Логотип
Махсус проект

Бассейнлы, сәхнәле... фермабыз (укырга)

«Безнең ферма кызлары – авылның йолдызлары!» – дип җырлыйлар алар турында. Фотолары – газета һәм журнал битләрендә. Үзләре авыл, район советы депутатлары, слет, съезд делегатлары. Алар – социалистик ярыш алдынгылары, иң күп сөт савучылар. 

«Безнең ферма кызлары – авылның йолдызлары!» – дип җырлыйлар алар турында. Фотолары – газета һәм журнал битләрендә. Үзләре авыл, район советы депутатлары, слет, съезд делегатлары. Алар – социалистик ярыш алдынгылары, иң күп сөт савучылар. 

«Азат хатын» журналының 1977 елгы сентябрь саны тышлыгыннан елмаючы  Гөлфия Муллахмәтова да ул чактагы Минзәлә районы «Ярыш» колхозының (хәзер Тукай районы) алдынгы сыер савучысы. Сигезенчене тәмамлаган көннән лаеклы ялга чыкканчы – 41 ел рәттән бер көн ялсыз фермада эшли ул. Аңа ул вакытта нибары 15 кенә яшь була әле. 
«Дус кызларым белән барыбыз да сыер саварга кердек, – ди Гөлфия апа. – Миңа 15 буаз тана сайлап бирделәр. Шуларны бозаулатып, саварга өйрәтеп, үземә группа тупладым. Эш көндәлегенә кайсы сыер көнгә күпме сөт биргәнен, кайчан бозаулаганын язып бара идем. «Сирень» кушаматлы бер сыерымнан елына 4,5 литр сөт сауганмын. Чорына күрә ул бик күп булган инде». 

1965 ел бу. Савым аппаратлары әле юк. Унбиш сыерны көненә өч тапкыр кул белән савасы. «Беләкләр сызлый, куллар иртәнгә шешенә... – дип искә ала ул. – Шулай да бездә тырышлык, үҗәтлек көчле булды. Төнге икедә, өчтә торып фермага барабыз. Йоклап ятсаң, сыерларыңа башак болгатырга кайнар су да, онлы апара да эләкми бит! Башкалар алдында бер дә сынатасы килми, алдынгы буласы, сөтне күбрәк савасы килә. Группа белән группа, бригада белән бригада, колхоз белән колхоз ярыша».  

Алдынгы сыер савучының эше ферма белән генә чикләнми. Авылдашлары аны авыл һәм район советы депутаты итеп сайлый. Депутат ул – халыкның илчесе, аларның гозерен югарыдагыларга җиткерүче. Кемгә кемгә, күп балалы гаиләләрнең бар борчуы аңа яхшы таныш. Күрше Күзкәй егете – баянчы Өлфәт белән комсомол туе ясап өйләнешеп, үзләре дә өч ул, бер кыз үстерәләр. Ялгыз карт-карчыкларга ярдәм оештыру да аның күз уңында. «Ничек кенә өлгердек икән? – дип, бүген үзе дә аптырый. – Җәйләрен сыерларны Ыкның аръягына җәйләүгә алып чыгып, өчәр-дүртәр ай шунда эшли идек. Гектарлаган чөгендер бүлеп бирәләр. Өйдә дә хуҗалык зур...» Аннары үзе үк җавабын да бирә: «Яратып эшләгәнгә, яратып яшәгәнгәдер. Яшьлек матур үтте безнең. Җәйләүләргә барганда, кайтканда, машина кузовына төяләбез дә, и җырлыйбыз! «Әнә ферма кызлары кайтырга чыкты», – дип, күрше авыллар безне тыңлый икән. Бәйрәмнәр якынлашса, кич клубка йөгерәбез. Концерт әзерлибез, спектакль куябыз… Мин биергә, чигәргә... һәм китап укырга ярата идем. Өйдәгеләр йоклап беткәч, өстәл астына лампа белән кереп утырам да, дөньямны онытам. 
Эшемне бигрәк яраттым шул. Без балалар үстергәндә декрет ялы ике генә ай иде. Анда да кызларның фермага барганын тәрәзәдән күреп елыйм. Сыер саву никадәр авыр хезмәт үзе, ә фермадан китсәм, башка бер генә җирдә дә эшли алмам кебек тоела иде. Безнең фермабыз үзе генә дә нинди иде бит! Ашханәсе, актлар залы, мунчасы, хәтта бассейны да булган фермалар сирәктер. Бик сагынсам, әле дә шул тирәләрдән әйләнеп төшәм. Бүген анда тагын да матуррак «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Рәмис Шәйхаттаров инициативасы белән тирә-юненә агачлар утыртканнар, асфальт җәйгәннәр, бөтен эш техника белән башкарыла. Рәхәтләнеп эшлә генә! Кайчагында шул шартларда эшләргә үзем дә кызыгып куям».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар