Логотип
Актуаль тема

Чибәр агент

Яшь хатын ул чакта үзенең вербовкага дучар булганын аңламый да кала.

Үзенең 100 еллык юбилей көнендә шәфкать туташы Самра Бикмиева Татарстанның иң олы кунагын – Президентны кабул итә. Сеңлесенең кызы Гөлсинә белән атна буе әзерләнделәр инде, ихлас елмаю өстендә «эшләделәр». Протокол буенча, зур чәчәк бәйләме тапшырылды, котлаулар, комплиментлар яңгырады.
Үз яше өчен артык горур, мәгърур кыяфәттә, үтә бер зәвыклылык белән креслога аркасын терәп утырган ханымның нәзакәтлелегенә балериналар да кызыгыр иде. «100 яшь дисезме? – дип ачыклый дәрәҗәле кунак ярдәмчеләреннән. – Чибәр!» 

Бу вакыйгага ниндидер бер битарафлык белән карап утырган Самра Бикмиеваның йөзенә сизелер-сизелмәс ихлас елмаю куна. Президентлардан әлеге комплиментны еш ишетергә туры килде аңа... Ай, бу Президентларны!

Кэгэбэшница?

НКВДның тышкы разведкасы агенты Красивая беренче тапкыр үзе турында ачыктан-ачык шул очрашу вакытында сөйли. Рөстәм Миңнеханов Самра Бикмиева турында китап язарга кирәк дип хәл итә дә. Барлык туганнары, сеңлесе, абыйлары, хәтта әти-әнисе өчен дә шәфкать туташы булган Самра Бикмиева дистә еллар дәвамында дәүләт иминлеге сагында да хезмәт итә. Һәр яңа «заданиегә» китәр алдыннан якыннары өчен легендасы да алдан уйлана: йә аны «курсларга җибәрәләр», йә эшеннән «санаторийга юллыйлар». Күчтәнәчкә, бүләккә алып кайткан әйберләре, Самира апаларының Англия королевасыныкы сыман соңгы мода буенча тегелгән киемнәре бераз шикләндерсә дә, күрше кызлары сөйләгән сүзләргә Гөлсинә һич ышанмый. «Сезнең апагыз фарцовщица бит. Спекулянтка! Кайдан шундый киемнәр ала дип уйлыйсың? Шәфкать туташы чит илгә йөри аламы соң инде?» – дип бәйләнә башлый кызлар бер көнне. «Нинди спекулянтка булсын! Берни сатмый ул!» – дип яклый апасын Гөлсинә. «Алайса кэгэбэшница инде ул!» Юк! КГБ кем дә, Самира апасы кем? Шәфкать туташы агент була аламы соң?! 

Алай да Шерлок Холмс турындагы китаплар белән мавыккан кыз үз тикшерүен уздырып карый, сораулар яудыра, җаваплар табарга тырыша. Нәтиҗәсез. Ә Самра Бикмиева өчен алдау... юк, дөресен әйтеп бетермәү – профессиональ осталык. Моңа махсус өйрәтәләр. Өстәл артына утыртып куялар да, алдыңа төрледән-төрле ризыклар, тәм-том чыгаралар. Син шуларны бөтен тел байлыгыңны эшкә җигеп мактарга, пешергән кешегә соклануыңны белдерергә тиеш. Ә берничә көннән каршыңа суда пешкән ботка куялар. Шул тәмсез ботканы теге ризыкларны мактаган кебек мактап ашарга тиешсең. Алдыңда дөньяның иң тәмле ризыгы булуда шик калмасын каршыңда утырган комиссиянең! Чираттагы алдаудан соң компот эчеп кую гадәте дә – шул вакыттан. Туганнарына яңа легенданы җиткергәннән соң бер-бер артлы берничә стакан компот эчеп куя Красивая. 

 Самра Бикмиева

Нинди генә исемнәре булмый Самра Бикмиеваның. Тумыштан әти-әнисе биргән Самира исеме, теркәлгән вакытта бер хәрефен югалтып, Самра булып кала. Казанның акушерлык мәктәбендә укыган чакта төркемдәшләре Светлана дип дәшә. Сугыш вакытында госпитальдә Сонечка исеме «ябыша». Сугыштан соңгы исемнәре агентның легендасына һәм кайсы илдә эшләвенә бәйле була инде: Милена, Элишка, Мэри... 

Хәзер Буа районына кергән Черки Килдураз авылында укымышлы мулла гаиләсендә туган кыз баланы язмыш кайсы якларга илтәсен күз алдына китереп булганмы ул чакларда? Юк, әлбәттә. Мәктәптә яхшы укыса да, авылдан чыгып каядыр китү турында әти-әнисе уйга да алмаган. Кечкенәдән «халык дошманы» баласы исемен күтәрергә туры килгән Самираның авыл белән бәйле истәлекләрдән күбесе әнә шул әтисен кулга алган кышкы төнгә, салкын мунчага төшеп яши башларга туры килгән мизгелләргә барып тоташа. Андый «тамга» белән югары белем турында уйлыйсы да юк... Тик Самира барыбер әтисеннән качып диярлек Казанга акушерлык мәктәбенә китә. Беравыз сүз русча белмәгән килеш! Шул чакта тәвәккәллек күрсәтмәсә, рус, словак, чех, немец, инглиз телләрен су урынына эчәсен, телләр үзләштерү сәләтен белми дә калыр иде...

Акушерлык мәктәбен тәмамлауга Бөек Ватан сугышы башлана. Кызларны поездга төяп беренче эшелон белән яу кырына кертеп җибәрәләр. Ул эшелон әле генә кан коелган сугыш кырыннан иң беренче булып атлый. Бик авыр хәлдә калганнарны, икенче эшелон ярдәмен көтә алмаганнарны гына үзләре белән алырга тиеш була кызлар. «Авыр» солдатларны ут һәм бомбалар астында пульсларын тотып һәм күзләренә карап билгеләргә тиз өйрәнә Самира. «Иң яхшы практикагыз шушында булачак. Куркыныч яраларны эшкәртергә, кеше тәненнән пуляларны, бомба кыйпылчыкларын алырга, минада шартлап ярылган яраларны тегәргә, аяк-кулларны наркозсыз кисәргә...» Боларны өйрәткән медицина хезмәте майоры Курбаев сугышның беренче аенда ук бомба астында һәлак була. Операция өстәле артында кулына скальпель тоткан килеш өзелә аның гомере... 

Вербовка

«Хыялланганда да җайлап хыялланырга кирәк. Аллаһтан нәрсә сораганыңны яхшылап уйларга... Теләгеңне дөрес итеп һәм бөтен нечкәлекләре белән теләргә... Юкса ул теләкләр бөтенләй син уйламаганча кабул булырга мөмкин». Бу – Самира ханымның тормыш белән сыналган хакыйкате.

Беренче мәхәббәтен Самира сугышта очрата. Кыска гомерле мәхәббәтеннән бердәнбер истәлек – 1943 елның 17 июлендә төшерелгән фотосурәт. «Сонечкага. Безне сугыш бәйләде. Минем кыргый холкымны хәтереңнән чыгарма», дип язып бүләк итә аны Мишасы. Бик көнче була ул. «Яныңда берәр ир-атның бөтерелгәнен күрсәм, берсүзсез атып үтерәчәкмен, син минем кыргый икәнемне беләсең. Трибуналдан да курыкмыйм!» – ди торган була. Сугыш чоры кануннары буенча яшь гаиләне госпитальнең баш хирургы язылыштыра.

Миша... Башка дин кешесенә гашыйк булуы аркасында бик зур вөҗдан газаплары кичерергә туры килә Самирага. Мулла кызы бит ул! Дини тәрбия алып үскән бала! Әтисен шулкадәр ярата Самира! Мишаны да ярата... Әмма туганнары беркайчан да риза булмасын да аңлый. Бердәнбер чара – күңелеңнән Аллаһтан сорарга кирәк. Әтисе шулай өйрәткән иде. «Халык дошманы» дип кулга алынганнан соң, ул үзе дә дога аркасында гына бер елдан азат ителүе турында еш сөйли иде кызына. 

– Аллаһ минем теләкне кабул итте, бөтенесе хәл ителде... Әмма нинди юл белән... Миша минада шартлап үлде... Азапланмыйча гына китте. Ә икенче көнне мин үле улымны тудырдым... 

Шуннан соң Самира үзенә бу хакта уйламаска һәм искә алмаска боера. Күкрәк кесәсендә йөрткән фотосурәткә караудан да тыя үзен. Канлы пулялар, үлекле бинтлар, өзелгән борыннар, каерылган авызлар... 24 сәгать буе эшлә, унбиш минут черем итеп ал, тик уйлама, елама, ул кеше-ләрнең һәм ул тормышның башка булмаячагын гына уйлама!

