Февраль аеның күге сыман зеңләп торган зәп-зәңгәр төскә бай тышлыклы саныбыз дөнья күрде. Әллә каян игътибар җәлеп итә бит, килешерсез.
Февраль аеның күге сыман зеңләп торган зәп-зәңгәр төскә бай тышлыклы саныбыз дөнья күрде. Әллә каян игътибар җәлеп итә бит, килешерсез.
Журналыбызда темалар да төрле, кызыклы. Монысы инде традиция! Һәрвакыттагыча сезнең хакта уйлап, сезне сөендерер өчен, журналыбызны баетыр өчен тырышып, бөтен җаныбызны биреп эшләдек.
Тышлыгыбызны Кайбыч районы хастаханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина бизи. Кешеләр саулыгы сагында торучы әлеге хезмәт ияләренең бар уйлары, карашлары сыйган Гөлнур Сафиуллинаның «Кеше гомере» язмасына. Табиблар да җанлы кешеләр. Аларның да дулкынланган минутлары да, борчулары да, сыгылырга торган чаклары да бар. Әмма коткарып калган кеше гомере аларга яшәү көче өсти, канатлар үстерә.
15 февраль – Әфганчылар көне. Бу көнне игътибар үзәгендә – инде хәзер чәчләренә чал кунган, япь-яшь килеш «интернациональ бурыч»ларын үтәргә мәҗбүр булган ир-атлар. Ә бит Әфган сугышына хатын-кызлар да барган. Алар да солдатлардан ким батырлык кылмаган. Көрәш кырлары – яралылар белән тулы госпиталь булган. Сугышта булган хатын-кызларны эзләп, хатирәләре белән бүлешүләрен сорадык. Чулпан Галиәхмәтованың «Шурави ханымнар» язмасында шул ханымнарның язмышы.
Балалар безгә ярдәм итми дип зарланышырга яратабыз инде без. Ә гаеп үзебездә түгел микән дип уйламыйбыз. Баксаң, балаларның булышу теләкләрен үзебез бетерәбез икән. «Мин үзем» дигән чоры була бит балаларның. Без аларга ирек бирәбез микән? Эшсөярлек орлыклары шыта торган вакытта су сибәбезме? Лилия Гәрәеваның «Мин үзем!» язмасында моңа кагылышлы бик күп сорауларыгызга җавап табарсыз.
Быел «Сөембикә» журналы үзенең 110 еллыгын билгеләп уза. Шул уңайдан журнал тарихын барлыйбыз. Ә ул «Азат хатын» («Сөембикә» ) редакциясендә эшләгән журналистлар язмышы белән бәйле. Алар язмышы да илнекеннән аерылмаган ул чакта. «Абруй апа» дигән язма Абруй Сәйфи хакында. Ул ире Фатыйх Сәйфи-Казанлы белән бергә революция елларында чыгудан туктап торган «Сөембикә» журналын кабат тергезеп җибәрүдә – «Азат хатын» журналын оештыруда катнаша. Журналистлык эшеннән кала, иҗтимагый эшләрдә дә актив була. Казанда беренче биш балалар бакчасы ача! Ул елларда янып эшләп йөргән шәхесләрнең канатлары киселә. Абруй апа да террор комбайнына эләгә... Халык дошманы хатыны буларак кулга алынып, 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Искиткеч көчле шәхеснең ачы язмышы турындагы язма бер укучыбызны да битараф калдырмас.
Үрнәк гаиләләр – төп темаларыбызның берсе. Быел без авылны яшәтүче яшь гаиләләрне барлыйбыз. Яшь булуларына карамастан, җиргә ныклап ябышкан, шунда үз бәхетләрен тапкан, үз ояларын корган гаиләләргә барып сокланып кайтабыз. Укучыларыбыз да сокланмый калмас. Теләче районы Олы Мәтәскә авылында яшәүче Садыйковлар гаиләсе нәкъ менә шундый. Алсу Шакированың «Арысландай батырлар» язмасы әнә шул эшсөярләр хакында.
Бу санда шулай ук Шәмсия Җиһангированың «Авыл малае» хикәясе, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмованың шигырьләре белән таныша аласыз.
«Хуҗабикә» сәхифәсендә табиб киңәшләрен, кунакта үзеңне тотуга кагылышлы әдәп кагыйдәләрен укырсыз, томау төшүдән профилактика өчен массаж ясарга өйрәнерсез.
«Аш-су» сәхифәсендә халкыбызның шәһәр һәм авылларында сакланып калган борынгы рецептларын барларга булдык. Бу юлы укучыларыбызны калҗа пешерергә өйрәтәбез.
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
Реклама. АО «ТАТМЕДИА»