3 яшьтән әнигә ияреп аның эшенә йөри башладым. Казан медицина университеты баскычларыннан менеп-төшеп уйнаганда үземне шунда укучы студент итеп хис итәм. Ак плащымның итәкләре җилфердәп торырлык итеп университет коридорларыннан кызу-кызу атлап йөрергә дә ярата идем. Имеш, мин табиб, өстемдә ак халат... Әле дә берни үзгәрмәгән икән! Мин әле дә шулай йөрергә яратам!
Яшьлек килә! Җиңел дә ул, дәртле дә! Кыю, чибәр! Ә күңеле – сайлаган һөнәренең символы булган ак чәчәкләрнең үзе кебек – самими, чиста, пакь. Алдында – чиксез мөмкинлекләр. Барыр юллары сикәлтәле булса да, җиңәрлек ул. Яшьлек килә! Һәм... юл бирәсе килә бит! Ромина САДЫЙКОВА кебекләргә юл биреп, өметле күзләр белән артыннан карап каласы килә...
2006 елда ук 8 яшьлек бәләкәй Роминаның «Сөембикә» журналының юбилей саны тышлыгына эләгүе очраклы булмаган. Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиякүләм һәм халыкара матурлык бәйгеләрендәге җиңүләре белән Татарстанны, аның традицияләрен, мәдәниятен дөньяга таныткан Ромина ул.
Уналты ел узган! Бүген безнең тышлыкта – яңа Ромина. Кулындагы И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының кызыл дипломы – яңа уңышлары шаһиты.
Ромина, исемең гадәти түгел. Кем сайлаган?
– Бу исемне әти-әнием бик ошаткан. Ләкин исем
кушучы мулла хупламас дип шикләнгәннәр. Исем кушучым – Мәрҗани мәчетендәге бик гыйлемле, хөрмәткә лаек Габделәхәт хәзрәт: «Әйбәт исем, кушабыз! Ромина – борынгы татар исеме, максатына туры тидерүче, теләгә-ненә ирешүче мәгънәсен аңлата» – дигән. Гомумән, безнең гаиләдә исемнең мәгънәсенә бик зур игътибар бирелә. Әби-бабаларымның исемнәре нәрсә аңлатканын да кечкенәдән белеп үстек.
2006 елда «Сөембикә» журналы тышлыгында чыкканыңны хәтерлисеңдер. Ул вакытта ук, уңыш арты уңышка ирешеп, сәхнәләрдә зур хезмәт куеп үскәнсең. Халыкара бәйгеләрдә ил данын яклау, чыннан да, тырышлык, үҗәтлек сорый. Ә син әле бала гына...
– Балачагым искиткеч матур үтте. Үземне гел принцесса итеп тойдым. Өйдә дә, сәхнәдә дә, гомумән, тормышта да. Әти-әниемнән алган бу җылылыкны, мәхәббәтне гомер буе саклыйсым, үз балаларыма да бүләк итәсем килә. Бакчага сирәк йөрдем. Күп вакытым әниемнең әнисе – Рәхимә әбием янәшәсендә үтте. Бәләкәй чакта нигәдер яшьтәшләрем белән аралашырга яратмадым мин. Олылар белән сөйләшү күпкә кызыграк тоела иде. Бу гадәтемә әни бераз борчыла башлады хәтта. Яшьтәшләре белән аралашсын дип, мода театрына алып барды. Миңа ул вакытта 4 кенә яшь иде әле. Кастинг вакытында подиумга чыкканымны хәтерлим. Шулкадәр ошаттым! Әһә, минем урын шушында икән, дип уйлап куйдым хәтта. Шулай да беренче бәйгедә сәхнәгә чыккач, зал тулы кеше күреп елап җибәрдем. Ә бүләкләү тантанасына сәхнәгә чакыргач, мин инде елмаеп кына тордым. Кулыма зу-ур чәкчәк тоттырып куйдылар. Авырлыгы! Ә мин моны сиздермим, профессионалларча елмаерга тырышам.
Аннары Сочи, Мәскәү, Лондон, Каһирә кебек башка шәһәрләрдә җиңүләр яуладым. «Нәни мисс Вселенная» исемен яулап, «Мисс Вселенная» Оксана Федорова белән эшләргә туры килде. Ангелина Вовк, Инна Чурикова кебек танылган шәхесләр белән эшләү бәхетенә дә ирештем. Алар тормышымны театр белән бәйләргә тәкъдим иттеләр хәтта. Ләкин 11 яшемдә бу юнәлештә үсүемне дәвам итү теләгем калмаганын аңладым. Ул көнне әни әле дә искә ала. «Бер әйтүең белән дәлилли белдең», – ди.
Гомеремнең бу чоры бик күпкә өйрәтте мине. Чын тормыш мәктәбе уздык анда. Матурлык, тышкы кыяфәт белән генә чикләнмичә, һәр чыгышка тирән мәгънә, идея салып әзерләделәр бәйгеләргә. Безнең белән профессионаллар командасы эшләде. Кая гына барсак та, Татарстанны бөтен байлыгы, муллыгы, матурлыгы, куәте белән күрсәтергә тырыштык. Читек кисәк – Арчаныкы, хәситә таксак – чын көмеш тәңкәлесе, пуанте, пачка тектерсәк – Зур театрда, музыка яздырсак – танылган композиторлардан. Кулда гел чәкчәк иде минем. Бик күп дәрәҗәле кешеләр, жюри әгъзалары күңеленә ачкыч табарга ярдәм итте бу милли ризык. Уңышларымны күздә тотып, төрле тантаналы чараларга чакыра башладылар. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, мине танып, яңа җиңүләрем белән котларга онытмый иде. Әтиләрчә куанып: «Син тагын җиңгәсең бит!» – дип, иңнәремнән кочаклый. Мода театрында алган белемнәр үз-үземә ышанычны арттырды. Әле дә халык алдында чыгыш ясарга курыкмыйм, үземне тота беләм.
Мондый тыгыз графикта «эшләр» өчен нинди мәктәптә укырга кирәк соң? Җитмәсә, киләчәктә иң көчле уку йортларының берсенә керерлек тә булсын әле...
– Беренче сыйныфтан Казанның 18 нче мәктәбендә белем алдым. Шулкадәр яратам мәктәбемне! Бервакыт аны башкага алыштырырга туры килде. Бик яхшы заманча мәктәпкә урнаштырдылар мине. Ләкин үз мәктәбемне оныта алмадым... Ничек итсәм иттем, кире үз мәктәбемә күчерделәр. Мин моның белән бик горурланам! Казанның иң яхшы мәктәбе дип саныйм мин 18 нче мәктәпне. Башка беркайда да булмаган үз традицияләре бар аның. Баланың потенциалын күреп, үстерә беләләр, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Чын шәхесләр тәрбиялиләр. «Иң мөһиме – катнашу түгел, җиңү!» дип, лидерлар үстерәләр. Табиб белгечлеген сайлаган укучылар да күп чыга аннан. Директорыбыз – Надия Мәсгут кызы Шевелева көчле укытучы гына түгел, искиткеч кеше дә. Мәскәү шәһәрен күңелемә салган остазым ул. Хәзер мәктәп бераз үзгәргән инде, ә мин шул коңгырт баскычлы мәктәбемне әле дә сагынып искә алам...
Табиб һөнәрен сайлавың да очраклы түгелдер... Әниең – танылган галимә, медицина фәннәре докторы, профессор Эльмира Минһаҗева. Үз-үзеңә таләпләрне дә югары куясыңдыр?
– Әйе, бу даирә минем өчен бик якын, шул мохиттә үстем. Әни миңа һәрвакыт үрнәк булды. Табиб – хатын-кыз өчен дә, булачак әни өчен дә иң яхшы һөнәр дип саный идем. 3 яшьтән әнигә ияреп аның эшенә йөри башладым. Казан медицина университеты баскычларыннан менеп-төшеп уйнаганда үземне шунда укучы студент итеп хис итәм. Ак плащымның итәкләре җилфердәп торырлык итеп университет коридорларыннан кызу-кызу атлап йөрергә дә ярата идем. Имеш, мин табиб, өстемдә ак халат... Әле дә берни үзгәрмәгән икән! Мин әле дә шулай йөрергә яратам!
Әни – минем өчен авторитет. Нишләсәм дә, аның кебек була алмам төсле. Шул ук вакытта әнине кабатларга теләмим, үз юлымда уңышка ирешәсе килә. Шуңа күрә белгечлек сайлаганда да башка юнәлешкә өстенлек бирдем. Алай гына да түгел, әнинең уңышларын миңа таманламасыннар өчен, 18 яшем тулгач фамилиямне дә алыштырдым. Әлбәттә, әти-әни ризалыгы белән. Хәзер мин нәселебез фамилиясен йөртәм. Студент тормышын яңа фамилия белән яңа шәһәрдә башладым.
Абитуриент Ромина һәм дипломлы Ромина бер-берсеннән аерыламы?
– Бик нык аерыла! Казанда укыйсы килә иде бит минем. Мәскәү дип бөтенләй хыялланмадым. «Тәвәккәлләп карыйк, ошамаса кире кайтырга беркайчан да соң түгел», – дип тәкъдим итте әни. Кулда юллама да бар, баллар да җитәрлек, алтын медаль белән тәмамладым мәктәпне. Ә күңел Казан дип өзгәләнә... Утырам университет алдында елап. Минем каршыда, шундый ук эскәмиядә минем кебек үк абитуриент кыз елап утыра. Телефоннан сөйләшә: «Бу минем иң зур хыялым иде бит, ничә ел көтеп яшәдем, әзерләндем, ә баллар җитми, керә алмыйм», – дип елый. Ә минем барысы да җитә, теләк кенә юк. Язмыш ирониясе...
Беренче сессиядән соң, чыннан да, кайтырга да уйлаган идем. Чит шәһәрдә берүзем. Университетның күпсанлы корпуслары бөтен Мәскәү буйлап таралган. Бер пар белән икенчесе арасы – сәгать ярым. Студентлар барып җитеп өлгерсен өчен шулай эшләгәннәр. Шуңа күрә уку көне иртәдән кичкә кадәр сузыла. Саллы медицина китапларын, атласны, киемнәрне күтәреп, Мәскәүне аркылыга-буйга йөрисең. Төркемдәшләр белән метро янында очрашабыз да корпус эзләргә китәбез. Югалып йөрибез, соңга калабыз кайчак... Юлга бик күп вакыт китә, шунысы ардыра иде. Беренче курста шимбә көнне дә укый идек әле. Киләсе атна расписаниесе буенча лекцияләргә әзерләнергә бер якшәмбе көн кала. «Нигә болай азапланам соң? Казанда да шул ук белемне алыр идем. Нәрсә җитми соң миңа?» – дип аптырамаган көнем сирәк булгандыр. Беренче курсны тәмамлаганда мин инде башкачарак, төптәнрәк уйлый башладым. Мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми, аны кулдан ычкындыру юләрлек булыр дип фикер йөрттем.
Медицина юнәлешен сайлаган студентлар белем алган китап авторлары минем укытучыларым, белемне беренчел чыганактан алдым. Дипломлы, квалификацияле белгеч буларак хәзер үзем белән горурланам. Мәскәү университетындагы укуга караш та бик ошый. «Тигезләр арасында беренче» диләр аның турында. Күбрәк үзлектән өйрәнергә туры килде фәннәрне. Коллоквиумнар, укытучы белән әңгәмәләр еш уза, хәтта дискуссиягә керү дә тыелмый. Мин хәзер аңлыйм: вакытында тәвәккәлләп, «комфорт зонасы»ннан чыгуым үз җимешләрен бирде. Бирәчәк тә әле! Иң мөһиме – үзеңне җиңәргә кирәк. Ә Казан медицина университетына килгәндә, чыннан да, Россиядә аның дәрәҗәсе дә, рейтинглары да югары.
Буш вакытыңны ничек уздыра идең? Казанны сагындыңмы?
– «Тусовкалар» – медуниверситет студентлары өчен сирәк бәхет. Күбебезнең моңа вакыты юк иде. Дүшәмбе иртәнге сигездән башланган уку шимбә кичке җидегә кадәр бара. Бер ел тирәсе укыгач, туган телемне бик нык сагына башладым. Метрода барганда бер татар сүзе ишетелсә дә, колак шундук тотып ала. Бер станциядә татар көе ишетеп, төшеп тә калганым булды. Метродан чыгып, шул көй ишетелгән якка йөгердем. Чыннан да, бер егет гитарада татар көе уйнап утыра икән... Мәскәүдә «Татар җыры» концерты узган көннәрне Кремль тирәсе татар сөйләменә тула. Ә без шунда якында гына укыйбыз. Йөрәгемә май булып ята туган тел! Шулкадәр горурланам, сөенәм, сагынам!
Шулай итеп, мөмкинлек булганда Татарстаннан килгән студентлар белән дә, башка төбәктән чыккан татарлар белән дә таныша, аралаша башладым. Бергә булырга тырышабыз, бар чараларга йөрибез. Ләкин бу очрашуларыбызның бер формасы юк иде. Бервакыт университетта укучы танышларым тулай торакка кунакка чакырды. Нинди ризык белән сыйларга икән дип баш ватам. Югыйсә өйдә – фатирда гөбәдия, өчпочмак, бәлеш пешерүнең бер кыенлыгы юк миңа. Ләкин тулай торакта мич юк. Кыстыбый пешерергә булдым. Башка төркемдәшләр дә килгән иде. Кайсыбызны кырып карасак та, татар инде без, дип шаярта-шаярта кыстыбый ашадык. Шуннан соң якташ студентлар оешмасы булдыру идеясе туды да инде. Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллеге аша рәсмиләштереп, университетта укучы студентларны, укытучыларны, укып чыккан табибларны берләштергән татар якташлыгына «Ак чәчәкләр» исеме бирдек. Рәисе, нигез салучысы буларак, «Ак чәчәкләр»не мин җитәкләдем. Оештыру эшләрен, якташларга ярдәм итү, төрле чараларда катнашу буенча эшчәнлекне җәелдереп җибәрдек. Татар мәдәниятен һәм татар милли ашларын тәкъдим итә алуыбыз белән горурланам! Мәсәлән, Сеченов исемендәге университетта узган Unity Food Fest гастрономик фестивалендә катнаштык. Укуны тәмамласам да, «Ак чәчәкләр»не кураторлыкка алырга телим. Минем кебек чит шәһәрдә берүзе калган ватандашларым, татарстанлылар өчен дә файдалы булыр идем. Монда дуслар бар, монда ярдәм итәчәкләр, син берүзең түгел – яшь студентлар, абитуриентлар шуны белсен иде.
«Минем Казаным» һәм «минем Мәскәү». Синең өчен нинди алар?
– Минем Казаным – җанны җылытучы, йомшак, ягымлы, рәхәт, йөрәккә якын. Казанда һава да икенче төрле, исе үк башка аның... Минем Мәскәү – актив, ыгы-зыгылы, тиз ритмлы, кызыктыручан, ләкин сине якын китерми, һәрвакыт дистанция тота.
«Үзәк телевидениедән еш кына корреспондентлар килеп сюжетлар төшереп китәләр. Мине, шаяртып, «Россиядәге вакцинациянең рәсми йөзе» дип атый башлаганнар иде хәтта».
Сезнең чор студентларына пандемия вакытында укырга туры килде. Синең өчен сынау чоры булдымы ул, әллә яңа мөмкинлекләр ачылдымы?
– Ковид белән бәйле чикләүләр медицина юнәлешендә укучы студентлар өчен башка сыймаслык киртәләр тудырды. Без дә берара читтән торып укуга күчтек, пациентлар белән эшләү чикләнде. Табиблыкка укучы студентлар дүртенче курстан соң шәфкать туташы булып эшли ала инде. Тәҗрибә туплар өчен, чикләүләрне ничек тә урап узар өчен кардиология бүлегенә һәм реанимациягә эшкә урнаштым. Дежурлыкның, тәүлек буе эшләүнең нәрсә икәнен шунда белдем. 20 минут кына йоклап алырлык та вакыт булмады. Төне буе пациентлар кабул итеп, анализлар алып, карточкалар тутырып, системалар куеп чыгасың да иртән укырга китәсең. Бик яхшы тәҗрибә булды ул минем өчен. Шәфкать туташы эшен белгән табиб башка төрле инде ул, күп әйбернең сыйфатын контрольдә тота ала, дәвалауның нәтиҗәсе дә уңай була.
Ковид белән авыру артып киткән чорда волонтер булып Татарстанга кайттым. Аннары университеттан практикага җибәрделәр. Кызыл мәйданда урнашкан ГУМда вакцина ясау пунктына ике кеше кирәк икән! Без дустым белән бик теләп риза булдык. Мәскәүдә ачылган иң беренче, иң зур пункт иде ул. Минем өстәл аша көн саен 100 дән артык кеше үтте. Кремль хезмәткәрләре дә, танылган кешеләр дә ясатты вакцинаны. Бик җылы хисләр калдырды ул. Көн саен унике сәгать эшләү дә ялыктырмады безне. Кызыл мәйданда эшләве ни тора бит! Шуңа күрә пандемия чорын да үз файдама куллана алганыма сөенәм. Мин үземне башка яктан ачтым, үзгә тәҗрибә тупладым. Һәрнәрсәнең хәерлесе бар!
Табибларның эш сәгатьләре чикләнми гадәттә. Син үзеңне тулысынча эшеңә багышларга әзерме? Бәлки, әниең юлыннан китеп, фәнни медицинаны сайларсың?
– Тормышта һәрнәрсә баланста булырга тиеш дип саныйм. Табиб – минем һөнәрем, эш ул. Кеше тормышын рухи яктан үсүгә, гаиләгә, балаларга, үзенә, сәламәтлегенә, әлбәттә, эшенә дә тигез бүлергә тиеш. Төрле юнәлештә үскән кеше генә камиллеккә омтыла ала. Шул балансны сакламау, бер юнәлештә генә үсү киләчәктә проблемаларга китерергә мөмкин. Хәзер мин дипломлы, аккредитация узган белгеч, табиб булып эшли башлауга бернинди киртә юк. Ләкин мин ординатурада укуны сайладым. Узган юл белән чагыштырганда ике ел күп тә түгел бит. Хыялым – Мәскәүдә тагын да зур тәҗрибә туплап, шул белемнәрем белән Татарстанга кайту. Мин сайлаган белгечлек бездә бик кирәк булачак, анысын төгәл беләм. Татарстанга файдалы буласым килә. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та шулай ди бит – өйрәнеп кайтып, белемне монда кулланырга кирәк. Бернәрсә дә очраклы түгел. Безнең университетның слоганы да, беләсезме, нинди? «Чтобы расти – надо держаться корней». Никадәр мәгънә салынган бу сүзләргә! Аларга нәсел тамырлары да, туган җир дә, укытучылар да, остазлар да, тормыш кыйммәтләре дә сыйган. Бу сүзләр минем күңел түрендә...
Мәскәүдә яшәүче татар кызы шәхси тормышын кора аламы? Татар егетләре белән кайда танышырга була?
– Теоретик яктан моңа бер киртә дә юк. Әйткәнемчә, Мәскәүдә Равил Әхмәтшин җитәкчелегендә Татар-станның вәкаләтле вәкиллеге эшләп килә, анда Яшьләр советы оештырылган. Мәскәү татарлары автономиясе бар. Татар мәдәни үзәге урнашкан атаклы Асадуллаев йортын белмәгән кеше юктыр. Яшьләр өчен бик күңелле чаралар уза ул үзәктә. Анда танышырга да, уйнарга да, аралашырга да була. Яшьләр өчен ифтарлар уздыралар, никах нигезләре белән таныштыралар. «Что? Где? Когда?» тапшыруы форматында бик кызыклы «Чикләвек» уены уздырыла, минем дә катнашкан булды. Анда ачылып китеп уйныйбыз: холыклар, көчле яклар сизелә. Бик лаеклы, укымышлы, тәртипле, акыллы егетләр бар. Шулай да Мәскәү татарлары Казан татарларыннан бераз аерыла. Әйе, охшаш яклар күп, телебез бер, ләкин үзебезнең Татарстан егетләре күңелгә күпкә якынрак. Безнең традицияләр, гореф-гадәтләр, кечкенәдән әби-бабайлардан күреп үскән үрнәкләр бер үк. Шундый гаилә кора алсам, бәхетле булыр идем.
Дусларым арасында гаилә төзүчеләргә карап сокланам. Укуны тәмамлагач, үз гаиләм турында ешрак уйлана башладым. Ә минем йөрәк... әлегә үз тиңен эзли. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диләр. Килешәм.
Хәерле юллар сиңа, Ромина! Ак чәчәкләрнең яктысы барыр юлларыңны җылытсын! Шәхси тормышыңда да, һөнәр юлыңда да бәхет юлдаш булсын!
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк