Логотип
Актуаль тема

Сез балага сугасызмы?

СОРАУ:
 
Кечкенә бала сүз тыңламыйча әти-әнисен чыгырдан чыгара. Шартлар дәрәҗәгә җиткән әни сабыйның арт санына чәпәп ала. Сез балага сугуга ничек карыйсыз? Үзегез балага кул күтәрәсезме? Гомумән, баланы «акылга утыртыр» өчен нишләргә?

 

Марат Кәбиров, язучы:

Китап кушканча гына булмый инде ул. Тал чыбыгы, каеш ул бит ата-бабадан калган бик тәэсирле тәрбия коралы булып санала. Безнең якта тал чыбыгын матчага кыстырып куялар, уенын-чынын бергә кушып «акыл чыбыгы» дип йөртәләр иде. Бәләкәй чакта миңа да эләккәләгәне булды. Әти булгач, үзем дә кулланыштырдым. Кызына чыбык, яки каеш эләктергән кешене очратканым булмады. Малайларга, бәлки, бераз кирәктер - «бу тормышка бик кадерле кунак булып килгәнбез икән», - дип уйламасыннар өчен. Ир кеше, ким дигәндә дә, гаиләсен җил-яңгырдан саклап яшәячәк кеше бит инде. Авырлыкка да, авыртуга да түзә белеп үсәргә тиеш. Аннан соң, алып-биреп кыйнамыйсың бит, кайчагында бөтенләй сукмыйсың әле, дәһшәтле генә итеп бер сызгыртып аласың да урынына алып куясың. Күп очракта аны искә төшерү дә җитә. Җәза коралы бит инде болар. Гадәттән тыш хәлләр өчен. Һәм ул бары тик җәза коралы гына булырга тиеш, ә үз фикереңне көчләп тагу ысулы түгел. Югыйсә, кайберәүләр: «Көч җиткәндә кыйнап калыйм әле» - дигән сыман кыланалар... 
Ә иң идеаль вариант: балаңа бер тапкыр суккан саен үзеңә ике тапкыр сугып алу. Чөнки аның гөнаһы өчен иң беренче чиратта ата-ана гаепле...

Сөмбел Вәлиди, журналист:

Мин үземне йомшак әни дип әйтә алмыйм. Тәгәрәтеп сөйсәм дә, эләктереп тә алам (арт санына, авырттырып та түгел, әйтеп аңламагач, аның дөрес эшләмәвен күрсәтер өчен генә). Тыныч кына аңлатам әүвәл. Тик чыгырымнан тиз чыгам. Ләкин андый вакытта башыма бер психологның сүзе килә: «Сугып сез балага аннан көчлерәк икәнлегегезне генә раслыйсыз», - ди ул. Айнып китәм. Бала үскән саен, бүгенге замана шартларында аны дөрес тәрбияләү тагын да авыр икәнен аңлыйм. Аллаһка шөкер, мин үз оямда яхшы мөнәсәбәт, әдәп-әхлак, хезмәт күреп үстем. Әнием чөеп ярата да белде, күз карашыннан куркырга да өйрәтте. Үземнең балаларны да абыем, апам шикелле тәрбияли алсам, аңа бурычын үтәгән дип санар идем. Әтисе белән улыбызга үрнәк булырга тырышабыз. Иң беренче үз тәрбия кирәк, ә бала аны сеңдереп ала. Аллаһтан Зөбәерне Кеше итәргә көч, сабырлык, хикмәт, тәкъвалык сорыйм. Раббым улымны күркәм холыклы итсә иде.

 

Айгөл Аюпова, ике бала әнисе:

Бу сорауга җавап биргәндә, мин балалар тәрбиясенә багышланган бестселлер «Французские дети не плюются едой» ны укый идем. Французлар балаларын тыңлата торган иң нәтиҗәле метод «les gros yeux» («зур күзләр») дип яза автор. Чыннан да, «идеаль әти-әни» баласын күз карашы белән генә тыңлата алырга тиеш. Ләкин чынбарлыкта, әлбәттә, хәлләр башкачарак та була ала. Балам туганчы, мин үземне бик тыныч, чыгарымнан чыгарып булмый торган кеше дип саный идем. Ләкин «мин, мин, мин. Мин эшлим, Мин үзем, үзем, үзем» дип мөстәкыйльлеге ташып торган 3 яшьлек улымны кайчак тыңлатуы бик авыр. Дөресен әйтим, кычкырып куйган, артына «эләктереп» алган вакытлар булгалый. Күп очракта мин, әлбәттә, шулай эшләвемә үкенәм. Кызып китеп кычкырып куйган булсам, гафу үтенәм, ни өчен шулай эшләгәнемне аңлатам. Шулай да моннан кагыйдә ясарга ярамый. «Баланы ничек тыңлатырга соң?» дигән сорауга бер генә җавап юк, әлбәттә. Бу ситуациядән дә тора. Мәсәлән, элегрәк кибеткә керсәк, улым киндерсюрприз я башка берәр баллы әйбер сорап йөдәтә иде. Хәзер кибеткә кергәнче, мин аңа нәрсә алырга керүебезне санап чыгам, баллы әйбер алу планда булса, «Улым, бер генә әйбер аласың, килештекме?» дип кисәтәм. Ул «бер генә әйберен» бик җентекләп сайлый, берсен ала, икенчесен куя, ләкин бердән артыгракны сорамый да. Моннан 2-3 ай элек аны йоклату хәлдән тайдыргыч эшкә әйләнгән иде. Ләкин билгеле бер ритуал - пижама кию, юыну, китап уку, әкият сөйләү - булдыргач, бу эш бер җайга салынды. «Игътибарны башкага юнәлдерү», «тайм-аут», «язу/записка элеп кую», «яраткан уенчыгы белән уйнап күрсәтү», «әкият аша тәрбияләү» кебек методлар да куллангалыйм. Ләкин, билгеле, бу ысуллар бер тапкыр уңышлы булып, икенче юлы нәтиҗәсез дә калырга мөмкин.

Радик Сабиров, «Идел» журналының баш мөхәррире:


Ата-ана җиңел генә чыгырдан чыгарга тиеш түгел. Андый дәрәҗәгә җитә икән, димәк, ул инде аны дөрес тәрбияләмәгән, димәк, үзе гаепле. Балага ничек сугарга була – мин монысын күз алдына да китерә алмыйм. Бәлки, үземнекеләр кызлар булгангадыр. Кыз балага ничек кул күтәрә аласың инде! Әгәр әйбәт тәрбия кыласың икән, бала сүздән дә, караштан да барысын аңларга тиеш дип саныйм.
 

Гөлназ Фәйзрахманова, «Болгар» радиосы ди-джее:


Мин, әлбәттә, балага кул күтәрүгә каршы! Тик тормышта төрле чаклар була – сез әйткән чыгырдан чыгар чаклар да булгалый. Безнең гаиләдә бөтенләй арт санга сугып алу, каеш белән куркыту (олысын, малай кеше) бөтенләй юк дисәм, әкият булыр иде. Тик, бу – соңгы чара. Башта сөйләшү, кисәтү, инде әйтеп тә тыңламаса – арт санга шапылдатам инде. Шулай ук, кыяфәт өчен генә булса да, уйлан әле бераз, дип, почмакка да бастыргалаганым бар. Ә олы улыбызга кечерәк чагында «әтиеңнең каешы» дип әйткәли идем. Анысы инде зур хәзер, сөйләшеп килешәбез, Аллага шөкер!
 

Айсылу Лерон, «Татар радиосы» ди-джее:


Мин үзем, шәхсән, почмакның да нәрсә икәнен белмичә үскән бала. Сеңелкәшем белән тәртибебез гел 5лелек кенә дә булмагандыр, тик әти-әниләр ничектер безне тынычландырунын башка төрле гуманлы юлларын таба белделәр. Хәзер үзем ике бала әнисе. Кайвакыт олысына эләктереп алган чаклар да булгалый. Хәер, соңгы арада истерикага әверелгән капризлар кимеде, Аллага шөкер! Ниһаять, әйткән сүз барып җитә башлады. «Юк» дигәнне аңлый. Минемчә, балалар төрле булган кебек, аларны тәрбияләү ысуллары да төрле була: кемгәдер бер караш җитә, икенчесе бер сүздән аңлый, өченчесенә – алайса, фәлән уенчыкны сатып алмыйм дип кисәтү ясыйсың... Сүз белән аңламагач, кайчак җилтерәтеп алырга да туры киләдер. Иң мөһиме, көч белән аңлату ысулы гомер буена сузылмасын! Бала белән уртак тел таба алу –  бик зур бәхет! 
 

Айсылу Имамиева, шагыйрә:


Балага кул күтәргән булмады, әмма кайчакта жиңелчә генә, әз генә эләктереп алу була, мин аны кул күтәрү дип санамыйм. Бу иң проблемалы вакытта, сез әйтмешли, баланы акылга утырту өчен эшләнә. Ә кул күтәрү дигән сүз ул бик җитди мәсьәлә, андый әйбер белән тормышымда очрашканым юк, Алла сакласын. Балага тел белән аңлатырга, дәлилләр китереп сөйләргә кирәк, минемчә. Ярамый, дип әйттең дә бетте түгел, ә һәр нәрсәнең ни өчен ярамый икәнлеген дә аңлатып сөйләргә кирәк. Һаман аңламаса, шул ярамаган әйберне эшләп карыйбыз инде, эксперимент ясыйбыз, сабый үзе белеп ышана аннары. Мәсәлән, бер көнне фломастер белән киемгә сызма, футболкаңдагы таплар юып та бетмәячәк дим, ул мина: беркөнне мин сыздым бит, син югач та аның табы бетте, бүген дә сызам – ди. Алдан алган фломастерлар юыла торган иде, болары андый түгел, дим. Бала ышанмый, көйсезләнә. Шуннан мин: ярар алайса, футболкаңа рәсем яса, аннары бергәләп юып карарбыз, – дим. Шуннан инде тапланган футболканы тотып ваннага керәбез, фломастер эзе юылмый. Менә олылар бит сиңа яхшылык теләп дөресен әйтә, башка вакытта сүзне тыңларга кирәк, – дим сабыр гына. Аңладым, – ди сабый. Футболка тапланса таплана, мин үземчә ниндидер нәтиҗәгә ирешергә тырышам. Аннары тагын әле әби-бабай тәрбиясе һәм дини тәрбиягә дә таянырга тырышам.


Лилия Гыйбадуллина, шагыйрә:

 
Ике улым бар. Төрле чаклар була инде. Йомшак жирләренә эләккәли сирәк-мирәк. Малайлар белән башкача була ала микән?.. Кызым булса, алай эшләмәс идемме - белмим… Сугышмый, тәпәләшми, телләшмичә биш минут та тормыйлар минем ташбашлар. Мин орыша башласам, дуслашалар - уртак дошман берләштерә! Мин моны сугу дип ук атамас идем, әлбәттә. (Үземне шулай дип тынычландырыйм әле.) Балаларга сугуга каршы мин.
Йодрык та, сыек чыбык та эләккәләде үземә балачакта. Авыртудан бигрәк, күңелдәге үпкә хисе кыен булып истә калган. Балаларны яратырга кирәк. Күбрәк үбәргә, кочакларга кирәк сабыйларны. Шул инде, өлеш тә төшкәли, бер минуттан алдымда үбешеп-кочышып назланып та утыралар үзләре тагын. Баланың игътибарын кинәт кенә башка нәрсәгә юнәлтү дә коткара. Баллы прәннек тә ярап куя кайвакыт.

фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узебез биш бала устек! Ускан чакта атидан элаккан чаклар куп булды!Хазер неней булдым, онычкамны берда суктырасым килми, ана 2 яшь 3 ай. Сугып устеру дорес тарбиялау дип уйламыйм! Баланын игтибарын икенче якка юналтерга тырышу- дорес дип уйлыйм. Масалан: бала койсезлана, акырып елый, ана ошаган айберне бирерга куша, олыларнын айтканен уйлап та бирми! Мындый очракта янына киламда сойли башлыйм-ии.. бу нинди жылак кыз икан, курасенме ана таразадан бер кош карап тора сине, жыламаска куша дим. Оныкачым аптырап кала, елаудан туктый. Мындый вакытта торле ысуллар айбат.

    Хәзер укыйлар