Ялгыз гына бала үстерүче әниләр бүгенге җәмгыятьтә гадәти күренеш дип кабул ителә. Чөнки хатын-кызлар үз-үзен генә түгел, балаларын да тәэмин итеп яши алырдай көчле затлар. Тәэмин итәр анысы. Ләкин әле тәрбиялисе бар бит. Әтисезлек бигрәк тә ир балалар тормышында тирән эз калдырырга мөмкин. Ярый ла әни кеше тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын-кыз булса, яшьлекләре белән бу хакта уйламаучылар да бар. Ялгыз әниләргә баланы тәрбияләү вакытында психолог, сексопатолог ярдәме дә кирәк шул...
Ялгыз гына бала үстерүче әниләр бүгенге җәмгыятьтә гадәти күренеш дип кабул ителә. Чөнки хатын-кызлар үз-үзен генә түгел, балаларын да тәэмин итеп яши алырдай көчле затлар. Тәэмин итәр анысы. Ләкин әле тәрбиялисе бар бит. Әтисезлек бигрәк тә ир балалар тормышында тирән эз калдырырга мөмкин. Акыллы ананың бөтен теләге – тудырган сабыен бәхетле итү, тормышны алып бара алырдай чын ир-ат үстерү. Ә бу бик зур көч һәм зирәклек таләп итә. Ярый ла әни кеше тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын-кыз булса, яшьлекләре белән бу хакта уйламаучылар да бар. Баланы карында чакта ук тәрбияли башларга кирәк, юкса соңга калуың бар, диләр. Ялгыз әниләргә баланы тәрбияләү вакытында психолог, сексопатолог ярдәме дә кирәк шул...
Кызым укыган сыйныфта малайлар бик күп. Барысы да шуклар. Араларында берсе бүре баласы кебек. Хәтта күзләрендә дә зурлар карашы: кечкенә генә булса да, бәяләп карый. Сөйләшкәндә дә һәр сүзен әйткәч, сынап сине күзәтә, ниндидер начарлык көтә кебек. «Малайларның әз генә шаяртуына да дөрләп кабына», – ди иде кызым. Сугышуны да ул башлый, дәрес тә аның аркасында өзелә. Укытучы да уртак тел таба алмады. Елмаеп кына торган шәфкатьле анадан ничек шундый зур усаллык туган дип аптырап, моңа әтисенең каешы җитми ди идек. Алар башка мәктәпкә күчте... Берәр елдан соң очраклы гына әнисе белән күрештек. «Яңа мәктәпкә ияләштегезме?» – дип сорыйм. «Ияләштек, иң мөһиме – аңлаштык», – диде Алия. Сораулы карашымны сизеп булса кирәк: «Безнең бит әти юк. Мин аны үзем генә тәрбиялим», – диде.
Авырлы икәнен белгәч, яратып йөргән кешесе ташлап китә аны. Яше дә барган Алия сабыен үзе өчен табарга була. Әтисез бала, кимсенеп үсмәсен дип, бар назын, вакытын аңа багышлый. Иң элек улыма, аннан соң гына үземә дип яши. Ә бала һаман канәгать түгел. Ташлап киткән әтисенә үпкәсе бик зур була аның. Ул үпкә бөтен дөньяга тарала. Нишләргә белмәгән улы белән психологка бара. Аның киңәше буенча улын бокс секциясенә бирә. Беренче дәрестән үк тренер килеп: «Улыгыз ир-атларны күралмый. Әтиегез юкмы әллә?» – дип сорый. Алиягә баш кагарга гына кала. Малай белән уртак тел табар өчен тренер бер ай көрәшә һәм үзенекен итә. «Хәзер улым бокска барырга ашкынып тора, теленнән тренер исеме төшми, характеры үзгәрде», – ди ана.
Малайларга әни генә җитми, янында ир заты булу да мөһим икән бит! Ничек кенә тырышмасын әни кеше әти ролен ала алмый. «Әни әни булып калырга тиеш», – ди психолог Алсу Ханнанова. Ялгыз аналар проблемасының үтә актуаль булуын әйтә. Баланы кечкенәдән үк әтисез тормышка әзерли башларга кирәк. «Әгәр дә балага һәр яшь аралыгында ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек тәрбия бирелә икән, үсмерлек чорында проблемалар булмый», – ди белгеч. Дөрес, психологиядә һәр кешегә туры килерлек билгеле бер формула юк. Шулай да Алсу Ханнанова фикеренчә, әни балага әтисез генә тәрбия бирә ала, әгәр дә ул түбәндәгеләрне эшләсә:
Ирек бирсә. Сабый беренче адымнарын ясый башлагач дөньяны өйрәнә. Тегендә бара, моны тотып карый. Ә без, әниләр, аның тормышы өчен куркып, тизрәк чикләр куя башлыйбыз. «Ярамый» дип кисәтеп кенә торабыз. Мондый чикләр бала үскәч тә бетми, ә мөстәкыйльлек әкренләп-әкренләп юкка чыга;
Балада мөстәкыйльлек сыйфатын үстерсә. Ул 3-6 яшь арасында мөһим. Гади генә мисал: балага бер футболка ошый, ә ана башканы әзерләгән. Бала елый, карыша, аның үзе сайлаганны киясе килә. Нигездә, бу көрәштә әниләр җиңә. Ләкин бу бик үк дөрес түгел икән. Шуның нигезендә диктатор әниләрнең уллары белән аңлашылмаучанлыклары яшүсмер чагында башлана. Дөресме-түгелме, үсмер һәрвакыт үзенекен тәкрарлаячак, йә инициативасы булмаган, үз мәнфәгатьләрен кайгырта белмәгән кешегә әйләнәчәк. Билгеле бер чорга кергәч, алар шәхес буларак үзен идентификацияләргә тели. Төрле агымнарга эләгү – шуның билгесе. Моны да кабул итә белергә, баланы ничек бар шулай итеп яратырга өйрәнү мөһим. Кайчак хаталанырга мөмкинлек бирү дә кирәк. Без бит тормышны үз хаталарыбыз аша гына өйрәнәбез;
Улы янында үрнәк ир заты булдырса. Әти юк – үрнәк юк. Бала өчен, бигрәк тә малайлар өчен, эталон булырдай кеше кирәк. Ярый ла тирә-ягында бабасы, абыйсы йә әтиле гаилә дуслары булса. Бала чын гаилә моделен күреп, белеп үсәргә тиеш. Шуңа күрә гаилә традицияләре булдыру мөһим. Мәсәлән, ял көннәрендә җыелышып чәй эчү кебек гадәтләр. Бала ир-атлар белән аралашып үссен. Әйе, бу үз чиратында комплекслар да тудырырга мөмкин. Ник безнең әти юк дип елаулар да булыр. Бу очракта бары сөйләшүләр генә дәва була ала. Аңа нәрсә җитмәвен сораштырырга, җайлап кына аңлатырга кирәк. Тормыш хәлен ничек бар шулай кабул итү мөһим;
Стабильлек тудырса. Кечкенә чакта балага режим кирәк, үсә төшкәч, аралашу мохитендә тотрыклылык булу шарт. Әгәр ул бозыла икән, балада стресс булачак. Ялгыз ана, билгеле, үз тормышына бик куярга тиеш түгел. Табигать үзенекен итә ул: хатын-кыз пар эзләми калмый. Ләкин ул ир-атларны перчатка кебек алыштыруга кайтып калмасын иде. Бала яңа кешегә күнегеп беткәч кенә аның юкка чыгуы күңеленә яра салачак. Малайның аңына азып-тузып йөрергә ярый дигән фикер кереп калырга мөмкин. Шуңа күрә очрашкан һәр кеше белән баланы таныштыру дөрес гамәл түгел. Балага күрсәтмичә генә аралашу, чынлап та синең кешеме, түгелме икәнен аңлау зарур;
Хисләрне күрсәтүне тыймаса. Күп вакытта балаларны, бигрәк тә малайларны «Елама, син бит егет кеше», дип оялтырга тырышабыз. Бу дөрес түгел. Без аның эмоцияләрен тыябыз. Ә бу зур тормышта кыенлыклар китереп чыгарачак. Күз яшьләре дә төрлечә булырга мөмкин, әлбәттә. Һәрхәлдә, үзсүзләнеп елау турында сүз бармый инде. Бала көйсезләнеп елый башласа, хәзер әтиең кайта дип куркытабыз. Ә ялгыз әниләр анысын да әйтә алмый. Бары сөйләшеп аңлашырга гына кала;
Ярдәмче үстерсә. Балада шәфкатьлелек хисе уяту мөһим. Дөрес, һәр кешегә карата түгел. Иң элек үзеңә ярдәмче үстерегез. Әтисе юк дип жәлләп, дөньяның бар байлыгын бирергә әзер аналарның уллары, гадәттә, эгоист булып үсә. Начар юлга кереп китүе дә ихтимал;
Спорт секцияләренә йөртсә. Спорттан битәр, үз тренерыңны табу бәхет. Бу Алия кебек әниләргә зур бер ярдәм. Аның да тирә-ягында улына үрнәк булырдай бер ир заты булмаган. Бала тренерда әти образын тапкан. Спорт белән шөгыльләнгәч, үз эченә йомылып үсми инде ул, ташып торган энергиясенә дә урын табыла. Начар ниятле кешеләр тозагына эләкмәскә дә ярдәм итә алачак. Чөнки балада ихтыяр көче ныгыячак.
Әти-әниләрдән аерылу процессы психологиядә сепарация дип атала. Вакыты җиткәч, әни баланы үзеннән җибәрергә тиеш. Җибәрми икән, бала булдыра алганча үз чикләрен билгели (аерым бүлмә сорау менә шушы башлангычның бер билгесе инде). Мондый аерылу булмаса, бала әнисенең иренә әйләнә. «Шәхси мөнәсәбәтләр кора алмаган кайбер ир-атлар белән сөйләшә башлагач, проблеманың тамыры әнә шул икәне аңлашыла», – ди Алсу. Ир ролен алып, ул һәрвакыт әнисен карый, янында булырга тырыша, әни иң абруйлы кеше булып кала, хәтта аның фикере буенча гына яши башлый. Гаилә корса да хатыны белән мөнәсәбәтләре тиз бозыла. Гадәти ир-ат өйләнгәч тә, беренче елны аның өчен әнисе абруйлы кеше була әле. Хатынның бурычы – әнә шул абруйны яулап алу. Шул вакытта гына ир бала әнисе канаты астыннан чыгачак. (Моны әни белән баланы аеру дип кабул итү һич дөрес түгел. Ул бары тик яхшы мәгънәдә. Зирәк хатын беркайчан да ике араны бәйләп торган «җепне» өзмәячәк.) Барлык конфликтларда да утырып сөйләшү зарур. Бары шул вакытта гына аңлашу туа. Дөрес, беренче сөйләшүдән үк барысы да үз урынына баса дигән сүз түгел әле бу.
Ялгыз әни тормышын улы белән генә шөгыльләнеп үткәрә икән, дөрес хәл түгел инде. Ә бу хәзерге җәмгыятьтә бик киң таралган. Әни – шәхес, аның шәхси тормышы булу шарт. Моның өчен ул үз-үзен бәяли белергә тиеш. Улын ялгыз үстерүче әни хатын-кыз булудан туктамасын иде. Ә балага кечкенә ир-ат итеп карап, аның белән сөйләшүләр алып барып, аның фикере белән исәпләшеп яшәү мөһим. Шуны онытмыйк: бәхетле ана гына бәхетле бала үстерә ала.
Любовь МУМЛАДЗЕ, сексопатолог, табиб-андролог:
Россиядә төп проблемаларның берсе: җәмгыятьтә хатын-кыз гаиләләренең күплеге. Феминистик тәрбия киләчәктә ир-ат тормышында чагылмый калмый. Тарихтан беләсез: Александр Македонский әнисе итәгенә ябышып үскән, чирләшкә бала булган. 5 яше тулгач, әтисе Филипп патша аны, әнисеннән аерып, солдатлар арасына илтеп куйган. Андый тәрбия бирелмәсә, исеме гасырлар тарихына язылган шәхес була алмас иде ул.
Малайлар 3-4 яшьтә үзенең ир-ат затыннан икәнен аңлы рәвештә кабул итә башлый. Олыларга бер-бер артлы бирелгән сораулар да әнә шуны раслый. Сорауларын җавапсыз калдырмау, җенес әгъзасы төзелешен, аны читләргә күрсәтергә ярамаганлыгын аңлату мөһим. Пубертат чорына (җенси өлгереш) кызларны гына түгел, малайларны да әзерләргә кирәк. Эрекциясен күреп, бала куркып калмасын. Аның ир-атлар өчен сәламәтлек билгесе булганлыгын аңлату мөһим. Монда тагын бер четерекле теманы читләтеп үтәсем килми: үсмерләрнең үз-үзләрен канәгатьләндерүе. Ир-атларга, гомумән, даими рәвештә мәнине чыгарып тору мөһим. Шуны аңлагыз: бу шөгыль кешелек өчен куркыныч түгел! Бу – бары тик табигать. Әгәр дә күрсәгез, сизсәгез, әрләмәгез! Укый торган яшьтә икән, физиология хакында китап бирегез, кечерәк икән, аңлатыгыз. Үзеңә рәхәтлек бирү теләге булу яхшы, тик аңа кирәгеннән артык игътибар ясау кирәк түгел.
Җенси өлгереш чорында кызлар да, малайлар да неандерталец кебек кыргыйлар. Нигәдер юынырга яратмыйлар. Аларны ваннага куып булса да кертеп, юынып йөрергә өйрәтергә кирәк. Җенси гигиена кагыйдәләрен үтәү малайлар өчен дә мөһим. Интим тормыш турында үсмерләр каяндыр читтән, интернеттан түгел, әти-әнисеннән ишетсә яхшырак. Бу хакта сөйләшкәндә аңлату зарур: тирән мөнәсәбәтләр бары тик яраткан кеше белән генә булырга тиеш. Әле ул да җаваплы булса гына. Бигрәк тә коммерцияле сексның начар икәнен төшендерергә кирәк. Ул ир-атның бөтен энергиясен ала, андый мөнәсәбәтләр аны импотентлыкка китерә.
Ир-ат башлангычын бетермәс өчен, малайларга кайда да булса лидер булу зарур. Ә иң мөһиме: ана улының ир-ат минен сындырмасын. Түбәнсетү, фикерен ишетмәү шуңа китерә. Ана үзенең хатын-кыз икәнен онытмасын иде. Нәрсә әйтсәләр дә, ир-ат акылы өстенрәк. Әни моны улында күреп, хөрмәт итәргә тиеш. Булачак ирдә Эдип комплексы үстерергә ярамый. Секста ул зур проблемалар тудырачак. Андый комплекс булса, егетнең хатын-кызларга карата интим хисләре тумаячак. Ул аларда әни образын күрәчәк. Кагыйдә буларак, мондый егетләр бик тыйнак һәм оялчан булалар, үзләренең физиологиясе белән нишләргә кирәклеген дә аңламыйлар. Кызлар белән аралашырга куркалар, өйдән чыкмыйлар. Үсмер өчен бик куркыныч билге бу. Мондый хәлгә тарымас өчен, әйткәнемчә, бала аралашып үсәргә тиеш, шул исәптән кызлар белән дә.
14-15 яшьлек үсмерләргә интим мөнәсәбәтләргә кагылышлы тема үтә дә кызыклы. Шуңа даими рәвештә бу хакта ачыктан-ачык сөйләшү мөһим. Әгәр әни ниндидер сәбәпләр аркасында бала белән бу хакта сөйләшергә кыймый икән (замана әниләрендә андый барьерлар калмагандыр дип уйлыйм), урологка, сексопатологка алып барырга кирәк. Компетентлы табиблар һичшиксез ярдәмгә киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк