Логотип
Актуаль тема

«Сөембикә»гә – 110: үткәннәрне барлау, җанлы сәхифәләр, «Сөембикә» беләзеге, җылы котлаулар

«Сөембикә» үзенең юбилее уңаеннан тугры укучыларын җыйды. «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында журналыбызның 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.  Ул журналның тарихын һәм бүгенгесен бәйләгән «Сөембикә» яшәр һаман сездә» дип аталган бик җылы кичә булды


«Сөембикә» үзенең юбилее уңаеннан тугры укучыларын җыйды.  «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды кысаларында журналыбызның 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.  Ул журналның тарихын һәм бүгенгесен бәйләгән «Сөембикә» яшәр һаман сездә» дип аталган бик җылы кичә булды. 


Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк. Шуңа күрә дә редакция журналның бер тарихи битен дә онытмый, барлап, кадерләп саклый. Кичәнең үткән тарихны искә төшереп башланып китүе дә юкка түгел. Журналыбыз тарихы илебез тарихын кабатлый, чөнки «Сөембикә» халык журналы. Моны котларга килгән мәртәбәле кунакларыбыз да ассызыклады. 


«Коллективка зур рәхмәт әйтәм. Бай мирасны саклап, заманча, халыкчан булу, әдәбен югалтмау – бүгенге көндә бик зур казаныш. Миннән журналның тиражы турында сорыйлар. Эш тиражда гына түгел. Үземнән дә беләм. «Улым, «Сөембикә»гә язылырга онытмадыңмы», - дип шалтырата әни матбугатка язылу вакыты башлангач. Яздырып җибәрәм. Журналны урам белән җыелышып, чиратка салып укыйлар. Бик күп кеше укый аны. Редакция ихлас күңелдән, халыкчан итеп эшли журналны», – диде үз котлавында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.


 Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавын депутат Римма Ратникова җиткерде. «Безнең гаиләдә «Сөембикә» әни журналы ул. 92 яшьлек әнием әле дә журналның тугры укучысы. Күптән түгел күзләренә операция ясаттык. Операция  ясаган көннең кичен дә үк миңа шалтырата: «Кызым, миңа укырга ярыймы инде?» – ди. Түз инде бер-ике көн, дим. «Түзеп булмый,«Сөембикә»нең бик матур саны килде», – ди», – дип сөйләп, журналга зур бәясен бирде. «Татмедиа» ачык акционерлар җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков  республикада чыккан басма матбугат чаралары арасында «Сөембикә»нең иң күп укылган журнал булуын ассызыклап үтте.  


«Сөембикә» журналы 1999 елдан башлап үзе бүләген – «Сөембикә» беләзеген» булдырды. Ул Җир шарының теләсә кайсы кыйтгасында яшәүче, исеме татар дөньясына билгеле булган, татар халкын таныту, аның телен, мәдәниятын, мәгарифен үстерүгә керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен күренекле татар хатын-кызларына бирелә. Бу бүләк ияләре арасында композитор Софья Гобәйдуллина, җырчы Фәридә Кудашева, Гөлзадә Сафиулина, язучы Нәзифә Кәримова, җәмәгать эшлеклесе Шәмсия Апакай, галимә Флера Сафиуллина һәм башкалар бар. Әлеге бүләк – Сөембикә ханбикәнең мәшһүр рәссам Бакый Урманче ясаган сурәте уеп төшерелгән көмеш беләзектән гыйбарәт. Быелгы «Сөембикә» беләзеге»нә ике ханым ия булды. Татар халкын бөтен дөньяга танытканы, татар халык көйләрен, бөек композиторларыбыз Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов әсәрләрен, Рөстәм Яхин романсларын зур сәхнәләрдә яңгыратканы өчен опера җырчысы Альбина Әнвәр кызы Шаһиморатовага бирелде, әмма Лондонда репетицияләре узу сәбәпле, җырчыга бүләк соңрак тапшырылачак. Икенче беләзек татар хатын-кызларын берләштерүгә, аларның милли аңын үстерүгә, татар гаиләсен, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга керткән нәтиҗәле хезмәтләре өчен татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисовага тапшырылды. 


Тамаша журнал битләрендә дөнья күргән рубрикаларны җанландыру белән дәвам итте. Сәхифәбезнең иң шәп геройлары бер сәхнәгә җыелды. «Сөембикә» тышлыгы герое, Татарстанның атказанган җырчысы Эльмира Кәлимуллина, «Ир фикере»ндә ихлас сүзләре белән сокландырган Татарстанның атказанган җырчысы Айдар Габедтинов, Сөембикә ханбикәгә багышланган җыры белән  тамаша залын бер дулкынга көйләгән Татарстанның халык артисты Алинә Шәрибҗанова, «Килен төшкәндә» җыры белән «Килен-кайнана» поректын тагын беркат искә төшергән Айгөл Бариева,  «Егет солтаны» рубрикасы герое – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, «Язмыш» сәхифәсендәге «Әни» язмасының героинясы Баулыда яшәүче Гайшә апа Ильясова, «Ачыктан-ачык» сәхифәсендә җилкәсенә төшкән язмыш сынавы белән бүлешкән Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева... 


Укучыларыбыз аеруча яраткан «Бер җыр тарихы» сәхифәсендә чыккан «Балан» җырының язылу тарихын тагын бер кат хәтергә төшереп, ул җырны Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина башкарды.  Журнал битләрендә тормыш кагыйәләре белән бүлешкән Шәмсия Җиһангирова шигырен сөйләп кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. 


 Затлы кичәбез редакция хезмәткәрләренең сәхнәгә чыгуы белән тәмамланды. Зал дәррәү басып алкышлады. Укучылар хөрмәте менә шушында чагыла түгелме инде?!


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар