Ташламалар мохтаҗларга гына биреләчәк

Республикабызда яшәүче 1,5 миллионнан артык кеше нинди дә булса социаль ярдәм чарасы ала. Ягъни һәр өченче татарстанлыга республика яки федераль бюджеттан субсидия-компенсацияләр күчерелә. Гадәттә, билгеле бер категориягә караган гражданнарга әлеге ярдәм төрләре автомат рәвештә билгеләнә. Әмма соңгы елларда пособие-субсидияләрне мохтаҗлык принципларына таянып бирә башладылар.

Дәүләт ярдәме адреслы булырга тиеш дип шактый күптәннән әйтеп киләләр. Башка илләрдән үрнәк алып, хәзер бездә дә бу юнәлештә актив эш алып барыла. Законнарга үзгәрешләр кертеп, ярдәмгә мохтаҗ түгел, үз-үзен кайгыртыр хәлдә дип табылганнарга субсидияләрне бетерәләр. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Наталья Бутаева сүзләренчә, шул рәвешле янга калдырылган акчаларны төбәкләр башка социаль юнәлешләрдә файдалана ала, чын-чынлап мохтаҗ булганнарга ярдәм итү мөмкинлеге арта.

Быел “Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы” законга бер төркем үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә, киләсе елдан “хезмәт ветераны” исеме бирелгәннәргә ташламалар нәкъ менә керем дәрәҗәсенә карап билгеләнә башлый. Әмма бүгенге көндә ташламаларга ия бу категория гражданнарга борчылырга урын юк. Барлык үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үз хокукларын белдерүчеләргә генә кагылачак.

Наталья Бутаева китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстанда 232 мең хезмәт ветераны исәпләнә. Бүген алар торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен 50 процент кына түли, телефонга абонент түләве өчен субсидия һәм транспортта йөрү өчен ай саен билгеләнгән күләмдә акча ала. Яңа елдан беренче ике ташлама керем дәрәҗәсе 20 мең сумнан артмаучыларга гына биреләчәк.

Транспорт чыгымнарына дигән субсидия бирүдәге үзгәрешләр исә, “хезмәт ветераннары”на гына түгел, гомумән, барлык пенсионерларга да кагылачак. Ә алар республикабызда 512 мең. Кереме 20 мең сумнан артмаган өлкәннәргә транспортта йөрү өчен 427 сум (киләсе елда социаль йөрү билеты шул бәядән булачак) түләнәчәк. Керем дәрәҗәсе 20 меңнән күбрәк булганнарга исә, 280 сум гына күчереләчәк. Ягъни социаль йөрү билеты алу өчен алар бу суммага үзләреннән акча өстәргә тиеш булачак.

- Ел саен республикабызда 9,5 мең яңа хезмәт ветераны өстәлә. Үзгәрешләр, безнең исәпләүләр буенча, шуларның 1,5 меңенә генә кагылачак. Нәкъ шул кадәр хезмәт ветеранының гомуми кереме 20 меңнән артып китә. Эшләүче пенсионерның уртача кереме 29 мең сум тәшкил итә, - дип белдерде Наталья Бутаева.

Закондагы үзгәрешләр турындагы мәгълүмат ноябрь өчен исәп-фактураларының арткы битендә урнаштырылачак. Әгәр мондый мәгълүмат булмый икән, димәк бу яңалыкларның сезгә бернинди катнашы юк. Түләү кәгазьләрендә күрсәтелгән телефон буенча аңлашылып бетмәгән мәсьәләләргә ачыклык кертергә мөмкин.

Ел саен Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафаннан түләнгән ярдәм чаралары күләме арта бара. Узган елда бу максатларга 12 миллиард сум юнәлтелгән булса, быел түләнгән субсидияләр-компенсацияләр суммасы 14 миллиард сум тәшкил итәчәк.

сылтама: http://www.intertat.ru

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6633
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4343
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3122
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2945
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату