Логотип
Сораулар

Айсылу НӘГЫЙМОВА, психология фәннәре кандидаты, доцент

Сорауларга психология фәннәре кандидаты, доцент Айсылу Нәгыймова җавап бирә.

Бирелгән сорау:

Исәнмесез! Авылда яшәгәч, психологларга барып йөреп булмый. Шуңа күрә «Сөембикә» журналында психологка сорау бирергә мөмкинлеген күргәч куанып киттем. Минем проблемам, бәлки, кемгәдер мәзәк хәл генә булып тоелыр, тик миңа моннан бер дә җиңел түгел. Ирем белән 26 ел яшибез. Һәм шул 26 елның 6 елын инде тынычлап яшәп булмый. Ирем эшкә дә бик уңган, намазлар да укый, акыллы да. Һәм ул инвалид та. Инвалидлар түләүсез санаторияләргә баралар бит, шунда ирем бер инвалид хатын белән танышып кайткан. Аның белән телефоннан сөйләшеп, ноутбуктан шигырьләр язышып ятканнар. Мин моны иң беренче 5 ел элек белдем. Бер ел буе белми яшәгәнмен. Төне буе интернетта утырганына көлеп кенә карый идем, шигырьләренең дә кем өчен икәнлеген бик соң аңладым. Дин тоткан, намаз укыган кешенең башка хатын-кыз белән мәхәббәт уйнаганына ышанасы да килмәде. Бик зур тавышлар булды. Мин бик озак аңыма килә алмый йөрдем. Ирем, башка сөйләшмим, араны өзәм, диде. Аңлы-миңле йөргәндә, җиңелрәк булмасмы дип, укырга кердем. Һәм хәзер аның беркайчан да ул хатын белән арасын өзмәгәнен, телефоннан сөйләшеп торганын белдем. Мин укуда чагында, төнге сәгать 4 кә кадәр сөйләшеп ятканнар. Мин аңлыйм, шигырьләр яза торган булгач, ул бик акыллыдыр, телгә остадыр. Мин исә иремне мактый да, назлый да белмимдер. Мин аз сөйләшә торган кеше, алай булдыра алмыйм шул. Тик миңа иремнең башка хатын белән бөтен эч серләрен, шатлык-кайгыларын уртаклашуы бик авыр. Ул аның белән физик яктан бергә булмаган, бу мөмкин дә түгел, шуңа күрә ирем үзенең гамәлләрен гаеп эш итеп күрми дә. Мин аның белән йоклап йөрмим ич, ди. Шуңа күрә тавыш чыгарырга сәбәп тә юк кебек. Тик миңа барыбер бик авыр, миндә депрессия. Аерылып китимме дип тә уйлыйм – балалардан, авыл кешеләреннән оят. Миңа нишләргә икән? Берәр киңәш бирә алмассызмы? Мин иремнән көннән-көн читләшәм. Яшисе бик авыр. (Гүзәл, Татарстан).

Эксперт җавабы:

– Чыннан да, Гүзәл ханым, бик катлаулы ситуациягә юлыккансыз… Сез язган хәл ирләрдә аеруча еш күзәтелә торган «урта яшьтәгеләр кризисының» бер чагылышыдыр сыман. Ләкин һәр проблеманың берничә ягы булган кебек, аңа карашлар да күп төрле булырга мөмкин. Әйтик, сез ирегезнең башка бер хатын-кыз белән электрон почта яки телефон аша гына булса да шулай якын аралашуын хыянәт дип кабул итәсез һәм берникадәр дәрәҗәдә сез хаклы да… Ә ирегез хыянәт дигәндә бары тик физик хыянәтне генә күзаллый һәм аның фикеренчә ул сезгә тугры калган, бернинди начарлык та кылмаган. Нәкъ менә шул күзлектән чыгып ул үзен хаклы саный, дини әхлак чикләрен үтмәвенә дә ышанган. Сүзләрегезгә караганда, сез ирегез белән капма-каршы типтагы кешеләр. Ул бәлки әле һаман тормышның мәгънәсен, үзенең җирдәге урынын «эзлидер». Ә сез, киресенчә, рациональ типтагы кеше – сез эш кешесе, гаиләдә сезнең ролегез зур, сез үзенә күрә «дөнья тоткасы», үзегезне бар нәрсә өчен җаваплы итеп тоясыз… Нәкъ менә шул җаваплылык хисе сезгә мәсьәләне кискен хәл итәргә ирек бирми дә инде. Проблемадан чыгу юлларын эзләү ысулыгыз да (укырга керү) шул турыда сөйли. Әмма сез бит шундый капма-каршы холыклы булсагыз да, инде чирек гасырдан артык бергә. Ирегезнен инвалидлыгы да сезне аермаган. Димәк, сез бер-берегезне тулыландыра беләсез! Уртак балаларыгыз бар. Болар барысы да гаиләгезне саклап калу өчен көрәшергә кирәклегенә ишарә. Килеп туган хәлдән чыгу юлын, һичшиксез, сез ирегез белән бергә эзләргә тиешсез. Моның өчен, беренчедән, ачыктан-ачык сөйләшү кирәк (ничек кенә авыр булса да, тавыш-гаугасыз гына сөйләшергэ тырышырга кирәк). Бу сөйләшү вакытында ике як та үзенең кичерешләрен сөйләсен – сез, аның бу адымының ничек сезне яралавын аңлатыгыз, ә ул – чит хатын белән мөнәсәбәтләрнең ни өчен килеп чыгуын. Икенчедән, икегез дә үз тәкъдимен әйтсен – ничек чыгып була бу хәлдән? Ирегезгә киләчәктә дә бу хәлгә түзеп яшәргә риза түгеллегезне аңлатыгыз. Ә ул үз чиратында хисләрен аныкласын – аңа кем кадерлерәк: 26 ел бергә гомер иткән, уртак балалар үстергән, тормышның төрле сынауларын бергә кичергән хатынымы, яки шигырьләр язышып аралашырга ашкынып торган яңа дустымы?!

Хәзер укыйлар