Логотип
Арабыздан беребез

«Алдыма зур бурычлар куярга яратам»

Безнең белән ай саен газ өчен түләү квитанцияләре алганда «күрешәсез». Ә төптән уйлап карасаң, хәтта чәй кайнатканда да безнең хезмәттән файдаланасыз.

«Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять
 Фәния ШАКИРОВА, мәгълүмати идарә итү системасы хезмәте башлыгы.


Хәзер югары технологияләр заманы, ә безнең Татарстан – илдә цифрлаштыру буенча иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Республикада мәгълүмати системалар бик күп. Дәүләт порталына кереп кенә документ эшләрен башкарырга гадәтләндек инде. Бу уңайлылык турында күпләр уйланмаска да мөмкин. Күзгә күренми ул, ә менә мәгълүматлаштыру системасында бераз гына тоткарлык булсын – шундук эш туктап кала. «Газпром трансгаз Казан»да без менә шул өлкә сәгать кебек эшләсен өчен җаваплы. Бөтен процесслар компьютерда бара бит. Цифрлы формат булмаса, нинди кәгазь боткасы булачагын күз алдыгызга да китерә алмыйсыз. Бу җәһәттән без – предприятиенең «көнкүреш тормышын җайлаучылар». Безнең серверда миллионлаган мәгълүматлар тәртиптә. Предприятие магистраль газүткәргечләре буенча ерак һәм көнчыгыш илләренә зәңгәр ягулык җибәрүне, республикадагы һәр йортка газ барып җитүне тәэмин итә. Өйләргә килгән газ – безнең эш нәтиҗәсе. Сез безнең белән ай саен газ өчен түләү квитанцияләре алганда «күрешәсез». Ә төптән уйлап карасаң, хәтта чәй кайнатканда да безнең хезмәттән файдаланасыз.


Мин бу предприятиегә 1997 елда инженер-программист булып килгән идем. Өч ел элек җитәкчелек, хезмәтемне бәяләп, сәләтемне күреп, хезмәт башлыгы итеп билгеләде. Безнең белгечлекнең эшчәнлек мәйданы киң кырлы. Эшемне алып барыр өчен, шәхсән миңа икътисадчы һәм хисапчы һөнәрләренең, производствоның бар нечкәлекләрен белергә кирәк. Шуңа күрә өстәмә икътисад белгечлеге дә алдым. Саннар яратам мин. Аларга мәхәббәтне укытучыларым уятты. Әтиемә дә охшаганмын. Ул физика-математика укытучысы иде. Төгәл, җаваплы булуым, бурыч куеп аны үти белүем – әни тәрбиясеннән. Без бик иртә әтисез калдык, әни гел эштә иде. Үзебез өчен җаваплылыкны ул үстерде. Безнең гаиләдә һәрвакыт тигез хокуклы мөнәсәбәт булды, хәзер дә шулай. Әле дә гаилә советыбыз бар. Тигез хокуклы булсак та, әни сүзенә колак салабыз. Аның тормыш тәҗрибәсе зур бит! Гомер буе мәктәптә укыткан 82 яшьлек әнием Гөлсирә Әхмәтҗан кызы әле дә эшли – Казан шәһәренең Киров районы Ветераннар советы башлыгы, хор җитәкчесе дә. Актив тормыш позициясе алып бара. Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым.

Казан дәүләт университетының (ул чакта университет бердәнбер иде!) механика-математика факультетында укыдым. Безнең кафедрада математика белән җитди шөгыльләнгән егетләр арасында бердәнбер кыз бала идем. Укыганда ук инженерлар өчен кирәкле фәннәр белән кызыксындым. Бу оешма мине эшчәнлек өчен бик зур мәйданлы булуы белән җәлеп итте. Авырлыклардан курыкмыйм. Алдыма зур бурычлар куярга яратам. Шуларны хәл итеп, әйтеп бетергесез рәхәтлек алам. Мин предприятиегә килгәндә хисапчыларыбызның үзәкләштерелгән программалары да юк иде әле. Иң беренче эш итеп Мәскәүдән 1С программасын алып кайттым. Менә шуннан безнең революцион алга китеш башланды. Эш авыр, әмма кызык иде. Тормышта процесслар бер урында гына тормый, хәзер бигрәк тә зур тизлек белән бара. Иске технологияләр, иске компьютерларда гына эшләвебезне дәвам итсәк, берни эшли алмыйча ике кулсыз булып утырырыр идек.


Эштәге сыйфатларымны шәхси тормышыма да күчергәнемне сиздем. Шулай ук план белән яшәргә, төгәллек, һәрвакыт бурычлар куярга... Бөтен кеше дә төгәл булырга тиеш дип саный идем. Әмма ул уйны үземдә бетерүгә ирештем. Күп укыйм. Тирә-яктагыларга нинди булсаң, шулай күренергә рөхсәт итәргә кирәк дигән фикергә очрадым. Бик дөрес, тормышны җиңеләйтә торган сүзләр бит! Җырларга, йөзәргә, пневматик пистолеттан атарга яратам. Безнең предприятие бик күп иҗади һәм спорт фестивальләре үткәрә. Элек иҗади коллективыбыз белән фестивальләргә дә йөри идем. Кышкы спартакиадада полиатлонда катнаша идем. Анда атарга, кулларда торып идәннән күтәрелергә  һәм 5 чакрым чаңгыда йөгерергә кирәк. Бик күп еллар беренче урынны алдым. Пневматик пистолеттан 20 елга якын атамдыр инде. Ул үземдәге эчке процессларны тигезләргә ярдәм итәдер, мөгаен. Атканда башка ялгыш кына бер уй килеп керсә дә, мишеньга тигезә алмаячаксың. Уйладың, һәм кул селкенде. Бөтен нәрсәне онытып торырга кирәк ул секундларда. Салкын акыл белән эш йөртүем менә шул халәттә була белүемнән киләдер. Кызым Ләйсән дә минем эзләр буйлап китте. Укыганда Потанин стипендиаты иде, өч югары белеме бар. Санкт-Петербургтагы «Газпром» системасындагы компаниядә мәгълүмати идарә итү системасы хезмәте җитәкчесенең урынбасары. Без эштә икебез бертөрле эшчәнлек алып барабыз. 


Хәзер ясалма фәһем турында фикерләр күп һәм төрле. Мин аңа ярдәмче итеп карыйм. Ул күләмле мәгълүматны тиз арада эшкәртергә булыша һәм тәкъдимнәр бирә. Ә карарны кеше кабул итә. Әгәр дә ясалма фәһем киңәшләренә сукырларча ышанып яшәмәсәк, үзебез карарлар кабул итсәк, аның кешелеккә бернинди дә куркынычы булмаячак дип саныйм. Әйе, ниндидер операцияләрдә ул кешеләрне алыштыра. Без дә үзебездә ясалма фәһем кертергә омтылабыз. Хәзер мәгълүмати технологияләр өлкәсе кызыклы чор кичерә. Тармаклары бик күп. Ул инде тулыр бер фәнгә әйләнде.
Мин – үз илемнең патриоты. Инженерлар гына түгел, һәркем, ул эшен сыйфатлы һәм җаваплы итеп башкарса, илне үстерүгә үзеннән өлеш кертә. Инженермы син, табибмы, укытучымы бары үз эшеңне яратырга гына кирәк. «Һәр эштә канәгатьлек алырга кирәк», – дип әйтә әни. Минем эш кемгәдер кирәк икән, димәк, ул мөһим һәм мин юкка яшәмим.

фото: Анна Арахамия
 

Теги: инженер завод

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар