Телефон мошенниклары белән «шаяру» куркынычка әйләнергә мөмкин.
Телефон мошенниклары алдаулары турында әле дә ишетеп торабыз. Кайчак мошенник шалтыратканын абайлап алып, имеш, аны үзебез алдарга телибез. Шул рәвешле «җиңмәкче» булабыз. Рольгә кереп сөйләшәбез, шаяртабыз, хәтта мыскыл итәбез. Үзебезне алардан акыллыга санап, имеш, арт сабакларын укытабыз. Әмма бу укытуга алар үзләренчә җавап бирә ала. «Мондый «уен» көтелмәгән нәтиҗәләргә, хәтта җитди проблемаларга китерергә мөмкин», ди белгечләр.
Таныш булмаган номердан шалтыратуларга җавап бирү – үзе үк куркыныч адым. Без бу хакта еш онытабыз, йә санга сукмыйбыз. Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина әйтүенчә, мошенникларны шаяртырга теләп, таныш булмаган номердан шалтыратучы таныш булмаган кеше белән сөйләшүне дәвам итсәгез, үзегезне куркыныч астына куясыз. –
Үзләре белән «шаярганнары» өчен мошенниклар сезнең номерны махсус исемлеккә кертә ала. Нәтиҗәдә, һөҗүмнәр берничә тапкыр артачак. Сезгә шалтыратып – аптыратып бетерәчәкләр. Мәсәлән, көндез – «посылка китерүче», кичен – «иминлек хезмәте», төнлә – «элемтә операторы» шалтыратыр. Шалтыратулар тәүлек буе дәвам итеп, иң сабыр кешене дә чыгырыннан чыгарырга мөмкин», – дип аңлата белгеч.
Моннан тыш, мошенниклар сезнең номерны башка кешеләргә шалтырату өчен дә кулланырга мөмкин. «Телефон номерыгызны «подмена» ысулы белән файдаланып, алар башка кешеләргә сезнең исемнән шалтырата ала. Тавыш үзгәртү программалары ярдәмендә сезнеңчә сөйләшәчәкләр дә әле. Шулай ук мошенниклар белән шаярган кешеләргә махсус программалар ярдәмендә меңләгән SMS-хәбәр, раслау кодлары, реклама яки хәтта янаулар җибәрү очраклары да бар. Даими үзгәреп торган дистәләгән номерны блокка куеп бетерергә дә мөмкин итүгел», – ди Нурания Хәйруллина.
Шуңа белгечләр тагын бер кат алтынга тиң киңәшләрен бирә:
«Төп кагыйдә бик гади: таныш булмаган номердан шалтыратсалар – җавап бирмәгез. Иң яхшысы – шалтыратуны кире кагу яки телефонның шалтыравыннан туктауны көтү. Бу очракта мошенниклар куллана торган системалар номерны «актив түгел» дип билгеләргә мөмкин. Шул рәвешле, шалтыратулар кимиячәк. Акыллырак булыгыз: трубканы куегыз, ә тагын да яхшысы – бөтенләй җавап бирмәгез», – ди Нурания Хәйруллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк