Ленинград халкының көчле рухы бүгенгәчә сокландыра, гаҗәпләндерә һәм горурландыра. Биредә яшәүче һәр кешенең язмышында сугыш, ул дәһшәтле көннәрнең эзе бар. Һәм хәтта кешеләр язмышында гына да түгел
«Ленинград җир йөзеннән юкка чыгарга тиеш».
Гитлер бу фәрманга 1941 елның сентябрь ахырында кул куя. Әйе, Нева ярындагы тарихи каланың үзенә дә, аның кешеләренә дә шундый киләчәк юрап куя алар...
Дошман камалышында калган шәһәр 900 көнгә якын яшәү өчен көрәшә. Ике миллионга якын ленинградлылар, Балтыйк буеннан, Ленинград өлкәсеннән килгән качаклар, Ленинград фронты сугышчылары... Көн саен шәһәр өстенә бомбалар ява, алар иң элек азык-төлек запаслары саклана торган складлар өстенә төшә. Кибет киштәләре бушый: андагы азык-төлек исен бушлык исе алыштыра... 1941 елның сентябрь башында ук инде халыкка бирелә торган икмәк нормалары кими. Ай уртасында аны кабат киметәләр: бер карточкага нибары 125 грамм бирә башлыйлар...
Ачлык алып килгән үлем кемнедер эш урынында, фатирында, ә кемнедер урамда эзләп таба: камалыш вакытында шәһәр миллионга якын кешесен югалта. Әмма Ленинград халкы үз шәһәрләрен саклап нинди батырлыклар кылырга мөмкин икәнен ул чакта илгә генә түгел, бөтен дөньяга күрсәтә. Аларның бу батырлыкларына бүген хәтта ышану да авыр. Бөтенсоюз үсемлекчелек институты хез-мәткәрләре, нинди генә ачлык кичерсәләр дә, камалыш вакытында иген орлыкларының бай һәм уникаль коллекциясенең бер бөртегенә дә кагылмыйлар. Кютин дигән ленинградлы эш урынында вафат була: ул икмәк пешерүче булып эшләгән... Камалыш барган көннәрдә Ленинградта футбол матчлары уза. Немецлар шәһәрне инде үлегә санаган вакытта!
Ленинград халкының көчле рухы бүгенгәчә сокландыра, гаҗәпләндерә һәм горурландыра. Биредә яшәүче һәр кешенең язмышында сугыш, ул дәһшәтле көннәрнең эзе бар. Һәм хәтта кешеләр язмышында гына да түгел.
Мин – Хәлифә Көгешева (Богданова) 1937 елның маенда Ленинград шәһәрендә туганмын. Әтием Хәсән дә, әнием Айшә дә Мордовиядән, япь-яшь килеш бирегә килеп урнашканнар. Сугышка кадәр шәһәрнең үзәгендә яшәгәнбез. Бөтен дөнья чәчәккә күмелгән җәйне хәтерлим – әти белән бергә бик еш кына урамнарда, скверларда йөри идек. Әниемнең кулында бу вакытта өч бала, иң олысы – мин. Ә менә сугыш башланган көннәрне бик белмим дисәм дә була. Дүрт яшь ярымлык бала барысын аңлап та бетермәгәндер инде. Һава тревогаларын хәтерлим, әмма алардан курыкмый идем. Икенче катта тора идек без. Һава тревогасы яңгырауга, әни миңа калынрак кием бирә дә, подъездыбыздагы калын чуен баскычлар буйлап үзем аска – бомбоубежищега төшәм. Күпмедер шунда утырабыз да, кире менәбез... Әтием фин сугышында катнашкан. Аннан ул үпкәләренә салкын тидереп кайта: үпкә ялкынсынуы туберкулезга әйләнә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде инвалид була – аны сугышка алмыйлар. Озакламый шәһәрдә эвакуация башланды. Кызымның кайнанасы гел: «Сездән бәхетлерәк булганбыз – безне Үзбәкстанга эвакуацияләделәр, анда үзбәкләрнең ничек каршы алганын белсәгез иде!» – дип әйтә иде. Ә безне 1942 елның февралендә әтием туган ягына – Мордовиягә алып китә. Ладога күле аша чыкканбыз инде, әмма минем хәтердә ул вакыйгаларның берсе дә сакланмаган. Әни исә бу көннәрне искә төшерергә бер дә яратмый иде. Авылга өч атна кайтканбыз. Эшелоныбыз эвакуацияләнгән халыктан гына торган. Станцияләрдә халык безгә ашарга китергән – кем ипи, кем сөт.
Әтинең туган нигезенә кайтып кергәнбез. Безне, билгеле, анда беркем көтеп тормаган. Дәдәм – әтинең абыйсы Ибраһим инде сугышта. Өйдә хатыны, ике баласы калган. Анда кайткач тагын бер энем туды. Мичкә ягарга утын юк, шырпы юк, керосин юк... Ашарга юк. Июнь аенда инде әтиебез мәрхүм булды. Законнар кырыс иде ул чакта. Әниләр басу-кырдан кайтып керми, ә безне – балаларны аларга якын да җибәрмиләр: ялгыш кына иелеп берәр башак алсак... Яз башында кырдан черегән, өшегән бәрәңге җыюыбыз истә. Җир әле туң, бозлы, баскан саен батасың... Шул чакта аякларыма салкын тиеп калды. Еламыйм дип килгән идем... Булмый икән... Авылда әнигә булышкан бер апаны яхшы хәтерлим. Әнигә бәрәңге утыртырга үз бакчаларын бүлеп бирде, алган бәрәңгене кышка үз базларына да салды. Авылга кайтучы булса, әни аларга гел кечкенә генә булса да күчтәнәч җибәрергә тырыша иде. Беренче кайтуымда ук төп йортта яшәүче улларын эзләп таптым: икәү кочаклашып елаштык.
Сугыш беткәч, 1946 елның башында кире Ленинградка кайттык. Коммуналь фатирда яши башладык. Ике күрше хатыны да Мордовиядән, алар да тол – ирләре сугышта үлгән. Әни белән өчесенә тугыз олан. Миңа инде бу вакытта 10 яшь. Әниемнең беренче ярдәмчесе идем. Ул көн-төн эштә, ә мин өйдә идән дә, кер дә юам, кибеткә дә йөрим... Карточкага алган конфетларны тоттырып, әни мине кинотеатр янына җибәрә – берәм-берәм сатам. Ялгыш та берсен үзем капмыйм. И-и куанып акчасын кайтарып бирәм – әни аңа башка азык-төлек ала... 7 нче линиядә ашханә бар иде: анда бушлай аш, суда пешкән ботка тараталар. Йөзәр кешелек чиратта торабыз. Сугыштан соң туйганчы беренче тапкыр ипи ашавымны әле дә хәтерлим. Чын икмәкне! Ипи миңа хәзер дә бөтен пәрәмәчләрдән, бәлешләрдән тәмлерәк... Әнинең берәр буханка кара ипи алып кайтканы бик истә. Безнең күршедә бер матрос хатыны яшәде. Ул кайчандыр үзе дә ире белән бергә флотта хезмәт иткән. Корабльләр туктагач, әни аңа ияреп пристаньга бара, анда исә матрослар ничектер яшереп ипи сата иде.
Зур акчага. Аның каравы, бер бөтен ипи! Табиблар безгә гел балык мае эчәргә куша иде элек. Кара ипине шул майга манып ашый идек. Аннан дә тәмле ризык булмагандыр. Һәрхәлдә, бүгенге пирожныйлардан тәмлерәк. Балык мае яратмыйм диючеләрне гомер буе аңламадым. Колюшканы хәзер әнә балыкка да санаучы юк, ә әни шуны сатып ала иде дә, берничә кат иттарткычтан чыгарып котлет ясый иде. Бу алты гына сантиметрлы кечкенә балык камалышта калучыларның да күбесен ачлыктан коткарган... Күрше Хәдичә апа андый тарихларны байтак сөйли иде. Алар камалышның башыннан ахырынача Ленинградта булалар. Берсендә ул Петроград районында ат суйганнарын ишетә.
Татарлар моны бер-берсенә хәбәр итә. Хәдичә апа да барып күпмедер ит алып кайта. Улы Рәшит, пешергәнне дә көтмичә, кисеп алып итне чәйни башлый. Кызы Мәфтуха энесеннән пычакны тартып алганда үзенең кулын кисә... Шул балалар барысы да укыды, кемдер югары белем дә алды. Юл читендәге үләннәр кебек үссәк тә – әниләрнең безне баштан сыйпап, кочаклап утырырга вакытлары булмады бит – югалмадык. Сугыш кагылмаган бер гаилә дә юк инде монда. Әтинең сеңелләре Ленинградта камалышта кала – ачлыктан үләләр. Әнинең туганнан-туганы Зәйнәп апа фронтта сугыша – Берлинга кадәр барып җитә. Әтинең туганнан-туганы Фәридә апа хатын-кыз саперлар бригадасында була: яралана, әмма исән кала. Әтиемнең бертуганы Ибраһим дәдәм сугыштан кайтмады. Соңгы хаты Чехословакиядән килгәнен кызы әйткән иде. Киявем Денис – язучы Алексей Толстойның оныгы. Аның абыйсы Иван исә озак еллар Прагада эшләде. Ибраһим дәдәнең кайда сугышканын, ничек һәлак булганын, күмелгән урынын архивтан безгә ул тапты. 75 елдан соң!
Кутуева Нурия Арифулла кызы булам. 1937 елның 19 апрелендә туганмын. Безнең гаилә Любаньда яшәде. Тамырларыбыз Касыймга барып тоташа. Әни 7 яшендә ятим кала: әтисен дә, әнисен дә холера алып китә. Сукыр әбисе дә вафат булгач, әнине ерак бер туганнары – Будаевлар үзләренә тәр-биягә ала. Раскулачиваниедән качыпмы, Будаевлар Любаньга киләләр. 1935 елда әни дә алар янына күченә. Аның кулында инде кечкенә бала – апам Разия була. Аннан мин туам. Тик мин әтине бөтенләй белмим. Күрәсең, алар бик тиз аерылышканнар.
Сугыш башланган көнне елгада баттым – апасы белән бер дус кызым коткардылар мине. Илгә нинди афәт килгәнен әле аңламаганбыздыр да. Аннары бакчабызга бомба төште, йортка да шактый зыян килде. Апа белән йоклый идек. Әнине шартлау дулкыны түшәмгә кадәр күтәргән һәм идәнгә ташлаган...
25 августта немецлар инде Любаньны басып ала. Немецлар безнең йортта да яшәде. Алар ашарга утырса, тизрәк өстәл астына керә идем. Ипи валчыклары төшми калмый – аз булса да тамакка ризык керә.
Тимер юлга немецлардан соранырга барганны хәтерлим. (Сугыш башланганчы әни дә Любань вокзалындагы ресторанда эшли – пирожныйлар пешерә иде. Бездә, гомумән, Касыйм татарлары күп яши иде. Барысы да аш-суга осталар: төчегә пәрәмәч пеше-рәләр, бәрәңге пилмәне ясыйлар.) Любань станциясенә туктаган санитар поездындагы санитаркалар мине яратты. Әни ак күлмәк кидертә, чәчемә бантик куя, һәм без апа белән станциягә китәбез. Апа ерактан гына күзәтә, көтә. Ә мине санитар поездына алып керәләр, нәрсә булса да ашарга бирә-ләр. «Безнең белән Германиягә китәсеңме?» – дип сорыйлар. Әни белән апаны да алсагыз, китәм, дим.
Күпмедер ипи, май бирәләр, шуларны кочаклап, апа янына кире йөгерәм. Мин алып кайткан ул ипине өйдә кем яши, барысына да бүләләр иде.
Товар вагоннарына терлекләр кебек төяп, 1943 елның октябрендә безне каядыр алып киттеләр. Кая икәнен беркем белми... Бер төнне безне бушаттылар. Кар ява, салкын... Кырга тезделәр дә сайлап ала башладылар. Башта балалары булмаганнарны алып киттеләр, аннары безгә чират җитте. Латвиягә алып килгәннәрен белдек. Безнең кебек ике-өч гаиләне һәм олы яшьтәге бер татар апасын ат арбасына утыртып алып киттеләр. Ниндидер хуторга алып килделәр. Әни аларга терлекләрен карашты. Бераздан безне Сабиле шәһәренә күчерделәр. Апа миннән 6 яшькә зуррак, аны да хуторга эшкә билгеләделәр. Аның янына барып йөрим – чия җыярга булышам.
1945 елда миңа 8 яшь тулды. Инде зур саналам: безне Германиягә дә җибәрә алалар иде. Күп балалы бер гаилә бар иде, әни шуларның иң кечкенәсен үзебезгә алды. «Тикшергәндә, әнигә барам, дип кенә еламаса ярар иде», – дибез. Без шул бала аркасында гына Германиягә китмичә калдык. Сугыш беткәнен дә шун-
дук белмәдек әле. Ә Любаньга август аенда гына кайтып җиттек. Будаевлар бездән алданрак кайткан иде инде.
Өч гаилә бергә яшәдек. Тату яшәдек. Иң мөһиме – исән калдык! Ике ел ярым оккупациядә булган Любаньны 1944 елның 28 гыйнварында азат итәләр. Ленинград камалышы тулысынча өзелүнең икенче көнендә бу...
Аннары мәктәпкә укырга кердем. Тик озак укый алмадым, авырып киттем – үпкә ялкынсынуы. Әсирлектә булган дип, әнине беркая да эшкә алмадылар. Ахырда ул Ленинградка килеп, тимер юлга җыештыручы булып эшкә урнаша алды. Авыргач, мине дә Ленинград хастаханәсенә алып килделәр. Мин инде бу вакытта кан косканмын... Сигез ай яттым. Уку бик эләкмәде инде: 4 нче класстан соң типографиягә эшкә урнаштым. Аннан Любань фанера заводында эшләдем. Әнинең туганнан-туган апасы янына кунакка баргач, Казанда кияүгә чыгып калдым. Кызым Наилә мәктәпне алтын медальгә, институтны кызыл дипломга тәмамлады, Фәннәр академиясе китапханәсендә эшли. Ул мәктәпне тәмамла-гач, икәү кире Ленинградка кайттык.
«Бик кечкенә булгансыз бит, ничек шуларның барысын хәтерлисез?» – дип сораганнары бар. Кичә нәрсә ашаганымны әйтә алмаска мөмкинмен,
ә болар йөрәккә онытылмаслык булып уелган, дим. Сугыш бит ул...
Санкт-Петербург дәүләт музыкаль комедия театры. Затлы, зиннәтле баскычлар буйлап икенче катка күтәреләбез. Бар җирдә утлар яна. Матурлык! Берничә минуттан залга тамашачылар кереп тулачак – сәхнәдә өр-яңа спектакльнең премьерасы башланачак.
Ә әлегә театр диварларын тыңлыйм...
...Ленинград камалышының башыннан ахырына кадәр бер көн калмыйча эшләгән театр бу. Бердәнбер коллектив! 1944 елның 27 гыйнварында – Ленинград камалышы тулысынча өзелгән көнне генә сәхнәдә барган тамаша урта бер җирендә туктый.
Ә калган вакыт... калган вакыт якын-тирәдә снарядлар шартлап, тугызар тапкыр туктарга туры килсә дә, бөтен спектакльне дә тулысынча уйнап бетерәләр. Бөтендөнья театр тарихында мондый батырлыкка тиңнәр юк! Камалышның иң авыр көннәрендә шәһәрдә мәдәни тормышны сүндермичә саклаучы, авырлыклардан арыган, тәмам йончыган шәһәр халкының рухын күтәрүче, аларга шатлык бүләк итүче театр була ул.
...1941 елның декабрендә күрше йортка бомба төшә. Театр бинасына да зыян килә. Әмма икенче көнне үк спектакльләр эвакуациягә киткән башка театр сәхнәсендә дәвам итә.
...Гыйнварда шәһәрдә ут бетә. Әмма театрда репетицияләр дәвам итә: артистлар фронтта, госпитальләрдә, заводларда меңнән артык концерт куя.
...Труппада ул чакта 291 артист була. Шуларның 100 е – фронтта һәм ачлыктан үлә. Театр эчендә үлгән артистлар һәм тамашачылар өчен морг оештырыла. Спектакль башланыр алдыннан артист килмәгән икән, барысы да аңлый: димәк, ул инде исән түгел...
...Камалыш вакытында театр 15 (!) премьера куя! Бу вакыт эчендә театрга 1 миллион 300 тамашачы килә.
1941–1942 елның кышында, шәһәрдә мәетләр бер тәүлеккә 40 меңгә арткан көннәрдә дә сәхнәдә пәрдә бер тапкыр да күтәрелми калмый. Дошманга кар-
шы торуның, ныклыкның бер билгесе була бу.
...Көн саен диярлек театрда аншлаг була! Билет алыр өчен халык иртәнге сәгать биштән чиратка баса. Ә кулдан билетны бер көнлек ипи порциясенә алыштыралар.
...Тамаша залында кышын салкынлык минус дүрт, хәтта минус сигез градуска җиткән көннәр дә була.
...Бер кичне солистларның берсе – Александр Масленников халык алдына сәхнәгә чыга һәм опереттада үз ролен уйнарга керешә: шаярта, халыкны көлдерә – азга гына булса да сугышны оныттырып тора. Ә сәхнәдәшләре белә: берничә сәгать элек кенә ул тагын «кара кәгазь» алган, фронтта өченче – соңгы улы һәлак булган...
...Рәхмәтле тамашачы, чәчәк бәйләме урынына, артистларга... чыршы ботаклары бүләк итә. Ә берсендә сәхнәгә авыр гына кәрзин чыгаралар: яшел ботаклар астында... бәрәңге, кишер һәм бер баш кәбестә була.
...Камалыш вакытында коллектив «Лесная быль» опереттасын сәхнәгә куя. Бөек Ватан сугышы турында илдә куелган беренче оперетта була ул. Премьера 1942 елның 7 ноябренә тәгаенләнә. Залда алма төшәр урын булмый. Фашистлар кабат штурмга әзерләнгән, шәһәрнең үзәк мәйданында хәрби парад, ә «Астория» кунакханәсендә банкет үткәрергә җыенган көннәр бу...
Дүртенче очрашу
Санкт-Петербургның театр һәм музыка сәнгате дәүләт музеенда сакланучы дөньядагы иң бай музыкаль инструментлар коллекциясенә дә сугыш афәте турыдан-туры кагыла. Әлеге коллекциядә Страдивари скрипкасы, император Романовларның флейта, валторналары янында, Ленинград остасы Алексей Ушаковның виолончеле дә бар. Аның тарихын милләттәшебез – Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче, Россия һәм Татарстан тарихы белән бәйле бик күп иҗади проектларның авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия ханым Рәхмәтулина сөйли.
– Камалышта калгач, барлык музейлардагы экспонатларны, билгеле, шәһәрдән чыгарырга тырышалар. Әмма мәгълүм сәбәпләр аркасында моны тулысынча эшләү, әлбәттә, мөмкин булмый. Шереметев сараенда – Музыка музеенда сакланучы бу виолончель турында мин очраклы рәвештә генә белдем. Камалыш вакытында ул да шәһәрдә кала, ярчык эләгүдән «яралана»... Ул көннәрнең зары, моңы сеңгән виолончель музейга 1958 елда килеп эләгә. Ушаковның инструментка карандаш белән язган язуы да сакланган: «1941 елда ясый башладым – 1956 елда төгәлләдем. Сугыш – Ленинград камалышы комачаулады». Виолончельне күрүгә күңелемдә хыял туды: аңа реставрация ясап яңа сулыш өрерлек осталарны табып була бит!.. Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелегенең шәһәребезгә ясаган бүләге булды бу. Бүгенге заманның атаклы скрипка ясау остасы Владимир Китов могҗиза тудырды – виолончель яңгырый башлады. Ул аны күргәзмәгә генә кире кайтармады, Шереметев сараеның Ак залында узган концертка да әзерләде. «Блокада виолончеле» дигән проект туды. Без оештырган концерт та шулай аталды. Мин Казан дәүләт консерваториясеннән виолончелистлар һәм пианистлар чакырып китердем. Санкт-Петербург консерваториясе артистлары Евгений Коган һәм Павел Товпич Шостаковичның виолончель һәм фортепиано өчен язылган сонатасын, ә безнең Сергей Пономарев белән Мәдинә Нәбиуллина Фәрит Яруллинның мәңге үлмәс «Шүрәле» балетыннан анданте уйнадылар.
Бу виолончельнең язмышы бәхетле булды. 2012 елның маенда Санкт-Петербургта узган презентациядән соң ук ул Казанга китте. Казан Кремлендә без аны Ленинград камалышы турындагы күргәзмә кысаларында тәкъдим иттек. (Бәлки тамашачылар камалышны башыннан ахырына кадәр кичкән 18 яшьлек рәссам Елена Марттиланың күргәзмәгә куелган эшләрен, аның «Концертка» дигән гравюрасын да хәтерлидер әле: карга чумган шәһәр урамнары буйлап бер хатын виолончель салган чана сөйрәп бара. Арыган, туңган... Чананы арттан бер кечкенә бала этә. Концертка барганда, музыкантлар балаларын һәрвакыт үзләре белән алган – үләргә икән, бергә үләргә...) Аннары мин виолончельне, музейның бөтен шартларын үтәп, Алабугага алып бардым. Сугыш елларында эвакуацияләнгән ленинградлыларны үзендә кабул иткән Татарстан халкына рәхмәт йөзеннән без анда концерт оештырдык... Әти-әниемне бик иртә югалттым. Шуңа күрә нәселебез тарихы белән бәйле вакыйгалар миңа соңрак килеп ирешә. Алабугада узган бу концерттан соң, еллар узгач, архивтан бабам – политчасть буенча полк командиры урынбасары, гвардия майоры Исмәгыйль Колючевның пилотка белән төшкән бер фотосын таптым. Артына «1 октябрь, 1941 ел. Алабуга шәһәре» дип язылган. Аны сугышка Оренбург өлкәсендә алалар, ә монда сәяси хезмәткәр буларак училищеда әзерлек уза. Җиңүгә бик аз вакыт калгач, 1944 елда Болгариядә яралардан вафат була ул. Әлеге проектны Алабугага алып барганда бу кала бабам эзләрен саклаганын белми идем әле...
Казан–Санкт-Петербург–Казан.
Фото: www.russiainphoto.ru, Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк