Күз явын алырлык әлеге аяк киемнәрен яшьләрдә дә күрү – үзе сөенеч. Алар өчен чигүле чүәкләр бүген миллилеккә йөз тоткан татар модасы булса, өлкән буын өчен иң элек – кадерле истәлек, балачак хатирәсе. Арчада «Милли аяк киемнәре җитештерү» берләшмәсе гөрләп эшләгән чорларда һәрберебезнең әнисендә, әбисендә бар иде ул. Әнисе кигән шул чүәкләр Кукмара районында яшәүче Рәмзия апа ГАЛИМҖАНОВАны лаеклы ялга чыккач яңа шөгыль өйрәнергә рухландырган.
Казан җөе белән чигелгән чүәкләр – татар халкының визит карточкасы.
– Мәрхүм әниемнең әйберләрен барлаганда ул киеп йөргән чигүле чүәкләргә тап булдым. Бик ярата иде ул шуларны, Арча чүәкләрен ике-өч елга бер тапкыр сатып ала торган иде. Бик затлы, матур итеп киенә иде әнием. Турыга гына тегеп куйган киемне беркайчан да кимәде. Күлмәкләрен сырлап тектерә, төймәләрен тышлап тага иде. Иңендә – һәрвакыт матур ак ефәк шәле, аягында – чигүле чүәкләр булды. Алар миндә әле дә саклана. Әниемнең төсе итеп сак-лыйм. Шул чүәкләрне үземнең чигеп карыйсым килде бит…
Сүзен әнә шулай башлап җибәрде Рәмзия апа. Элегрәк уйлады микән ул чүәк кадәр чүәк чигәрмен дип? Эше дә сәнгать, иҗат белән бәйле түгел югыйсә. Мәскәүнең Халыклар дуслыгы орденлы Кооператив инс-титутын читтән торып тәмамлый да гомере буе хисапчы булып эшли. Җәмәгать туклануында чирек гасыр баш хисапчы вазыйфасын үтәп, лаеклы ялга чыга. Кайберәүләр әнә шул лаеклы ялга чыккач, үзләре теләгәнчә яши башлый. Рәмзия апага бик туры килә ул. Бер елдан соң мәдрәсәгә укырга керә. Матур озын күлмәкләр кия, башына яулык яба. Нәкъ әнисе кебек инде менә. Бервакыт Казанга баргач, Кремль астында милли киемнәр сатыла торган кибеткә керә һәм күрә... Әнисе киеп йөргән чүәкләр бит! Ике дә уйламый сатып ала. Әнисенең дә төсе, татар рухын да күрсәткән аяк киемнәре бит! Җитмәсә, йөрергә дә уңайлы. Чүәкләрне киеп урамнан узганда кеше күзе төшкәнен сизми калмый ул. «Апа, мондый матур балеткаларны каян алдың?» – дип тә сорый кыюрак яшьләр. «Балетка түгел ул, үзебезнең татар чүәге. Элек Арчада шундый матур читек-чүәкләр тегәләр иде. Казанда бар, адресын бирәм, барып алы-гыз», – дип, иренми аңлата ул яшь кызларга.
Үзе шул чүәкләрне кигән саен, кулына алып, Казан җөе белән чигелгән бизәген җентекләп карый. Менә моны үзең чигеп карасаң иде дигән теләге шул вакытта туа бугай аның. Кул эшләре эшләргә өйрәнгән буын бит алар. Әниләре тегәргә дә, чигәргә дә, бәйләргә дә өйрәтә.
Казан җөе белән чигелгән чүәкләр – татар халкының визит карточкасы.
Бу эшне дә башкара алырга тиеш мин, дип уйлый Рәмзия апа. Әмма бу хыялы белән ике-өч ел янып йөри әле. Мәдрәсәдә укуын тәмамлагач, тәвәккәлләп, Казанга чыгып китә. Нияте – Казанда Халык сәнгате һөнәрләре техникумын эзләп табу. «Бюджет урыннары быелга ябылды шул инде, апа», – диләр аны якты йөз белән каршы алган техникум директоры урынбасарлары. Мәсьәләне кабыргасы белән куя Рәмзия апа: «Хәл ителмичә кайтып китмим. Мине ничек тә укырга алыгыз. Кирәк икән, түләп укыйм, тагын бер елны югалтасым килми!» Әнә шулай курсларга язылып, уку дәвамында әкрен-әкрен генә күн мозаикасы серләренә төшенә башлый. Беренче дәрестә үк җиңел һөнәр түгеллеген аңлый ул. Кая килеп эләктем соң мин, дип уйлаган чаклары да була. Ай-һай, бик зур сабырлык таләп итә икән! Остазларының, үсендереп, канатлар куюы «булмый бу миннән» дигән уйларын куа. Техникумга килеп өйрәнә дә кайтып чигәргә утыра Рәмзия апа. Әкренләп-әкренләп килеп чыга башлый. Иң элек үзенә намаз читеге чигә.
И ул читекне беренче тапкыр киеп намаз укулары! Сатып алганга караганда күпкә җайлырак, җылырак. Шундый ук читекне чигеп апасына бүләк итә. Күңеле тагын да үсеп китә. Туфли чигәргә утыра, аннан – язгы-көзге кия торган итекләр... Күнне махсус өлгеләр буенча кисеп чигә дә аяк киеме ясаучыга бирә, ул калыпка утыртып тегә. Казан җөе белән чиккән паннолары өйләрен бизи хәзер, киленнәренә дә милли үрнәкләр белән чигелгән косметичкалар бүләк итә. Кул җылысы гына түгел, җанының бер кыйпылчыгы да төшкән бу әйберләрне бүләк итү бик рәхәт, күңелле икән бит. Рәмзия апа белә: һәр бизәкнең үз мәгънәсе бар. Әйтелмәгән сүзләр салына аларга.
Чиккән чүәк-туфлиләрен зур горурлык белән киеп йөри ул. Булдырды бит, үзе чикте! Ул аяк киемнәренә игътибар итми калмыйлар, билгеле. Каян алып кидегез, дигән сорауга инде ул хәзер «үзем чиктем!» дип, кайберәүләрне аптырашта калдыра. Гомер буе сан белән эшләгән кеше сәнгатькә кереп китсен әле! Ә иҗади эш – үзе бер күңеллелек. Җан өчен ял дип кабул итә аны Рәмзия апа. Ашыкмый гына эшләргә ярата. Әле менә то-тып йөрергә сумка чигә, кисеп куйган паннолары бар, апасы да: «Сеңлем, исән-сау булсаң, миңа бер туфли эшләп бирерсең әле», – ди әнә... Чигәр, Аллаһы боерса.
Бер чүәкне ике-өч көндә эшләп була, ашыкмый гына эшләсәң бер атна вакыт китәр. Тәмен белеп кенә чигә Рәмзия апа. Әнисен, әбисен искә төшерә- төшерә. Миңсылу әбисе дә бит энҗеле калфаклар чигә торган була. Кул эшләренә мәхәббәт әнә шулай буыннан-буынга күчә икән ул. Эштән курыкмасаң, тырыш булсаң, теләсә нәрсә эшләргә өйрәнеп була икән! Якыннарына да бу шөгыле бик ошый.
«Хыялый инде син! Тагын нинди хыялларың бар әле?» – ди ире Радик абый. Бар шул, әле бар. Лаеклы ялга чыгуга маши-на йөртү хокукы алыр өчен укый, аннан Коръән-Кәримне укыр өчен гарәпчә өйрәнә, хәзер менә бар күңеле белән күн мозаика сәнгате-нә мөкиббән. Тагын бер теләге – җиңелчә аралашу өчен генә бик тә инглиз телен өйрәнәсе килә. Анысын да тормышка ашырмый калмас Рәмзия апа. «Пенсия яшенә җитү – үзе бәхет. Анда хыялларны тормышка ашырып була, Аллаһка шөкер», – ди ул.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бигрәк матур язасың, Чулпан!
0
0