Логотип
Актуаль тема

​РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫНА ЕЛЛЫК ЮЛЛАМАСЫ

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат  интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.  

Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутатлары
һәм сессиядә катнашучылар!

Хөрмәтле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә, күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча илдә алдынгылар сафында тора, тормыш өчен һәм бизнес белән шөгыльләнү өчен республикада уңай шартлар тәэмин ителә.

 Соңгы дистә еллар эчендә без икътисадта нәтиҗәле базар моделен булдыруга ирештек, лаеклы социаль стандартлар һәм киң сәяси ирек булдыруны тәэмин иттек, кешеләрнең күркәм башлангычларын хуплау һәм аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудырдык.

Шул ук вакытта глобальләшү нәтиҗәсендә килеп чыккан кыенлыкларның кискенләшүе, технологияләрнең һәм кешеләрнең өстенлекле ихтыяҗлары тиз үзгәрү базарларның яңадан бүленешенә һәм иҗтимагый үсешнең яңача корылуына китерә.

Без бу үзгәрешләрдә актив катнашырга, алдан күреп эш итәргә, республика мәнфәгатьләрендә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшчәнлегебездә  яңа юнәлешләрне файдаланырга тиешбез.

Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр һәм төрле куркынычлар Россия Федерациясен төрле халыкларның уртак йорты буларак ныгытуда мөмкин булган барлык чараларны куллануны таләп итә.

Күпгасырлык тарихыбыз, татарлар, руслар һәм башка халыкларның рухи берләшүе аша без Россия дәүләтчелегенә аерылгысыз бәйләнгәнбез. Республикабызның, кайда яшәүләренә карамастан, барлык татарларның бәрәкәтле үсешен бары тик көчле Россия генә гарантияли алуын без бик ачык аңлыйбыз.

Татарстан бүген социаль-икътисадый һәм инфраструктура өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү буенча киң колачлы проектларны гамәлгә ашыра. Бездә дөнья күләмендәге  спорт ярышлары, төрле форумнар уздырыла.

Республикабызның казанышларын федераль үзәк, һәм, беренче нәүбәттә, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ышанычы һәм саллы ярдәменнән башка күзаллавы мөмкин түгел.

Россия үзенең  көчле төбәкләре белән куәтле – безнең бөтен яшәешебез көннән-көн шуны дәлилли. 

Шуңа бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президентын сайлау  бездән көчебезне аеруча туплауны, берләшүне таләп итә. Үтә мөһим сайлау кампаниясе илебезгә гаять көчле сәяси, икътисадый һәм мәгълүмати басым ясау шартларында  узачак дип уйларга нигез бар.

Мондый хәвефле шартлар Россиянең цивилизацияле үсеш юлын сайлавына теләктәшлек күрсәтү, аның мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклау, Президентның ил куәтен арттыруга юнәлтелгән курсын хуплау максатында татарстанлыларга, җәмгыятьтәге алдынгы карашлы һәм фикерле кешеләргә өстәмә этәргеч бирәчәгенә шигем юк.

Чирек гасыр дәвамында безнең федераль үзәк белән багланышларыбыз вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамәләр нигезендә билгеләнде. Алар гаять мөһим тарихи роль уйнады, дәүләтчелекне ныгытуга һәм гамәлдәге Россия федерализмын камилләштерүгә ярдәм итте.

Бу шартнамәләрнең күп кенә нигезләмәләре Россия Федерациясе законнарына кертелде һәм төбәкләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә аларга таянып эш итү табигый хәлгә әйләнде.

Илнең алдынгы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан бүген  башлангычларны һәм проектларны гамәлгә ашырганда, демократик хокукый дәүләт – Россия Федерациясендәге киң мөмкинлекләрдән тулысынча файдалана.

Федераль үзәк белән республика  мөнәсәбәтләренең рәвешенә караганда, аларның эчтәлеге, уртак мәнфәгатьләрдә килеп туган мәсьәләләрне һәр ике якны канәгатьләндерерлек итеп хәл кылу мөмкинлеге хәзерге шартларда мөһимрәк булуын да әйтеп китәргә кирәк.


Хөрмәтле депутатлар!

Җәмгыятьнең хәзерге үсеш дәрәҗәсе өчен гражданнарның һәм аларның берләшмәләренең дәүләт идарәсе өлкәсендә карарлар кабул итү һәм аларны гамәлгә ашыру барышына йогынтысы арту хас.

Моңа электрон сервисларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең бердәм платформасы ярдәм итәргә тиеш.  

Гражданнар белән үзара элемтәләрнең, аларның башлангычларына ярдәм күрсәтүнең заманча механизмнарыннан киңрәк файдалану күздә тотыла.

Хакимият органнары эшчәнлегенең төп максатларын һәм күрсәткечләрен булдыру, шулай ук аларның үтәлешенә контрольлек итү ачыктан-ачык алып барылырга тиеш.

Парламентның сайлаучылар һәм иҗтимагый институтлар белән элемтәләрен ныгыту, депутатларның тормыш-көнкүрешнең үзәгендә, аеруча кыен хәлләр еш килеп туа торган урыннарда булуы бик мөһим.

Халык белән эшләгәндә, безгә муниципаль җирлекләрнең, шулай ук җирле иҗтимагый үзидарәнең  киң мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк.

Җәмәгать урыннарын булдыруда һәм әлеге мәйданчыкларда төрлечә актив эшчәнлек алып баруда гражданнарның катнашу рәвешләрен арттыру юнәлешендә эшләү шарт.

Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән  1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан файдалану уңай нәтиҗә бирә.

Гражданнарны җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итүгә тарту эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган.

Әйтергә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан алып бюджет хисабына финанслау гомумән алганда 2 миллиард сумнан артып китте.

Шушы акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, халыкка кирәкле башка объектлар төзелде.

Без бу эшне дәвам итәчәкбез.

Республика хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына дәүләт хезмәтләрен үтәүне ешрак коммерциячел булмаган оешмаларга тапшырырга, аларның җәмгыять өчен файдалы хезмәт күрсәтүче дигән статус алырга омтылышын хупларга, шул исәптән коммерциячел булмаган оешмаларның ресурс үзәкләрен төзүне дә кертеп, аларга ярдәм итү рәвешләрен камилләштерергә   кирәк.

Әлеге мәсьәләләрнең Социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмаларның  IV республика форумында  карап тикшерелүе  отышлы булачак.

Татарстанлыларның республика тормышында катнашуы үсешебезгә этәргеч бирүче бәрәкәтле көчкә әверелергә тиеш. Бу эштә массакүләм мәгълүмат чараларына һәм Интернет ресурсларга зуррак роль бирү кирәк.

Технологик алгарыш кешеләрнең гадәтләренә, аралашу культурасына үзгәрешләр кертә. Мобиль җайланмалар мәгълүматтан файдалануның һәм аның таралышының төп чыганагы булу белән беррәттән, социаль активлык чарасына да әверелделәр.

Массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлегендә төп игътибарны контентның сыйфатына, аның таралыш ысулларына һәм җәһәтлегенә юнәлтергә кирәк.

Кешеләрнең мәнфәгатьләре туктаусыз үзгәреш кичерүен һәм дөнья трендларының көчәюен исәпкә алу зарур.   

Мәгълүмат тарату каналларының үзгәрүе һәм күптөрлелеге «Татмедиа» республика агентлыгы алдына мәгълүмат мәйданын булдыруда үзенең нинди роль уйнарга тиешлеген кабаттан карап тикшерү бурычын куя. Бу мәйданның күпкырлы, иҗади эшчәнлегебезне чагылдырып кына калмыйча, халык белән бәйләнеш урнаштыруда нәтиҗәле чара булуы да таләп ителә.

Хөрмәтле депутатлар!

Республикада милләтара һәм динара элемтәләрнең, этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәдә булуы Татарстан халыкларының өченче съездында һәм Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съездында ачык чагылыш тапты.

Хакимият органнарына Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергәләп әлеге абруйлы форумнар тәкъдим иткән барлык чаралар комплексын җентекләп эшләү зарур.  

Алга таба да дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру программалары эчтәлеген һәм этник-конфессиональ өлкәдә мониторинглау эшләрен алып баруны камилләштерергә кирәк.

Телгә кагылышлы сәясәт мәсьәләләре аеруча зур игътибар бирүне таләп итә.

Дәүләт телләрен һәм туган телләрне өйрәнүгә өстенлек бирүне саклап калган хәлдә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен өйрәнүнең һәм белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итүгә игътибарны арттырырга кирәк.

Аерым алганда, республикада игълан ителгән Лев Николаевич Толстой елы кысаларында алып барылган эш моңа ярдәм итәчәк.

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак, татар телен укыту методикасын,  шулай ук укытучылар әзерләүне һәм аларга яңадан әзерлек бирүне, шул исәптән кабат төзелә торган Милли педагогия институты базасында да бу эшне камилләштерү зарур.

Телләрне өйрәткәндә, башлыча коммуникатив күнекмәләрне үстерү таләп ителә.

