Логотип
Арабыздан беребез

Ак дөнья илчесе

Тәҗрибәлерәк табибка күреним дип, районнан Казанга килүче авырулар беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә менә киресенчә, Казаннан кайтып район табибында дәваланучылар гаҗәп тоела. Апас үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы, онколог, УЗИ табибы Кадәрия Абзаловна Мефодьеваның да бар андый пациентлары...

Тәҗрибәлерәк табибка күреним дип, районнан Казанга килүче авырулар беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә менә киресенчә, Казаннан кайтып район табибында дәваланучылар гаҗәп тоела. Апас үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы, онколог, УЗИ табибы Кадәрия Абзаловна Мефодьеваның да бар андый пациентлары. «Сезгә ышанабыз», – дигән сүз табиб өчен әллә нинди Мактау кәгазьләреннән дә өстенрәктер ул, минемчә.

Кадәрия ханым, исемегез үзгә. Мөгаен, туу таныклыгында бер хәрефне ялгыш язганнардыр?
– Ялгыш түгел, чынлап та – исемем Кадәрия. Алай дип әйтүчеләр сирәк, бар да Кадрия дип кенә йөртә. Әнкәй Кадәрия дип кушкан. Соң гына кияүгә чыгып, соңлап кына тапкан ул мине. Мин туганда әнкәйгә инде 42, әткәйгә 48 яшь булган. Бердәнберләре идем, көтеп алган кадерле кызлары. Исән-сау булып торса, әнкәйгә быел 16 июньдә 100 яшь тула. Фикере дөрес, акылы камил әле, күз тимәсен.

Авылда туып-үскән кызлар, гадәттә, укытучы яки тәрбияче булырга хыяллана. Ә сез һөнәрнең авырын сайлагансыз...
– Буа районы Килдураз авылында үстем. Әнкәй авыл хастаханәсендә аш пешерүче булып эшли иде. Мәктәптән кайткач, аңа булышырга дип мин дә киләм. Ап-ак дөнья булып тоела иде миңа ул чагында хастаханә. Бар җирдә чисталык, аклык... Табиблар әйтерсең шул ак дөньяның илчеләре... Башкалар-дан аерылып тора, үзгә иде алар. Йөзләре дә, сөйләшүләре, үз-үзләрен тотышлары да башкача. Әниемне бик хөрмәт иткәннәрен беләм: «Әһликамал апа, без дару белән дәваласак, син тәмле ашларың белән дәвалыйсың авыруларны», – дигәннәрен күп тапкырлар ишеткәнем булды. Күрәсең, шул ак дөнья күңелемә сеңеп калган. Башка беркем дә түгел, бары табиб булам дип кенә хыялландым.

Мәктәпне тәмамлагач, кая барырга дигән сайлау алдында калмагансыз, димәк?
– Әйе, максатым ачык иде. Тик беренче елны ук укырга керә алмадым әле. Балларым җитмәде. Авылыбызга кире кайтып, хастаханәгә идән юарга урнаштым. Беренче уңышсызлыкка карап кына, хыялымнан баш тарткандыр, дисезме? Юк! Үземә еллык план төзеп куйдым: бүген бу теманы өйрәнәм, иртәгә шушы китапны укыйм... Икенче елны инде максатыма барыбер ирештем – Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетына укырга кердем.
Мин эшләгән хастаханәдә кечкенә генә акушерлык бүлеге бар иде. Бер кресло, бәби таптыра торган бер өстәл тора, инструментлар... Шул бүлмәне җыештырырга ярата идем. Бу ни, монысы ни өчен кирәк – барысын да беләсем килә. Хыялымда үземне бәби таптыручы табиб итеп күрәм, шул уйдан күңелем күтәрелеп, тагын да бирелебрәк әзерләнәм. Интернатурада гинекологияне сайлавым – шуннан.

Югары белемле яшь табибә Казанда да кала алыр иде бит?
– Интернатураны Республика клиник хастаханәсендә уздым. Фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнү теләгем бар иде. Балалардагы циркадлы ритм кызыксындыра иде мине. Әни кеше кайсы яшьтә, кайсы чорда авырга узса, балалар ныграк, сәламәтрәк була дигән күзәтүләр алып бардым. Казанда калу мөмкинлеге булды анысы, тик әткәй белән әнкәй инде олыгайган, аларга якынрак булырга тиешлегемне белдем. Хезмәт кенәгәмдә бары бер генә юл – 1991 елда Апас үзәк хастаханәсенә акушер-гинеколог булып эшкә урна-шуым турындагы язу.

Беренче эш көне күпләрнең хәтеренә уелып калучан. Сез дә хәтерлисездер, мөгаен...
– Бик яхшы хәтерлим. Хатын-кызлар консультациясе мөдире кайсыдыр авылга барып, бер ханымны карап кайтырга кушты. Диагнозын хәтерләмим, авыруны караганым, дәва билгеләгәнем истә. Ниндидер курку юк иде. Интернатурада укыганда ук шактый катлаулы очраклар белән танышырга туры килгәне булды. Беренче эш көнем әнә шулай узды. Ак халатлы, палаталы, пациентлы дөнья мине үз кочагына бөтереп алып кереп китте.

Бу дөньяга килгән сабыйны беренче булып кулга алганда туган хис нинди ул?
– О-о, ул хисне берни белән чагыштырып та, бернинди сүзләр белән аңлатып та булмый. Синең күз алдыңда дөньяга яңа кеше аваз сала! Горурлык та бар ул хистә, Аллаһның кодрәтен тану, борчылу, тантана да... Син аны кулыңа алып, әнисенең күкрәгенә куясың, аның беренче сөт тамчыларын имгәнен күреп сөенәсең, сау-сәламәт булып тууына, әнисенең уңышлы котылуына шатланасың. Ә ул бәбинең хуш исе! «Җәннәт исе», диләр. Тәгаен шул ис ул! Ничә еллар эшлим, яңа туган баладан килгән хуш исне башка бер җирдә дә тойганым булмады.

Хатын-кызлар хәзер бәби табарга бик теләми, ахрысы?
– Хатын-кызлар консультациясенә авырлы ханым килеп керсә – безнең өчен сөенеч. Бөтенесе дә табам дип килми шул... Андый очракта чын психолог булырга туры килә. Каршыма утыртам да күзләренә карыйм. Әгәр ул күзләрдә икеләнү күрсәм, димәк, өмет бар. Бу ханымны үз-үзенә бераз ышандырып кына җибәрергә кирәк. «Һәр бала үз ризыгы белән туа бит. Шушы балагыз хакына Аллаһы Тәгалә көтелмәгән нигъмәтләр бирер», – дим. УЗИдан бәләкәй йөрәкнең тырышып-тырышып типкәнен күрсәтәм. «Карагыз, ул бит тере, ул инде яши!» – дип, уйланырга вакыт бирәм, кайчак хәтта ирен дә чакыртам. Төшертәм дип килеп тә, баланы табарга риза булып кайтып киткән ханымнар соңыннан рәхмәт укыйлар. «Ярый әле шул вакытта сезне тыңлаганмын», – диләр. Хәзер абортка килүчеләр барыбер дә кимеде. Эшли генә башлаган 90 нчы елларда күп иде алар.
Бәби табу – могҗиза бит ул. Ә күпме парлар бәби алып кайта алмый. Аларга чын күңелемнән булышасым килә. Гинекологик массаж ысулын үзләштереп, шундый парларга әти-әни бәхетен кичерергә ярдәм иткән очраклар шактый булды хезмәт юлымда.

Әле бүген дә күңелегездә яшәгән хатирәләр...
– Җиңел генә узган очракларның күбесе истә калмаган, ә менә катлаулы хәлләр хәтердә. Игезәкләр дә онытылмый. Ул вакытта УЗИлар сирәк иде бит, бер бала табарга дип килә, ә алар игезәк булып чыга. Яшь кенә ханымны бәбиләтәбез берсендә. Игезәк икәнен белмибез әле. Беренче бала башы белән килеп, әйбәт кенә туды. Әнинең корсагы барыбер дә зур. Стетоскоп белән тыңлыйм, тагын бер йөрәк типкә-не ишетелә. Димәк, игезәкләр. Кул белән тикшерәм: икенче бала аягы белән килә. Аягы белән килсә, уңай булачак. Тик никтер шик туды: чынлап та аякмы соң? Тагын тикшерәм: баш бармагы белән имән бармагы арасындагы почмак зур. Аякныкы алай була алмый, кул бармаклары гына шулай. Кулы белән килә икән, бала туа алмаячак. Карарны мизгел эчендә хәл итәргә кирәк иде. Тиз генә хирург белән педиатрны чакырып өлгерәм, ә үзем әни кешене операциягә әзерлим. Мондый очракта бары ярып алу гына ярдәм итәчәк. Шөкер, бар да уңышлы узды, ул иге-зәкләр зурлардыр инде...
2018 елда булган катлаулы очрак та онытылмый. Казаннан безнең гинекология бүлегенә өченче баласына авырлы 27 яшьлек ханымны күчерделәр. Йөклелегенең 22 нче атнасында юл һәлакәтенә очрап, оча сөякләре чәрдәк-ләнеп сынган, бик каты имгәнгән, 2-3 нче дәрәҗәдәге травматик шок, өстәвенә, 2 нче дәрәҗәдәге анемия. Казанда операция ясап, бот сөягенә Илизаров аппараты куйганнар. Йөклелек төгәлләнгәнче минем күзәтүдә булды. Хастаханәдән чыккач, травматолог, терапевт белән гел өенә барып йөрдек. Сабые өчен бик борчыла иде. Баласын Казанда тапты, дөньяга сау-сәламәт кыз бала туды. Операциядән соң кабаттан әни булу мөмкинлеген саклар өчен, дәвалануны бездә узды. Бүген тагын берәр малай турында хыялланалар.

Бу дөньяда сез каршы алган кыз балалар хәзер үзләре дә әнидер?
– Әйе, андый кызларым бар. «Кадрия Абзаловна, бу баламны сез таптырган идегез», – ди әниләре. Күңелендә сиңа кинә калган булса, кызын да сиңа алып килми бит ул. Пропискада башка районда торып та, сезнең карамакта буласым килә, дип, йөклелек күзәтүен Апаста узучы пациентларым шактый. Бу сүзләрне ишетү әллә нинди мәртәбәләрдән дә өстенрәк минем өчен. Апас районы алай артык зур түгел бит. Син биредә халык күзеннән, халык сүзеннән кача алмыйсың. Табиблык абруе бик зур нәрсә ул.

Эшли генә башлаган елларыгыз белән бүгенгене чагыштырып карасак?
– Элек хатын-кызларда бик көчле ялкынсынулар, нык азган чирләр еш очрый иде. Хәзер андый азган чирләр сирәгәйде (тьфү-тьфү, әйтмәгәнем булсын!). Ә менә азканлылык чире, киресенчә, ешайды. Бер карасаң, тормыш яхшырды, туклану әйбәт, анемия булмаска тиеш кебек... Мин моны яшь ханымнарның үзебездә үстерелгән кишер, чөгендерне, бакчадан яңа гына өзгән алманы сирәк кулланулары белән бәйләп карыйм. Яшьләр кибеттән әзер ризык сатып алуны өстен күрә шул. Элек кан басымы белән интегүчеләр күп була иде, хәзер калкансыман биз авырулары артты. Бүгенге ханымнар белемле, үз сәламәтлекләренә игътибарлырак. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавапны интернеттан да эзләп табалар. Тик андагы мәгълүматка гына ышанырга киңәш итмәс идем.
Безнең миссиябез бит йөкле ханымнарны күзәтү, авыруларны дәвалау гына түгел, безнең вәкаләт – бу дөньяга сау-сәламәт балалар тууына ирешү. Ә аның беренче адымнары хатынкызлар консультациясендә башлана. Безгә һәр пациентыбыз кадерле. Аларны туганнарыбыз кебек каршы алабыз, һәрберсен исемләп беләбез.

Хатын-кызлар консультациясендә без өч акушер-гинеколог – Лариса Карабанова, Николай Карабанов, мин. Янымда Рамилә Хисамова исемле акушерка эшли. Бик тәртипле, үз эшен яратып, төгәл башкара торган кеше. Табибларның эше дәва билгеләү белән генә бетми,  документацияне төгәл алып бару да безнең вазыйфага керә.

Сез гинеколог кына түгел, районның онкологы да.
– 2016 елда бездә бала табу бүлеге ябылды. Күңелемнең кайсыдыр почмагы буш кебек, нидер җитми шикелле. Баш табибның онкологка укырга дигән тәкъдимен берсүзсез кабул иттем. Гинеколог буларак та яман шеш белән еш очрашырга туры килә.
Беренче генә елымны эшли идем әле. Бер апа килгән. Аналык җиңсәсендәге шешне шунда ук күреп алдым. Ярый әле вакытында килгән, ярый әле ачыклый алганбыз. Ул апа олы яшькә җитте инде, ике тез буынын алыштырды. Күргән саен рәхмәт әйтә, «гомеремне саклап калдың бит», ди.
Онкология сүзен ишетү белән кеше куркуга кала. Әйе, бик мәкерле чир. Шул ук вакытта медицина да бер урында тормый бит. Хәзер диагностика яхшы. Элек яман шешне соңгы стадияләрдә генә ачыклаган булсалар, бүген башлангыч чорында ук белеп, тиешле дәвасын билгели алабыз. Ә бу яшәү өчен шансларны күпкә арттыра. Рецидивлар азая, чир әкренләп чигенә.
Бер очрак истә. Олы яшьтәге бер ханым килде. Безнең районныкы түгел, чит республикадан кайткан. Күкрәгендә 5 сантиметрдан зуррак шеш. Операциягә кадәр химиотерапия билгеләнде. Шештән берни дә калмады диярлек. Операция ясап, шул урынны гына алдылар. Ул апа да исән-сау.
Бер генә кешенең гомерен саклап кала алсак та, бу да зур җиңү. Бер кеше артында да никадәр язмышлар бит...
Үз әткәем дә шушы чирдән вафат булды. Ботындагы миңе үзгәргәнне безгә әйтмәгән. Белеп алганда соң иде инде. Шулай да гомерен ун елга озынайта алдык. «Яман шеш булмагандыр ул, кызым, дөрес диагноз куймаганнардыр, – ди иде әнкәй. – Дөрес булса, болай озак яши алмаган булыр иде».

Сез – табиблар гаиләсе. Олы кызыгыз да медицинаны сайлаган.
– Ирем Юрий Геннадьевич – анестезиолог-реаниматолог. Казанда бергә укыдык, ул миннән бер генә ел алдан төгәлләде. Юрий – Чуашстанның Урмар районыннан, сигез балалы гаиләдә үскән. Үз тырышлыгы, үз белеме белән институтка керә алган. Тырышлыгы, сабыр, тыйнак булуы белән җәлеп итте дә инде күңелемне. Интернатураны Ульяновск өлкәсендә үтте ул. Минем укытучым да шул хастаханәдә дәваланган. Авыру тарихына пациентның кайдан булуы языла бит. Авылдашым икәнен белгәч, Юра аннан минем хакта да сораштырган. «Сиңа бирмәсләр ул кызны. Аның әти-әнисе бик дини. Кадерле, бердәнбер кызлары», – дигән укытучым.

Чуашстанга эшкә кайткач, 30 чакрым араны велосипедта узып, очрашырга килә иде. Әткәй-әнкәй ошаттылар аны. «Кызым, бар милләт тә тигез, милләтнең яхшысы-начары юк», – дигән иде әткәй. Юра ягы да мине үз итте. «Әни сине бик ярата, беркемнән сүз әйттерми», – ди иремнең сеңлесе Лилия. Ул татар егетенә кияүгә чыгып, татар телен, милли гореф-гадәтләребезне өйрәнде, чын татар кызы диярсең.
1993 елда өйләнештек без. 1994 елда кызыбыз Альбина туды. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, ул да Казан дәүләт медицина университетына укырга керде. Хәзер Казанда офтальмолог булып эшли. Узган ел киявебез Динар белән гаилә кордылар. 
Кечкенә кызыбыз Эмилия җиденче класста укый. Әлегә кем буласы билгесез. Музыка мәктәбендә дә белем ала, концертлар алып барырга ярата.

Юрий Геннадьевич та, мин дә Апас хастаханәсендә, баш табибыбыз Керимова Алевтина Рәшитовна кул астында эшлибез. Операциядә ирем белән туры килсәк, җаным тыныч. Аның тәҗрибәсенә, осталыгына ышанам. Баш табиб урынбасары Гайнуллин Рөстәм Үзбәковичны да остазым дип саныйм.

Табибның ял көне дә, бәйрәме дә юк. Шулай да күңелегезгә кайда ял табасыз?
– Иртән уянам да, бакчага чыгам. Алмагачлар, чия, нарат, юкәләр шаулашып сәламлиләр. Кошлар сайрый. Яшелчәләргә, ишегалдындагы чәчәк-ләргә су сибәм. Тавыклар, куяннарыбыз бар. Алары – балалар өчен: күрсеннәр, яратсыннар, дидек. Эмилия мәш килә, кайсы ояда кайсы бала туган, холыклары нинди... Барысын да белә.


Килдуразда әнинең йорты исән. Анда да еш кайтабыз. «Бигрәк рәхәт монда», – ди ирем. Апаста без гел эш турында гына уйлап торабыз, ә авылда проблемалар икенчерәк планга күчә. Кешегә әнә шулай тынычлыкта калу, бераз сүзсез тору да кирәк шул. Ризык әзерләү дә күңелемә ял. Төнге унбердә дә бәлеш салып, гөбәдия пешерә алам.

...Без Апаска барган ул көнне алмагачлар шау чәчәктә иде. Талгын җилдә ак кар кебек җиргә сибелгән бу чәчәкләр табибларга алкыш булып тоелды миңа. Табибәнең бушаганын көткән арада пациентлары белән дә аралашып алырга җай чыкты.

Ләйлә Әхмәтова икенче баласын көтә. Беренчесе белән Тәтештә учетта торган булган, бу юлы Кадәрия ханымны сайлаган. Бүген аның чираттагы УЗИга килгән көне. Табибә белән без дә мониторга текәләбез. «Менә башы, менә терсәкләре. Болары – тәпиләре», – дип шәрехли Кадәрия ханым экрандагы аңлаешсыз сурәтләрне. Булачак нарасыйның малай икәнен беләбез. Җиде пәрдә артындагы могҗизаны күрә алу дулкынландыра. «Нинди яхшы сезнең һөнәрегез!» – дип, соклануын белдерә фотографыбыз Анна.

Алинә Шәяхованың йөклелеге 24 атналык. Аның да чираттагы тикшеренүгә килүе. Икенче балаларын көтәләр. «Бар да яхшы, бер кимчелек тә күрмим», – дип шатландыра аны табибә. Ләкин бу юлы туачак сабыйның кем булуын гына ачыклый алмый, һич кенә дә күрсәтергә теләми, күрәсең. Беренче баласы белән авырлы чакта да Кадәрия ханым күзәтүендә торган Алинә, пропискасы буенча башка табибка күренергә тиеш булса да, бу юлы да Кадәрия Абзаловнаны сайлаган. «Мин аңа теләсә кайсы вакытта шалтырата, киңәшләшә алам», – ди ул.
Алсинә Сибгатуллинаның үзен мәкерле чир тозагыннан йолып алган табибәгә бары рәхмәт әйтергә генә кереше. Моннан тугыз ел элек Кадәрия Абзаловна анда яман шеш билгеләрен абайлап, Казандагы онкология диспансерына юллый. Шиге раслана. «Районда үзегезне караган гинекологка рәхмәт әйтегез, вакытында күргән», – диләр аңа башкала табиблары. Алсинә ханымга тиздән 73 яшь тула. «Сез булганга гына исән мин», – ди ул, күз яшьләре аша рәхмәт белдереп.

Фото: Анна Арахамия һәм гаилә архивыннан 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар