Логотип
Саннар

Язгы кояш булып балкый «Сөембикә»

06 марта 2023 Язгы кояш булып балкый «Сөембикә»

Сез дә шулаймы ул – март санын ниндидер бер зур сөенечкә өметләнгәндәй, түземсезләнебрәк көтеп аласың. Мөгаен, мартта үз бәйрәмебез – 8 Март булуы белән бәйледер ул.

Сез дә шулаймы ул – март санын ниндидер бер зур сөенечкә өметләнгәндәй, түземсезләнебрәк көтеп аласың. Мөгаен, мартта үз бәйрәмебез – 8 Март булуы белән бәйледер ул. «Сөембикә»нең март саны әнә шул бәйрәмебезгә бер матур бүләк шикелле. Без аны үзебез дә шундый теләкләр белән – укучыларыбызны сөендерсен, күңелләрен күтәрсен, дип, бәйрәмчә чыгарырга тырышабыз. Сизәсезме? 
Әйе, гади генә сан түгел бу. Гади була да алмый, чөнки нәкъ менә март аенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип аталган республика бәйгесенә йомгак ясала. Журналыбызның күп кенә геройлары – шушы бәйгенең финалистлары
Март саныбызның тышлыгын бизәүче Ирина Михайлова да – «Ел хатын-кызы – лидер» номинациясендә җиңү яулаучы. Ирина Михайлова Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәген җитәкли. Үз күңелендә дә бар кешелекне җылытырлык ялкын булган бу ханым белән Чулпан Галиәхмәтованың «Кешеләрне яратам» язмасы аша якыннан таныша аласыз. 
Кемгәдер язмыш сынауларны бер-бер артлы өеп бирә. «Тормыш мине чыбыркылап куа» язмасының герое Гөлнара Еркаеваның да тормыш юлы катлаулы. Ләкин өметсез тоелган сынаулардан да җиңеп чыга ул. Язманың авторы Алсу Шакирова. 
Гөлнур Сафиуллинаның «Әни» дип аталган язмасы беркемне дә битараф калдырмас. Ул – Ана Батырлыгы, Ана ышанычының көче турында. Гайшә Ильясова – авариядән соң урынга калган, табиблар да өметсез дип тапкан улын аякка бастыра алган Ана. 
Чын укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Бу сорауга Чулпан Галиеваның «Һәркемнең матур сыйфаты бар» дигән язмасын укып җавап табарсыз. 
Быел «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең 105 еллыгын билгеләп үтә. Газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова белән әңгәмә әлеге матбугат чарасының бүгенге көне, анда эшләүче журналистлар, укучыларны борчыган мәсьәләләр турында. 
«Күңе күзе ул – фәлсәфә» язмасында халык язучысы Рабит Батулланың тормыш кагыйдәләре тупланды. Моңарчы беркем дә әйтмәгән кызыклы фикерләр, фәлсәфи уйланулар – Эльмира Закирова әзерләгән язмада. 
Берсе – мәктәп директоры, авылның бар баласын укыта, икенчесе – табиб, авылдашлар аны, саклаучы фәрештәбез, дип йөртә. Әтнә районы Күңгәр авылының яшь, матур, үрнәк гаиләсе белән Лилия Гәрәеваның «Без – Күңгәрнеке!» язмасы таныштыра. 
Шагыйрә, драматург, йөзләгән җырлар, егерме өч китап авторы Гөлшат Зәйнашевага, исән булса, 95 яшь тулыр иде. Марс Гаитовның «Нәселебезнең йөзек кашы» язмасы Гөлшат апа, аның язмышы, тормышы турында. 
Хикәя укырга яратучыларга язучы Гүзәл Әдһәмнең «Өч монолог» әсәрен тәкъдим итәбез. Шигырь сөючеләр исә Рәсимә Гарифуллина һәм Илмира Гыймаева шигырьләре белән таныша ала. 
Хатын-кыз галәме сәхифәсендә, гадәттәгечә, табиб киңәшләре, матур булу серләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре һәм тәмле рецепт. Бу юлы аш-су остасы Альбина Фәсхиева безне борынгыча катлама пешерергә өйрәтә. Дөрес туклану яклы булганнарга Камилә Димөхәммәтовадан грушалы десерт рецепты да файдалы булыр дип уйлыйбыз. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Ozon«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Реклама. АО «ТАТМЕДИА»

Хәзер укыйлар