Логотип
Арабыздан беребез

Айтишникларның Әлфия апалары бар

Без, университетта биш ел бергә укыган группадашлар, ватсап аша аралашабыз хәзер. Яңалыклар, сөенечләр, матур теләкләр, альбомдагы фотолар, студент елларындагы мәзәкләр – барысы да урын ала. 

26 апрельдә – Туган тел бәйрәме көнне – Әлфиябез сөенече белән уртаклашты. (Ул Казан федераль университеты каршында эшләп килүче IT-лицейда укыта. Студент елларындагы Закирова Әлфиябез бераз үзгәргән инде: Баһаутдинова Әлфия Нуриаздан кызы ул хәзер. Ләкин тапкыр теле, шаянлыгы, гадилеге, ихласлыгы һаман шул ук.).  «Татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихыннан халыкара олимпиадада җиңүче укучым. Үткән ел 3 нче урында иде, быел абсолют җиңүче. Тукай туган көнгә миңа бүләк булды», – дип язган һәм укучысы Нияз Госманов белән төшкән фотосын куйган. Россия төбәкләреннән  һәм чит илләрдән килгән 8-11 класс укучылары арасында җиңеп чыкканнар бит! Язма турда катнашып, телдән «Татарстан хәзерге дөньяда» проектын яклап...

Шушы хәбәр бик сөендерде безне! Группабыз мәш килде! Мин, Әлфиягә бәйле рәвештә, мәктәпләрдә  туган телебезне укытып, милләтебезгә армый-талмый хезмәт иткән Роза, Асия, Зөлфирә, Нәсимә, Фәйрүзә, Зөбәйдә, Тәгъзимәләребезне искә төшердем... Чаллыда Өзлексез белем бирү институтында укытучыларның үзләрен укыткан Фирдәүсәбезне, Розабызны...  Афәрин, кызлар!

Ә Әлфиянең Чаллыда эшләгән елларын да хәтерлим әле. 

Дусларымның кызы Эльза: «Иң рәхәт, күңелле дәрес – татар теле. Ул безнең өчен бәйрәм кебек. Ул бәйрәмне безгә укытучыбыз Әлфия Нуриаздановна ясый!» – дип сөйләгән иде ул чакта.

Инде шактый еллар узды. Әлфиябез дә күптән инде Казанда. IT-лицейда укыта. Укучылары белән әле театрга, әле музейларга баруы турында белә идек инде. Яңартылган Тукай музееннан тәмам әсәренеп кайтканнарын да ишеттек. Ә монда әле бик җитди имтихан – олимпиадалар да бар икән!

Уфадан Миләүшәбез яза:
«Әлфия дускай! Гомерең буе максатчан, үзсүзле булдың! Ул шәһәр балаларына Бигиев, Кандалыйларны ничек аңлатмак кирәк тә, шул дәрәҗәгә җиткерергә кирәк! Сокланам!»

Әлфия җавап бирә:
«Рәхмәт. Өйрәттем... Бигиевны бик яраттылар. «Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә»не анализлап тарткалашып беттеләр...»

Аннары группадашлар мактаулы исемнәр бирү турында сүз куертып алды. 

Әлфия тагын язды:
«Хәзер тагын бер чит тел кертергә маташалар. Ә нәрсә хисабына дисез? Минем 10 нчы класслар директорга кергәннәр, татар теленә тимәгез, дип сөйләшеп чыкканнар. Менә монысы җитә. Башка исем кирәкми. Директор чакыртып әйткәч, еладым...»

Әнә нинди шәп егетләр Әлфиябезнең укучылары!

Лицейда аңа «Әлфия апа» йә «апа» дип дәшәләр икән. Директор аптырап: «Отчествосын белмиләрме әллә?» –  дип сораган хәтта. 

Беләләр! Тик укучыларга менә шулай ошый икән! Якын итү, үз итү, сердәш  итеп карау, ярату, тагын әллә никадәр хөрмәтләү сыйган ул «апа» сүзенә!

Әлфия апалары «2»ле, дә «3»ле дә куймый. «Татар теле ул туган телебез, әни теле. Әни телен «2»легә, «3»легә укып булмый. Аны әнине яраткан кебек яратырга кирәк. Әйдәгез, тырышыйк!»  – ди ул укучыларына. Дәрестә язучыларның әсәрләрен кычкырып укып кына калмыйлар, теге яисә бу геройга карата фикерләрен дә белдерәләр, бәхәсләшәләр дә. Технарьлар, аитишниклар, инженерлар, программистлар булырга әзерләнүче егетләр өчен әдәбият дәресләре матурлык, тормыш дәресләре ул.

Ә ул дәресләрдә Әлфия апалары матурлык дөньясында йөздерә...
                                                                                                  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар