Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова шәһәр мэриясенең җәйге милли проектлары белән таныштырды.
Соңгы биш-алты елда Татарстан башкаласы җәй көне милли чараларга бай уза. Бу инде үзенә күрә бер татар җәенә әйләнеп, традициягә керде. Быел да чаралар программасы бай.
Җәйге милли проектлар Казанда 2 июнь көнне башланып китә. «Алмаш» гаилә җыены быел «Туган авылым» комплексында узачак. Гаилә бәйрәме 16:00 сәгатьтә башлана. Татар телле гаиләләрне берләштерүне күздә тоткан әлеге бәйрәм программасында әти-әниләр һәм балалар өчен төрле остаханәләр, психологтан лекция, төрле квизлар – барысы да татар телендә булачак. «Алмаш»ны елга бер генә түгел, берничә тапкыр уздыру күздә тотыла.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары яратып өлгергән популяр «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты сезонын 4 июньдә ачып җибәрә. Үткәрү вакыты шул ук: һәр атна пәнҗешәмбесендә 18:00 сәгатьтә. Ә менә урыны гына быел үзгәрә. Камал театры янындагы Кабан күле буенда төзекләндерү эшләре башланганлыктан, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» быел Яңа Камал театры бинасы янындагы мәйданда узачак. Бию көрәше исә быел бер тапкыр – Республика һәм шәһәр көнендә узар дип планлаштырыла.
Быел казанлыларны биетеп кенә калмыйлар, җырлатачаклар да. Казан мэриясе айга бер тапкыр татар җырын яратучыларны җыярга планлаштыра. Ул гармунга яки гитарага кушылып җырлаудан гыйбарәт булачак. Әлегә урыны билгеле түгел.
Уку җәен дә дәвам итә. Чираттагы «Татар теле курслары»ның яңа агымы 8 июньдә укый башлаячак. Барлыгы 30 кеше татар теленә өйрәнәчәк. Елга шундый 12 курс үткәрелә.
Идел буенда яшәүче милләтләрне берләштергән «Байтирәк» бәйрәме быел 15 июльдә узачак. Үткәрү урыны шул ук: Горький исемендәге ял паркы. Быел Халыклар бердәмлеге елы булуын искә алып, оештыручылар халыкларны берләштерүче факторларны эзләгән. Шуларның берсе – су. Программада: төрле халыкларның сулар белән бәйле йолалары, су буенда уйналган уеннар, ачык һавадагы музей, фотокүргәзмә, остаханәләр, җыр-биюләр. Бәйрәм караңгы төшкәнче дәвам итәчәк. Оештыручылар белдерүенчә, әлеге проект белән чит төбәкләр дә кызыксына башлаган. Бәйрәмне карарга, өйрәнергә теләкләре барлыгын әйткәннәр. Шуңа күрә «Байтирәк»кә чит төбәкләрдән дә кунаклар киләчәк.
Телне, мәдәниятне үстерү буенча мэриянең «Үз телем» грантлар бәйгесе дә дәвам итә. Гаризалар июнь ахырына кадәр кабул ителә. Гүзәл Сәгыйтова белдерүенчә, быел анда татар яшьләре генә түгел, Казанда яшәүче башка милләт яшьләре дә катнаша ала.
Казанның брендына әйләнгән «Казан тавышлары» да быел урынын үзгәртер, мөгаен. Бу хактагы мәгълүмат соңрак булачак, дип белдерде вице-мәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк