Логотип
Арабыздан беребез

Татьяна Шиһабетдинова: «Башкача яши белмим...»

Нарасыйның дөньяга тәүге кат аваз салуы – ана өчен дә, бу минутларда янәшәдә булган табиблар өчен дә зур бәхет! Соңгылары өчен икеләтә дә куаныч, чөнки табиблар баланы гына түгел, ананың сабыена баккан, алҗыган, әмма бәхетле күзләрен дә күрә...

Нарасыйның дөньяга тәүге кат аваз салуы – ана өчен дә, бу минутларда янәшәдә булган табиблар өчен дә зур бәхет! Соңгылары өчен икеләтә дә куаныч, чөнки табиблар баланы гына түгел, ананың сабыена баккан, алҗыган, әмма бәхетле күзләрен дә күрә. Ике гомер өчен җавап тотарга кирәген белеп киләләр акушер-гинекологлар сафына. Олы һәм көчле йөрәклеләр генә әлеге үтә җаваплы эшкә алынадыр. Болай да дары мичкәсе өстендә утыргандай эшләгән акушерлар өчен соңгы ел үтә катлаулы булды. Чөнки тормыш ике өлешкә бүленде: коронавирус инфекциясенә кадәр һәм ковидлы чорга. Җаваплылык берничә тапкырга артты. Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш акушер-гинекологы, Казан шәһәренең 7 нче клиник хастаханәсе баш табибының акушер һәм гинекология буенча урынбасары Татьяна ШИҺАБЕТДИНОВА белән шушы хакта сөйләшәбез. 

Ковидсыз тормыш 
Татьяна Николаевна, һәр яңа туган сабыйны кулыгызга алгач, нинди хисләр кичерәсез? 
– «Дөньяга төкле аягың белән кил, сабый!» Аңа әйткән беренче сүзем шушы. Ул сау-сәламәт булып, тууга бөтен дөньяга аваз сала икән, моннан да зур шатлык юк. Шатлык белән бергә миндә горурлык хисе дә туа. Синең ярдәмең белән җиргә яңа кеше килә! Ул әлегә ярдәмгә мохтаҗ. Аның гомере өчен синең җаваплылыгың да әти-әнисенекеннән ким түгел. Шуңа күрә дә хаталанырга хакың юк! 

Сез табиблар династиясеннән түгел – әти-әниегез башка һөнәр ияләре. Киләчәктә ак халатлы фәрештә булырга кем этәргеч бирде? 
– Мин кечкенә чакта әтием Казан шәһәренең Киров районын җитәкләде. Казан балалар неврологиясе мәктәбенә нигез салган профессор Александр Ратнер янына эше буенча еш кереп йөри иде ул. 5 яшьләр булгандыр, берсендә мине дә үзе белән алды. Алар сөйләшкәндә әтидән шыпырт кына: «Миңа хастаханәне карарга ярый микән?» – дип сорадым. Моны профессор ишетеп алып, махсус кечкенә ак халат табып, шәхсән үзе хастаханәне күр-сәтте. Анда бөтен Советлар Союзыннан балалар дәвалана иде. Ул хастаханәдә кичергән тәэсирләремне һич онытасым юк... Нәкъ менә шушы вакыйга киләчәктә нинди һөнәр сайлавымны билгеләде дә. Беренче сыйныфка барганда тәгаен белә идем: мәктәпне тәмамлыйм да, табиб булырга укыячакмын! Мәктәптә санитар дружина җитәк-ләдем. Тугызынчы сыйныфта укыганда әтине партия кушуы буенча Каракалпак Республикасына эшкә җибәрде-ләр. Укуымны үзбәк мәктәбендә дәвам итәргә туры килде. Көзен бездә балаларны «бәрәңгегә» җибәрсәләр, анда мамык җыярга йөртәләр иде. 53–55 градус челләдә 60–70 килограмм мамык җыярга кирәк. Ә мамык бит ул бик җиңел! Бервакыт классташ кызым эсседән һушын җуеп егылды. Югалып калмадым, беренче медицина ярдәме күрсәттем. Ашыгыч ярдәм табиблары: «Син сый-ныфташыңны коткарып калгансың», – диделәр. Уңыш җыеп бетергәч, мәктәптә линейкада Каракалпакның Сәламәтлек саклау министры тантаналы төстә миңа рәхмәт белдерде. Бу очрак балачак хыялымны тагын да ныгытты. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, Мәскәү медицина институтына укырга керергә имтиханнар бирдем, әмма бер балл җитмәде. Кайттым да Нукус медицина училищесына укырга кердем. Ул арада әтине кабат Казанга күчерделәр. Казан медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтына дәвалау эше бүлегенә укырга кердем. Нигә нәкъ менә акушер-гинекологияне сайладыммы? Кабат янәшәмдәге кешеләр тәэсиредер. Каракалпакта күршеләребез – ирле-хатынлы табиб Шырлановлар гаиләсе бар иде. Әниләре дә, кызлары Чулпан да акушер-гинеколог. Алар белән бала тудыру йортына төнге кизүгә дә, операцияләргә дә йөрдем. Нәкъ менә шушы гаилә миңа акушерлык дөньясына юллама тоттырды. Алар белән бала-ның дөньяга туу шатлыкларын тойдым, алар белән бергә бу һөнәрнең аеруча җаваплы булуын аңладым. Минем дә хатын-кызларга ярдәм итәсем килде. Дүртенче курста Казан дәүләт медицина университетының В. С. Груздев исемендәге «Медицина университеты» клиникасының бала тудыру йортына субординатурага килдем һәм шунда 23 ел эшләп, зур республикабызның акушер-гинекология хезмәте җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелдем. Анда минем укытучыларым, остазларым, кандидатлык диссертациямнең фәнни җитәкчесе. Алар барысы да үз вакытларын, көчләрен жәлләмичә, мине укыттылар, ярдәм иттеләр, һәрвакыт теләктәшлек күрсәттеләр. Һөнәремне чын күңелемнән сайладым. Биргән Гиппократ антыма тап төшермим, көчемнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә, яхшылык эшләргә тырышам. 

Димәк, һөнәрегез ул сезнең өчен эш кенә түгел? 
– Юк, ул Ходайдан бирелгән сәләт тә. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәсем килә. Бу инде тормышның мәгънәсе. Башкача яши дә алмыйм, яши белмим дә. Нәкъ менә шуңа күрә һаман алга барам. Һөнәремне ярату көч һәм саекмас энергия бирә. 

Коронавируслы тормыш 
Акушер-гинеколог эшен тыныч хезмәт дип атап булмый. Һәр яңа сәгать кенә түгел, минут-секунд эчендә көтелмәгән хәлләр килеп туарга мөмкин. Узган ел илдә коронавирус зәхмәте башлангач, табиблар беренчеләрдән булып әлеге чир белән күзгә-күз очрашты – көрәштә алгы фронтта булды. Инфекция авырлы хатыннарны да аямады. COVID-19 чорында Татарстанда авырлы хатыннарга медицина ярдәме күрсәтү ничек оештырылды һәм пандемия чигенсә дә, ул алгоритм әле эшлиме?
– Узган ел февраль ахырында башкаланың 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә авырлы хатыннар өчен инфекцион бүлек оештырылды. Без шул көннән башлап салкын тию-
нең һәр очрагын яңа коронавирус инфекциясе түгелме дип тикшерә башладык. Башта әлеге авыру авырлы хатыннарны читләтеп узар кебек иде, әмма алай булмады. Коронавирус эләктергән авырлы хатыннарның хәле ике сәгать эчендә кискен үзгәрергә мөмкин. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан махсус приказ әзерләнде. Барлык үзәкләрдә булачак аналар өчен инфекцион бүлекләр оештырылды. Приказда әлеге авыру белән көрәш өчен бөтен чек-листлар җентекләп язылган иде. Көмәннәре 22 атнага кадәр булганнар – 7 нче хастаханәгә, аннан зуррак сроклылар Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә җибәрелде. Авыру йоктырган барлык булачак аналар бары тик шушы үзәктә генә бала тапты. Тәгаенләп әйтә алам: бу көннәрдә бер авырлы хатын да игътибардан читтә калмады. Алар өчен «виртуаль обход» оештырылды. Бу эшне сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков үзе җитәкләде. Ул нидән гыйбарәт соң? Мессенджерда махсус төркем булдырылды. Анда министрлыкның штаттан тыш барлык баш белгечләре, министр урынбасарлары, профессорлар составы, баш табиблар кертелде. Барысы йөздән артык белгеч җыелдык. Хәле катлаулырак булган һәр йөкле хатын буенча мәгълүмат тиз арада «виртуаль обход»ка куелып, фикер алышулар булды. Билгеле бер карарга килгәннән соң, авыруга махсус югары сыйфатлы ярдәм күрсәтер өчен, тиз арада хастаханәгә күчерелде. Бу эш режимы тәүлек әйләнәсендә барды: мөрәҗәгать була икән, төнме, көнме шунда ук киңәшләшә башлый идек. Консилиумнар онлайн гына түгел, офлайн да барды. Мәскәү белгечләре белән дә элемтәгә керүләр шактый булды. Кайбер пациентка унбишәр консилиум уздырдык. Шундый катлаулы режимда без инде бер ел эшлибез. Кирәк икән, консилиумнарны «кызыл зона»да да җыябыз. Барлык очраклар Коронавируска каршы республика штабы җитәкчесе, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков контролендә булды. Кеше гомере өчен көрәшкәндә регалияләр дә, дәрәҗәләр дә онытыла. Без барыбыз да табиблар. Тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йоклаган, хәтта төне буе күз йоммаган вакытлар да күп булды. Әлеге алгоритм хәзер дә, коронавирус бераз тынычлангач та, эшли. Һәр кискен респиратор вирус инфекциясе тикшерелә. Приказны беркем дә гамәлдән чыгармады – тынычланырга әле иртәрәк...

Министерство здравоохранения РТ, Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

Коронавирус эләктергән авырлы хатыннар үз гомерләреннән битәр, туасы балалары өчен борчылгандыр, чөнки баштагы вакытта инфекциянең үзен ничек тотачагын беркем белми иде. Дәвалаудан тыш, аларны тынычландыру бурычы да торгандыр сезнең алда. 
– Шуның өчен дә «кызыл зона»да психологлар эшләде. Булачак әниләр белән рәсем ясадык (арт-терапия тынычландыру өчен бик яхшы алым), сөйләштек. Чирне җиңүебезгә ышанып эшләдек. Пациентлар белән һәрвакыт элемтәдә тордык. «Мин кызыл зонада» дигән уй да кешегә психологик яктан бик нык басым ясый. Булачак аналарны аңларга була. Йөрәк астында сабые, ә шуңа өстәп һава да җитми башласа... Алар белән барлык профильдәге табиб-лар эшләде, янәшәләрендә булды. Әлбәттә, авырлы хатынның үпкәсенә ясалма вентиляция кушкач, борчылу бермә-бер арта. Һәрбер очрак турында Мәскәүгә Кулаков исемендәге гинекология һәм акушерлык үзәгенә хәбәр итеп тордык. Алар безнең белән тәүлек әйләнәсендә элемтәдә булды. Авыруны халык теле белән әйткәнчә, «торбадан төшергәч», ягъни үзе сулый башлый, шатлыкка чик-ләр юк иде. Авыру кичергән анадан туган һәр баладан тиз арада анализлар алдык. Шунысы куанычлы, республикада яңа туган бер генә сабыйда да коронавирус инфекциясе ачыкланмады. Әлбәттә, «кызыл зона»да фаҗигале минутлар да булды. Кулыңнан килгәннең барысын да эшләп тә, булачак ананың гомерен коткарып кала алмавыңны аңлау бик авыр. Әле ничек кенә авыр! Чарасызлыгыңны тоеп торсаң да, соңгы минутка кадәр нидер эшләргә, кабаткабат ярдәм күрсәтергә тырышасың. Һәр очрак Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Координацион советында каралды, Мәскәү тикшерде.

Ковид, Covid-19, Беременная

Коронавирус инфекциясенә ышанмаган авырлы хатыннар да булдымы?
– Кызганыч, андый очраклар да булды. Шундый авырлы хатынны югалттык та. Ул инфекциягә ышанмаган, үз белдеге белән дәваланган. «Мин бары тик грипп белән генә авырыйм», – дип йөргән. КТ (компьютер томографиясе) үтүдән дә, хастаханәгә ятудан да баш тарткан. Хәле бик авыргайгач кына, соңлап мөрәҗәгать итте ул безгә. Барлык тиешле ярдәмне күрсәттек, әмма... Шуннан соң Казан дәүләт медицина университеты профессоры Рушания Габидуллина белән, үзбелдеклеләнеп дәваланмаска, вакытында дәвалау учреждениеләренә барырга чакырып, хатын-кызларга матбугат аша мөрәҗәгать белән чыктык. Гади генә томау төшсә дә, сагаерга кирәклеген әйттек. 

Табибның эш көне сәгатьтән сәгатькә генә төгәлләнми. Төнге кизүләр, планлаштырылмаган очраклар бик күп. Ә пандемия вакытында аларга, гому-мән, хастаханәдә яшәргә туры килде. Миңа калса, табиблар өчен гаилә кыйммәтләре аеруча мөһим. Тылың көчле булмаса, тынычлап эшләп булмый. Бигрәк тә сезнеке кебек үтә дә җаваплы эштә... 
– Гаиләдә мәхәббәт һәм дуслык хакимлек итәргә тиеш. Әлеге хисләрне миндә әти-әнием тәрбияләде. Мәхәббәт белән дуслыктан кала, бар нәрсәне сатып алырга мөмкин, дип әйтә әти. Гаиләмнән уңдым. Пандемия елында бу тагын бер кат расланды. Әйткәнемчә, тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн эшләгән вакытлар күп булды, әмма өйдәгеләрнең терәген тоеп эшләдем. Пандемия башланган вакытта инфекциянең ниндилеген белмәдек. Ә белмәгән әйбер куркытты. Өйдән чыгып киткәндә кире әйләнеп кайтачагыбызга, авырмаячагыбызга беркем гарантия бирмәде. Моны, билгеле, якыннарым да аңлады һәм эчтән генә борчылды. Әмма беләләр: мин хатынкызларга ярдәм итәргә тиеш. Бу – минем бурычым. Гаиләмнең теләктәшлеген тойганга сыгылмаганмындыр. Мин генә түгел, барлык табиблар да гаиләләренең ышанычын тоеп эшләде. Балаларым өчен дә җаным тыныч иде. Ике кызым бар. Олысы инде зур, ә төпчек кызыбызга 8 яшь кенә әле. Кечкенә булса да, ул да минем авырулар янәшәсендә булырга тиешлегемне аңлый. Аның белән видеошалтырату аша аралашып тордык. Сагынса да, күз яшен күрсәтмәде, сабыр итте. Янында һәрвакыт әтисе, әби-бабайлар булды. Әле бит өйгә кайткач та тыныч кына яшәп булмый, без һәрвакыт элемтәдә – кулдан телефон төшми. Гаиләмдә монысын да аңлыйлар. 

Коронавирус күпләрне үзгәртте, диләр. Сезне үзгәрттеме ул? 
– Әлбәттә, мин дә тормышка башкача карый башладым. Гаиләм тагын да бердәмрәк хәзер. Без болай да бик тату яши идек. Ял итәргә дә иремнең әти-әнисе, минем әти-әниләр һәрвакыт бергә бардык. Ата-аналарыбызга булган хөрмәтне, кайгыртуны балаларыбыз күреп үсә. Өлкәнәйгәч, алар да безгә карата миһербанлы булырлар. Якыннарымның кадере тагын да артты. Буш вакытларымны бары тик гаиләмә багышлыйм. Нинди генә тыгыз режимда эшләсәм дә, кичен кызымны тренировкаларга йөртерлек итеп вакытымны көйләргә тырышам. Аның белән үзем дә тимераякка бастым. Балаң белән бергә бозда шуу мизгелләре әйтеп бетергесез рәхәт ул. Тормышның, гомернең кадерен тагын да ныграк белергә өйрәндем кебек. Мин болай да: «Һәр көн – бәйрәм», – дип яшәүчеләрдән. Әлеге фикерем хәзер тагын да ныгыды. Эшемдә иң авыр ел булды бу. Шәхси тормышымда да иң кайгылы елым – әниемне югалттым. Иртәнге җидедә эшкә килеп, «кызыл зона»га керергә әзерләнгәндә аның үлеме турында хәбәр иттеләр. Сыгылып төшәргә хакым юк иде. Бар борчуым йөрәгемдә булды.   

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гинекологы буларак, Сез республикадагы барлык авырлы хатын-кызлар өчен җавап тотасыз. Авыр йөкме бу?
– Әлбәттә, бу бик зур җаваплылык. Әмма Татарстанның акушер-гинекология хезмәте командасы көчле. Барлык белгечләр, профессорлар составы белән бердәм эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, теләсә кайчан җыелып фикерләшәбез. Бер кеше генә бу йөкне алып бара алмый, билгеле. Бүгенге уңышларыбыз өчен командадагы һәркемгә рәхмәтлемен.

Татьяна Николаевна, акушер-гинеколог эшчәнлегегезгә быел чирек гасыр була. 25 ел эшләү дәверендә истә калган иң куанычлы һәм иң борчулы очракны исегезгә төшерегез әле.
– Һәр авырлы хатынның үз язмышы. Алар өчен бала табу гомерендәге иң зур вакыйга. Бер очрак та бер-берсенә охшамаган. Әлбәттә, сәламәт туган һәр бала шатлык. Шуңа күрә аларны аерып карап та булмыйдыр. Иң авыры – өметсез пациентлар. Чарасызлыктан елыйсың андый чакта...

Табиблар да елыймы?..
– Әйе, без дә бит кешеләр... 2019 елның 24 ноябре иде ул. Әниләр көне... Кичен авыр хәлдәге авырлы хатынны алып килүләре турында хәбәр иттеләр. Мөселман кануннары буенча яшәгән гаиләнең дүрт баласы бар. Иң кечкенәсенә тугыз ай. Пациент организмындагы тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы өч системага да зыян килгән. Реанимациядә бик озак ятты ул. Исән калуына мөмкинлекләр бик аз иде. Ул гаиләдәге бердәмлеккә, мәхәббәткә, җылы мөнәсәбәткә барыбыз да сокландык. Өметнең азлыгын аңлаганга, әнисенә аның янында булырга рөхсәт иттек. Ул кызына изге китаптан дога укыды да, дога укыды... Әтисе, ире һәрвакыт яныма кереп йөрделәр. Әле дә хәтерлим, профессор Рушания Габидуллина белән: «Кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Исән калуына өмет бик аз, бары тик ике процент кына», – дидек. Табиб өчен мондый сүзләрне әйтү бик авыр... Иренең кулында Коръән, елый-елый: «Мин сезгә ышанам. Аңа ярдәм итәрсез дип өметләнәм», – ди... Бу минутта күз яшьләрен тыеп торып буламы?! Әлеге ханымның гомере өчен көрәш республика дәрәҗәсендә барды. Вице-премьер Ләйлә Фазлыева, министр Марат Садыйков ярдәмендә Мәскәүдән махсус полимиксиналы колонкалар (кан чистарта торган медицина җиһазы) кайтартылды. Медицинадагы заманча технологияләр, хастаханәнең югары квалификацияле белгечләре ярдәмендә ана гомерен саклап кала алдык. Бу очрак, һичшиксез, гомергә исемдә калыр. Ике ай ятты ул хатын хастаханәдә. Хәзер дә аралашып торабыз. Кызым өчен борчылган кебек борчылдым аның өчен. Яшь табибларга: «Пациентка дәвалау курсы билгеләгәнче, аның урынына кызыгызны, апагызны, сеңлегезне, якын кешегезне куеп карагыз, шул вакытта гына аңа карата мөнәсәбәтегез башкача булыр. Туганыгыз кебек кабул итәрсез», – дим. 

 Республиканың Коронавируска каршы көрәш штабы башлыгы, вице-премьер Ләйлә Ринатовна белән бергә күп тапкырлар матбугат очрашулары, туры элемтәләр үткәрдегез. Нәтиҗәләре бармы?
 – Күпчелек халык әлеге авыруның бик мәкерле булуын аңлады. Бик күп хатын-кызлар алдан җентекләп әзерләнеп авырга уза хәзер. Махсус тикшеренүләр узалар, прививка ясаталар, битлекләр кияләр. Үзләре генә түгел, якыннары да. Бала табарга планлаштырган хатын-кызларга ярты ел алдан коронавируска каршы прививка ясатырга киңәш итәбез. Әйе, шикләнеп караучылар юк түгел. Әмма исегездә булса, 7–10 ел элек авырлы хатыннар гриппка каршы прививка ясатудан да курка иде, хәзер ул прививкалар календарена кертелде, чөнки күрәбез: вакцина ясатканнар авыруны җиңел кичерә. Авырга узу, йөклелек – хатын-кыз тормышындагы иң әһәмиятле чор. Моны аңлап, зур җаваплылык белән карасыннар иде! 

Татьяна Николаевна, татар халкында бәбиләүче хатын-кызларга элегрәк кендек әбиләре ярдәм иткән. Бу исемне хәзер акушер-гинекологлар йөртә. Сез менә үзегез ничә баланың кендек әбисе икән?
– Биш ел элек санаганда 5 мең бала иде. Хәзер инде исәп-хисапны югалттым... Шунысы сөенечле: туарга ярдәм иткән балалар үсеп, үзләре миңа бала табарга килә.  Димәк, кешелек алга бара!

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар