Ноябрьдә Әниләр көне! 27 нояберь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул бәйрәмне тагын да ямьләп, журналыбызның яңа саны дөнья күрде.
27 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Шул бәйрәмне тагын да ямьләп, журналыбызның яңа саны дөнья күрде.
Безнең һәркайсыбызга үз гомерендә бер булса да документлар белән эш итәргә туры килгәне бар. Бик четерекле, катлаулы мәсьәлә. Ә менә яңа саныбызның тышлыгыннан елмаючы сөйкемле ханым – Ленара Мозаффарова документлар дөньясын биш бармагы кебек белүчеләрдән. Ул – «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк» учреждениесе директоры. «Тәрәзә» дип аталган язмасы аша журналист Гөлнур Хәсәншина укучыларны бу үзәкләрнең эшчәнлеге белән тәрәзәнең теге ягыннан торып таныштыра.
2022 елның сентябрендә илебезнең яңа тарихында беренче тапкыр өлешчә мобилизация игълан ителде. Халык тормышы хәрби операциягә кадәр һәм аннан соңгыга бүленде. Хәрби операциягә киткән егетләргә теләктәшлек күрсәтү, ярдәм итү очраклары көннән-көн арта. «Сынау» дип аталган язма бүгенге көннең чын геройлары турында.
Казан авиация заводы быел үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу диварлар эчендә очкычлар гына түгел, гаиләләр төзелә, язмышлар хәл ителә. «Очкычларга канат куйганда» язмасы заводка 289 еллык хезмәт блын багышлаган Хөсәеновлар гаиләсе белән таныштыра. Менә кемнәр куя икән бит очкычларга талмас канатларны!
Укучыларыбыз яратып өлгергән «Килен-кайнана» бәйгесенә хатлар кабул итү тәмам. Алексеевский районы Зур Тигәнәле авылыннан Фәния Насыйхованың хаты белән әлеге конкурсны төгәллибез.
Әти-әни һәм яшүсмер арасындагы мөнәсәбәтләр – мәңгелек темаларның берсе. Өч кыз үстерүче җырчы Ләйсән Гыймаева нинди проблемалар белән очраша һәм аларны ничек чишә? Журналист Чулпан Галиәхмәтованың язмасы шул хакта.
Тарихка гражданнар сугышы дип кереп калган сугышның татар халкына кагылышлы ачылып җитмәгән сәхифәләре күп әле. Илгә афәт килгәндә татар хатын-кызлары да ирләре белән бер сафка баса. Яралыларга медицина ярдәме күрсәткән Зөләйха Тальковская да бар алар арасында. Авыр, яралы, канлы язмыш корбаны булган бу ханым турында тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимированың «Үкенечле язмыш» язмасыннан укый аласыз.
Ата-ана догасын иң олы дога дип әйтәләр. Әтинең догасы көчлерәкме, әнинекеме? Ничек кылынган дога тизрәк кабул була? «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әңгәмәне укып, күп сорауларга җавап табарсыз.
Авыр сынауны һәркем үзенчә кабул итә. Ә кемдер аны бөтенләй дә кабул итә алмый – страус шикелле, башын «комга батыра». Балалар һәм олылар психологы Гүзәл Хисмәтуллина белән проблемаларны кабул итәргә өйрәнәбез.
Ноябрь ае булгач, әниләргә багышланган язмаларсыз гына буламы?! Язучы Марат Кәбировның әниләр турындагы язмасы да укучыларыбызга ошар дип уйлыйбыз. «Әниләр төрле була...» дип атала ул.
И самими балачак! И татар авылларының ихлас, беркатлы ягымлы апалары! Эльмира Закированың «Мөхлисә апа, чыгып ал!» дип аталган язмасы һәркемнең йөзендә елмаю тудырачак. 1965 нче еллардагы татар авылында ихлас, эчкерсез яратуга корылган тормышның бер чагылышы күңелләргә якты моң иңдерә.
Бу саныбызда без укучыларыбызны таулар иленә – Дагстанга сәяхәткә чакырабыз. Гидыбыз – Гөлназ Хөҗҗәтова. Менә син нинди икән, серле Дагстан!
«Миңле кеше – бәхетле кеше» диләр диюен дә, ләкин табиб-онколог Ренат Хаҗиәхмәтов миңнәргә игътибарлы булырга куша. Аның белән куркыныч тудыручы миңнәр турындагы әңгәмәне укыгыз.
Гауаша массажы турында ишеткәнегез булгандыр. Ә хәзер без бу массажны үзебез ясарга өйрәнәбез. Остазыбыз – Кытайда туып-үскән, кытай медицинасы белгече Гөлчәһрә Имаму.
Баланнарга инде күптән бал керде. Айгөл Мөбарәкшинадан бик тәмле балан бәлеше рецепты! Әлбәттә, журналыбызда әле болардан башка да кызыклы һәм файдалы язмалар күп. «Сөембикә» журналы – әниләр өчен иң күркәм бүләк! Әниләр көнендә әниләрегезне куандырыгыз әле.
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
РЕКЛАМА АО «ТАТМЕДИА»