканда автобус белән кайттык. Аларны шаккаттыру авыр, әмма төрек журналистлары да: «Болгарда аерым һава», – диделәр. Изге җирләрнең туфрагы, суы ук сиңа илһам бирә, рухландыра: мин анда берничек тә коры, хиссез җөмләләр белән сөйли алмыйм... 



Экскурсовод – психолог 

Әйе, ул беренче чиратта психолог булырга тиеш. Аралаша башлаганчы ук группага бәя биреп, экскурсияне ничек алып барасын хәл итәргә тиешсең. Бик иртә, 12 яшьтә читкә чыгып китүем бер күрүдән кемнең-кем булуын аңларга өйрәткән. Бу хәзер эшемдә ярдәм итә. 


Адашу

Кремльдә – уч төбе кадәр җирдә – беркем югала алмый, әлбәттә. Әмма шәһәрдә яки Болгарда туристның адашып калуы бик мөмкин. Шуңа күрә, башлаганда әйтеп куям: экскурсия шуның кадәр дәвам итәчәк, шушы сәгатьтә фәлән җирдә очрашабыз, дим.
 

Танылу

Экскурсия 1,5-2 сәгать дәвам итә. Шул арада дуслашырга өлгерәбез! Электрон адреслар алышабыз. Экскурсияне тыңлаучыларның бөтенесен дә хәтерләп калып булмый, әлбәттә. Урамда кайчак бер белмәгән кешеләр килеп исәнләшә. Аптырап калуымны күргәч, сез безгә экскурсия үткәргән идегез, диләр. Күңелле, билгеле! Берсендә Уфада шулай булды. Салават Юлаев һәйкәле янында кафега кергәч, дәштеләр. Мине монда кем белә икән, дисәм: «Сез безгә Казанны күрсәттегез!» – диләр. (Башкортстаннан «Хәзинә-тур» агентлыгы аша бик күп автобуслар килә.) Әле шушы арада гына Санкт-Петербургтан килгән кунакларга экскурсия үткәрдем. Затлы, зыялы төркем. Үзем белән танышты­руга: «Ә сез монда күптән эшлисезме?» – дип сорады­лар. «Безнең балалар узган ел сезнең турыда кайтып сөйләделәр. Бик тә сезгә эләгәсебез килгән иде!» – диделәр аннары. 



Беләсезме, нәрсәгә сөенәм: мине онытмаганнар икән, димәк, сөйләгәннәрем дә хәтерләрендә. Бу бигрәк тә чит ил туристларына кагыла. Алар бит, гадәттә, Казанны Татарстан башкаласы дип түгел, Россиянең бер шәһәре дип кенә белә. Белсә әле... Монголиядән килүче «Транссиб» магистрале дигән туристик поезд бар. Аңа утыручылар Улан-Батыр, Төмән, Екатеринбург... кебек шәһәрләрне карый-карый ике атна киләләр. Урамнарын­да аюлар, гармунлы мужиклар йөргән кала дип күз алдына китергән булалар Казанны. Күргәч, танышкач исә: «Бу бит Нью-Йорк, Манхэттен! Сездә нинди инфра­структура, икътисади яктан алдынгы икәнегез күренеп тора!» – диләр. Хәер, Россия туристы да күп вакыт: «Самара, Саратов, Ульяновск кебек, Идел­дә­ге шәһәрләр­нең берсе дип кенә белә идек сезне», – диләр. Бу яктан Универсиада Казанны дөньяга шактый танытты. 


Чит ил туристы

Безнең өчен гадәти булган нәрсәләр аларда зур кызыксыну уята. «Өйләрегез ничек җиһазланган, ничә бүлмәле?» – дип сорыйлар. Сезнең өчен мәдәният барсыннан да өстен, тарих, сәнгать белән яшисез, матди якка әһәмият бирмисез, диләр. Нинди акчага яшисез, сез үзегез, мәсәлән, күпме аласыз, диләр. Гаепләмим, алар бит бары тик белергә, аңларга тели. Хезмәт хакларыбыз­ның күләмен болай да чамалыйлар. Ә Казанны «кыйм­мәт шәһәр» диләр. «Кибетләрне карап чыктык, «Кольцо», «Мега», «Тандем» кебек сәүдә үзәкләрен­дә булдык, дөньякүләм брендларның һәммәсе дә дияр­лек бар, әмма бәяләре дә бездәге кебек», – дип шаккаталар.


Аудиогид

Алар безгә конкурент та, түгел дә. Бәйрәм вакытларында кайчак экскурсоводлар җитешми: Казаннан бернинди мәгълүматсыз киткәнче, туристның нидер тыңлап китүе, әлбәттә, хәерлерәк. Әмма «экскурсовод тавышындагы тирбәлеш» дигән нәрсә бар – ул дулкынлану да, борчылу да, сөенү дә булырга мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә – җанлы тавышка җитми. Дөнья күргән турист аны югары бәяли! 

Казанның халыкара аренага чыгуы белән бәйледер инде, елдан-ел экскурсияләр арта хәзер. Хәтта кыш көне дә кимеми. Дөрес, кышын турист күбрәк музейларны сайлый. Кремльне караганда да күбрәк бина эчләрендә булырга тырышабыз. Кол Шәрифкә кергәч, мәчет эчендә аның бөтен тирә-юнен сөйлим. Чыккач, сөйләгән идем бит, шушы инде ул, дип кенә узам. Бу – үземнән бигрәк, туристны кайгырту: күңелендә Казан белән бәйле бер начар фикер дә калмасын! Казанга барып кына салкын тидердем, димәсен. Ул болай да, нәрсә генә булса да, экскурсоводны гаепле саный. Бөкедә озак торсак та, юллар төзек булмаса да, бәдрәфкә түләп керсә дә, анда кәгазь булмаса да... Бөтенесе өчен дә миңа акланырга туры килә! 



Турист игътибарлы 

Ничек кенә әле! Татар теленең республикада кулланылышта аз булуына да игътибар итәргә өлгерә ул шушы арада. Үзара татарча сөйләшмәвебезгә дә. Татар телле экскурсоводлар булмавына да. Кибет, оешма исемнәренең татарча язылмавына да... «Казанда халык ачык күңелле, елмаеп сөйләшә, бик теләп ярдәм итә», – дип сөендерүчеләр дә күп. 


Язылмаган кагыйдәләр

 Туристларга артың белән басарга ярамый. Әгәр берәр бинаны, һәйкәлне сурәтлисең икән, карамыйча гына сөйләргә тиешсең: кайда, нәрсә икәнен яттан белеп, кулың белән генә ишарәләп бирергә кирәк. Автобус әле объектка килеп җитмәгән, син исә инде сөйли башлыйсың: «Уң як тәрәздә сез хәзер шуны күрәсез...»

Автобуста туристлар белән аягүрә басып исәнләшәсең. Үзең белән таныштыргач, программаны аңлаткач, утырсаң да була. Автобустан иң беренче чыгасың, иң соңгы булып керәсең. 
Барысы да җыелдымы, онытылып-адашып калучы юкмы икәнен белер өчен туристларны санауны сиздерергә ярамый. Бер, ике, өч... дип, чебеш санаган күк барлап чыгу – иң тупас хаталарның берсе.
Беркайчан соңга калмаска тиешсең! Экскурсия башланырга ярты сәгать алдан килеп басасың. Ким дигәндә – 15 минут алдан! Турист – читтән килгән кеше: шәһәрне белмәгәнлектән, вакытны чамалап бетермәве бар.



Бер экскурсовод икенчесенең экскурсиясен тыңламый. Язылмаган кагыйдәнең берсе шушы! Группалар бер тирәгә туры килгәндә дә, бер-береңнән мөмкин кадәр ераграк басасың. Хөрмәт йөзеннән. Чөнки һәркем экскурсияне үзенчә үткәрә, синеке башкага ошап бетмәскә дә мөмкин. Юк, без бер-беребезгә конкурент түгел. Кемдер балалар белән әйбәт эшли, кемдер олыларны гына ярата. Мин үзем балаларны бик теләп алам! Укытучылары: «Шундый аңлаешлы итеп сөйлисез», – диләр. Үземнекеләр кечкенә булгач, һәрнәрсәне чәйнәп-чәйнәп бирергә өйрәнгән... Олылар белән эшләү үзенчә кызык. Вип-турист исә мәгълүматлы – белем дәрәҗәңне ачыкларга менә дигән форсат. Татарстан районнарыннан килү­челәр белән эшләү дә катлаулы: алар тарихны азмы-күпме белә. Андый чакта азлар гына хәбәрдар булган фактларны сөйлим, шулар белән «шаккаттырам». 

«Без монда калырга телибез!» Бу сүзне туристлардан еш ишетәм. Хәтта чит илләрдән килүчеләр дә әйтә! Андый чакта сөенәм: Казаным, Татарстаным турында, димәк, матур тәэсир тудырганмын! 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар