Логотип
Актуаль тема

Бушап калган оя

Бала туды! Әти-әни тормышында моннан да зур вакыйга була алмый. Җир күчәре бала тирәсендә генә әйләнә, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, «мин» «без»гә әйләнә. Бала үсә: балалар бакчасы, мәктәп, үсмерлек чоры... Күз ачып йомарга да өлгермисең, дөньяңның кендеге булган бала чемоданнарын җыеп (дөресрәге, чемоданнарын әни кеше җыйнап биреп), хушлашып чыгып китә. Безнең йорт – әти-әни йортына әйләнә дә куя. Бу – аның тормышының чишмә башы, ә әти-әнинеке?!. Кендек өзелүне ничек кичерергә дә, янәшәдәге бушлыкны ничек nутырырга? Баланы очыртып җибәргәннән соң тормыш бармы?


Килә ул чор
– Беренче улым Рамилне чыгарып җибәргәнгә инде 22 ел. Әле еракка да түгел, район үзәгенә генә укырга киткән иде, – дип сөйли Актаныш районы Иске Кадермәттә яшәүче Галия Шәйсолтанова. – Җанымның бер өлеше өзелгән кебек булды шулчак. Утырыплар елый идем. Ә ул балам армиягә киткәннән соң хәлем бигрәк авыр булды. Икенче улым янымда булса да, күңелем белән гел аның янында идем. Тормыш сорыланып калгандай булды. Фаҗига итеп кабул иттем ул аерылышуны. Рамилемнең киемнәрен кочаклап еладым да еладым. Ул чакта бит әле теләгән саен шалтыратырга кәрәзле телефоннар да юк. Балаң нишли, бүген ашаганмы-юкмы, белмисең. Күңелгә әллә нинди уйлар килә. Янында бер якын кешесе юклыгын аңлау тагын да борчуга сала. Тормышымның иң авыр мизгел­ләренең берсе булгандыр ул чор. Аннан соң мин аларны ялгызым гына үстердем. Гел бергә, якын булдык. Балам да, терәгем дә булган инде ул. Шул бушлыкны кичергән, җаныма җылы эзләгән айларда юлымда булачак ирем очрады. Кияүгә чыгып, бала таптым.

Дөнья мәшәкатьләренә чумсам да, Рамилем уемнан китмәде. Хәзер, дистә еллар узса да, берәр хәл булса, шундук төшемә керә. Сахалинда яшәсә дә, аның белән нәрсә булганын сизеп торам. Ана йөрәге шул ул... Инде менә өченче улымны чыгарып җибәрдем. Өченче бала булгангамы, җиңелрәк кичердем, әмма күңел тынычсыз булды инде. Җитмәсә, ирем дә читкә йөреп эшли. 18 елга беренче тапкыр өйдә ялгызым калдым. Бушлык инде ул. Өйгә керә­-
сең – ялгызың, чыгасың – ялгызың. Ашау да онытыла... Шәфкать шәһәргә абыйлары янына китсә дә, конт­рольдә тоттым инде. Бардыңмы, кайттыңмы, нигә алай, нигә болай, дип, шалтыратып кына тордым беренче вакытларда. Хәзерге үс­мерләр сөйләшә торган балалар­мы­ни – һәр сүзенә сорау бирергә кирәк. Абыйларына ышанып җибәрдем, алар аша да белешеп тордым, тулай торакка киткән булса, йөрәк өянәге хәленә барып җиткән булыр идем, мөгаен. Сагыныр инде дип нык борчылдым. Ул чактагы борчылуларым үземнең куркуны да каплар өчен булгандыр. Ярый, кышкы озын кичләрдә «иптәш»кә кул эшләрем булды. Әле бәйлим, әле мозаика тезәм, әле гөлләремне тәрбиялим... Балалар чыгып киткәч, ирең белән тагын да якынаясың икән ул. Бер-береңә кирәклекне аңлыйсың сыман. Чыгып киткән балалар моннан соң кунакка гына кайтачак бит инде. Менә шуны аңлау да иреңә башкачарак карарга этәрәдер. Без инде гел бергә. Ул – өйдә, мин тышта булып, аеры-чөере йөргән дә юк. Ишегалдына чыгып бергәләп эшлибез, аннан өйгә кереп бергәләп чәй эчәбез. Бала үсеп җиткәч вакытында оядан чыгып китсен инде ул. Алар канат җибәргәч очарга тиеш. Баланың кендеген үзеңнән кисәргә кирәк, аларга ябышып йөреп булмый. Моны мин хәзер бик яхшы аңлыйм. 


Гаилә тормышының биш кризис чоры бар, ди психологлар. Шуның соңгысы – 20–25 елдан соң. Балалар мәшәкате белән узган ике дистә ел артта калган, алар инде чыгып китәләр. Менә шушы вакытта бушап калган оя синдромы барлыкка килә дә инде. Әлеге термин авыруларның халыкара  классификациясендә юк, әмма балалары чыгып киткәч, күпчелек әти-әниләр кичергән эмоцияләрне әнә шулай дип атыйлар.

 
– Бу синдром белән очрашканнар сагыш, апатия, кирәксезлек хисе кичерә, – дип аңлата психолог, нейропсихолог Солтания Гатауллина. –
Мондый халәт бигрәк тә тулы булмаган йә бер генә бала тәрбияләнгән гаиләләрдә еш күзәтелә. Ике очракта да проблема шунда: әти-әниләр бө-
тен барлыклары белән үзләрен баласына багышлый, бердәнбер тормыш мәгънәсенә әверелдерә. Балада эреп, үзләре, шәхси тормышлары, мәнфә­гать­ләре турында оныталар. Менә шундый әти-әни баласы чыгып киткәч ничек яшәргә белми аптырый да инде. Бушлыкта калалар, хәтта депрессиягә биреләләр. Синдромның билгеләре: тормышның мәгънәсен югалту, бернәрсә дә эшләргә теләмәү, гел бала турында уйлау, начар аппетит, даими елау... Моннан тыш, күп кенә ата-аналар балаларыннан кунакка килүне таләп итә һәм очрашулар өчен төрле сәбәпләр уйлап таба. 


Әниләр борчуы
Буш оя синдромы – хәзерге заман халәте. Элек тә әти-әниләрнең күңелләре таш булмаган, билгеле. Әмма ул чорларда балага табынмаганнар, гаилә ишле булган, иртә бала тапканнар. Соңгы балалары чыгып киткәндә, әти-әнигә әби-бабай роле дә кушылып, оныклар тәрбияләгәннәр. Эш арасында депрессиягә бирелеп утырырга вакыт та булмаган. Хәзер тормыш башкачарак. Ничек кенә зарланышсак та, ул күпкә җиңел. Тизлек ритмында яшибез дип әйтсәк тә, үзебезгә дә, балаларыбызга да вакыт табабыз. Бигрәк тә контрольдә тотарга. Менә шул тоталь контрольне кулдан ычкындыру да борчуга салмый калмый. 
Әлеге синдромнан күбрәк әни­ләр интегә. Безнең халыкта әтиләр, гадәттә, эш белән мәшгуль. (Мөгаен, аларда бу синдромның билгеләре лаеклы ялга чыккач барлыкка киләдер. Буш вакыт күбәюгә шатланасы урынга, үзләрен кая куярга белми интегәләр.) Әти белән бала арасында элемтә нигездә теләктәшлек, ярдәм итүдән гыйбарәт. Мөнәсәбәтләре җылы икән, аларга телефон аша сөйләшү дә җитә. Әни кешегә исә мондый аралашу гына җитми, чөнки аның бала белән мөнәсәбәтләре башкачарак – кайгыртуга корылган. Әни баланы ашата, киемнәрен барлый, укуында ярдәм итә, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөгамәләсе турында кызыксына, гомумән, балага уңайлы тормыш булдырыр өчен күп көчен һәм вакытын сарыф итә.


Менә шушы балага киткән вакыт көннәрдән бер көнне үзенеке генә булып кала. Җитмәсә, гаиләдә бала берәү генә булса, аның чыгып китүе зур югалтуга әйләнә. Әгәр баланы ана үзеннән җибәрми тотып кала икән, киләчәктә бу зур психологик проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Дөньяга туган һәр кеше үз оясын корырга тиеш. Әни кеше үзе дә аңламыйча, баласына бу миссияне үтәргә киртә куя, димәк. Шуңа да зирәк әни кендек өзелүне кабул итә һәм моңа әзерләнә. 
– Сепарация процессы (әнинең баласын үзеннән җибәрүе – Ч. Г.) туганнан башлана һәм иң уңай очракта 18–20 елларга тәмамлана, – ди психолог Солтания Гатауллина. – Бу вакыт эчендә бала әнигә тулысынча бәйлелектән алып, үз яшәешен тәэмин итү, үз тормышы белән идарә итү сәләтенә кадәр юл узарга тиеш. Мөстәкыйльлек һәм җаваплылык зоналары елдан-ел киңәя бара. Балаларыбызга мөстәкыйль булырга ярдәм итик, ялгышырга, ялгышларын төзәтергә мөмкинлек булдырыйк. Балага имин киләчәк формалаштыруда дөрес юнәлеш бирү өчен бераз контроль кирәк, әлбәттә. Мин конт­рольне киңәш бирү төшенчәсе белән алыштырыр идем, чөнки күп очракта аны гиперопека белән бутыйлар. Бу – үзе зур проблема. Гиперопекалы әни кочагыннан олы тормышка аяк атлаган балалар югалып калырга мөмкиннәр, моны да онытмыйк. Ә балалар аерылып чыккач (йә мөс­тәкыйль карар кабул итә алуларына ышангач), контрольне туктатырга кирәк. Аларның инде үз юлы.


Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруларына караганда, Россиядә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәр дүртенче кеше әти-әнисе белән яши. Әйе, моңа бик күптөрле икътисадый, объектив сәбәпләр дә бар, әмма кайбер очракларда гаилә тәрбиясе дә роль уйнамый калмыйдыр, мөгаен. Бала, бик теләсә дә, әти-әнисенннән (бигрәк тә ялгызы гына тәрбияләп үстергән әнисен­нән) китә алмаска мөмкин. Ә бит һәркемнең тормыштагы максаты – үзен реализацияләү.  Бер-берсен яраткан, мөнәсә­бәтләре яхшы булган әти-әнидән генә кендек өзелү уңайлы. Әлбәттә, аерылышуга әзерлек кирәк, диләр психологлар. Оядан очарга әзер­ләнгән бала көнкүреш тормышта үз-үзен карарга, якларга өйрәнергә, акча тота, кешеләр белән аралаша белергә тиеш. Моны өйрәтү – әти-әни бурычы. Баласы чыгып киткән әнинең аны сагынуы, вакыты белән елап та алуы – гадәти хәл. Әмма әлеге ха­ләт хатын-кызга тормышында ко­ма­чаулый башласа, элек шатлык китергән вак-төякләр төссезләнеп калса, бу инде проблемага әйләнгән дигән сүз. Психологлар әйтүенчә, стресстан котылу өчен хатын-кызларга ел ярымнан ике елга кадәр вакыт кирәк. Димәк, борчылырга да, күз яшьләренә дә вакыт бар. Һәм ул гайре табигый хәл дә түгел. Тик бу вакыт үткәннән соң, тормышка кайтырга кирәк инде. 


– Бушап калган ояга күнегү өчен бер генә көн яшәү җитми. Әмма борчуларны киметү ысулы бар. Исегезгә төшерегез, сез дә бала идегез һәм ата-аналарыгызның оясыннан чыктыгыз. Исән булсалар, игътибарыгызны аларга юнәлтегез. Моннан тыш, дуслар һәм хезмәттәшләр белән аралашу өчен вакытыгыз барлыкка килгәнен аңларсыз. Тормышыгызга яңалык кертү өчен дә зур мөмкинлек бит бу. Балагызга аерым бәхет телә­-
гез, – дип киңәш бирә Солтания Гатауллина. 


