Логотип
Саннар

Ноябрь саныбыз! 

18 ноября 2021 Ноябрь саныбыз! 

Көзге моңсу көннәргә ямь өстәп килеп керер ул сезнең өйләргә. Рәхәт, җылы кичләр вәгъдә итеп... 

Көзге моңсу көннәргә ямь өстәп килеп керер ул сезнең өйләргә. Рәхәт, җылы кичләр вәгъдә итеп... 

Бу санның тышлыгын «Вкусная еда» ҖЧҖнең генераль директоры, «Казан күчтәнәче» проекты җитәкчесе, Казан шәһәр думасы депутаты Мәдинә Сабирҗан бизи. Аның белән сөйләшү эш, сәясәт, хәйриячелек турында гына түгел, иң беренче чиратта, гаилә, әти-әниләр һәм балалар турында. Сез мондый Мәдинә Сабирҗанны әле белмәгәнсездер. 
Язманың авторы – Айсылу Галиева. 

Климакс. Нигә ул елдан-ел яшәрә бара хәзер? Сәбәбе нәрсәдә? Хатын-кыз бу проблема белән очраша икән, аңа үзен ничек тотарга? Нәрсәләргә игътибар итәргә? «Иртәләде...» дигән язма шушы четерекле, әмма һәр хатын-кыз белеп торырга тиеш сорауларны күтәрә. 
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан «Сөембикә»нең бу санында берничә материал дөнья күрде. 
«Әни онытыламени?!» Бу язмада Әнәс Бәширов дигән укучыбыз үзенең әнисе хакындагы якты хатирәләре белән уртаклаша. Әтиләре сугышның башында ук һәлак була, әниләре дүрт бала белән тол кала. Мәхемүзә апага балаларын үстерү, укыту, кеше итү өчен күпме көч кирәк булганын чамалау авыр түгел... 

«Алтын бөртекләре». Журналист интервьюга баргач кына, язманың төп героинясы Әминә апа Әшрапова: «Мин шундый журналда чыгарлык берни дә эшләмәдем», – дип әңгәмәдән баш тартты. Һәм аның уллары беренче тапкыр аның сүзенә каршы төштеләр: әниләре турында үзләре сөйләделәр. Әминә апа аларны – алты улын ялгызы үстерә. Ире вафат булганда олы улына нибары – 12, кечесенә  3 кенә яшь була... 
Язманың авторы – Алсу Шакирова. 

«42 яшемдә – яшь әни мин...» Әйе, әйе, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең тапшырулар алып баручысы, журналист Люция Нотфуллинага кабат шушы яшьтә генә әни булырга насыйп була. Танышларының кайберләре инде онык үстергән вакытта гына. Моның өчен ул үткән юл шактый авыр һәм катлаулы... «Ачыктан-ачык» рубрикасында Люция ханым шушылар хакында сөйли. Бу язма әлеге проблема белән очрашкан бик күпләр күңелендә өмет уты кабызыр, мөгаен.

Проза яратучылар бу санда язучы Гүзәл Әдһәмнең «Яшьлегем Казаны» дигән әсәре белән таныша алачак. Үзенең ихласлыгы, җылылыгы, самимилеге белән җәлеп итәр ул аларны. 

Аш-су буенча мастер-классларны көтеп алучылар бу юлы тутырылган күркә боты әзерләргә өйрәнер. Аның серләрен сезгә уңган хуҗабикәләрнең берсе  – Венера ханым Арсланова ачар. 

Сезнең күңелегезгә һуш киләчәк язмаларның бик аз өлеше генә әле бу. Калганнары белән журналны кулга алгач танышырсыз. 

Игътибар, бик зур яңалыгыбыз бар! 
«Сөембикә»  журналын хәзер WILDBERRIES, OZON, kazanExpress һәм Яндекс. Маркет кебек маркетплейсларда сатып та алырга була! Уңайлы һәм бик җайлы! Бигрәк тә, Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен зур мөмкинлек бу. 


 

Хәзер укыйлар