Без һәр саныбызны күңел җылысын кушып әзерлибез. Һәрвакыт сезне күз алдында тотабыз: укучыбыз «Сөембикә»безне кулга алгач нинди хисләр кичерер, дибез. Ул бездән ниләр көтә, аның өметләрен бу юлы аклый алырбызмы? Акларга тиешбез!
Сентябрь санында да сезнең күңелләрне кузгатырлык, ниндидер яңа файдалы мәгълүмат яки гыйбрәт бирерлек язмалар байтак.
Бу саныбызның тышлыгын Роза ханым Гарипова бизи. Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан «ЗМК» сөт эшкәртү заводының генераль директоры урынбасары ул. Сыйфат өчен җавап бирә. Аның иңнәрендә нинди зур җаваплылык ятканын күз алдына китерү авыр түгел... Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты безнең республикада яңа туган балалар өчен сөт ризыклары җитештерүче бердәнбер комбинат. Кибет киштәсендә тезелеп киткән сөт продукциясе арасыннан без нигә нәкъ менә «ЗМК» җитештергәнен сайлап алырга тиеш? Башкалардан алар нәрсә белән аерылып тора? Менә бу һәм башка сорауларга сез «ЗМК – сөтнең сыйфат билгесе!» дигән язмадан җавап табарсыз.
Авторы – Алсу Шакирова.
Сентябрьдә – яңа уку елы башлана. Балалар бик тиз үсә бит алар: кемнеңдер улы яки кызы инде мәктәп тәмамлап, югары уку йортына кергәндер. Димәк, кемнәрнеңдер балалары быел көзне инде еракта – шәһәрдә каршылыйдыр. Аның өйдәге урыны буштыр... Газиз балаң белән аерылганнан соң өйдә генә түгел, күңелдә дә туган бушлыкны ничек тутырырга, бу аерылышуны ничек җиңелрәк кичерергә соң? «Бушап калган оя» язмасы шул хакта.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
«47 яшемдә бар кешене шаккаттырып, дүртенче бәбиебезне алып кайттык...» «Көзен чәчәк аткан алмагач без» язмасы шулай башлана. 40 яшьтән узгач бала табуның нинди үзенчәлекләре бар, нәрсәләргә күбрәк игътибар итәргә кирәк? Табиблар соңарып бала табучы хатын-кызларга нинди киңәшләр бирәләр?
Язманың авторы – Гөлназ Хөҗҗәтова.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Көтә-көтә арып беткәнем.
Бу җырны белмәгән, ишетмәгән, үз гомерендә бер тапкыр да җырламаган кеше юктыр. Мәктәп елларының гимны бит ул. Бу шигырь юлларының авторы Энҗе Мөэминованың тууына быел 100 ел. Нинди кеше булган ул Энҗе апа, шигырьләре ничек туган, кайчан иҗат итәргә өлгергән – «Мин җыр булып калам...» язмасы аның гомер иткән, балалар укыткан Габдрахман авылына барып язылды. Җылы хатирәләргә бай язма! Аның укыгач, «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры күңелегездә башкача яңгырый башлар.
Язманың авторы – Эльмира Закирова.
«Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое – Әтнә районы Күшәр авылы егете Мөнир Шакиров. Мәкерле авырту аны гомерлеккә инвалидлык коляскасына утырткан. Әмма рухын сындырмаган! «Проблема аякларда түгел, башта. Син үзеңне ничек хис итәсең, шулай була», – ди ул. «Яшисем килә» язмасы Мөнирнең язмыш сынаулары белән ничек көрәшүе турында.
Авторы – Лилия Гәрәева.
Аш-су пешерергә яратучыларны «Җимешле һәм кишерле торт» ясау буенча мастер-класс көтә. Аны Ләйсән һәм Вадим Вараксиннар уздыра.
Журнал битләрендә очрашканга кадәр!
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::
• «Евроспар» ул.Глушко,16г.
• «Евроспар» Амирхана, 101
• «Бахетле» Залесная, 66
• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91
• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1
• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2
• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207
• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33
• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а
• станция метро «Тукая»
• станция метро «Суконная слобода»
• станция метро «Авиастроительная»
• станция метро «Проспект Победы»
• станция метро «Северный вокзал»
• станция метро «Яшьлек»
• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)
• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)
• станция метро «Горки»
Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834