Логотип
Актуаль тема

Чуалу

«Кичә кич буе әни өенә кайтырга җыенды. Аптырагач, киемнәрен яшереп куйдым. Аның кызы икәнемне бик сирәк кенә хәтеренә төшерә. Ул хәзер күбрәк – балачагында, туган өендә, абый-энеләре янында...» Бу авыру турында безнең җәмгыятьтә сөйләргә яратмыйлар. Әмма ул эпидемиягә әйләнеп бара. Сүз картлык деменциясе турында.

Бу авыру турында безнең җәмгыятьтә сөйләргә яратмыйлар. Әмма ул эпидемиягә әйләнеп бара. Сүз картлык деменциясе турында. Бәлки, бу терминны ишеткәнегез дә юктыр. Халыкта аны гади итеп кенә «алмашына башлады», «башы китте», диләр. Җәмгыятьтә карт әби-бабайларның хәтере югалуы нормаль күренеш кебек кабул ителә. Картлыктан тагын нәрсә көтәсең диючеләр дә табылыр. Әмма өлкәннәрнең зиһене чуала башлау гадәти күренеш түгел. Моның белән килешергә ярамый. Бу проблема белән очрашмас өчен, чаң сугып, бүген үк уйлана башларга, чарасын күрергә кирәк. Әлеге авырудан өлкән кеше үзе генә түгел, аның якыннары да җәфа чигә. 

«Әни мине танымый...»
Социаль челтәрләрдә хәзер көндәлекләр алып барырга яратабыз. Очрашу, гаилә кору, бала туу, аның мәктәпкә китүен тасвирлап язылган аккаунтлар бик күп. Мактанырга рәхәт шул. Әмма бик азлар үз башына төшкән проблеманы зур аудитория белән бүлешә. Оят чөнки! Җитмәсә, социаль челтәрләрне күңел ачу өчен генә кулланган халыкның күңелсез тарихлар укып утырасы килми. «Кеше кайгысы кайгы түгел, үз башыңа төшмәсә», дигән борынгылар. Хак! Минем тормышта ул проблема булмаячак дип ышанып яшибез шул без. Чөнки ул без, алар түгел! Якыннары деменция белән очрашкан кешеләр блок алып бара микән дип озак эзләдем социаль челтәрләрдән. Юк! Бу хакта язмыйлар да, сөйләмиләр дә, фотога да төшермиләр. Бердәнбер кеше таптым – Төмән өлкәсеннән Ирина авыру әнисен карый. Һәр көнне диярлек пост куя. Аңа йөзәрләгән кеше шәрехләмә яза. Димәк, бу проблема белән очрашучылар күп, әмма беренче булып сүз башларга кыенсыналар. Ирина әнисен ничек каравын, аның хәлен, авыру барышын бераз булса да әкренәйтү өчен нәрсәләр эшләве турында яза. Зарлану түгел бу – җан авазы. 
@irina.shesh.tmn «Бер төн эчендә дөньямның асты өскә килде. Хәер, моңа әзер дә кебек идем, әнинең проблемасы буенча психиатрга да бардым. Әмма әнине болай кабул итәргә әзер булмаганмын икән. 
Төнлә күршесе шалтырата. Бу – тормышымдагы иң куркыныч шалтырату иде. Телефон экранында күрше исемен күргәч, йөрәгем томырылып тибә башлады. Әни төнлә муенса сатып алырга уйлаган һәм.... кибеткә бармаган, күршесенә кергән. Ярый төнлә кайткан күрше кызы ишеген бикләргә оныткан булган. Ә бит шул көнне көндез әни кибеттән сөт алып кайтуын, бераздан даруханәгә барып кайтачагын шалтыратып әйткән иде. Төнлә ирем белән әнине үзебезгә алып кайттык. Мин беренче мәлгә кирәк булган киемнәрне сумкага салам, әни кире шкафка алып куя. «Үз өемнән беркая да китмим», – дип елый ук башлады. Әмма аны ялгызын калдыру куркыныч иде. Без аны мәҗбүриләп машинага утырттык. Өч атна җәһәннәмдә яшәгән кебек яшәдек. Без бөтенләй дә әзер булмаганбыз икән. Нәрсә эшләргә белмибез. Тәүлек буе йокламыйбыз. Әнинең хәле тагын да начарланды. Бүлмәдән бүлмәгә йөрде, кайтам дип бәргәләнде, тәртипсезләнде... Ул мине – бердәнбер кызын танымады...» 
@irina.shesh.tmn «Әни аерым яшәгән чакта һәр көн янына барып йөрдем. Ул вакытта ук анда сәерлекләр сиздем. Әмма акылы зәгыйфьләнер дип башыма да китермәдем. Деменция сүзен белми дә идем. Кайткан саен кызыма: «Минем белән берәр хәл булса, зинһар, әбиеңне калдырма», – дип әйтә идем. Хәзер аңлыйм, минем белән бернәрсә дә булырга тиеш түгел! Деменцияле авыруны карау бик зур йөк. Бу бик куркыныч авыру. Нәрсәләр генә эшләсәм дә, авыруны туктатып булмый. Мин әнигә нәкъ менә хәзер бик кирәк. Аның өчен яшим!..» 
@irina.shesh.tmn «Әнигә бу очрашуның ничек тәэсир итәсен күз алдыма да китерә алмадым, әмма ниятләдем. Бертуганнары белән очраштырдым. Нәрсә генә булуга карамастан, туганнар аралашырга тиеш! Инде бөтенесе дә гомер көзендә булган бертуганнар бик күп сөйләште. Әни җанланып киткәндәй булды, хәтта нидер сөйләде. Китәм дип бәргәләнмәде, үзен бик тыныч тотты. Туганнарының янында булганын сизде бугай. Ә бүген герантология үзәгеннән дәресләрдән кайткач, машинадан төшәргә теләмәде. «Мине хәзер әти янына алып барачаклар. Мин төшмим», – ди. Кич тынычсыз үтәчәк икән. Көйләп машинадан төшердем дә, әкрен генә урамда йөрдек, эскәмиядә утырып тордык. Әни башка йортта яшәүләрен, минем белән беркая да бармаячагын кабатлады да кабатлады. «Әни, машина иртәгә килә, әтиең янына иртәгә барырсың», – дип көч хәл белән өйгә алып кердем. Әмма өйгә кергәч тә бәргәләнүдән туктамады, урамга чыгам, дип, гел ванна бүлмәсенә керергә талпынды... Әни мине бүген танымады...»
@irina.shesh.tmn «Ирина, бу мәшәкатьләрдә үземне югалтудан куркам», – дип язасыз. Әйе, бик авыр миңа. Әмма моның белән яшәргә һәм үзеңне югалтмаска кирәк. Минем никадәр ирек яратучы кеше булуымны күз алдына да китерә алмыйсыздыр. Шуңа хәтта балам да берәү генә, ул кечкенәдән мөстәкыйль булып үсте. Гомерем буе ирекле булып яшәдем. Нәрсә теләсәм, шуны эшләдем. Башкалар кебек эшкә дә бәйле түгел идем. Теләсәм эшләдем, кызыгы бетсә, тоттым да башкасына күчтем. Теләгәндә дуслар белән очраштым, теләгәндә башка шәһәргә булса да сәяхәткә чыгып киттем. Гаиләм бармаса, берүзем дә китә идем. Өйдәгеләр мине ничек бар шулай кабул итәләр, үпкәләмәделәр. Ә хәзер мин бәдрәфкә дә тынычлап бара алмыйм... Акыл белән эш итеп яшәсәм дә, эчемдә нинди буран уйнаганын үзем генә беләм. Мин бәйле. Әнигә бәйле. Әмма ул – ӘНИ! Аның бик тә сәламәт һәм бәхетле булып яшәвен телим. Беренчесе миннән генә тормый, ә бәхетле итә алам. Хәтта елмаеп эндәшүем дә аны бәхетле итә кебек...»
@irina.shesh.tmn «Күрәсең, баш мие белән ашказаны арасындагы элемтә беренчеләрдән булып югала. Чөнки әнидә туклану хисе юк. Ул өстәл артында утырганда гел нәрсәдер ашый. Шуңа күрә алдына куелган порциясен ашап бетерүгә, кухнядан алып чыгып китәм. Юкса ашаганын онытып, тагын сораячак. «Син тукмы?» – дип сорыйм. «Юк. Ашатачаклармы?» – ди ул, кухнядан чыгып киткәнче үк. Йә бүлмәсенә барган җирдән борылып чәй сорый. «Әни, син бит инде ике чынаяк чәй эчтең», – дим. «Юк, син миңа ярты стакан гына чәй салдың», – ди...»
@irina.shesh.tmn Әни өчен эшләгәннәрне иң элек үзем өчен эшлим бугай. Аңа инде тегә беләме, укый беләме, тапкырлау таблицасын беләме – барыбер. Ә минем өчен бу бик мөһим! Әнинең ниндидер функциясен йә һөнәрен югалтуын күрү миңа тагын да авыр. Күрәсең, аның авыруын тулысынча һаман кабул итеп бетерә алмыйм. Шуңа күрә көн саен сәгатьләр буе укыйбыз, тегәбез, язабыз. Опекунлыкны рәсмиләште-рергә кирәк, диләр. Ничек итеп үз кулларым белән әнине акылга зәгыйфь дип языйм. Мин моны булдыра алмыйм. Минем әни бит ул!..» 
@irina.shesh.tmn «Кичә кич табиб язып биргән даруны беренче тапкыр әнигә эчерергә онытканмын. Моны төн уртасында гына аңладым. Кызым төнге икедә безнең янга кереп, әнинең бүлмәсендә ут януын әйтте. Янына кергәндә ул инде яртылаш киенеп беткән иде. Йокым туйды, хәзер аш пешерәм», – ди. Көйләп-җайлап әнине чишендереп яткырдым. Үзем дә аны кочаклап яттым. Ул һаман торырга тели. Берничә сәгать шулай ятканнан соң түзмәдем, ярты сәдәф дару бирдем. Иртән әнине уятуы бик авыр буласын, эшкә соңга каласымны уйлап, әнине кочаклап йоклап киткәнмен...»
@irina.shesh.tmn «Мин – әнинең бердәнбер кызы. Әнине карау бары минем өстә. Баштарак: «Их, туганнарым булган булса», – дип уйлый идем. Әмма кешеләр белән аралаша торгач, ярый әле берүзем генә дип сөенәм. Күп булсак, бер-беребезгә өметләнер идек. «Мин карадым, хәзер син кара», – дия башлар идек. Аннан китәр иде үпкәләшү, ызгышу... Ә авыру ата-аналар моны сизә. 
Аларның бит кыска хәтерләре генә юк, ә хисләр шулай ук калган. Балалар арасындагы үпкәләшүгә сәбәпче булганын сизеп, хәле начарланыр, көйсезләнә башлар иде. Авыру әти-әниеңне бер-береңә төрткәләгәнче, якыннарымның хәлен яхшыртыр өчен нишли алам дип уйларга кирәктер. Сезнең шулай дип уйлавыгыздан да аңа рәхәт булачак. Намусыгыз да чиста булыр. Ә үзләре үлгәнче үк авыру әти-әнинең өен бүлешеп тавыш чыгару бөтенләй мантыйкка сыймый торган хәл...» 
@irina.shesh.tmn Җыеп куйган карават өстенә утырырга, ятарга әни бервакытта да рөхсәт итми иде. Гомумән, ятып торуны яратмады ул. Ашау да безнең аш бүлмәсендә генә булды. Ризык ташуны җене сөймәде. Өйдә тузан һәм чүп булырга тиеш түгел иде. Әни һәрвакыт пөхтә булды. Ә хәзер... Соңгы айларда ул урынын җыймый башлады. Әйтсәм дә җыймый. Әнинең функцияләре югалуны күрү бик авыр... Ә кичә йоклар вакыт җиткәч, салфеткаларны вак итеп ерткалап, чылатып идән юарга кереште. Имеш, идән тулы чүп. Ә минем өйдә бер тузан бөртеге дә юк. Кечкенәдән шулай өйрәтелгән... Кичә дә йокларга әни белән яттым...»
@irina.shesh.tmn «Кичләрдән курка башладым. Соңгы ике көндә әни үзен бик тынычсыз тота. Һава торышы тәэсир итә, диләр. Ярый әле нянька бар. Көндез мин эштә чакта ул карый. Ә күпләр бит тәүлек буе авыру янында үзләре генә. Акылдан шашарга мөмкин...»
@irina.shesh.tmn «Кичә кич буе әни өенә кайтырга җыенды. Аптырагач, киемнәрен яшереп куйдым. Аның кызы икәнемне бик сирәк кенә хәтеренә төшерә. Ул хәзер күбрәк – балачагында, туган өендә, абый-энеләре янында...» 
@irina.shesh.tmn «Әнидәге сәерлекләрне элек сизә идем. Табибларга йөрттем, төрле диагностика үттек. Әмма бер табиб та безне кирәкле белгеч – психиатрга җибәрмәде. Вакытында! Чөнки никадәр иртәрәк барсаң, шулкадәр яхшырак. Деменциянең башлангыч стадияләрендә кирәкле дарулар эчсәң, авыру әкренәя. Әмма, кызганыч, аны дәвалап булмый. Авыру агышын бераз туктатып тору да зур бәхет ул...»
Куркыныч статистика 
Бу авыру буенча реаль статистика алып бару җиңелләрдән түгел. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы саннарына ышансак, Россиядә ике миллион кешенең акылында зәгыйфьлек бар. Шул рәвешле ил – Җир шарында алтынчы урында. Бу авыру елдан-ел арта. Моны гомер озынлыгы арту белән бәйләп тә аңлатырга мөмкин. «Альцрус» деменцияле кешеләргә һәм гаиләләренә ярдәм итү фонды мәгълүматларына караганда, җирдә әлеге авыру белән интегүчеләр саны 2050 елга 131 миллионга җитәчәк. Шулай ук сораштырулардан күренгәнчә, деменцияле кешеләрнең яртысының туганнары авыруның беренче билгеләре турында белмәгән. Деменция, нигездә, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә күренә башлый. Аны 60–70 процент очракта Альцгеймер китереп чыгара. Калган сәбәпләр: Пик авыруы, инсульт, баш миендә кан әйләнеше үзгәрү. Авыру күбрәк хатын-кызларда очрый. Белгечләр әйтүенчә, Россиядә өлкәннәрнең дүрттән өчендә күпме-дер күләмдә деменция билгеләре бар. Иң куркынычы – күбесе авырый башлаганнарын аңламый. Бу саннарны Memini социаль проекты ачыклаган. Авыруларның күбесе табибларга күренми. Үзе дә, туганнары да моны кирәк санамый. Чөнки безнең җәмгыятьтә карт кеше оныта инде ул, холкы да яманрак дигән караш яши. Аннан соң Россиядә герантология дигән медицина тармагы юк дәрәҗәсендә диярлек. Дөрес, «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне гериатр тикшерергә, кирәк икән – махсус тестлар үткәрергә тиеш. Әмма бу тикшеренү, нигездә, гәүдә авырлыгы, авырулар турында сораштырып, кәгазь тутыруга кайтып кала. Әлеге эшне гадәттә участок терапевтлары алып бара. Димәк, тест уздырып утырырга аның вакыты да җитми дигән сүз.
Картлыкка сылтау дөресме?

В. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең психиатрия паллиатив бүлеге мөдире Елена Платова әйтүенчә, деменциягә, ягъни кешенең танып-белү функцияләре, хәтере бозылуга нәселдәнлек һәм тышкы факторлар сәбәпче. Кызганыч, пациентлар табибка 3–5 елга соңарып мөрәҗәгать итә икән. Нигездә, карт ата-аналары ялгыз яши алмый башлагач кына якыннары хастаханә юлын таптарга тотына. Моннан кала, өлкән кеше үзе дә: «Мин уш-зиһенемдә, җүләргә чыгарырга ашыкмагыз әле», – дип киреләнергә мөмкин. Ә беренче кыңгырау инде күптән шалтыраган була. Кеше аны үзе үк сизә ала. Кичә булган хәлне исенә төшерә алмый интегә, яңа мәгълүматны авыр кабул итә башлый, ориентлашу авырлаша... 
– Деменция нормаль картлык күренеше була алмый. Әле бүген генә бер пациентны кабул иттем. «Авыруның беренче билгеләре кайчан башланды?» дигән соравыма туганнары: «Берничә ай элек», – ди. «Ә аңа кадәр ничек иде», – дип сорыйм. «Бөтен картлардагы кебек, оныту гадәте бар иде инде», – диләр. Бик киң таралган ялгышлык. Бу гөнаһ медицина хезмәткәрләре арасында да бар. Бөтен картлар да онытмый, бары тик авырый башлаганнар гына оныта! Әгәр дә әби күзлеген кая куйганын онытып, даими эзләп йөри икән, аның урамда адашып өйгә кайта алмый йөргәнен көтәргә кирәк түгел. Деменция турында язган порталлардан тест үтеп карагыз. Шунда барысы да ачыкланачак. Әгәр дә башлангыч вакытында терапия үткәрергә өлгерәсез икән, зиһенле гомер озаккарак сузылачак. Әйе, деменцияне дәвалап булмый, әмма актив тормыш алып баруга нокта куелмаячак, – ди Елена Платова.
Безнең җәмгыятьтә ярлык тагу киң таралган. Психиатрга мөрәҗәгать иткән, димәк, җүләр. Авыру үзе дә, якыннары да соңга кадәр табибка бармый йөри. Шуңа күрә дә иң элек якыннар бу авыруны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Бөтен кеше дә үз иреге белән психиатр ишеген ачып керми, билгеле. Авыру бил-геләре сизелгән өлкәннәр белән утырып сөйләшү зарур. Кычкырмыйча, аларга басым ясамыйча гына табибка барырга күндерергә кирәк, ди белгечләр.
Деменция белән авыручыларның күпчелеге өйләрендә дәвалана. Димәк, гаиләдә бер кеше тәүлек дәвамында аның янында булырга тиеш дигән сүз. Авыруны карап, янында утыручы хезмәте күпләр өчен кыйммәт. Гадәттә, алар сәгатенә 150–200 сум сорый. Дөрес, Татарстанда Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы озакка сузылган өйдә карау программасын гамәлгә ашыра, әмма ул бар авыруларны колачлый алмый. Узган ел гына Татарстанда ике меңгә якын өлкән кешегә деменция диаг-нозы куелган. Әле аларның хастаханәгә килеп җитмәгәннәре йә шәхси клиникага мөрәҗәгать иткәннәре күпме. Елена Платова әйтүенчә, бүгенге көндә ул эшләгән хаста-ханәдәге ике бүлектә дә урын юк. Шәхси дәвалау учреждениеләре дә авыруларга кытлык кичерми. Соңгысына, билгеле, бар кешеләрнең финанс мөмкинлеге дә җитми. Шуңа күрә дә якыннары авыру белән ялгызы гына кала. 
«Кызганыч, бездә туу культурасы бар, ә үлем культурасы юк. Кешене туганда ничек кадерлиләр?! Бала табу йорты, әнисенә ярдәм итәләр, өйрәтәләр, белгечләр тикшерә. Үләргә яткан кешене карарга өйрәтмиләр менә. Ә бу бик мөһим! Ә бит без барыбыз да шуңа кайтабыз», – ди табиб. Деменцияле пациентлар өчен беренче хоспис Мәскәүдә әле ачылырга гына тора. Ә бу диагноз белән, нигездә, 10–15 ел яшиләр. Деменциянең соңгы стадиясенә җиткәннәрне, гадәттә, психоневрология интер-натларына җибәрәләр. Бар кеше дә карт әнисен йә әтисен андый учреждениеләргә җибәрә алмый. Безнең халык, шөкер, башкачарак холыклы. Гөрләтеп яшәгән әниеңнең көннәрдән бер көнне алмаша башлаган авыру карчыкка әйләнүен кабул итү бик авырдыр, билгеле. Акыллы кеше кылмаган гамәлләр эшләгәндә, әрләргә ашыкмагыз. Үзебезнең дә картаясы бар. Ә картлыкта ни язганын бер Ходай үзе генә белә. Дисбе тартып утырган өлкәннәрнең: «Ходаем, якты дөньякай белән үз акылымда булганда хушлаштыр», – дип теләк теләвен яшь барган саен гына аңлыйсың икән...

 


В. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең психиатрия паллиатив бүлеге мөдире Елена ПЛАТОВА: «Карт инде мин, шуңа ялгышам, дип әйтү – тамырдан дөрес түгел».
Моны белү файдалы
Деменциядән профилактиканы яшьтән үк башларга кирәк. Әмма шуны да онытмагыз: сакланырга беркайчан да соң түгел. Алда язылачак пунктларны даими үтәсәгез, картлык көнендә алмашыну мөмкинлеге бик аз.

  • Уку, кроссвордлар чишү, яңа һөнәрләр өйрәнү.
  • Йөзү йә һавада йөрү. 
  • Бакчада эшләү.
  • Дөрес туклану – күбрәк диңгез продуктлары, алма, чикләвек, кара шоколад куллану, яшел чәйгә өстенлек бирү, майлы ит һәм камыр ризыкларын азрак ашау.
  • Кан басымын, шикәр дәрәҗәсен  контрольдә тоту.
  • Гадәтләрне үзгәртү – мәсәлән, кибеткә яңа маршрут белән бару.
  • Аралашу мохитен зурайту.
  • Лаеклы ялга соңрак чыгу.
  • Һәрвакыт тынычлык саклау.

Кызыклы мәгълүмат
«Lancet» медицина журналы узган ел деменция авыруына кагылышлы тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәсен таратты. Белгечләр авыру китереп чыгаруга китергән 12 сәбәпне ачыклаган. Ул факторларны бетерсәң, авырып китү мөмкинлеге 40 процентка кими:  

  • югары кан басымы;
  • тазару;
  • шикәр авыруы;
  • саңгыраулану; 
  • баш сөяге травмалары;
  • депрессия;
  • тәмәке тарту; 
  • спиртлы эчемлекләр эчү;
  • физик активлык аз булу;
  • кешеләр белән аз аралашу;
  • гыйлемсезлек;
  • әйләнә-тирә пычрану.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исанмесез. Без дэ дэ шул УК хэл. Сигез ел чирли эни. Эшемне калдырырга туры килде эни не карар очен. Авыл да бит акча тулэп тэ карарга кеше юк. Материал яктан да бик авыр. Памперс лар, урын жир айберларе дэ бик куп кирэк. Группа алырга йореп карадым, 6 Айдан уларенэ гарантия булса гына алып була диделэр. Шулай авыр хэлгэ калганнар ничек Яши икэн? Интернетта бэлки шулай интеккэн кешелэр бардыр, аралашыр идем.

    Хәзер укыйлар