Битарафлык. Беренче заданиесен шул халәттә кабул итеп ала ул. Әле генә Мишасын һәм улын гына түгел, тормыш мәгънәсен дә югалткан яшь хатын ул чакта үзенең вербовкага дучар булганын аңламый да кала. Тормышка да, көрәшкә дә, үч алырга да, хәтта җиңүгә дә теләге калмаган була инде аның. Анисимов фамилияле НКВД подполковнигының: «Син бары тик безгә ярдәм итәргә тиеш. Шикле әйбер сизсәң, миңа җиткереп тор», – дип соравына баш кагып риза була...
Бөек Җиңү көнен Берлинда каршы алган шәфкать туташларын бер-бер артлы демобилизациялиләр. Самирага гына приказ килми дә килми. Нигә икәне бик тиз ачыклана: беркөнне янына җилкәсенә ак халат элгән чит майор килеп баса. Мондый чырайлы һәм хәрбиләрчә төз гәүдәле иптәшләрне тиз таный хәзер лейтенант Бикмиева.

Бомбага тотылу да, окоп тормышы да таныш түгел аларга. Битләре шома итеп кырылган, киемнәре һәрвакыт чиста һәм пөхтә... 
– Хәерле көн, Самра Сабировна! Җиңү белән сезне! Кызганыч, өйгә кайтуыгызны кичектереп торырга туры килер. Барлык дошманнар да җиңелмәгән әле.

Сезнең дә ярдәм кирәк. Ике сәгатьтән әзер булыгыз, Румыниягә юл тотабыз... 

Сталин

1953 елның февраль азагында телефон аша килеп иреш-кән хәбәр Самира ханымны куркуга сала. Мәскәүгә чакыралар. Ә Мәскәү аның өчен бер исем белән генә бәйле... Ярар, ни булса – шул, дип тынычлана һәрвакыттагыча. 

Бу «заданиегә» (туганнары өчен квалификация күтәрү курсларына, әлбәттә) китәр алдыннан авылга кайтып килә дә, чемодан төбенә Сталинның үз имзасы куелган хәрби орденнарның документларын, аның Рәхмәт хатларын салып куя. Бәлки, шуларны күргәч Сталин кире уйлар... Ә нәрсәдән кире уйлар соң? Нәрсәне ялгыш эшләгәнен үзе дә аңлый алмыйча азаплана. Алай дисәң... бер ялгышы бар кебек. Василий аркасында микәнни? Әмма бу хакта Сталин белә микән соң? Хәер, ул бөтен нәрсәне белүче... 

...1943 елның сентябрь аенда госпиталь алдындагы аланга экстремаль шартларда бер самолет төшә. Томан, бер учак та янмый, тоташ маскировка – алгы сызыкта эшләүче госпиталь бит. Кабинадан тиз генә летчик сикереп төшә дә, санитарларны да көтмичә, самолеттан яралы пилотны тартып чыгара. Кулында күтәргән килеш палаткага алып барып җиткерә, зур саклык белән өстәлгә сала һәм табиб кулына тапшыргач кына чыгып китә. Ике сәгатьлек операциядән соң Самира һава суларга чыга. 

– Сезнең дустыгыз белән бар да яхшы булачак, – ди шәфкать туташы, палатка янында җиргә утырып бер-бер артлы тәмәке тартучы летчикка. 
– Рәхмәт сезгә! Мамука – минем иң якын дустым. 

Василий белән танышып, күптәнге танышлар кебек бер сәгатькә якын көлешә-көлешә сөйләшеп утыралар. Летчик очып китә һәм бер атнадан кире Мамуканың хәлен белергә әйләнеп кайта. Ул вакытта төнге кунакның кем булуын госпитальдә бөтен кеше белеп өлгерә инде... Бу юлы бер бәйләм кызыл өрәңге яфраклары бүләк итә ул Самирага. Ләкин беренче күрешүдәге кебек ихлас сөйләшү булмый инде. Госпитальгә яңа яралылар килеп тора, барысы да ярдәм көтә... Аннары каршыңда басып торган кешенең Сталин улы икәнен белү дә шулай җиңелдән сөйләшергә ирек бирми. Василий барысын да аңлый, ул мондый мөнәсәбәткә ияләшкән була инде. Елмаеп саубуллаша һәм Мамуканы алырга килергә сүз биреп, һавага күтәрелә. Ләкин башка очып килми. Моның сәбәбен Самира ханым сугыштан соң гына аңлый...

...Василийны Казан госпиталенә бик авыр хәлдә алып киләләр. Самира аны танымый. Капельница куеп, авыр «запойдан» чыгара. Күңел фаҗигасе күзләренә чыккан бу солдатны бик кызгана шул вакытта, башын сыйпап, «бар да яхшы булыр» дип әйтәсе килә. 
– Сезнең гомерегездә онытырга теләп тә оныта алмаган куркыныч хәлләр булганы бармы? – дип сорый ир шәфкать туташыннан. 

Шунда Самира бик куркыныч булып исендә калган 1931 ел вакыйгаларын сөйләп бирә. Беренче тапкыр! Бер белмәгән кешегә... 
– Мин бер әйберне генә аңлый алмыйм: «халык дошманы» дигән куркыныч исем булдырган шәхес ни өчен бер гөнаһсыз балаларны да газапка дучар итте икән? Күпме бала өчен фаҗига булды бу! Үзе дә әти югыйсә... 
– Ул кешенең күңелендә аталык хисләре юк, кешелеклелек хисләре дә салынмаган... – ди Василий. – Сугыш – гомеремнең иң яхшы еллары булды. Мин сугышны түгел, онытып булмастай әйберләрне онытырга телим: тумышымны, фамилиямне, атамны һәм аның хыянәтен...

Василийның сүзләре Самирага төне буе тынгылык бирми. Медсестрадан аның шәхси карточкасын сорап ала. Джугашвили… Бөтен тәне буйлап салкын йөгерә. Бу таушалган, тормыш сынауларын җитәрлек күргән ирдә герой-летчик Василий Сталинны танып булмый! Аның каравы, Василий да Самираны танымады бит...
Ике көннән Василийны госпитальдән чыгаралар. Яшь, чибәр, әмма чәчләре чаларып беткән бер ханым килеп ала аны. Василий рәхмәт әйтеп Самираның кулыннан үбә.
– Мамука өчен рәхмәт сезгә. Әйе, Самира, мин сезне таныдым. Сез бер дә үзгәрмәгәнсез. Теге вакытта ышандырсам да килә алмадым. Мине кулга алдылар. Кызганыч, утырган камерам оча торган түгел иде, – дип шаярта ул. 

...Мәскәүгә китәсе иртәне будильник урынына телефон шалтырый. 
– Самра Сабировна, Унҗиденче сөйли. Сезгә Мәскәүгә килергә кирәкми. Аңладыгызмы?
– Так точно! Билетны кайсы көнгә алыштырыйм?
– Киләсе булмый, алыштырмагыз.

1953 елның 5 марты була ул. Сталин вафат... 

Яңа легендалар

Румыния Президенты Константин Йон Пархон белән танышканда, легенда буенча, Самира Миленага әйләнә. Принципиаль һәм курку белмәс ирнең тәкәбберлеге госпитальдә очып юкка чыга. Яралы аягына йомшак куллары белән кагылган «Польша шәфкать туташы» Миленаның һөнәри осталыгын Константин тиз бәяли. Һәм гашыйк та була. Нишләтәсең, табиб, эндокринология профессоры булуына карамастан, Константин үзенең ачык яраларыннан һәм хирург осталыгы таләп ителгән манипуляцияләрдән курка булып чыга. Агентның «внедрениесе» уңышлы уза. 

Бернинди әхлак кысаларына да сыймаслык бу заданиене – өйләнгән Президентны үзеңә гашыйк итәргә, тикшерергә, белергә, Үзәккә җиткерергә – Милена бары тик эш дип кабул итә. Һәм барысын да белешә. Үкенми дә. Ул вакытта аның бер генә үкенече була: вафат булган ире һәм тумаган улы. Соңгы заданиене үтисе дә тизрәк өйгә, авылга кайтасы, туганнарын кочаклап бер елыйсы иде...

Үз вакыты белән Константин Йон Пархонга Милена Прекраснаяның чынлыкта кем булуы хакында мәгълүмат җиткерелә. Агентны кайтаралар. Ә 11 елдан соң Самирага Константин Йон Пархонга Ленин орденын тапшыру тантанасына чакыру килеп төшә. Президент аны кунаклар исемлегенә үзе керттерә һәм чакыруга да шәхсән имзасын куя. Чөнки бу дәрәҗәле исем – Ленин ордены – тулысынча Миленаның хезмәте була. Димәк, ул барлык мәгълүматны да җиткермәгән, отчетка кертмәгән... Әмма Самира ханым очрашуга бармый. Ул вакытта Константин Үзәк өчен кызыксызга әйләнә инде. Димәк, Самира өчен дә... Эшен беркайчан да йөрәгенә кертми Самира. Ул урын мәңгегә Миша-ныкы булып кала.

...Кече Антанта союзына нигез салучыларның берсе һәм Милләтләр лигасының куркынычсызлык комитеты рәисе Эдвард Бенеш 1938 елда Советлар Союзыннан хәрби ярдәм кабул итүгә каршы чыгыш ясый. Чехословакия үзенең бәйсезлеген югалтачак, дип саный ул. 1943 елда дуслык, үзара ярдәм һәм сугыштан соңгы хезмәттәшлек турында Совет-Чехословакия килешүенә кул куйса да, совет хәрби разведкасы аны күзәтеп торырга хәл итә һәм үзенең Красивая кушаматлы иң яхшы агентын җибәрә...

Эдвард бик чибәр ир була. «Президентлар андый чибәр булырга тиеш түгел: бу аларны йомшак һәм зәгыйфь күрсәтә», – ди Самира ханым. Красиваяга ул вакытта нибары 26 яшь. Прагадагы Карлов, Париждагы Сорбонна, Франциядәге Дижонский университетларын тәмамлаган Эдвард бе-
лән гыйлем дәрәҗәләре нык аерылса да, Үзәк куйган бурычлар барысы да үтәлә. Эдвардның коммунистлар басымына күнүе, хакимияткә килүләренә риза булуы да Красиваяның эш нәтиҗәсе дияргә була. 

1947 елда, Чехословакиядән китәргә дигән боерык килгәндә, Президент Эдвард Бенеш Самирага үзе язган наз тулы шигырьләрен багышлый. Куплет саен «Красна» (чибәр) сүзен яңгырата... Үзе янында калуын үтенә, ялвара, вәгъдәләр бирә, Самирадан башка яши алмаячагын аңлата... 
Коммунистларга каршы торырлык җае калмаса да, яңа конституциягә кул куймыйча отставкага киткән Эдвард Бенеш шуннан соң озак яшәми дә инде...

Бүләк

Сыйфатлы ял. Әйе, заданиеләрнең шундые да була. Дәүләт хезмәтендә эшләүче организмның сынатырга хакы юк. Никадәр карышса да, бу юлы Самираны Карловы Варыга ял йортына җибәрәләр. Монда мисс Элишканы танып беләләр инде. Гадәттәгечә, тәрәзәләре урманга карап торган 412 нче номерга урнаштыралар. Санаторийга өченче килүендә үзе тирәсендә тагын бер «Анисимовны» сизеп ала Элишка. Үзе кебек разведчикларны бер чакрым ераклыктан аерырга сәләтле инде ул. Кичке аш вакытында сөйләшеп киткән яңа танышлар бер-берсенең ватандашлар булуын тиз аңласалар да, ачылырга берсе дә уйлап карамый. 

Шул ялдан соң Карловы Варыга чираттагы баруын Элишка зур түземсезлек белән көтеп ала. Бинуш белән шунда гына очраша алар. Сигез ел буена бер-берсенә никадәр тартылсалар да, берсе дә рус теленә күчеп сөйләшми. 

Бер көнне Бинуш Элишканы кулларыннан тота да башка монда килә алмаячагын әйтә... Якын кешесен тапкан кебек тоелгач кына яңадан ялгыз тормыш башлыйсын күз алдына китереп, Элишканың күзеннән яшь бәреп чыга. Сугыштан соң беренче тапкыр елыйсы килә. 
– Мин Казанда яшим, – ди Элишка чарасызлыктан.
– Кайда? Кайсы урамда?


Элишка урамын да атый.
– Кызык, ничә еллар янәшә яшәп бу хакта белмәгәнбез дә... – ди Бинуш.
– Син дә Казанда яшисеңмени? Мондый туры килүләр булмый бит!
– Бәлки, буладыр да. Бәлки, бу туры килүне безгә махсус бүләк иткәннәрдер. Гомеребезнең калган өлешен дә шуннан файдалануыбызны теләгәннәрдер... 
Моңа ышану мөмкин түгел!
– Мин – Кәрим. Әбҗәлилов урамында яшим. 
– Кәрим дәмени әле... – дип җиңел сулый Самира һәм әтисен, аның хәер-фатыйхасын уйлап елмая. 

Бу юлы санаторийдан Самира икенче хисләр белән кайта. Түземсезлек белән! Ниһаять, аны каршы алучы бар. Бинуш-Кәрим күптән перронда чәчәк бәйләме белән көтәдер. Ниһаять, бер кешегә булса да, Ижминводы санаториеннан кайттым, дип алдарга кирәкми. Ниһаять, үзең турында алдап сөйләп, берәр литр компот эчәсе булмый. Нинди бәхет! Илленең теге ягына чыккач булса да...

Самра Бикмиева 2023 елның 6 мартында 102 яшендә вафат була. 

Коллегабыз, «Татарстан» журналы баш мөхәррире Татьяна Вафинаның «Красивая» романына нигезләнеп,
Алсу Шакирова әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кәрим белән никахлашалармы?

    Хәзер укыйлар