Логотип
Арабыздан беребез

«35 яшемдә дипломлы белгеч булдым»

Мин – инженер?! Ирләр һөнәре бит ул, дигән уй һич баштан китмәде. Шунысы да бар: инженерлар – математиклар, алардан логик фикерләү, төгәллек сорала.

Фикер  сәнәгатьтә – хатын-кыз
Аида ХӘЙРУЛЛИНА, оператив-календарь планлаштыру бюросы башлыгы

Хезмәт юлымны укытучы булып башладым. Хыялым иде ул. Татар дәүләт гуманитар институтын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем, ләкин декрет ялыннан соң, гаилә хәлләре белән бәйле, мәктәптән китәргә туры килде. Эш эзләп, хисапчылар курсын да тәмамлап карадым, әмма күңелемә ятмады. Әни Казан оптика-механика заводы складында упаковщица булып эшли иде. Заводка барып карарга киңәш итте. Анда: «Безгә инженерлар кирәк», – дигәч, аптырап калдым. Мин – инженер?! Ирләр һөнәре бит ул, дигән уй һич баштан китмәде. Шунысы да бар: инженерлар –
математиклар, алардан логик фикерләү, төгәллек сорала. Ә укытучы импровизация дә куллана ала. «Инженер! Аның сүзе генә ни тора бит, ике дә уйлама, ризалаш!» – дип, әни икеләнүләремә урын калдырмады. Шулай итеп, бер тәҗрибәсез килеш җитештерү-диспетчерлык бүлегенең календарь планлаштыру бюросына инженер булып эшкә килдем. Ә анда инженерлар – хатын-кызлар! Ул вакыттагы коллегаларыма хәзергә кадәр рәхмәтлемен. Алар барысын да аңлатты. Бинокльләрнең, перископ, прицел, ераклыкны үлчәү приборларының вак детальләренә кадәр өйрәндем. Аны белмичә инженер булып эшләү мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, бинокль генә дә 50 детальдән тора! Оборона заводында эшләү – зур җаваплылык. Оборона министрлыгы өчен дәүләт заказларын үтибез. Хәзер дөньяда барган геополитик вазгыять белән бәйле дәүләт заказлары артты. Оптик приборлар ясыйбыз: лазерлы бинокльләр, төнге бинокльләр... Барысын әйтеп бетерергә дә ярамый. Бу – хәрби сер. Илне саклау өчен приборлар ясаганыбызны аңлыйбыз. Әйе, бар теләгебез:алар армия кулланышы өчен генә булсын иде. Ә һәр илнең көчле армиясе булырга тиеш! 

Заводка килгәч үземнән ике-өч тапкыр өлкәнрәк кешеләр белән эшләү җиңел булмады. Әмма коллектив бик әйбәт иде. Бүген инде мин календарь-планлаштыру бюросы җитәкчесе. Хәзер үземнән өлкәнрәк эшчеләр тәҗрибәләре белән ярдәм итәләр. Без механик һәм җыю цехлары белән бергә эшлибез. Бер айга җитештерү планын бирәләр: нинди приборлар һәм күпме күләмдә ясарга кирәк. Без шул приборларны детальләргә бүлеп, ясау графикларын төзибез. Аларның производствога барып җитүен контрольдә тотабыз. Завод тормышын күрмәгән кешегә бу, бәлки, бертөрлелек булып тоелыр. Әмма һич тә алай түгел. Без даими үсештә! Һаман укыйбыз, өйрәнәбез. Яңа технологияләр булдырыла, завод заманча җиһазлар сатып ала, хәзер менә автоматлаштыруны кертә башладык. Кабат укырга, өйрәнергә кирәк. Даими акыл эшчәнлеге баш мие өчен дә файдалы бит ул. Сүз уңаеннан: монда эшкә килгәч, завод мине КАИга укырга җибәрде. Читтән торып биш ел буе инженер һөнәрен үзләштереп, 35 яшемдә дипломлы белгеч булдым. Үземнән күпкә яшьрәк кызлар-егетләр белән укып йөрдем. Безнең яшьтә белем алуның зур өстенлеге: аңлап, белеп, кирәк дип укыйсың. Безгә, заводка, яшьләр дә килә хәзер. Башкачарак фикер йөртәләр: күп һәм бик тиз кирәк. Әмма һәр өлкәдәге кебек үк, заводта да эш тәҗрибәсе эшли-эшли генә булдыры-
ла. Билгеле инде, акчасы да тәҗрибәң арткан саен арта.

Заводта эшләүнең иң зур өстенлеге: төгәллек. Бар җирдә – эш графигында да төгәллек. Кайчан эшкә барасыңны, кайчан кайтасыңны, кайчан ял итәсеңне, кайчан хезмәт хакы алачагыңны беләсең. Төнлә уятып эшкә чакырмыйлар монда. Тотрыклы һәм уңайлы хезмәт шартларын тәэмин итүче предприятиедә эшләү – тормышта бик мөһим! Кызым Лиана Казан милли-тикшеренү технологик университетында укый. Укый да, онлайн-мәктәптә дә эшли. Кайвакыт төннәр буе биремнәр тикшереп утыра. «Заводта эшләсәң, менә болай интекмисең инде, төнлә йоклыйсың», – дип әйтәм үзенә. Төгәл графигы булмаган эш белән шөгыльләнүне һич аңламыйм. Технолог дипломын алгач, ул да заводка барыр әле дип уйлыйм. Шунысы сөенечле: бүген ил хакимияте призводствога йөз белән борылды. Импорттан кертелгән продукцияне алыштыру мөһимлеге артты. Бу исә илдә җитештерү үсүгә, хәтта ябылган заводлар ачылуга зур этәргеч. Үзебезнең заводта да цехларны яңарталар йә өр-яңадан сафка бастыралар. Элек чит илдән сатып алган детальләрне хәзер үзебездә ясар өчен станоклар сатып алалар. Күңелле инде... Цехта эшләргә яшьләр килә, аларга бөтен җитештерү серләрен төшендерү өчен пенсиягә киткән өлкәннәребезне чакыралар. Пенсия яшендәге ветераннарыбыз бик теләп һәм зур горурлык белән килә. «Менә күрдегезме, безсез булмый шул», – диләр. Өлкәннәр – тәҗрибә хәзинәсе инде ул. Моны танырга һәм аларның кадерен белергә кирәк. Эштә менә шундый зур сөенечләр белән йөрибез. Ә шәхси тормышта... 40 яшьтән соң тормыш башлана гына дип әйтүләре хак икән. Инде кызым үсте, үзем өчен яши башладым. Быел беренче тапкыр ял итәргә Кавказ тауларына бардым. Эльбрусны, Домбайны, Нарзаннар үзәнен күрдем. Менә шундый сәяхәт ошый миңа. 


Хатын-кыз бик көчле зат инде ул. Безнең заводта станок артына басып эшләүче хатын-кызлар да бар: токарьлар, фрезерчылар, коючылар... Аларга карыйм да, инженер һич тә ирләр һөнәре генә түгел, дим.

. Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар