Логотип
Актуаль тема

Рабит Батулла: Тел үсеше буенча хакимият, парламент, мәгълүмат чаралары шөгыльләнергә тиеш

Татар терминнарын әйләнешкә кертеп, аларны сөйләмдә куллануны активлаштыру буенча татар массакүләм мәгълүмат чаралары эш башларга тиеш. Танылган язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла шул фикердә.

“Бәлки өстән күрсәтмә бирү кирәктер. Чөнки кайбер фикерсез мөхәррирләр өстән күрсәтмә көтеп ята”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Мисалга ул Финляндиядә, Казахстанда, Төркиядә яңа терминнар яки искергән сүзләрне кайтару буенча хөкүмәт карары чыгаруны китерде.

“Фин теле беткән тел иде. Ул алман теле, рус теле белән “пычранган” иде. Ләкин, иң беренче булып, Финляндия җитәкчелеге читтән кергән сүзләрне кулланылыштан төшереп калдырырга, иске сүзләрне киредән кайтарырга фәрман чыгарды. Әгәр дә атама булмаган очракта, фин теле кануннары нигезендә уйлап табылырга тиеш дигән карар кабул ителде”, - диде Рабит Батулла.

Аның фикеренчә, татар сөйләмендә кәрәзле телефон сүзтезмәсе булырга тиеш түгел. Юлларда “бөке”не дә ул “тыгылыш”, “текә малайлар”ны “хәтәр малайлар” белән алмаштырырга тәкъдим итә.

Тел үсеше белән хакимият, парламент һәм массакүләм мәгълүмат чаралары шөгыльләнергә тиеш, ди язучы.

“Элек культура йорты дип яза идек — хәзер мәдәният йорты дип кереп китте. Нәшрият, җанатар сүзе дә шулай кулланылышка кертелде. “Мәдәни җомга” “кампитор” дип яза бит, ул бит күпбеләр булырга тиеш”, - ди Рабит Батулла. 
 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һичшиксез, шулай! Тик Рабит абыйны аңларга, тыңларга теләүчеләр саны аз никтер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Күптән эшләнәсе эш!!! Абзардгы ат урлангач, йоаак элүнең кирәге юк. Яңа сүзләрнең рус теленнән турыдан - туры тәрҗимәсен куллануны мин руслашып баруга алып баручы тагы бер зур хата дип саныйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, Батулла әфәнде, мин сезнең фикерегез белән килешәм. Мин, дөрес тәрҗемәсе булмаган өчен, үзем теләгән журналны алдырудан туктадым. Сканвордлар безнең көндәлек тормыш иде. Әле дә, кайвакыт бу шөгылебезне дәвам итәбез. Бу нинди сүзне аңлата икән дип, сөйләшә, бәхәсләшә, эзләнә төшкәч кенә эчтәлеген аңлыйбыз. Без рус сүзләрен тәрҗемә итүгә каршы түгел, әмма аңлаешлы һәм дөрес булу яклы. Үзебез дә аңлый алмаган сүзләр кергән сөйләмне, рус мәктәбендә белем алып та, татарча инде менә дигән итеп сөйләшкән оныкларыбыз белән нишләргә соң?

        Хәзер укыйлар