Бу бурычлар республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы алдында бер генә тапкыр куелмады инде. Әмма башкарыла торган эшнең нәтиҗәлелеге һаман да югары түгел һәм гражданнар нигезле рәвештә моңа ризасызлык белдерә.

Җаваплылык үзәге буларак, министрлыкка тиешле нәтиҗәләр ясарга һәм кирәкле чаралар күрергә кирәк.

Республикабызның гына түгел, гомумән, бөтен Россиянең кадерле тарихи ядкаре – Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясе биналары комплексын төзү бөтен халык катнашкан уртак эш, җәмгыятьтәге татулык чагылыш тапкан гамәл булды.

Академия, һичшиксез, алдынгы фәнни һәм рухи үзәккә әйләнеп, традицион исламны ныгытуга зур өлеш кертергә тиеш.

Без киләчәктә дә традицион конфессияләрнең радикальлеккә һәм катгый кире кагуның теләсә-кайсы рәвешенә каршы көрәшүенә, җәмгыятебездә барган рухи-әхлакый  үсештә үз рольләрен арттыруга юнәлтелгән тырышлыгына эзлекле төстә ярдәм күрсәтәчәкбез.

Төрле этник төркемнәр һәм диннәр вәкилләренең үзара файдалы багланышлары һәм хезмәттәшлеге, республикадагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту, илебездән читтә яшәүче ватандашларга булышлык күрсәтү – барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының мөһим бурычы.

 Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу эше республикада һәрчак игътибар үзәгендә. Матди булмаган мәдәни мирас турында закон кабул ителде.

 Успение соборының, Свияжск утрау-шәһәрчеге монастыреның ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүе илебезнең зур казанышы булды.

 Бу исә галимнәрнең, археологларның, реставраторлар һәм төзүчеләрнең, хезмәт коллективларының һәм инде, әлбәттә, Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фондының күпьеллык тырыш хезмәтенең закончалыклы нәтиҗәсе булып тора.

Россиянең Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән егерме тугыз объектыннан өчесе    безнең республикабыз территориясендә урнашкан.

ЮНЕСКОның таләпләре артуны исәпкә алып, республиканың Дәүләт Советына  әлеге объектларга мөнәсәбәтле рәвештә аларның саклануын, бөтенлеген һәм борынгылыгын законнар нигезендә тәэмин итү чараларын карау зарур.

Тупланган тәҗрибәгә таянып, тарихи-мәдәни мирас объектларында археология-тикшеренү һәм торгызу эшләрен, шулай ук төрле халыкара проектларда катнашуны дәвам итәргә кирәк.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар, һичшиксез, татарстанлыларның бердәмлеге, Россия Федерациясе халыкларының татулыгы  тагын да ныгуга ярдәм итәчәк. 

Алар арасында республика районнарында социаль-мәдәни өлкәдә яңа объектлар ачылу, җәмәгать урыннары булдыру кебек эшләр бар.

Республика хөкүмәтенә башкалабызда юбилей белән бәйләнешле объектларны – Милли китапханәне, универсаль зур концерт залын төзү проектларын гамәлгә ашыруны тизләтергә кирәк.

Бу истәлекле дата алдыннан Архив эше буенча дәүләт комитетына зур эш башкарырга туры киләчәк, өстәвенә бу зур юбилей көннәрендә архив хезмәтенә дә йөз ел тулачак.

Архив өлкәсен югары технологияле, аннан барлык гражданнар да файдалана алырлык   итү гаять мөһим.

Республиканың зур мирасы, вакыйгаларга бай эшлекле, мәдәни һәм спорт тормышы Татарстанның көннән-көн таныла баруына ярдәм итә.

Ел саен бездә утыздан артык киң колачлы халыкара чаралар һәм форумнар уздырыла. 

Киләсе елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары, 2019 елда исә WorldSkills дөнья беренчелеге, 2022 елда Кыска арага йөзү буенча  дөнья чемпионаты булачак. Безнең бурыч – аларны иң югары дәрәҗәдә уздыру.

Туристлык тармагы, казанышларыбызны популярлаштыруның иң мөһим бурычларын хәл итә килеп,  икътисад үсешенең мөһим факторына әверелә бара.

Узган елда республикада өч миллион тирәсе кеше булып китте. Киләчәктә дә  кунакчыллык инфраструктурасын камилләштерү, туристлыкның яңа төрләрен үстерү мөһим.

Күпмилләтле халкыбызның ментальлеге, аның рухы, үзенчәлекле традицияләре мәдәнияттә чагылыш таба. Аның киң мәгънәсен ачу гаять мөһим. Мәдәният ул – матди, рухи мирасны саклап калудан тыш, кешеләрне берләштерүче рухи хәзинәләр, яңа мәдәни продуктлар булдыру.

Мәдәният хәзерге үсеш дәрәҗәсендә мәгариф системасы, туристлык, спорт өлкәсе, архив һәм китапханә эше белән тыгыз берлектә булырга тиеш.

Мәдәниятнең үткәнгә генә түгел, киләчәккә дә карап эш йөртүе, замана таләпләренә җавап бирүе мөһим.

Бу аеруча яшьләргә кагыла, ә алар исә үткәннәр белән чагыштыруны кабул итә алмый һәм яңа йогынтыларга җиңел бирелә, ышаныч белдерүгә һәм социаль гаделлеккә аеруча сизгер, шәхес буларак ачылу мөмкинлеген югары бәяли һәм дөньядагы иң яхшы казанышларга йөз тота.  

Гражданлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүнең һәм традицион рухи хәзинәләрне маяк итүнең  әһәмиятен таныган хәлдә, егет-кызларның башлангыч һөнәри күнекмәләр алуда,  проектлар төзү эшчәнлегендә, перспективалы һөнәрләр үзләштерүдә кече яшьтән катнашуының нәтиҗәле моделен төзү   хакимият органнарының шулай ук өстенлекле бурычына әверелә.

Тирәлек үзе үк уңышка, эшлеклелеккә, уникаль белемнәр һәм күнекмәләр үзләштерүгә, үсешкә юнәлгәнлек формалаштырырга, шушыларның модага керүенә ярдәм итәргә тиеш.

Талантлы, иҗади яшьләр һәм аларның берләшмәләре белән эшләүгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Креатив индустрияләр, ресурс үзәкләре булдыру мөһим.

Гадәттә бирегә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән кызыклы, үзенчәлекле фикерләре булган кешеләр килә.

Республиканың зур шәһәрләрендә мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсен муниципалитетларда да файдаланырга кирәк. Югары уку йортларыбыз һәм башка уку учреждениеләре бу эшне  төп башкаручылар булырга тиеш.

Билгеләп үтәм, яшьләр мәктәптән үк үз киләчәген республика белән бәйләүне күздә тотарга, безнең алар үсешендә кызыксынган булуыбызны, тормышлары һәм эшләре өчен лаеклы шартлар тудырырга тырышуыбызны ачык тоярга тиешләр. 



Хөрмәтле депутатлар!

Халыкара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүе һәм төрле хәвефләр арту шартларында Татарстан өчен халыкара һәм төбәкара элемтәләр аеруча  зур әһәмият ала. 

145 ил партнерлары белән үзара файдалы элемтәләрне үстерә киләбез.

Дөньякүләм югары технологияле җитештерү өлкәсендәге лидерлар хезмәттәшлек һәм инвестицияләү өчен Татарстанны сайлады.

Россиянең һәм чит илләрнең хөкүмәтара комиссияләре үзара хезмәттәшлекне ныгытуның үтемле чарасына әйләнде. Аларның утырышлары Казанда хәзер тагын да ешрак уздырыла.

Россия Федерациясенең  ислам дәүләтләре белән якынаюы буенча илебез Президенты куйган бурычлар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында уңышлы хәл ителә.

Алга таба да ислам илләре партнерлары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы һәм башка халыкара институтлар белән хезмәттәшлек рәвешләрен тагын да арттыра барырга, шулай ук республика территориясендә ислам финанс механизмнарын, шул исәптән KazanSummit халыкара форумы кысаларында да, үстерүне дәвам итәргә кирәк.

Россиянең Чит илләр эшләре министрлыгы белән тыгыз элемтәдә торып, Татарстан ватандашлар белән хезмәттәшлек итә, бу исә республиканың тышкы элемтәләрендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Дөньяны дүртенче сәнәгать революциясе били бара.  Без – мөһим һәм кызыклы технологик үзгәртеп корулар шаһитлары.

Блокчейн, БигДэйт, ясалма интеллект – болар хәзер хыял түгел, чынбарлык инде. 

Бүген үз алдыбызга иң әһәмиятле – «Без бу үзгәрешләргә әзерме соң?» дигән сорауны куярга тиеш.

Без җәмгыятьтәге икътисадый һәм җитештерү моделенең эволюцион үсешендә цифрлы икътисад дип аталган  чираттагы стадиягә аяк бастык.

Эзлекле цифрлаштыру хезмәт җитештерүчәнлеген  һәм икътисадның конкурентлык сәләтен арттырырга, традицион тармакларның мөмкинлекләрен ачарга һәм яңа сегментлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Шул ук вакытта яңа технологияләр кертү кайбер һөнәрләрнең, компанияләрнең, хәтта ки тармакларның юкка чыгуына китерә.

Без үзгәртеп корулар агымына кушылырга һәм аларны республика мәнфәгатьләрендә файдаланырга тиешбез.

Гомумән алганда, безгә ерак киләчәккә карап эш итәргә, алдагыны истә тотып уй йөртергә кирәк.

Бүгеннән үк инде 5, 10, 20, хәтта 30 елдан үз көченә керәчәк законнар һәм механизмнар турында фикер алышырга һәм аларны кабул итәргә кирәк.

Республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы безнең Үсеш стратегиясе кысаларында икътисадта уңай динамика булдырырга мөмкинлек бирә.

Быел тулай төбәк продукты үсеше 4 процент тирәсе тәшкил итте.

Тышкы санкцияләрнең озак вакыт дәвам итүе шартларында киләчәк үсеш өчен эчке резервларны активлаштыру гаять мөһим.

Хәзерге этапта икътисад үсешенең нигезен нефть һәм газ комплексы тәшкил итә.

Нефть сәнәгате каршында торган иң зур кыенлык – запаслар структурасы, ресурслар базасы сыйфатының  начараюы.

Илдә «җиңел нефть» чоры тәмамланды. Татарстанда нефть чыгару эше фән казанышларын күбрәк файдалана торган, интеллектуаль процесска әйләнә бара.

Шул ук вакытта илебез нефть сәнәгатенең аларны җир астыннан чыгару кыенлыклар тудыра торган запасларны үзләштерүдә   чит ил технологияләренә бәйлелеге саклана.  Биредә технологик ачышлар таләп ителә.

«Татнефть» бүгенге көндә югары технологияле сәнәгать ысуллары белән нефть чыгаруга күчте. Киләсе этапта Россиянең нефть сәнәгатендә инновацияләр эшләү һәм аларны файдалануга кертү буенча технологияләр өлкәсендәге берсүзсез лидерлыкка чыгу бурычы тора.

Нефть эшкәртү сәнәгатен үстерү өлкәсендә 2018 елда республикада эшкәртелә торган нефть күләмен, тирәнтен эшкәртүне 98 процентка җиткереп, 23 миллион тоннага кадәр арттыру бурычы актуальлеген югалтмый. 

Нефть эшкәртү предприятиеләре республиканың нефть химиясе производстволары өчен төп чимал җитештерүчеләр булып тора. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармакларының тыгыз бәйләнешен алга таба да үстерә бару зарур.

Республиканың нефть химиясе сәнәгатендә  мономерлардан полимерлар эшләү производстволары булган «Этилен-600» этилен комплексы төзелеше төп проект булып тора.

2021 елга яңа производстволарны эшләтеп җибәрү Түбән Кама нефтехимда пластиклар һәм синтетик каучуклар  җитештерүне икеләтә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Гомумән алганда, ТАИФ компанияләр төркеме тарафыннан проектлар гамәлгә ашырылганнан соң Татарстан илдә полимерлар җитештерүчеләрнең иң күренеклесе булачак.

Республикада полимер продукцияне эшкәртү кластерын үстерү бурычы актуаль булып кала.

Республиканың машина төзү комплексында КАМАЗда кабиналар каркасы заводы төзелеше тәмамлану алдында торуын (2018 елда), бер рәттәге 6 цилиндрлы яңа двигательләр производствосын эшләтеп җибәрүне (2018 елда), КАМАЗ автомобильләренең магистраль төрдәге К5 буынының принципиаль яңа моделен базарга чыгаруны билгеләп китү урынлы булыр.

Газ-мотор  транспорты базарын үстерү проекты кысаларында «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе белән хезмәттәшлек  итүне, шулай ук электр транспортын һәм пилотсыз автомобильләр җитештерүне, шул исәптән Шатл проекты буенча да, үстерү эшен дәвам итәргә кирәк.

Бу яктан без дөрес юнәлештә эшлибез  һәм Милли технологик инициативаның федераль повесткасына тулысынча туры киләбез.

Моннан тыш, машина төзү тармагында Казан вертолет заводында Ансат һәм Ми-38 вертолетларын, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы базасында модернизацияләнгән ТУ-160 самолетын серияләп җитештерү, шулай ук Зеленодольскиның Горький исемендәге заводында кораблар җитештерүне һәм экспортлауны арттыру өстенлекле бурыч булып тора.

Җитештерү өлкәсенең үсешендә иң төп бурычларның берсе – югары технологияле ике тармак – граждан һәм оборона тармаклары билгеләнешендәге продукция җитештерүдә Оборона-сәнәгать комплексы мөмкинлекләреннән  файдалану.

Энергетика өлкәсендә республикада электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга юнәлтелгән проектлар тормышка ашырыла. Казанның 3 нче Җылылык-электр үзәгендә Россиядә иң куәтле газ-турбина җайланмасы эшли башлады, Щелоков – Үзәк югары вольтлы линиясен  төзү эше дәвам итә.

Киләсе елда Казанның 1 нче Җылылык-электр үзәгендә пар-газ җайланмасы төзү эшен тәмамларга, шулай ук Зәй дәүләт район электр станциясен модернизацияләүгә тотынырга тиешбез.

Шуның белән бергә, алга таба эзлекле төстә энергиянең альтернатив чыганакларыннан файдалануга күчү зарур.

Бүгенге көндә республикада билгеләнгән күләме 100 МВт суммар көчәнешле җил парклары төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эш алып барыла.

Кама инновация кластеры предприятиеләре үзләре билгеләгән инвестиция проектларын уңышлы гамәлгә ашыра килеп, уңай үсеш динамикасы күрсәтә.

Моңа Иннокамда төзелгән «Алабуга» махсус-икътисадый зонасы, Чаллы шәһәрендәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе һәм Түбән Кама шәһәрендә булдырылачак шундый ук территория кебек ярдәмче инструментлар булышлык итә.

Әмма инфраструктура проектлары кластеры планлаштырылган темплардан күпкә калыша.

Министрлык җитәкчеләренә төп игътибарны тармак чараларын һәм концепцияләрне тиешле федераль программаларга кертүгә юнәлтергә кирәк.

Республикага чит ил инвестицияләре, алдынгы технологияләр җәлеп итүдә «Алабуга» махсус икътисадый зонасы зур роль уйный.

Әлеге эштә киләсе баскыч – зона кластерларын үстерү, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү юнәлешендәге «Алабуга-2» индустриаль паркын булдыру.

Алабуганың зона белән идарә итү һәм резидентларны кадрлар белән тәэмин итүдәге уңай тәҗрибәсен сәнәгать парклары, шулай ук Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольскида төзелүче алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе идарәче командалары актив файдаланырга  тиеш.

Республикабызда социаль-икътисадый алгарышлы үсеш территориясе булдыруга федераль үзәк тарафыннан белдерелгән ышаныч безгә, үз чиратыбызда, аны резидентлар белән тәэмин итү җаваплылыгы өсти. Бу Моношәһәрләр башлыкларының һәм Инвестицион үсеш агентлыгының турыдан-туры бурычы булып тора.  

Моннан тыш, киләсе елдан Ерак Көнчыгышның алгарышлы үсеш территорияләренә тәңгәл территорияләр төзү мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк.

Район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Икътисад министрлыгы белән берлектә алгарышлы үсештәге яңа территорияләрне, шул исәптән муниципальара хезмәттәшлек һәм кооперация нигезендә дә, формалаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләүләрен сорыйм.

Хәзерге заман шуны таләп итә: территорияләрне үзара нәтиҗәле үстерү һәм хезмәт ресурсларын бер-берсендә файдалану максатларында муниципалитетлар үзара сөйләшүләр алып барырга һәм билгеле бер килешүләргә ирешергә тиеш.

Илебез ИТ-секторының перспективалы үсеш зонасы булып торучы «Иннополис» махсус икътисадый зонасын һәм шул ук исемдәге шәһәрне үстерү эше дәвам итә.

Биредә цифрлы икътисад үсешенә бәйле тикшеренүләр һәм хезмәтләр тупланырга тиеш.

ИТ-шәһәрнең төп өстенлеге –  Иннополис Университеты. Киләчәктә студентлар санын 5 меңгә җиткерү планлаштырыла.

Бөтен дөнья студентларына Интернет аша әлеге югары уку йорты программалары буенча белем алу мөмкинлеге тудырырга кирәк. Бу исә, үз чиратында, әлеге амбицияле проектка игътибарның артуына һәм тагын да күбрәк студентлар җәлеп итүгә этәргеч бирәчәк. 

Федераль проект буларак, Иннополис тулаем илебез мәнфәгатьләрендә хезмәт итәргә һәм экспорт юнәлешен үстерергә тиеш.

Әлеге бурычлар махсус икътисадый зонаның Лаеш районындагы икенче мәйданчыгына да кагыла. Аны алга таба да үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Республикада кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык йөзеннән заманча инфраструктура булдырылды.

«Мастер» Кама индустриаль паркы, «Химград» технополисы, «ИТ-парк» һәм «Идея» технопаркы уңышлы эшләп килә.  

Республикада бизнесны үстерү инфраструктурасы булдыру эше үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Сәнәгать җитештерүенең гомуми күләмендә аларның резидентлары өлеше инде 9 проценттан артып китә. Безгә әле үсеш өчен мәйдан киң.

Сүз, әлбәттә, муниципаль сәнәгать мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру турында бара. Бу аеруча Мамадыш районындагы «Нократ», Чаллы шәһәрендәге «Үсеш» һәм Яңа Чишмә районындагы сәнәгать мәйданчыклары эшенә кагыла.

Республика әлеге сәнәгать мәйданчыкларын төзүгә бик күп акча бүлеп бирә. Һәм безнең алардан билгеле бер нәтиҗә таләп итәргә тулы хакыбыз бар.

Сәнәгать мәйданчыклары төзү һәм аларга идарә итү, аларның сыйфатлы эшләвен булдыру һәм резидентлар җәлеп итү – турыдан-туры район башлыкларының бурычы ул! Әлеге мәйданчыклар киләчәктә  муниципалитетларның төп керем чыганакларының берсе булачак һәм яңа эш урыннары булдыруны тәэмин итәчәк. 

Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә уңай мисаллар бар. Анда зур сәнәгать предприятиеләре булуга да карамастан, төп компанияләргә бәйсез рәвештә, кече бизнесны үстерү эше актив алып барыла.

Һәр муниципалитет территориясендә бизнес өчен конкурентлык мохите тудыру һәм аны стимуллаштыру мөһим.

Мәнфәгатьләр каршылыклары килеп чыгу һәм конкурентлыкның булмавы җирле бизнесның үсешенә тоткарлык ясый һәм, нәтиҗәдә, ул бөтенләй юкка чыга.

Без эшкуарларга үз бизнесын башлап җибәрү һәм үстерү, Татарстан икътисадына табыш китерә торган инвестицияләр  җәлеп итү, килеп туган кыенлыкларны тиз арада һәм нәтиҗәле хәл итү өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш.

Әлеге максатларда республикада Эшкуарлык фабрикасы, Бизнес-класс кебек уку-укыту программалары һәм башка проектлар гамәлгә ашырыла.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация белән берлектә республикада Төбәк лизинг компаниясе (устав капиталы – 2 миллиард сум) оештыру җирле  товар җитештерүчеләр өчен зур ярдәм булып тора.

Нәтиҗәдә, республиканың кече һәм урта бизнесы вәкилләренә лизингка түбән бәядән җиһазлар сатып алудан  тыш, зур компанияләр оештырган югары технологияле сатып алу процессларында катнашу мөмкинлеге бирелә.

Моның белән беррәттән, бизнеска тагын да зуррак мөмкинлекләр тудырырга һәм административ киртәләрне киметергә кирәк.

Тагын бер кат басым ясап әйтәм, контроль-күзәтчелек органнарының төп бурычы – бизнеска штрафлар салу түгел, ә бәлки эшкуарлар белән бергәлектә, алдан тикшерүләр уздыру, кисәтүләр һәм искәртүләр белдерү кебек механизмнарны тулы күләмдә файдаланып, закон бозу очракларын бетерү.

Конкурентлыкка сәләтен арттыру өчен җирле товар җитештерүчеләргә тышкы базарларга чыгу мөһим.

Товар белән тәэмин итүнең глобаль чылбырын үзгәртүгә юнәлтелгән санкцияләр экспорт мөмкинлекләрен киметә. Әлеге шартларда гамәлдә булган экспорт базарларын саклап калу һәм яңаларын эзләү бик мөһим.

Бу, шул исәптән, хакимият органнарының да бурычы булып тора. Хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, тиз арада экспортны үстерү стратегиясен эшләп бетерүне сорыйм.

Финанс базарлары эшенә аерым тукталасым килә. Банк секторында килеп туган вазгыять барыбыз өчен дә зур сабак булды. Һәркем үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясарга тиеш.

Әлеге вазгыять нәтиҗәсендә туган киеренкелекне хәл итүдә тиз арада консультацияләр бирү эшен башлап җибәрү һәм зыян күрүчеләргә яңа финанс инструментлары ярдәмендә булышлык итү зур роль уйнады.

Моннан тыш,  Татарстан җитәкчеләре карары белән Республика ярдәм фонды гамәлгә куелды, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә банклар клиентларының күпчелеге проблемаларын хәл итәргә мөмкин булачак.

Хөкүмәтебезгә Фонд белән берлектә тиз арада зыян күрүчеләргә ярдәм итү механизмнарын эшләү кирәк.

Тулаем алганда, әлеге кризисның тискәре нәтиҗәләрен хәл итәргә һәм башка мондый күңелсез күренешләрне булдырмаска тырышырга кирәк.

Банклар үз эшчәнлеген туктату бизнес вәкилләренә генә зыян салу белән чикләнмәде. Әлеге хәл килеп тугач, халыкның заманча финанс-кредит системасы белән эшләүдә тиешле күнекмәләре булмау да ачыкланды.

Финанс оешмалары хисапларына аудит уздыруның сыйфаты мәсьәләсенә дә тиешле игътибар бирелергә тиеш.

Алга таба нәтиҗәсез карарлар кабул итүгә китерүче төгәлсезлекләргә  юл куймау мөһим.

Хөкүмәттән Икътисадый совет кысаларында әлеге мәсьәләләрне тагын бер кат тикшерүне сорыйм.



Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сәнәгать инфраструктурасын үстерү барышында җәмәгать урыннары санын арттыру да зарур.  

Территорияләрне үстерүгә архитекторлар, шәһәр төзүчеләре, инвесторлар һәм гражданнарның бердәм фикерен исәпкә алып, комплекслы якын килүне тәэмин итү гаять мөһим.

Җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы буенча 189 объект – парклар, скверлар, бульварлар төзелде һәм яр буйлары төзекләндерелде.  

Әлеге эш быел да, республикада игълан ителгән Экология һәм җәмәгать урыннары елында да  дәвам иттерелде. Бу – тагын 73 объект.

Уртак эшебезгә Татарстан предприятиеләре, аеруча Татнефть, ТАИФ компанияләр төркемнәре зур өлеш кертте.

Шунысын билгеләп китәм, безнең республикадагы программалар тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдәге «Уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү» өстенлекле проектына нигез итеп алынды, ә аларны гамәлгә ашыруга халыкны тарту Россиянең 12 мең муниципалитеты өчен мәҗбүригә әйләнде.   

Быел без ишегалды территорияләрен һәм муниципалитетларның квартал эчендәге юлларын капиталь төзекләндерүгә төп игътибар бирдек.

Әлеге максатларга бюджеттан 2 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Моннан тыш, Экология елы кысаларында республикада 1200 чүплек юкка чыгарылды, 10 мең км озынлыкта яр буе полосасы һәм меңнәрчә су объектлары чистартылды, 4 мең гектар мәйданда 20 миллион агач үсентесе утыртылды,  табигатьне саклау буенча төрле чараларда һәм акцияләрдә миллионнан артык татарстанлы катнашты.  

Безнең бурыч – икътисадны үстерү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау арасындагы тигезлекне югалтмау.  Экология өлкәсендәге зур җаваплылык икътисадның реаль секторлары предприятиеләренә  төшә.

Республиканы «яшел» икътисад принциплары нигезендә үстерү өчен Казан шәһәрендә коммуналь каты калдыкларны термик эшкәртү буенча завод төзү планлаштырыла.

Бу исә Казан шәһәре янындагы әһәмиятле җир кишәрлекләрен хуҗалык әйләнешеннән алу проблемасын хәл итү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны күп тапкырларга киметү,  Швейцария, Германия, Голландия һәм Япония кебек илләрдәгечә коммуналь каты калдыкларны җиргә күммичә, тулысынча эшкәртү мөмкинлеге бирә.

Тулаем алганда, «яшел» икътисад теория булып кына калмыйча, көндәлек кулланылыштагы  көнкүреш күнекмәләренә әйләнергә тиеш.

Аеруча зур игътибарны экологик тәрбия мәсьәләсенә бирү зарур.

Татарстанда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Бүгенге көндә аларның саны 37гә җитте. Әлеге максатларда республика бюджетыннан быел 16 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Программада – 2 911 объект. Шул исәптән, 11 яңа мәктәп, 9 балалар бакчасы, 42 фельдшер-акушерлык пункты, 6 табиблык амбулаториясе; меңгә якын күпфатирлы йорт, 106 сәламәтлек саклау объекты, 146 мәгариф учреждениесе капиталь төзекләндереләчәк; 260 км суүткәргеч төзелде, 44 скважина борауланды һәм  38 су басымын көйләү башнясы куелды.

Моннан тыш, 10 мең гаиләгә социаль ипотека программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылачак. 

Бу елда бакчачылык ширкәтләрен инфраструктура ягыннан үстерү, авыл кибетләре төзү, шулай ук поликлиникаларны һәм муниципаль архивларны капиталь төзекләндерү буенча яңа республика программалары эшли башлады.

Дәвамы: http://intertat.ru/seyeset/r-st-m-mi-nekhanovnv-tatarstan-respublikasy-d-l-t-sovetyna-ellyk-yullamasy-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар