Логотип
Актуаль тема

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ХӘЛӘЛ РИЗЫК КЕМГӘ ЗЫЯН ИТӘ?

Балалар бакчасында хәләл тукландыруга каршы имза җыюны ничек аңларга? Казанның Идел буе районы 144 нче балалар бакчасында хәләл тукландыру мәсьәләсе инде бер ел һаман хәл ителми. Хәмидовлар гаиләсе инде бер елдан бирле балаларын хәләл ризык белән тәэмин итүгә ирешә алмый.

Бакча җитәкчелеге әллә җирәнә “хәләл”дән, әллә булган системаны үзгәртергә теләми, әллә хәләл ашатуны ялынып диярлек сорап йөрүче ата-аналарга шулкадәр битараф – монысы аңлашылмый.Хәмидовларның тиздән 4 яшен тутыручы кызлары Ясмин шушы 144 нче бакчага йөри. Социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортлардан торган М-14 микрорайонында урнашкан бу бакча. Өйләренә бик тә якын булуы белән уңайлы булса да, бакчада хәләл тукландыру булмавы күңелләрен тырный. Өстәвенә, мөдир дә аяк чалырга гына тора кебек. Ясминнең әнисе Чулпан Хәмидова белән әңгәмә кордык.

 

Хәләл ризык татар бакчаларында гына булырга тиешме?

– Кызыбыз Ясмин бу балалар бакчасына бер ел элек йөри башлады. Урнашкан вакытта, мөдир белән, беренчедән, татар төркеме, икенчедән, хәләл ризык турында сөйләштек. Июнь ае иде бу, килешү төзегән вакыт, “ярар, август азагында киләсез бит әле, тагын сөйләшеп бетерербез” диде. Ахыр чиктә, татар төркеменә эләкмәдек, ни өчен икәнен үзебез дә аңламадык. Хәләл ризык турында сүз кергәч тә, “бу дәүләт балалар бакчасы, бу мөмкин эш түгел” дигән сүз ишеттек. Шаккаттык, юкса, Татарстанда бу бит инде башкарып чыкмаслык эш түгел, хәләл тукландыручы учреждениеләр юк түгел, бар бит. “Ничек инде, танышларыбызның балалары дәүләт бакчасына йөреп, хәләл ашыйлар бит” дидем. “Татар балалар бакчаларыдыр ул” дип җавап бирә. Сәерлек бит инде, ни өчен әле татар балалар бакчалары гына хәләл булырга тиеш, ди. Мәсәлән, ирем Женя, ул рус булырга да мөмкин, аның каравы мөселман бит ул, - ди Чулпан ханым.

Кызганыч, бу үгетләүләрнең дә файдасы булмаган, бакча мөдире һаман үзенекен сукалап: “Юк, монда барысын да яңадан үзгәртү авыр булачак, меню бер елга алдан билгеләнгән, аның бәясе дә артачак” дип җавап биргән.

– Шулхәтле авыр эш микәнни дип, Мәгариф идарәсенә барып сораштык. Бактың исә, тендеры да кирәкми, бары тик ата-аналарның ризалыгы һәм аларның гаризасы буенча мөдирнең шалтыратып, исемлеккә кертүе генә кирәк икән. Бәясе дә үзгәрми ди хәтта. Бары тик бер әйбер – итне китерүче генә үзгәрә диделәр. Без сөендек, мөдирнең кабул итү сәгатьләрендә барып, аңа “шулай-шулай, шалтыратуыгыз гына кирәк икән сезнең” дидек. “Ярар, шулай җиңел булгач, эшләрбез” диде, тик янә “сакал текте”. Бу 29 нчы август иде. 1 нче сентябрь көнне бакчага килгәч, сүзеннән кире кайткан иде, үтеп барышлый гына аны күреп кабат искәрткәч, “юк, берни эшләмибез” дип кырт кисмәсенме?!..


“Башта хәләл яклы иде”

Шәһәр Мәгариф идарәсенә юл эзе әле суынырга да өлгерми, Хәмидовларга кабаттан шунда барырга туры килә. Анда аларга язма рәвештә имзалар җыеп, бер ай эчендә мөдирнең язма җавап бирергә тиешлеген әйтәләр. Тик, мөдир “хәләл туклануны оештыра алмыйбыз, чөнки ата-аналар риза түгел” дип җавап бирә. Гәрчә ул вакытта Чулпан ханым ата-аналардан бернинди сораштыру уздырылганын хәтерләми. Билгеле бер сәбәпләр аркасында, Хәмидовлар балаларын вакытлыча башка бакчага йөртеп тора. Соңрак Мәгариф идарәсенә мөдирне чакыртып, бу мәсьәләне янә күтәрәләр. Азмы-күпме алга китеш сизелгән кебек була, бакча җитәкчелеге Хәмидовларга хәләлгә мөнәсәбәте буенча әти-әниләрнең имзаларын җыярга рөхсәт итә, тик, алдан ата-аналар җыелышларына чакыруны ышандырсалар да, сүзләрендә тормыйлар.

“Җыелышлар булды, тик кеше аз килде, сезне чакыруның мәгънәсе булмас дип уйладык” дип, ык-мык килеп, сәбәпләрен таптылар. Шулай итеп, бер ел узды, быел августта яңадан бу сорауны күтәрдек. Ата-аналарга хәләл тукландыруның нәрсә икәнен аңлатып, хәләл яклы булганнардан имза җыярга куштылар. Ике көн йөрдем, ата-ана җыелышлары булган 13 төркемнең икесенә кертмәделәр. Шулай да барлыгы 100 гә якын имза җыйдык. Хәтта ике татар тәрбиячесе дә имза куйган иде, тик өстән басым булган, күрәсең, икенче көнне килеп, гафу үтенеп, имзаларын сыздылар. Мескеннәр, күзләрен күтәреп тә карый алмыйлар. Мин имза җыйганнан соң, мөдир урынбасары хәләлгә каршы имза җыеп йөргән. Тукландыруның бәясе артачак, бу бик күп проблемалар тудырачак, дип каршы котыртып йөргән. Әле алар һаман да каршы булучылардан имзалар җыялар”, - дип сөйли Чулпан Хәмидова.

Принципиаль кирелек, яки хәләлгә үч итеп батюшканы чакырабыз!

Шулай да, Хәмидовлар бирешергә җыенмый. Аларны куәтләп, “безгә дә хәләл кирәк” дип шалтыратучылар бар. Мәгариф һәм фән министрлыгына да, шәһәр Башкарма комитетына да хат язганнар. “Башкарма комитеттан җавап килде килүен, әмма иң кызыгы шул: бу мәсьәлә күпчелек тавыш белән хәл ителми, имеш. Бер генә ата-ана каршы чыкса да, хәләл тукландыруны оештырып булмый, дип җавап язганнар. Мин үзем моны аңлап бетермим, гадел дә түгел кебек. Бер караганда, закон ягыннан да, идеологик яктан да хәләл ризыкка каршылар була алмый. Бу принципиальлек кенә. Теләмим, бетте-китте. Кайбер каршы чыккан әти-әниләр белән дә сөйләшеп карадык. “Ни өчен каршы соң сез” дигәч, “әйдәгез, алайса, без дә батюшканы чакыртып, ризыкны изгеләндерик", диләр. Соң безгә бу комачауламый, чакыртыгыз дибез, сезгә дә хәләл проблема тудыра алмый” дип күндерергә тырышабыз. Христианнарның хәләл ризык ашавы тыелган әйбер түгел бит! Гомумән, бер ата-ана да кафеда яки базада ашаганда, “бу ит андый-мондый хәләл түгелме, хәләл булса, ашамыйм” дип сорап йөрми бит. Бу бары тик принципиаль кирелек. Хәләл ит ашап, мөселман булудан куркалармы шунда”, - ди Чулпан Хәмидова.

Эшнең уңышының 90 проценты мөдирдән торуын аңлый ул. “Мөдир үзе риза булмаса, моны башкарып чыгу гаять авыр, диделәр. Чыннан да шулай инде, үз баласы шушында йөргән берәр тәрбияче булса да табылачак каршылар исемлегенә”, - ди Чулпан ханым.

Әлегә Хәмидовлар алга таба нәрсә эшлисен хәл итмәгән. Хәләл тукландыру яклы фикердәшләре булса да, дәррәү кубып, һәр киртәне җимереп барырга ашкынып торырдай көрәштәшләре күренми. “Андыйлар башка бакчага күчү ягын карый. Ә безгә хәләл ашату булган башка бакчага йөртү бик мәшәкатьле. Транспорт йөрми бездән, такси белән дә көн дә йөртеп булмый бит. Әллә инде, чарасын табып, чып-чын татар балалар бакчасына күчерикме икән дип тә уйлыйбыз – аптыраган. Хәләл ашату булган татар балалар бакчасына күчсәк, ике мөһим проблеманы чишәбез дигән сүз: йөртү уңайсыз булса да, балабыз хәләл ризык ашаячак һәм татар булып калачак”, - ди Чулпан Хәмидова.


Хәләл тукландыруны сорау экстремизмга тиң?!

Хәмидовларны хәләл тукландыруны сорап йөреп, милләтара низаг чыгару ихтималлыгында гаепләүчеләр дә бар. Аларны экстремистик карашлы дип атап, пычрак коючылар да юк түгел. “Хәтта татарлар арасында да милләтара низагны пыскытып торуда гаепләүчеләр булуы аптырашта калдыра”, - дип язган Чулпан ханымның тормыш иптәше Евгений Хәмидов “Фейсбук”тагы битендә. “Ярый, аңлап бетермәгән ата-аналарның шулай диюе бер хәл, җитәкчелекнең шундый карашы, шуңа ишарәләгән сүзләре сәер”, - ди Чулпан Хәмидова.

Балалар бакчаларында хәләл ашату буенча Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе фикерен дә белештек. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эш буенча бүлек белгече ата-аналарның 100 процент дәрәҗәдә риза булырга тиешлеген раслады. “Бер генә әти-әни каршы икән, бакчада хәләл тукландыруны оештырып булмый. Күпчелек тавыш белән хәл ителми. Бу Казанның Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты позициясе. Бер кешегә бертөрле, икенчесенә башка азык ташый алмый бит алар”, - диде ул.

Мөфтият тә бу проблемадан хәбәрдар. Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәсьәлә буенча Хәмидовларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитетка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән булган. Комитет рәисе Марат Низамов белән элемтәгә кердек. “Алар белән ниндидер киңәшмә уздырып, хәләл ризыкның нәрсә икәнен аңлатырга кирәктер, мөгаен. Ата-аналарга хәләл ашамлыкның файдалы булуы турында сөйләргә кирәк, бездән ярдәм кирәк булса, без урыннарга чыгып, фото, видеоматериаллар белән аңлатырга әзер. Хәләл ит бит ул каны агызылган, чиста ит. Башка продуктларга килгәндә дә, хәләл ризыкта ниндидер кушылмалар юк. Билгеле, көчләп, мәҗбүриләп тагып булмый, шулай да әти-әниләрнең хәләл ризык турында дөрес күзаллавы булмаганлыктандыр бу проблема”, - дип саный Марат Низамов.

Бакча ачылу тантанасыннан. Фото: babyblog.ru

Балалар бакчасы мөдире Любовь Носковага шалтыраткач, ул бик коры гына: “Телефоннан берни дә җавап бирмим, барлык сорауларыгызны башкарма комитетка бирегез”, - дигән җавап кайтарды.

Любовь Носкова

“Ничек кенә булса да, без туктарга җыенмыйбыз, миңа калса, бу безнең хокукларны бозу. Бу мәсьәләне күпчелек тавыш белән хәл ителү гаделрәк булыр иде. Бер кеше генә булса да каршы төшсә... дигән шарт кую дөрес түгел. Министрлыкка да яздык, бу сорауны болай гына калдырмаячакбыз”, - ди Чулпан Хәмидова.

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уллеш инде,бу эти энинен проблемасы шушы гына микэн сон,устелэр балалар общий питаниедэ садикта,оендэ утыр жаным,ашат пешереп хэлэл ризык

    Хәзер укыйлар