Логотип
Саннар

Яңа саныбыз кояшлы апрельнең үзе шикелле!

05 апреля 2022 Яңа саныбыз кояшлы апрельнең үзе шикелле!

Кояшлы, җылы апрельнең нәкъ үзе кебек яңа саныбыз чыкты.

1961 елның 12 апреле! Кешелек тарихындагы иң истәлекле көннәрнең берсе – Юрий Гагаринның Җир шары тирәли беренче кат әйләнеп чыккан көн. 10 тулып 55 минутта Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янындагы кырга төшкән космонавтны бәләкәй оныгы белән татар апасы каршы ала. Соңыннан бу вакыйганы Гагарин үзенең «Дорога в космос» китабында да яза. Истәлекләрдә телгә алынган Анна Акимовна Тахтарова һәм аның оныгы Рита чынлыкта татар кешеләре – Әнихәят Аким кызы белән, алты яше дә тулмаган Румия була. Румия ханым Нурсканованың хатирәләре «Тормышны үзгәрткән бер көн» язмасында. Авторы Зилә Нигъмәтуллина.
«Качаклар язмышы» – Донецк, Луганск, Горловка якларыннан Казанга кайтырга мәҗбүр кешеләр турында. Атышлар барган җирдән бер сумка белән генә меңнәрчә чакрымлы юлга чыгып китүчеләрнең тарихлары анда. Чулпан Галиәхмәтованың бу язмасы берәүне дә битараф итмәстер.

Әниләр авырмый бит алар, аларга авырырга ярамый... Ә менә авырып китсә?  Балаларны мөстәкыйльлеккә ничек өйрәтергә соң? Ләйсән Рәхмәтуллинаның «Мөстәкыйль тормыш» язмасында әлеге сорауга җавапны бергәләп эзлибез.

Кейтеринг – ризыкны өйгә китерү һәм ресторанча хезмәт күрсәтү дигәнне белдерә.  «Татар кейтерингы» хуҗабикәсе Альбина Фәсхиева оештырган хезмәтнең башкалардан аермасы – аш-суларның милли һәм хәләл булуында. «Иң кайнар ризык» язмасында журналист Гөлнур Сафиуллина Альбина ханым белән әлеге эшнең нечкәлекләре турында сөйләшә.  

Әҗәткә акча биреп торып, соңыннан терсәкне тешләмәс өчен, нәрсә эшләргә? Займ килешүе белән расписканың кайсы ышанычлырак? Финанс белгече Ләйсән Халикова белән финанс белемен өйрәнәбез.

Балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрапованы белмәгән кеше юктыр. Татарның Агния Бартосы диләр аны, ә язганнарын «әниләр шигыре» дип бәялиләр. Эльмира Закированың «Йолдыз» язмасын укыгач, сез үзегез өчен  тагын бер Йолдыз ачарсыз. Шагыйрәнең бөтен язмышы анда.

«Сагыну» – «Килен һәм кайнана» конкурсындагы чираттагы язма әнә шулай атала. 1977-1988 елларда «Азат хатын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Венера Ихсанова турында ул. 30 ел кайнана белән дус-тату яшәү серләрен Венера апаның килене Энҗе Фәйзрахманова яза. Кайнанасын иң җылы хисләр белән искә алып, яратып яза ул...

Бу санда кадерле укучыларыбызга берьюлы ике хикәя тәкъдим итәбез. Берсе – Ләбиб Леронның «Юл читендә»  хикәясе. Икенчесе – «Ак туфлиләр» – Лилия Гыйбадуллинаныкы. Сания Әхмәтҗанованың иҗаты да шигырь сөючеләрнең күңелләренә хуш килер дип ышанабыз.

Гадәттә сәхнә кешеләрен күбәләккә тиңлиләр. Имеш, бер кайгысыз, матур тормышта көн итәләр. Артистларның да шатлык-кайгылары, яшь аралаш елмаеп уйнаган вакытлары бар.  Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәбез.

«Зәр-зәр-зәрәгә!
Иртә торып, берсекөнгә – сөрән!
Абыстайлар, түтәйләр,
Чыгарыгыз күкәйләр!» Сезнең якларда да шулай такмак әйтеп, балалар карга боткасына ярма җыямы әле? «Гореф-гадәт» сәхифәсендә халкыбызның борынгы йолаларының берсе – карга боткасы турында.

Быел ураза 2 апрельдән башлана. Ифтар табыннарына куяр өчен, аш-су остасы Венера Арсланова яшелчәле, итле самса рецептын тәкъдим итә. Һичшиксез пешереп карагыз әле, ошар ул сезгә.
Һәм, әлбәттә инде, табиб киңәшләре, матур булу серләре, гөлләр үстерү, гороскоп, нервларның тынычлыгына тест – болар барысы да яңа саныбызда.

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Сөембикә» журналын Wildberries, Яндекс.Маркет, «Ozon»«Татмедиа» онлайн кибетләрдән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар