Логотип
Актуаль тема

Бу дөньяны үзгәртәсе иде!

VIP-бала туганда ук VIP булып туа. Юк, Ул ана карынында ук инде VIP. Аңа ҺӘРЧАК башка төрле мөнәсәбәт.
«Бу дөньяны үзгәртәсе иде!..» Әтиләре – республика йөзен, кыйбласын билгеләүче кешеләр – бәлки, шулай уйлыйдыр. Ә аларның балалары шулай әйтә дә.

Үсмерләр журналында эшләгән елларда укучыларның кызыксынуын истә тотып, республиканың билгеле кешеләренең мәктәптә укучы балалары белән әңгәмәләр биреп барган идек. Ул балалар, башка яшьтәшләре кебек, спорт, музыка, фантастика яраталар, укыган китаплары, караган фильмнары бердәй. Алар да шул ук мәктәпләрдә укый, сезнең кебек үк хыяллана дигән фикерне җиткерәсе килде ул чакта. Инде унбиш-егерме еллап вакыт узган. Мәктәпләр дә, хыяллар да үзгәрәк хәзер. Тигезлекнең чикләре дә ерагайганнан-ерагая. Җәмгыятьтә катламнарга аерылу коточкыч тизлек белән бара.

Башка консультацияләр, башка врачлар, башка шартлар, башка уңайлыклар. Ул иң дәрәҗәле махсус бала табу йортында, иң дәрәҗәле табиблар күзәтүендә. Аерым VIP-палаталарда ята. Һәрчак игътибар үзәгендә. Әйтерсең, дөньяның кендеге. Үсә төшкәч – аерым ясле-бакчалар. Аннары VIP-балаларны VIP-мәктәпләргә урнаш-тыру артыннан чабалар. Андый баланы иң абруйлы укытучылар укыта. Мәктәп тәмамлаганнан соң да күбесенчә VIPлар укый торган престижлы югары уку йортын сайлыйлар. Гадәттә, Англия, Франция, АКШтагыларын. VIP-эшләргә урнаштыралар...

Алты яшькә кадәрге балалар белән шөгыльләнүче бер үзәк турында башта «Иң «текә» үзәк!», «Супер!», «Булачак олигархлар әзерләүче клуб» дигән сүзләр килеп иреште. Интернетта ничек кенә мактап язмаганнар! Һәм бу бездә зур сөйләшүгә сәбәп булды.


Шәмәхә сыер


– Ишеттегезме әле, хәзер балалар өчен VIP-клублар да бар икән инде!!! Аена 6 мең түләп, балаңны шундагы түгәрәкләргә йөртеп була, ди. Сортларга аеру, байларга, ярлыларга бүлү менә кайдан башлана!..

Бер коллегабызның шул сүзен икенчесе элеп алып китте:
– «Шәмәхә сыер» янында монысы пүчтәк кенә... Яңа ачылган хосусый балалар бакчасы турында әйтүем. Менә оҗмах кайда ул! Балалар өчен катокка кадәр бар ди анда. Җәен дә шуып була торганы... Аена 12 мең түләп йөртә алсаң, рәхим ит.

«Шәмәхә сыер» принцибы билгеле инде: шаккатырырга, аерылып торырга, башкаларга охшамаска тиеш ул. Исеме үзе өчен сөйләп тора. Әмма сатып алучыларны җәлеп итү өчен маркетингта еш кулланыла торган ошбу «шәмәхә-лек» бу очракта безнең игътибарны социаль гаделсезлеккә дә юнәлтте. Балаларыбызга бертигез мөмкинлекләр бирә алмыйбыз икән бит!  

Россия президенты Владимир Путин журналист-лар белән очрашуында, мәгарифкә кагылышлы сорауларга да тукталып, түгәрәкләр, спорт секцияләре барлык балалар да йөри алырлык булырга тиеш дигән иде. (Ни әйтергә теләде икән: бушкамы, әллә акчагамы? Икенче очракта кем түли – ярлы гаиләме?) Озак көтәрбезме? VIP-мәктәп­ләр бар иде инде. Әйтик, Казандагы 18 нче, 39 нчы, 122 нче мәктәпләр, 7 нче, 19 нчы гимназияләр күптән элиталы саналды бит. Югары даирәдәгеләр балаларын һәрчак шуларга укырга бирергә тырыша. Бәлки, бай баласының андый мәктәптә укыйсы килмидер, әзерлеге-сәләте җитмидер, нигә аны ирексезләргә, ди Казан федераль университеты каршындагы Н. Лоба­чевский исемендәге лицей директоры Павел Шмаков. Бу лицейга укырга керер өчен махсус имтиханнар тапшырырга, турлар аша узарга, югары баллар җыярга кирәк. Гади гаиләдән чыгып та, белеме, әзерлеге белән чынлап та шунда укырга лаек балалар да бар бит. Аларның урынын алу була түгелме соң бу?! Күптән түгел бер профессор шушы дәрәҗәле лицейга баласын урнаштыру өчен ниләр генә кыланмаган! Хәтта 50 мең акча да тәкъдим итеп караган. Кире каккач, янауларга күчкән. Андыйлар өчен балаңның престижлы мәктәптә укуы бик мөһим шул: дәрәҗә­лелекнең бер билгесе, бер атрибуты санала ул. Зур түрәлек, бай коттеджлы, лимузинлы, яхталы булу, Майамида йә Канар утрауларында ял итү кебек үк.

Элеккеге, революциягә кадәрге үк гимназия балалары мәктәпкә формадан йөри торган булган. Мәктәп формасы төрле катлам кешеләрен тигезләп торган, аны киеп йөрү дәрәҗә саналган. «Илдә бердәй мәктәп формалары булырга тиешме?» Укытучы-ларның шактые «әйе!» дип җавап бирә.

Бердән, килешле һәм тыйнак; икенчедән, дисциплинада тота, баланың игътибарын чит әйберләргә юнәлтми; өченчедән, укучылар арасында тигезлек билгесе куя ул. Берәү дә кыйммәтле, башкаларда булмаган киемнәре белән һаваланып, үзен калганнардан өстен тотып, гади һәм тыйнак киемле яшьтәшләренә кимсетеп карап йөри алмый. «Мәктәп киеменә кагылышлы сорауларны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, – дигән иде мәгариф министры Дмитрий Ливанов. – Ләкин без ил күләмендә бөтен баланы да бертөрле киендерә алмыйбыз. Сүз дә юк, форма кию буенча бердәм таләпләр кертелергә тиеш.

Әмма шул ук вакытта һәр укучы класста үзен уңайлы хис итәрлек булсын, мәктәп классы, мәктәп бинасы ниндидер аерымлыклар килеп чыга торган урын булырга тиеш түгел». Шулай шул! Мәктәптә үк югары катлау, түбән катлау балалары дигән бүленешкә юл куймас иде бу чишелеш. Шулаен шулай. Әмма чынбарлыкта адым саен гел киресе.
Әле мәктәп бусагасыннан да атлап кермәгән балалар үзләрен VIP дип йөртсен инде!

Зур бер акционерлык җәмгыяте директорының баласын LADA Priora машинасында мәктәптән алырга килгәннәр. Башка көннәрдә гел Тoyota, Land Cruiserда кайткан 9 яшьлек малай: «Миңа хәерчеләр утырып йөри торган машина кирәк түгел!» – дип, хурланып елый икән. Йә, ни әйтерсез?

Машина дигәннән... Казан федераль университеты янында студентлар куеп калдырган иномаркалар арасыннан ерып чыгарлык түгел, бөтен җирне кап-лап бетергәннәр, атаклы «сковородка» күренми хәтта. Башка шәһәрләрдән килгән «кәттә» егет-кызлар башкала үзәгендәге иң элиталы йортлардан (юк, тулай торакта яшәмиләр, кемнәрдәдер фатирга да түләп тормыйлар – үзләренеке!) «кәттә» машиналарында иң дәрәҗәле альма-матерга укырга йөри шулай. Кайчандыр университет янында бер генә машина – ректорныкы гына тора иде...


«Газпромда эшлисе килә!»

Шулай берчак Мәскәүдә Дәүләт Думасында яшьләр тематикасына багышланган парламент тыңлауларында катнашырга туры килде. Анда шактый мәсьәләләр күтәрелгән иде. Яшьләр эшләре буенча ул вакыттагы комитет рәисе урынбасары Алина Кабаева чыгышын менә мондый сүзләр белән башлап җибәрде: «Безнең яшьләр чамасыз байлыкка омтыла. Алар начар тәрбияләнгән, түрәләрдән мыскыллап көлә, олыларны хөрмәт итми. Бүген балаларыбыз тиранга әверелде: өлкән кешегә утырырга урын бирә белмиләр, әти-әниләренә карышалар. Дөресен генә әйткәндә, гайрәт чигергеч алар. Көннәрдән бер көнне шулар идарә итүне үз кулына алса, ил киләчәгенә бәйле бөтен өметләрне югалттым дип исәплим. Чөнки бу яшьләр түзеп торалмас-лык, тотнаксыз, коточкыч». Килешергә дә, килешмәскә дә белмичә утырганда... бу сүзләрне безнең эрага кадәр үк инде Сократ әйткән дип шаккатырды. Яшьләребезгә ашыгып шундый бәя бирү дөрес түгеллекне тагын бер кат искәртәсе килде. Атаклы философның сүзләре үгет-нәсыйхәт кебегрәк яңгыраса да, аудиторияне ничек кенә кузгатты әле!
«VIP-балаларны тәрбияләү өчен VIP-әтиләр миллионнар түгә. Чит илләрдәге престижлы университетларга укырга җибәрә. Әмма ул чыгымнар һәм административ ресурслар көтелгән нәтиҗәләрне бирер микән?»


Экспертлар буларак килгән журналистлар, сәясәтчеләр, социологлар чыгышы сөземтә-сөземтә булып хәтердә яңара.

«Һәр өченче яшүсмер елга бер китап кына укый. Һәр икенчесе «Газпром»да эшләргә хыяллана». «Ситуация контрольдән ычкынды. Идеаллар юк. Күпләрнең чиновник йә депутат буласы килә». «Яхшы укый торган малайның иншасында  70 орфографик хата. БДИда әзер җавапларга гына төртеп утыру түгел шул бу! Яшьләребез начар түгел. Ләкин коточкыч надан алар». «Без тирән чокыр эчендә. Талантлы яшьләр дип сөйләнгән булабыз. Ә талантсызларга нишләргә? Икенче сорт итеп караргамы? Бәлки алар ялтырамый торган таланттыр?» «Бүгенге яшьләр аудиториясендә хурлыкка каласың, аларның мыскыллы көлүен күрәсең килмәсә, «рухи кыйммәтләр», «демократия», «ирек» сүзләрен әйтмәвең хәерлерәк. Тормышта бөтенләй башкача икәнен күреп торалар чөнки».

«Глянец журналлар безгә тырыша-тырыша халык хисабына баеп киткән бер төркем олигархлар, ниндидер юллар белән кесә калынайткан сәясәтчеләр һәм чиновникларны Россия элитасы, тормыш эталоны дип күрсәтмәкче, яшьләрне шундый тормыш белән кызыктырмакчы, иҗтимагый аңга аерым идеология – гламур идеологиясен, мораль һәм әхлак нормаларына төкереп карый торган кешеләр социумы идеологиясен такмакчы була».


VIPлар, мажорлар, «алтын яшьләр»


Ә без нәрсәләр беләбез соң VIPлар турында? VIP-заллар, VIP-рестораннар, VIP-мәктәпләр, VIP-кунаклар... Шулкадәр күп икән бу VIPлар. Инглиз-чәдән тәрҗемә иткәндә, VIP – үзенең югары статусы, популярлыгы яки капиталы бәрабәренә «бик дәрәҗәле, бик мөһим кеше», «начальник», «югары даирәдә утыручы», «зур түрә». 1940 нчы елларда авиациядә аерым уңайлыклар, махсус куркынычсызлык чаралары таләп итә торган югары рангтагы пассажирларны шулай йөртәләр. XX гасырның икенче яртысында инде бу терминның функцияләре киңәя, пассажирларга гына түгел, башка өлкәләрдәге бай һәм үтә дә дәрәҗәле клиентларга да туры килә бу исем. «Аеруча кадерле» шәхесләр рәтенә атаклы сәясәтчеләр, йогынтысы зур булган эшмәкәрләр, шоу-бизнес «йолдызлары» керә. «VIP», термин буларак, рекламада һәм эксклюзив сервиста элиталы сатып алучылар тарафыннан еш кулланыла.

Гомеренең беренче минутларыннан, тәүге сулышыннан ук VIP-балаларга аерым катлам баласы икәне, башкаларга охшамаганлыгы сеңдерелеп килә. Аларны башка язмыш көтә. Әйе, шундый кара эш, гади тормыш күрмәгән балалар зур кабинетларга килеп утырып гади халыкның хәлен ничек аңласын да, ничек күз алдына китереп карасын соң!

Патша, король, император балалары әнә шундый титул алып, аерым бер катлам булып үскән. Ләкин алар башка! Николай II гаиләсендә кызларны ничек тәрбияләү турында ишеткәнегез бар иде микән? Бөек княжналар белемле, тәрбияле, зәвыклы – чын аристократлар, аксөякләр булып үсә. Чит телләр өйрәнәләр, бәләкәйдән үк ничек итеп үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштереп үсәләр. Башкалар белән аралашканда үзләренең югары катлау балалары булу белән ялгыш та масаймыйлар. Дүртесе дә гади, кешеләргә ярдәмчел булулары белән сокландыра. Әниләре аларны секунд та эшсез тик утыртмый. Кызлар һәрчак нәрсә белән дә булса мәшгуль.  

Ә үзебезнең халыкның аксөяк, затлы нәсел, морза балалары соң?! Һәм әдәпле, һәм гыйлемле, һәм зыялы ул асыл затлардан Дәрдмәндләр, Рәмиевләр, Аитовалар, Әмирхан Еникиләр чыккан... Чыгышың шундый булу балага зур җаваплылык та өстәгән. Мондый дәрәҗәле исемне йөртә дә белергә кирәк бит әле. Аңа лаек була белү шарт. Бик нык тырышырга, үз өстеңдә эшләргә, белемле, эрудицияле, тәрбияле булырга кирәк. Теләсә нинди сынауларга да бирешми торган нык характерлы, зирәк акыллы... Кыскасы, һәр яктан камил булырга! Чөнки сиңа бөтен гавам карап торачак, син бар кешенең күз уңында булачаксың. «Ярый»дан бигрәк, «ярамый»ны күбрәк ишетеп үсә ул мохиттә тәрбияләнгән балалар.

Хәер... Андыйлар безнең тормышта да бар иде бит. Колхоз рәисе, хуҗалык җитәкчесе, мәктәп директоры балалары без үскәндә үк күпләр өчен VIPлар булды. Балалары да шул зур исемне аклады. 60 нчы елларда безнең авыл «Кызыл Сөн» колхозының үзәге булып, тирә-юньдә даны таралган Дәүләтшин абый аның рәисе иде. Исеме Шахзадә булганын еллар узгач кына белдем. «Дәүләтшинга кереп чыгам! Иптәш Дәүләтшин чакырды!» – дип сөйләшәләр иде. Аның хатыны – Сафина апа – шулай ук зур кеше: баш врач, бик шәп доктор. Үзе Казанныкы. Якын-тирәдәге авыллар участок больницасына аңа күренергә килә. «Сафина апа» дип фамилия белән генә эндәшү эченә ниндидер хөрмәт, бераз сагаю һәм курку да бар. Без, бала-чага, аның исеме Хәсимә икәнен дә белмәгәнбез. «Үскәч кем буласың?» дигән сорауга кызлар, шаяртып, «Сафина апа булам», ә малайлар «Дәүләтшин булам», дип, алар башкарган эшнең дәрәҗәсен чамалыйлар иде үзе. Баштарак тарантаслы атларда утырып йөргән бу авыл «начальниклары»ның икесен дә – ирен дә, хатынын да – тора-бара «Волга» машиналары йөртә башлады. Аларның киенүе дә, үзләрен тотышы да – бөтенләй башка, авыл халкыныкына охшамаган. Ахун очындагы өйләре дә үзгә: авылда бердер ул. Кемнәргәдер ул өй эчен күрү насыйп булгандыр, әлбәттә. Телефоннары, патефоннары, радиоалгычлары бар, бүлмәләре әллә ничә, дип шаккатып сөйлиләр иде. Малайлары – Наил, кызлары Гүзәл икәнен генә беләбез. Алар авылныкылар белән артык аралашмады. Иң якын шәһәр – Минзәлә, шунда рус мәктәбендә укыйлар. Каникулга кайткан чакларында гына күрше балала-ры белән уйнарга җай чыга. Соңрак Гүзәлнең – әнисе кебек врач булганын, Наилнең – әтисе укыган Казан университетының тарих бүлеген тәмамлаганын белдек. Димәк, нәселдән күчкән тәрбия, ата-ана биргән сәләт-мөмкинлекләр юкка чыкмаган.

Югары даирә балаларының икенче төрлерәкләре дә бар. Тормышлары бөтен яктан да алдан ук кайгыртылган, көйләнгән «алтын яшьләр»не мажорлар дип тә атыйлар. Әти-әниләренең сүзе кайда да үтә, проблемалары бер шылтырату белән хәл ителә. Башларында – акча, яшәү ысуллары –күбрәк валюта туплау, киенүләре – Пьер Карденнан да Версачедан... Шул инде, «ДДТ» җырындагы «мальчики-мажоры»: «сыновья дипломатов, юристов, министров и профессоров...»

Директория чорында Франциядә тормыштан барысын да алып яшәргә омтылучы яшьләрне – «нуворишлар» (яңа баеп киткән кешеләр, яңа байлар) малайларын – мажорлар дип йөрткәннәр. Тик байлык бар, ә гасырлар буе буыннан-буынга бирелгән тәрбия юк үзләрендә. Менә шундыйлар күбәеп китте хәзер. Асылзат буласылары килә, тик, һай, бик ерак тора шул алар чын VIPлардан!..

Яшьләр кайда да яшьләр инде, дияргә яратабыз. Ләкин, бездәгедән аермалы буларак, чит илләрдәге яшьләр – VIP-балалар күңел ачып кына йөрми, бәләкәйдән үк эшкә тартылып үсә икән. Америка малайлары, мәсәлән, җәйге каникулда эшләп, үзләре тапкан акчага велосипед, хәтта машина алырга омтылалар. Анда һәркем кеше өстендә яшәмәскә, бәләкәйдән үк үз көнен үзе күрергә өйрәнә. Югыйсә әти-әниләре җилкәсендә дә рәхәтләнеп яши алырлар иде. Берчак Нью-Йоркта яшәүче милләттәшебез профессор Рифат Таби (ул да VIP була түгелме?) гаиләсе турында кайтып сөйләгәннәр иде. Күп телләр белүче тәрҗемәче хатыны, университетта компьютерлар буенча укучы улы, мәктәп яшендәге кызы турында... Бу вакыйгага шактый еллар узды, ул балаларның инде үз тормышыдыр. Ләкин хикмәт анда түгел. Сокландырганы – балаларының вакыт кадерен белеп, алларына куйган максатка ирешү өчен һәр сәгатен, көнен исәпләп яшәүләре булды. Студент уллары иртәнге якта лекцияләр тыңлый,   ә төштән соң шул ук университетта үзенең булачак һөнәре буенча эшли. Әти-әнисе янына кунакка кайткан арада исә ял итәргә кирәк дип тормый, йорт тирәсендә эшләргә чыгып китә. 12 яшьлек кызлары-ның көне иртәнге алтыда ук башлана. Мәктәптән кайткач, әле ул тагын бер мәктәпкә музыка дәресе алырга йөри. Аның да һәр минуты исәптә: әнисенә дә булыша, ашарга да әзерли, чәчәкләр дә үстерә.

Хәер, үзебездә дә моңа охшаш мисаллар җитәрлек. Зур компания җитәкчесе яки хөкүмәт әгъзасы кызларының әтиләре офисына идән юучы булып эшкә урнашуы гаҗәпләндермиме? Авыллардагы күпчелек хуҗалык җитәкчеләренең балалары да эш рәтен белеп, үзләрен тормышка әзерләп үсә. Көтү дә көтәләр, сыер да савалар, печән дә чабалар. Кеше никадәр тәрбияле булса, шулкадәр гадирәк. Эш, тир түгү, тырышлык бәрабәренә генә җитеш тормышка,
югарылыкка ирешеп булганын яшьтән үк аңлый алар.

*  *  *

Намуслы, зыялы, белемле булу артында ниндидер уңышларга ирешү максаты гына ятмый, аксөяк
булу — ул яшәү рәвеше, әхлак нормасы, идеалларга омтылу.

Менә шундый күзәтүләр, шундый фикерләр. Югары катлау дип йөртелгән балаларның да
төрлесе була. Кыенлык күрмичә генә үсеп, ялтыравык бай тормышта акчаның каян килеп, кая киткәнен белмичә типтереп яшәп ятучы «мажор-лар». Асылы, бөтен барлыгы белән чын мәгънәсендә «алтын балалар» булган акыллы, алдынгы яшьләр. Әлбәттә, аларга күп, бик күп салынган: кадер-хөрмәте дә, акчасы-байлыгы да, белеме-тәрбиясе дә. Алар киләчәгебезнең алтын фонды булырлык.
Кемгә күбрәк сарыф ителгән, шуннан күбрәк көтелә  дә, аңа куелган таләпләр дә югарырак.
«Бу дөньяны үзгәртәсе иде!..» – дип әнә шул соңгылары әйтә дә инде.

фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар