Логотип
Саннар

«Сөембикә» журналының  июнь саны чыкты!

09 июня 2023 «Сөембикә» журналының  июнь саны чыкты!

 Тышлыгыбызны Кадәрия ханым Мефодьева бизи. Апас үзәк хастаханәсенең  акушер-гинекологы, онколог, УЗИ табибы ул. Гадәттә, тәҗрибәлерәк табибка күреним дип, район халкы Казанга йөри.  Ә менә Кадәрия Абзаловнага күренү өчен пациентлар шәһәрдән кайта, башка районнардан килә. Моның сере нәрсәдә икән соң? Бу сорауга җавапны «Ак дөнья илчесе» дигән язманы укып белерсез. 

Россиядә бүген бер миллионнан артык кеше ВИЧ диагнозы белән яши һәм бу статистика ел саен үсә. Алардан качалар, читләшәләр, күрмәмешкә салышалар. Һәм бу диагноз бары тик наркоманнарга һәм фахишәләргә генә куела дип уйлыйлар. Ә бит алар арасында без – өлкәннәр гаебе белән авыручы балалар да бар. Һәм алар шушы статус белән яшәргә, җәмгыять үзләрен читкә тибәрмәсен өчен, моны сер итеп сакларга мәҗбүр. Яшьтәшләреннән күпкә иртәрәк өлкәнәйгән бу үсмерләр ничек яши? Аларны, гомумән, өлкәннәрдән, җәмгыятьтән ничек якларга?  «Актуаль тема» рубрикасында чыккан «Статуслы сер»  язмасы әнә шул хакта. 

«Тормыш кагыйдәләре» рубрикасының чираттагы кунагы – Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов.  Герой булырга беркайчан да хыялланмадым. Пилот, космонавт булырга теләдем. Әмма герой түгел. Геройлык дан-шөһрәт казану өчен эшләнми. Ул йөрәктән бәреп чыга, кеше намусы буенча шул адымга бара, ди ул. 33 яшендә тормышын бөтенләй башка якка үзгәрткән Дамир Йосыповның тормыш кагыйдәләре укучыларда кызыксыну уятмый калмас. 

Без балаларны ишетәбезме? Алар безгә сөйләгәнне, әйткәнне, чынлап та,  һәрвакыт ишетәбезме, күңел, йөрәк аша уздырып тыңлыйбызмы? Әллә тыңлаган кыяфәт ясыйбыз да, кабат дөнья мәшәкатьләренә чумабызмы? Вакытында бала сүзенә колак салмау бик күп борчулар, Алла сакласын, кайгылар да китерергә мөмкин. «Ишетәсеңме мине?» язмасы балаларыгыз белән мөнәсәбәтләр турында уйландырмый калмас. 

«Кем баласы, димәгез» мультимедиалы рубриканың чираттагы кунагы – алып баручы, журналист-блогер Венера Аитованың әнисе Флёра Иванова. Венера кечкенә чакта кем булырга хыялланган, институтка кергән елларда кыз ни өчен үртәлгән, Венераның без белмәгән тагын нинди талантлары бар? Болар хакында Флёра ханым ачыктан-ачык сөйли. Интервьюны журналның ютуб каналыннан да карарга мөмкин. 

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән әңгәмә ул узган озын юл, аңа килгән сынаулар, югалту-табышлар, иҗат турында. «Мәхәббәт ул – зур сынау» дигән бу язма яраткан җырчыбыз тормышының без белмәгән якларын ача. 

«Мин инде бик күп еллар бу сорауларга җавап эзлим. Алай да уйлап карыйм, болай да – очын тапмыйм. Ни өчен ул безнең белән үзен шулай тотканын барыбер аңламыйм». «Ялган ана» язмасыннан юллар бу. Хат авторын нинди сораулар борчый, психолог исә бу проблеманың чишелен нәрсәдә күрә? Яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә язманы укып, гыйбрәт алырлар, үзләре өчен нәтиҗәләр ясарлар дип өметләнәбез. Ни генә булса да, гаилә тормышы бер-береңә юл куюга, гафу итә һәм кичерә белүгә нигезләнә.  

Проза яратучыларны Айгөл Хөснуллинаның «Кояш кыйпылчыклары» дигән хикәясе, шигърияткә гашыйкларны исә Гөлинә Шәйхи шигырьләре белән танышу көтә. 

«Сөембикә» үз  битләрендә борынгы милли аш-су рецептлары белән таныштыруны дәвам итә.  Бу санда Мөслимдә яшәүче Лилиана Миңнегалиева журнал укучыларга  чәлпәк пешерү буенча мастер-класс тәкъдим итә.  Кунак табынына менә дигән сый ул!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzon, KazanExpress«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Реклама. АО «ТАТМЕДИА». 16+

Хәзер укыйлар