Журналның март саны тышлыгын Рәмзия Рафыйкова рәсеме бизи.
Март саныбыз!
Журналның март саны тышлыгын Рәмзия Рафыйкова рәсеме бизи. Ул яшәгән Тәтештә бу эшмәкәр ханымны принцесса Диана дип йөртәләр. Тышкы кыяфәте белән принцесса Дианага охшаганга гына түгел. Шундый ук тырыш, булдыклы һәм кешелекле ул. Рәмзия ханым Тәтештә берничә кафе хуҗасы. Җәен көн саен күпләп туристлар килгән шәһәрдә бер генә матур, уңайлы кафе да булмавына борчылып тотына ул бу авыр һәм катлаулы эшкә. Беренче кафены үзенең фатирында ача. Аңа чират тезелүен күреп, дәртләнеп, икенчесенә тотына. Шәһәрне иске ярым җимерек бинадан да коткара, тирә-юнен чәчәкләргә дә күмә. Үз куллары белән матурлык тудыра белә ул. Аның кафелары башка кафеларга охшамаган, үз атмосфералары бар, менюлары стандарт түгел. Аның хакында язылган «Тәтеш принцессасы» дигән язманы һәркем бу ханымга сокланып укыр.
Авторы – Эльмира Закирова.
«Югалтуны онытып булмый. ӘММА ТОРМЫШТА БУЛГАН ЮГАЛТУЛАР, КЫЛГАН ХАТАЛАР СИНЕ ҖИҢМӘСЕН. Бу хакта һәрвакыт уйлап йөрергә кирәк түгел.
АТА-АНАЛАР БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ. Әгәр ата-ана җаваплылык тоймый икән, мәктәп кенә моны хәл итә алмый.
ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КОМПЛИМЕНТЛАР ӘЙТЕРГӘ КИРӘК. Аларга да күңелле, сиңа да рәхәт».
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тормыш кагыйдәләреннән бу юллар. Март аенда Татарстан Президентының юбилее – аңа 65 тула. Шул уңайдан Чулпан тГәлиәхмәтова, матбугатта төрле елларда чыккан интервьюларыннан файдаланып, аның тормыш кагыйдәләрен әзерләде. Аның тирән мәгънәле фикерләре белән танышу һәркемгә кызык булыр.
Проза-поэзия яратучылар бу санда Ләлә Сабированың «Өлгерәсе иде!..», «Таяныр талларың булмаса» дигән хикәяләре һәм шагыйрә Таңчулпанның шигырьләре белән таныша ала.
Үсмерлек чоры. Ата-ана өчен иң зур сынау вакытыдыр бу, мөгаен. Сүзеңне тыңлап, һәрвакыт яныңда сырпаланган бала көннәрдән бер көнне бөтенләй үзгәрә дә куя. Аның инде үз дөньясы... Бала белән бәйләнешне ничек саклап калырга? Үсмер белән үзеңне ничек тотарга? Бу сорауларга җавап табар өчен журналыбызда яңа рубрика ачтык. «Гаиләдә – үсмер» дип атала ул. Безнең геройларыбыз тәҗрибәсе ярдәм итми калмас. Әни кешенең генә түгел, үсмернең фикерен дә тыңлыйбыз. Бу сандагы кунагыбыз – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Алсу КАЮМОВА һәм аның кызы НӘРГИЗ.
60 нчы еллар... Тарихка бик матур вакыйгалар белән кереп калган чор ул. Юрий Гагаринның космоска очуы, яшьләрнең Высоцкий, Окуджава иҗаты белән кызыксынулары, яңарыш, үзгәрешләр... Ә менә СССР белән Кытай чигендә, Казакъстан белән кисешкән урынында барган дулкынлануларны илнең башка почмагында яшәүчеләр сизми дә калгандыр. Ул вакыйганың үзәгендә булганнар өчен алтмышынчы еллар бик күп фаҗига, тетрәндергеч сынаулар алып килгән.
Шундый кешеләрнең берсе – Руман апа Йосыпова. 1959 елда Кытайның Кургаз шәһәрендә туа ул. Руман апаның әби-бабасы Казакъстанга якын урнашкан Чәүчәк шәһәрендә яшәгән. Кургазга балалары янына килеп-китеп йөргәннәр. Руманга ике яшь ярым чакта әбисе кунакка килә. Көтеп алган олы оныкларыннан бер дә аерылырга теләми әбисе. Үзе киткәндә аны да алып китәргә уйлый – оныгын озак күрмәгән бабасына да күрсәтәсе килә. Әсхәт абый, әнисе белән кызын алып, алар яшәгән Чәүчәк шәһәренә озата китә. Нәкъ шул вакытта Кытайда яшәүчеләр күпләп күченә башлый һәм кинәт чикләрне ябалар: солдатлар беркемне чыгармый... Бу язмышның дәвамын «Чикнең теге ягында» дигән язмадан укырсыз.
Авторы – Алсу Шакирова.
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте. Ир-атлар: «Нәрсә бүләк итик?» – дип баш ватадыр. Сезнең үз кулыгыз белән әзерләгән ризык һәр хатын-кзы өчен иң зур бүләк була ала. Бу санда мастер-класста «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалының спорт редакциясе мөхәррире, Алмаз Гафиятов брауни пешерергә өйрәтә. Тиз һәм җиңел рецепт. «Янына чәчәк бәйләме дә өстәсәгез, «Иң яхшы котлау» буенча алтын медаль – сезнеке!» – ди Алмаз.
Исегезгә төшерәбез, хәзер «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән да сатып алырга була.