 Икенче ширбәт ае 
Ялгыз әни булмасагыз, бу чорда, мөгаен, хатын роле турында уйланырга кирәктер. Чөнки ирегез белән икәү генә каласыз. Кайбер парлар өчен әлеге чор өстәмә кризис та, чөнки моңа кадәр аларны бары ба­лалары гына берләштереп торырга мөмкин. Иң элек «әтисе» белән «әнисе» булып яшәгән ир белән хатынның романтик мөнәсәбәтләр турында онытып бетергән очраклар бар. Менә шул мөнәсәбәтләрне искә төшерү өчен моннан да кулай вакыт була да алмый кебек.
– Эшләмичә өйдә утырып, балалар белән генә шөгыльләнеп яшәгән булсаң, балалар чыгып киткәч, өйнең бушап калганын сизәр идең, чөнки күп вакыт бергә үткәрәсең. Көне-төне эштә булган әни буларак, минем бу чор башкачарак узды, – ди балаларын башка чыгарган Казанда яшәүче Гүзәл Мөхәммәтҗанова. – Физик яктан миңа җиңелрәк тә булып китте әле. Улымны һәр иртә уяту үзе бер стресс иде. Без шәһәр читендә яшибез. Үзәккә укырга барып җитү өчен иртә торырга, тиз-тиз генә җыенырга кирәк. Дөресен әйткәндә, безнең һәр иртә ачуланышудан башлана иде. Менә шул иртәнге стресс бетте. Әле ми­некеләр институтта укый. Безнең сыртта яшиләр. Димәк, янәшәдә булмасалар да, тормышлары аерылмаган. Алар өчен җаваплылык тоям, әмма тормышларына кагылышлы карарларны үзләре кабул итә инде. Хәзер үземне зур һәм ирекле хатын итеп сизәм. Ашарга пешерсәң пешерәсең, пешермәсәң юк, ирем белән икәү генә булгач, каядыр барып ашап кайту йә заказ бирү кыйммәткә төшми. Кич буе кухняда плитә тирәсендә кайнашулар бетте инде. Иң мөһиме – ирем белән мөнәсәбәтләргә яңа төсмерләр өстәлде. Икенче ширбәт аебыз дип көлешәбез. Икәү генә булгач, күп сөйләшәбез, кичләрен җитәкләшеп һава сулап кайтабыз. Театр-концерт­ларга ешрак йөри башладык. Бу ха­ләт миңа бик ошый. Рәхәтләнеп яшьләрчә яшәп ятабыз шулай. Яшь вакыттан да рәхәтрәк әле. Ул чакта йөгерәсең, «кирәк тә кирәк», туктап сулыш алырга да вакыт юк. Өлкәнәя башлагач, тормышны башкача кабул итәсең икән: күбрәк ләззәт алып калырга тырышасың. Үзебез өчен яшәү дигән чор менә шушыннан башлана икән ул. Бу рәхәтлекне балалар белән гөр килеп яшәп, аларны чыгарып җибәргәч кенә аңлыйсың. Шәт, киләчәктә балалар безгә кунакка гына кайтып йөрерләр дип өметләнәм.


Бу очрак инде ир белән хатын арасында җылы мөнәсәбәтләр булса гына. Әмма болар барысы да үзебезнең кулда. Дөрес, икең бергә тырышырга кирәк. Миңа калса, балаларны туган ояларыннан очырткач, әти-әнинең тормышында яңа чор башлана. Аны тулы канлы итеп үткәрер өчен тормыш тәҗрибәсе дә, көч тә, материаль нигез дә бар. Яңалыклар өчен ачык кына булу кирәк, әле күп нәрсәләргә ирешеп була. Яңадан үзеңне, теләкләреңне ачу чоры бу. Парлылар бергәләп яшьлекләрендә калган хыялларын чынга ашырырга (алар һичшиксез бар!), ә парсызлар үзләренә пар табарга мөмкин. Балалар исә чыгып китсәләр дә, дөрес тәрбия алган булсалар, янда калалар. Аларга әти-әни һәрвакыт кирәк! Әмма хәзер инде сез – сораганда (!) киңәш бирүче генә. Шунысын да онытмыйк: тормыш бары балалар өчен яшәргә генә бирелмәгән. 

 


Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы
Кыз бала кияүгә чыкканчы аның өчен әти кеше җавап бирә. Кияүгә чыккач, бу бурыч иренә күчә. Кыз бала – ул кунак. Шуңа күрә кияүгә чыкканчы өйдә булуы хәерле, тик хәзерге заманда укырга башка шәһәргә китәләр, кияүгә дә чыгарга ашкынып тормыйлар. Ир бала исә балига яшенә җиткәч, ягъни үскәч, үзе өчен үзе җавап бирә. Шуңа күрә әти-әни улларына ияреп йөрмәсә, үзеннән җибәрсә дөресрәк булыр. Әлбәттә, балага ярдәм итү кирәк. Мәсәлән, белем бирү – ата-ана бурычы. Шулай да егетләрне иртәрәк җибәрергә кирәк. Гиперопека дөрес гамәл түгел инде ул, ә менә кирәк чакта карау, өйрәтү – башка мәсьләлә, чөнки төрле балалар була. Әни кеше балигъ булган баласына сайларга, хаталанып, ул хатаны үзенә төзәтергә ирек бирсен иде. Бу табигый югыйсә. Бала үстергәндә, әлбәттә, әти-әни бала тормышы белән яши инде ул. Ләкин бу балигълык яшенә җиткәнче генә дөрес. Коръән-Кәримдә нәрсә диелә? Һәрбер җан Аллаһы Тә­ галә каршында үзе өчен җавап бирер. Ягъни балабыз балига яшенә җиткәч – үзе өчен, без үзебез өчен җаваплы. Әни кешенең, ирен дә онытып, хатыны ашата микән, ире үпкәләтми микән дип кенә уйлап яшәве дөрес түгел. Бала инде үскән, сез аны тәрбияләдегез, ул үз юлы белән барырга тиеш. 


Лилия МӘХМҮТОВА, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма  һәм комедия театры артисты

Ләйсән белән икебез дә әти-әни­сез үстек дип әйтсәм, дөрес булыр. Күчмә театр вакыты иде, һәрвакыт гастрольләрдә булдылар. Без аларны
бик сирәк күрә торган идек. Сирәк дигән сүзем аена ике-өч көнне күзаллый. Шул җанга бик тигәндер, улыбыз Ришатны беркайчан да калдырып йөрисем килмәде. Яшь тә өч айдан ул безнең белән гастрольләрдә йөри башлады. Әнисен дә, әтисен дә, дәү әнисен дә, бабасын да күреп үсте. 18 яшьләр җиткәч, балаларын чит шәһәрләргә чыгарып җибәрәләр. Бердәнбер баламны чыгарып җибәрә алмадым мин. Югары уку йортын Казанда тәмамлады. Артык нык каравым, яратуым аны буа башлады бугай. Әтисе белән киңәшләштек тә, улыбызны армиягә җибәрергә карар кылдык. 22 яшькә кадәр безнең белән яшәгән баланы армиягә җибәрүләре авыррак булды инде. Озатып кайтып керүгә кычкырып елап җибәрдем. Ришатка кирәк бу, дип кенә үземне тынычландырдым һәм аннан аерылуым белән ризалаштым. Ир балага әнкәсенең итәк астыннан чыгарга кирәк инде ул. Ришатка биргән мәхәббәтемнең күпмедер өлеше ирем Ренатка күчте кебек. Хәзер улыбыз – фатирда, без шәһәр читендә яшибез. Әйе, өйләндергәнче борчылып торасың инде. Көн саен Аллаһыдан акыллы килен сорыйм. Опека да бөтенләй бетте дигән сүз түгел, әмма элеккеге кебек борчылмыйм инде. Улыбыз Росгвардиядә хезмәт итә. Аның өчен дисциплина – беренче урында. Көн саен шалтыратышып алабыз. «Әни, минем белән бар да яхшы» дигән сүзне ишетү дә җитә миңа. Инде ул мөстә­кыйль, гаилә башлыгы, әти була алырлык. Балалар тормышы белән яши алмыйбыз инде без. Алар башка. Үстергән вакытта Ришатка тиешле тәрбия бирдек, күңеленә кешелеклелек сыйфатлары сала алдык дип уйлыйм. Киләчәктә без өйрәткән кагыйдәләр буенча яшәсә, аны балаларына да бирә алса, миннән дә бәхетле әни булмас иде.

Ил халкының күпмесе  
әти-әнисе белән яши?
18–30 яшьләр – 18%
31–45 яшьләр – 10%
46–60 яшьләр – 12% (45 яшьтән соң, гадәттә, картайган әти-әнисен карарга кайталар)
60 яшьтән соң – 2%
Җәмәгатьчелек фикере фондының социологик тикшеренүләре

Теги: балалар тәрбиясе психология

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар