Логотип
Актуаль тема

«ПроЖить»: яман шеш белән танго бию

Бу спектакль уен түгел, ә тормыш! Сәхнәдә кызылдан киенгән хатын-кызлар, алар танго биергә һәм күңелендәгесен тамашачыга ачып салырга чыккан. Бу «Луч» коммерцияле булмаган автоном хәйрия фондының Бөтендөнья яман шеш авыруына каршы көрәш көненә онкопациентлар катнашында театраль проекты.



– Өченче стадия. Диагнозымны белгәч, бик авыр булды. Аннан соң үземне кулга алдым. Операция, химиотерапия үттем. Янәшәмдә һәрвакыт гаиләм булды. Дусларым, коллегаларым бик ярдәм итте, – дип сөйли театраль проектта катнашкан Эльвира Җәләветдинова. – Минем кебек сынау кичкәннәрнең мессенджерда үз каналыбыз бар. Анда Алия спектакльдә катнашырга тәкъдим итте дә, риза булдым. Башта авыр булды, әмма үкенмим. Сәхнәгә чыгуымның максаты бар – бу авыруга тарыган кешеләргә әйтәсем килә: диагноз белән яшәргә була. Качып, үзеңә бикләнеп өйдә утырырга кирәкми икән. Үзем дә башта шундый халәттә яшәдем. Авыруым турында хәтта туганнарыма әйтә алмадым. Менә шушындый проектлар да бик ярдәм итә. Ә авыруым... Ул мине үземне яратырга, теләкләремне сайларга, максатларыма ирешергә өйрәтте.


Алия Әсхәдуллина «Луч» оешмасының җитәкчесе. Үзе дә онкопациент. Әлеге авыруга дучар булган хатын-кызлар өчен беренче елын гына эшләми инде. Узган ел ул кызларга фотосессия ясап, фотокүргәзмә оештырган иде. Быел алар катнашында спектакль куярга булганнар. Үзе дә сынау аша үткән кеше буларак, мондый проектларның авыру белән көрәшеп яшәгән хатын-кызларга никадәр кирәк булганын аңлый. 


– Онкопациентлар күп очракта күңелләрендә нәрсә булганын якыннарына сөйләми. Аларны борчырга куркалар. Ә якыннары ахмак сораулар биреп, күңелен яралармын дип сорашмаска тырыша. Менә шуннан аңлашылмаучылык килеп чыга да инде. Спектакльне без аралашу, үзеңне ачу мәйданы итеп күрдек. Онкопациентлар үз тарихларын язды. Нинди авырлыклар аша үткәнен ачыктан-ачык сөйләде. Без алар тарихы буенча сценарий яздык. Спектакльне «ПроЖить» дип атавыбыз да юкка түгел. Бу спектакль тормыш турында, – дип сөйли Алия.


Сәхнәдә ун хатын-кыз. Ун тарих. Оештыручылар әнә шул тарихны бербөтен итеп формага китергән. Кызлар һәрберсе кызылдан киенгән. Кызыл төс – көрәш төсе. Һәрберсен сәхнәдә – «яман шеш авыруы» каршы ала. Һәм алар авырулары белән танго бии. Бу биюне сайлаулары да юкка түгел. Танго – тормыш, ялгызлык, кичергән авырлыклар турында да сөйләүче бию ул. Шул ук вакытта көрәшне дә гәүдәләндерә кебек. 


– Кызыл төсне кемдер дәрт, ачу, ут белән тәңгәлләштерә, ә ул иң элек  тормыш төсе. Ә без тормыш өчен көрәшәбез, аны яратабыз, – ди проектның сәнгать җитәкчесе Юлия Дудченко. – Кызларның авырулары белән биюләре – яңа тормыш туу, дәрт барлыкка килү, үзләрен ярата башлаулары. Профессиональ актрисалар булмаса да, алар барысы да камиллеккә омтыла. Без хореограф белән дә эшләдек. Кызлар  тормышны яратучылар. Ә аны ярату һәм кызыклы итеп яшәү авыр да, шул ук вакытта рәхәт тә. Спектакльгә әзерләнгәндә һәрнәрсәдән ләззәт алабыз дигән максат куйдык: уйнаудан сөйләүдән, игътибар тоюдан, кызыл төс киюдән... Кызларга рәхмәт, алардан тормышның һәр мизгелен бәяләргә өйрәндем. 


Спектакльдә рольләр юк. Һәр актриса үз тарихын сөйли. Тамашачы һәрберсен елый-елый тыңлады. Онкопациентлар төрле булган кебек, тарихлары да төрле: кемнеңдер ире хыянәт иткән, кемдер гомер буе беренче мәхәббәтен оныта алмыйча, үз-үзен алдап яшәгән, кемнеңдер әтисе бик кырыс булган... Һәм алар барысы да хыялларына, үзләренә вакыт тапмаган. Шушы сынау белән очрашканнан соң үз-үзләрен яратырга өйрәнгәннәр. Ягъни яңа тормыш башланган. Ә пьедесталда алар үзләре... 


«Авыр йокымнан уяндым кебек. Яшәешкә башкача карый башладым. Искиткеч матур кояш чыгуын һәм батуын күрдем. Элек мин моңа игътибар да итмәгәнмен. Гомеремнең һәр секундын бәяләргә, янәшәмдә яраткан гаиләм булуына рәхмәт әйтергә өйрәндем...» 
«Тормышка планнарым зур: «А» категориясен алыр өчен укыйм. Машина гына түгел, мотоцикл да йөртәсем килә. Ә нигә әле йөртмәскә?! Үзем теләгән белгечлек буенча магистратурага укырга кердем. Хәзер аңлыйм: яшәү – матур һәм минем шундый нык яшисем килә...»
«Үземне хөрмәт итәргә. Үз-үзем белән горурланырга өйрәндем. Хаталанырга да өйрәндем... Үзем өчен яхшы булырга өйрәндем. Эшемдә уңышларга ирештем, үз фатирыма күчендем, спортка кайттым һәм әтием белән дуслаштым. Ирләргә карата югалган хөрмәтемне кайтардым. Казанга сәяхәтем миңа мәхәббәт бүләк итте. Монда булачак ирем белән таныштым. Кияүгә чыктым. Әмма авыруым кире кайтты. Күңелсезлек... Ләкин мин ялгыз түгел. Без икәү! Инде хәзер мин иң яхшысы: иң яхшы хатын, эштә дә иң яхшысы, мин һәр җирдә иң яхшысы. Яратам! Яшим! Алга барам! Тормышымның яңа сценариен язам...» 


Менә шундый тарихларны тыңлаганда, билгеле, үз тормышың белән параллель китерәсең һәм проблемаларың бик кечкенәгә әйләнә дә кала. Үзеңне яратып яшәргә кирәклеген тагын бер кат аңлыйсың. Үзеңне ярату ул сәламәтлегең турында кайгырту бит әле, медицина тикшеренүләре узып тору да. Димәк, әлеге спектакль яман шеш авыруыннан профилактика да булып тора. 


Алия Әсхәдуллина гастрольләргә чыгарга теләкләре барлыгын да әйтте. Билгеле, моның өчен иганәчеләр кирәк. Спектакль «Президент грантлары фонды» ярдәмендә оештырылган. Бу проект өчен грант отканнар. Алия тагын грантлар язарга тели. Яман шеш авыруы белән көрәшкән хатын-кызлар өчен актерлык осталыгы курслары  үзе бер терапия. «Ярдәмен күрдек», – ди Алия. Тамашачыларда да зур кызыксыну бар. Оештыручылар сәхнәгә чыккан кызларның якыннарын гына чакырырга уйлаган. Әмма теркәлү ачкач, 250 кеше килергә теләк белдергән. Хәтта залларын зурракка алыштырырга туры килгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар