Көчле затларыбызның күпчелеге безне үзләре белән тигез дәрәҗәгә куярга ашыкмый, үзләренә тиң итеп күрергә теләми. Хатын-кызның акыл сыйфатлары турындагы мәзәкләрне дә нәкъ менә көчле затларыбыз уйлап таба бит. Әмма ни генә димәсеннәр, дөнья тоткасы - хатын-кызда. “Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын”, “Ир - баш, хатын-кыз муен, муен кая борылса, баш та шунда борыла” дип юкка гына әйтмиләр бит.
Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән - бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә”, - дигән сүзләре бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Гүзәл затлар бала тәрбияләү, гаилә мәшәкатьләреннән тыш, тормыш йөген дә үзенең нәфис иңенә аудара. Хатын-кызлар җәмгыятьнең төрле даирәләрендә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныта. Иң булдыклылары исә ирләрдән өстен булуга да ирешә әле, җитәкче вазифаларында гына түгел, иң югары урыннарда - ил белән идарә итүдә дә үз-үзен күрсәтә.
Шулай да хатын-кызлар һәм ир-атларның хокуклары бүген дә чын тигезлектән ерак. Ирләр белән бер баскычка күтәрелер өчен, гүзәл затларга өч тапкыр күбрәк көч куярга кирәк. Гендер проблемалары ничек булган, бүген дә шулай кала. Татар халкында исә бигрәк тә эштә үрләр яулаучы ханымнарга кимсетебрәк карыйлар. “Ярар инде, безгә иш булып йөргән булсын», - дигән мыскылы карашлар үзен нык сиздерә. Уңышка ирешкән хатыннар артында, һичшиксез, берәр ир кеше торадыр, дип уйлыйлар, яки зур кешенең кызы, йә сөяркәсе дип кабул итәләр.
Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март алдыннан ир-атлар һәм хатын-кызларның тигезлеге турындагы бәхәсләр яңадан куера. Бу датаның тарихы да шушы тигезлек өчен көрәш белән бәйле бит. 1857 елда Нью-Йорк тегүчеләре аз хезмәт хакына канәгатьсезлек белдергән. Алар эш шартларын яхшырту, эш көнен кыскарту, ирләр белән бертигез хезмәт хакы алу таләбен куялар, нәкъ менә 8 мартта шәһәрдә массакүләм демонстрациягә чыгалар. Әлеге көнне рәсми төстә бәйрәм итүгә исә Германия революционеры Клара Цеткинга рәхмәт әйтергә тиешбез. Бу көн дөньяның барлык хатын-кызларын тигез хокуклары өчен көрәшкә күтәрелергә чакыра сыман.
Дөрес, бүген инде әлеге бәйрәмнең мәгънәсе үзгәрде. Хәзер ул күбрәк нәфислек, матурлык бәйрәме буларак кабул ителә. Бу көнне күпләребез ир-атлардан назлы караш, ягымлы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре һәм мул бүләкләр өмет итә. Шулай гадәткә кергән инде – февраль азагында без яклаучы, саклаучыларыбызны хөрмәтлибез-котлыйбыз, табигатьнең уяна башлаган мәлендә исә хатын-кызларга мәдхия җырлана.
8 март бәйрәменең барлыкка килүе турында тагын бер аңлатма бар. Бүгенге сыйфатында язның бу матур бәйрәме үзенең асылы белән борынгы Рим гореф-гадәтләренә якынрак тора дип уйлау дөресрәктер. Гайрәтле Юпитерның хатыны – зур хакимияткә ия данлы алиһә Юнона элек-электән язгы бәйрәмнәрнең хуҗасы саналган. Римлылар аңа кешеләргә яхшы табигать шартлары, мул иген уңышы, эштә уңыш китерүче алиһә буларак табынганнар, ләкин барыннан да бигрәк борынгы римлылар һәммә хатын-кызларның яклаучысы булган Луцияне хөрмәт иткән. Аңа һәр йортта, гаиләдә хөрмәт зур булган, никахлашканда һәм бала тугач бүләкләр биргәннәр. Борынгы чорда да март якты һәм куанычлы ай булган: шәһәр халкы бизәнгән-ясанган, бәйрәмчә киенгән хатын-кызлар Юнона храмына чәчәк бәйләмнәре алып килгән, дога кылган, алиһәдән үз гаиләләрендә бәхет хөкем сөрүен сораган. Шуны да әйтеп китү мөһим: әлеге заманнардан ук ирләр март аенда хәләл җефетләренә бүләкләр биргән, хәтта кол хатыннарын да игътибардан читтә калдырмаган.
Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Ир-атлар белән хатын-кызлар арасындагы тигез хокуклылык турында сөйләсәк тә, һичшиксез, гүзәл затлар иң элек - ана һәм гаилә җылысын саклаучы. Без, хатын-кызлар, үзебезгә хас матурлыкны, тыйнаклыкны, оялчанлыкны, йомшаклыкны югалтырга тиеш түгел. Никадәр генә көчле булып күренергә тырышсак та, ир-атларыбыз өчен без һәрчак күңелне җилкендерүче гүзәл затлар булып калырга тиешбез.
8 март бәйрәмен дә тигезлек өчен көрәш көне буларак түгел, ә яз, яктылык, чәчәкләр, җылылык бәйрәме буларак кабул итү дөресрәктер. Ир-атларыбыз исә безгә үзебезне алиһә итеп тою мөмкинлеге, куанычлар һәм бәхет бүләк итсен. Илебездә бер генә хатын-кыз да бу көнне игътибардан читтә калмасын иде.
Россиядә хатын-кызлар һәрчак ир-атларга караганда күбрәк булган: 1926 елда – 6, 1959 елда – 10, 2001 елда – 6, 2010 елда – 8 процентка.
Шунысын да искәртик: малайлар кызларга караганда күбрәк туа. 5 яшьтә 1000 ир балага 947 кыз туры килә. 25 яшьтә исә хатын-кызларның өстенлеге сизелә башлый – 1000 ир-атка 1023 гүзәл зат, ә инде 50 яшьтә 1000 иргә 1203 хатын-кыз исәпләнә.
Үз гомерендә һәр хатын-кыз уртача ике килограмм помада ашап бетерә
Гүзәл затлар – мех ярата. Әмма урта гасырларда мехтан эшләнгән бизәнү әйберләре борчалардан саклану чарасы булган
Хатын-кыз ир-атка караганда уртача 30 процентка күбрәк сөйләшә
Хатын-кызда аралашу ихтыяҗы көчле затларныкына караганда 1,5 тапкырга югарырак
Гүзәл затлар ир-егетләргә караганда ешрак елмая, әмма алар 4 тапкырга ешрак елый да
Хатын-кызлар мәгълүматны берьюлы берничә чыганактан кабул итә ала, аларның ишетү сәләте дә ир-атларныкына караганда яхшырак
Дөньяда иң югары IQ хатын-кызныкы – 196
Гүзәл затлар табиблар, шәфкать туташлары, укытучылар, китапханәчеләр, радио-телевидение, газета-журнал редакцияләрендә, идарә аппаратында эшләүчеләр, сәнгать әһелләре, клубларда, көнкүреш хезмәтендә, сәүдә тармагында хезмәт куючылар арасында күбрәк очрый. Сәясәттә, социаль тармакларда, эшкуарлыкта, мәдәният-сәнгатьтә хатын-кызның тоткан урыны бик зур.
сылтама: http://intertat.ru
Комментарий юк