Ноябрь санын, гадәттә, әниләргә багышларга тырышабыз. Бу айда – әниләр бәйрәме!
Ноябрь санын, гадәттә, әниләргә багышларга тырышабыз. Бу айда – әниләр бәйрәме!
Әлеге теманы баш мөхәррир сүзе белән Лариса Маликова ачып җибәрә. Әле университетта укыганда ук алар Яшел Үзән районында урнашкан балалар интернатына барып йөриләр. Анда ымсынып та, өметләнеп тә ничәмә-ничә пар күз көтә аларны. Барысы да көннәрдән бер көнне үзләрен бу дөньяга китергән кешесен көтеп алып, кочагына ташланырга хыяллана.
Журналның һәр сәхифәсе саен, әниләр яңадан-яңа сыйфатлары белән ачыла бара.
Замана әнисе – ул нинди? Баласын мөмкин булган барлык түгәрәкләргә дә йөртеп, талантлы, уңышлы, акыллы итеп үстерергә омтылган әниләр өчен хәтта терминын да уйлап тапканнар – «интенсив ана булу». «Әйдә, тиз, соңга калабыз!» дип исемләнгән язма, Америка социологы Шэрон Хейс әйткәнчә, балага бөтен булган вакытыңны, энергияңне бирүнең плюслары һәм минуслары турында. Язманың авторы Руфия Рәхмәтуллина – үзе дә шушы юлны үткән әни.
Татарстанда урманчылык белән идарә итүче җитәкчеләр арасында нибары ике генә хатын-кыз. Шуларның берсе – «Бөгелмә урманчылыгы» дәүләт оешмасы лесничие Гөлнара Мөхәммәтханова. Татарстанның 44 мең 133 гектар урманы өчен җаваплы ул. Урман үстерүнең бар авырлыгы, бу эшнең үз серләре турында – «Урман ул – тормыш!» язмасында.
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.
Балалар көйсезләнә, тыңламый, кайчак авыр сүзләр дә ычкындырырга мөмкин. Яшүсмерләр белән хәл тагын да катлаулырак. Болар барысы да теләсә кайсы әти-әнине чыгырдан чыгара, әлбәттә. Ә менә бала нигә көйсезләнә, дип уйлап карасаң... «Кычкыра – димәк, ышана?» язмасында балалардагы негативның сәбәпләре һәм алардан котылу юллары турында әти-әниләр белән эшләүче психолог Галия Гыймадиеваның фикерләрен укып белергә мөмкин.
Авторы – Раилә Хәялиева.
«Безнең районда ике генә кешедән куркалар. Берсе мин, ягъни Баязит Шәймәрданович, икенчесе – Әлфия Саматова!» – ди бер җыелышта Актаныш районы башкарма комитеты рәисе. Аның исемен ишетүгә, җитәкчеләр утка баскандай була. Аңа яныйлар да, куркыталар, хәтта судка да бирәләр. «Әлфия Самат бит ул!» язмасы журналист һөнәренең никадәр җаваплы да, кызыклы да, хәтта куркыныч та булуы турында.
Авторы – Эльмира Закирова.
Замана яшьләре – язучы Марат Кәбировның «Яшәп кенә карыйм...», онытылып баручы борынгы һөнәрләрнең берсе – комган ясаучылар турында Лилия Гәрәеваның «Балтач бакырчылары» язмасында укырга мөмкин. Суфия Бәдретдинова язмасында – татар әдипләре, язучылары, артитсларының әниләре турындагы истәлекләре.
Кешенең ничә әнисе була? «Берәү, әлбәттә!» – диярсез. Ә менә «Минем кебек сине беркем яратмас...» язмасы героинясы – Алсу Билданованың әни дип әйтер кешеләре җидәү. Дүрт яшендә – әтисез, 10 яшендә әнисез дә калган кызның гыйбрәтле язмышын күз яшьләрсез уку мөмкин түгел. Ачыктан-ачык сөйләшү Гөлнур Сафиуллина язмасында.
Бу санда «Хатын-кыз галәме»н дә – балаларда диабет, буыннар авырту, аш бүлмәсен уңайлы, функциональ һәм матур итеп җиһазлау, Кукмарадагыча итеп борай бәлеше пешерү һәм яңа төрле файдалы эчемлек – «Саган дайля» чәе белән таныштыру.