Логотип
Актуаль тема

Бөтен дөнья башка юнәлештә хәрәкәт иткәндә бу шәп үрнәк: республикада шәҗәрә фестивале

«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивален Архив эше буенча дәүләт комитеты республикада инде бишенче тапкыр уздыра. Шушы ел эчендә анда 45 районнан 700ләп гаилә катнашкан. Бу ун мең кеше үз тамырларын ныклап өйрәнгән, аны таныткан дигән сүз. Быелгы бәйгедә финалга алты гаилә чыкты. 


«Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивален Архив эше буенча дәүләт комитеты республикада инде бишенче тапкыр уздыра. Шушы ел эчендә анда 45 районнан 700 ләп гаилә катнашкан. Бу ун мең кеше үз тамырларын ныклап өйрәнгән, аны таныткан дигән сүз. Быелгы бәйгедә финалга алты гаилә чыкты. 


Ютазы районыннан Абдрахмановлар гаиләсендә таулар каны да, дала каны да ага. Папахалар кигән, кавказ халкы костюмыннан булган кешеләрнең рәхәтләнеп татарча сөйләшүләре гаҗәп тә тоелды. Баксаң, әлеге гаиләнең тамырлары Дагстан Республикасының Чародинск районыннан икән. «Безнең бабайның әтисе Магомед Бөек Ватан сугышында Харьков өлкәсен азат иткәндә әсирлеккә төшә, – дип сөйли бу гаиләгә килен булып төшкән Айгөл. – Ә ул вакытта әсирлеккә төшкән кешеләр, нигездә, лагерьлар аша уза. Безнең бабай да Сталин репрессиясенә эләгеп, Ютазыга озатыла. Шушында Фәридә әбиебез белән гаилә кора. Әбиебез аны үзенә балан бәлеше белән гашыйк итә. Бу бабабыз өчен бик үзенчәлекле ризык була. Алардан туган балалар республикада төпләнә, чөнки бабай монда гаилә корып, Дагстанда калган гаиләсенең ышанычын югалта. Әмма без хәзер анда туганнарыбызны таптык. Алар Татарстанга, без Дагстанга кунакка йөрешәбез». Ә папаха гаилә ядкаре икән. Ул ир-ат ягыннан  буыннан-буынга тапшырыла. Ике төрле милләт кушылган гаилә ике як традицияләрен дә хөрмәтләп яши. Бөтенесе дә җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре. Араларында атказанган хезмәткәрләр дә бар. Шунысы кызык, гаиләсеннән аерылса да, Магомед бабай балаларында кавказга мәхәббәт уята алган. 


Гаилә тарихын гына түгел, гаилә тамгасын да саклаган тагын бер шундый гаилә – Зәй районыннан Әхмәтҗановлар. Алар тавык тәпиенә охшаш гаилә тамгасын әле дә саклый. Шунысы да кызык, нәселләрендә бер онык кошчылык белән шөгыльләнә икән.

 
 Казанның Мәскәү районыннан Лозов-Ярцевлар гаилә шәҗәрәсендә барлыгы 9 буын, 700 гә якын туганнар. Бу – интернациональ гаилә. Туганнар арасында руслар да, татарлар да, белоруслар да, үзбәкләр дә, украиннар да бар. Нигездә –  мөгаллимнәр. Бөтенесенекен дә бергә кушсаң, педагогик тәҗрибәләре 927 елга тула. Бу гаилә тамырлары АКШка кадәр сузылган.

 
Саба районыннан Хантимеровлар гаиләсе данлыклы балта осталары. Авылда бабалары Хантимер балтасы тимәгән бер генә йорт та булмаган. Хәтта Хантимер чишмәсе дә бар. Өе каршында чишмә табып, чистартып, аны карап тора үз вакытында Хантимер. Бу чишмә авылда әле дә аның исемен йөртә икән. «Безнең нәселебез бердәмлеге белән аерылып тора. Ата-бабаларыбыз турында һәрвакыт истәлекләребезне барлап торабыз», – ди Альбина Хантимерова. 


Финалга чыккан һәр гаилә Камал театры сәхнәсендә үз нәселен тәкъдим итте. Җырлы-биюле тамаша ясады. Быелгы фестивальгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. «Бөтен дөнья башка юнәлештә хәрәкәт иткәндә шәп үрнәк бу. Шушындый гаилә кыйммәтләре безнең илне саклап калырга ярдәм итәчәк. Гаилә тарихын яшь буынга тапшырырга кирәк. Борынгылар тиккә генә җиде буынны белергә кирәк дип әйтмәгән. Бүген нәсел шәҗәрәсен төзү популярлашты. Бу бик сөендерә», – диде ул үз чыгышында. 
Быелгы юбилей бәйгедә беренче урынга Хантимеровлар гаиләсе лаек булды. Икенче урында – Аксубай районыннан Андреевлар, өченче урында – Лозов-Ярцевлар гаиләсе. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләк тапшырылды.
 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар