ТАССРның 100 еллыгы уңае белән чыгарылган махсус сан бу.
ТАССРның 100 еллыгы уңае белән чыгарылган махсус сан бу.
Күрерсез – кайбер битләр журнал төпләнмәләреннән алынды. Аларны ачуга – шул чор сулышы сизелә. Үткәнгә кайткандай буласың: Татарстаныбыз узган озын юлга тагын бер кат күз саласың. Ул чактагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән карыйсың, бәя бирәсең – кыйммәтен аңлыйсың.
Татарстанның бүгенгесендә безнең – хатын-кызларның да өлеше бар. Бәйрәм уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Сөембикә» журналы аша барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлавы юкка түгел.
Журнал тышлыгын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Венера Ганиева бизи. Сез бу санда аның тормыш кагыйдәләре белән таныша аласыз: үзегез өчен Венера Ганиеваны тагын бер кат ачарсыз. Һәм җырчы булудан бигрәк – хатын-кыз буларак.
«Мин әйбәт әни булыр идем» дигән язманы Гөлнур Сафиуллина әзерләде.
«Йөрәк аша узган гамәлләр» дигән язма. Без бу түгәрәк өстәлне күптән планлаштырган идек: республика тарихында исемнәре язылып калган күренекле хатын-кызларны редакциябезгә җыеп, бер өстәл артына утырып, үткәннәрне искә алырбыз дигән идек. Тормыш бу планга үзгәрешләр кертте – түгәрәк өстәлне онлайн уздырырга туры килде. Ә әңгәмә барыбер җылы килеп чыкты!
Язманың авторы – Эльмира Закирова.
1972 елда «Азат хатын» журналы ябык хикәяләр конкурсы игълан итә. Аның шартлары буенча хикәянең төп герое – производствода эшләүче хатын-кыз булырга тиеш. Без бу санда шул конкурска килгән хикәяләрнең берсен тәкъдим итәбез. «Тылсым» дип атала ул. Авторы – «Мансурның дусты» дип куелган. Иң кызыгы соңыннан булды: хикәянең авторы Мәдина апа Маликова икәнен ачыкладык! Ә хикәя кызык!
Өлешне кем уйлап чыгарганын беләсезме? Фатыйма апа Мәҗитова! Атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте ул. Аның өлеше бүген кибеттә сатылган өлешләрдән шактый аерыла. Өлешнең чынын инде сез дә пешерә аласыз: Фатыйма апа аның һәр адымын аерым аңлата.
«Мин гаепле, кызым...» язмасы. Кызы Асылъярга хат формасында язылган бу язмада Гүзәл Сәгыйтова бүгенге әниләрнең бик күбесенә кагылган проблеманы күтәрә: балаң кечкенә килеш эшкә чыгарга ярыймы, юкмы?
Җырчы Ришат Төхвәтуллин иҗатына гашыйкларны бу санда аның белән очрашу көтә! «Чак кына соңрак туганмын» дигән язмада кызлар күңеленә ошаячак бер җөмлә дә бар...
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова. (Бу язманы QR-код ярдәмендә карап, тыңлап та була!)
Ә сез киләсе яртыеллыкка «Сөембикә»безгә язылдыгызмы соң әле? Өйдән чыкмыйча гына язылу – иң җайлы юл! «Татмедиа» сайты аша язылыгыз – уңайлы да, тиз дә була:
Ярты елга язылу бәясе – 594 сум.
Онытмагыз: «Сөембикә» килгән йорт – нурлы йорт!