Логотип
Саннар

Август саныбыз! 

04 августа 2023 Август саныбыз! 

Табигатьнең төсләргә, исләргә, тәмнәргә иң бай чагы! Безнең бу саныбыз да шундый: һәркем анда күңеле теләгән язма табар. 

Тышлыгыбызны Рәсүлә Яруллина (Миңнеханова) бизи. «Бетон116» фирмасы директоры ул. Безнең республикада бу өлкәдә эшләүче хатын-кызларны санау өчен бер кул бармаклары да җитә. Сөйләшкәндә аның холкында әледән-әле ир-атларга гына хас ныклык чагылып китүе шуңа күрә гаҗәп тә түгел. Ныклык, тәвәккәллек, кыюлык, иң катлаулы ситуацияләрдә дә югалып калмау, карарлар кабул итә белү... бетон бизнесында эшләүче хатын-кыз бары шундый гына була аладыр дияргә ашыкмагыз. Йомшаклык! Нечкә күңел, җыр-моңга мәхәббәт, ихласлык. Менә болары да – Рәсүлә! 
Аның турындагы язма «Моң кушылган бетон» дип атала. Авторы – Гөлнур Сафиуллина.

Бу көннәрдә Россия кинотеатрларында прокатка «Микулай» этно-триллеры чыкты. Аның режиссеры – Илшат Рәхимбай. «Кем баласы димәгез» рубрикасының август саны кунагы – Илшатның әтисе Рәфкать абый. Илшат кечкенә чагында нинди булган, аның сәләтләрен кем ачкан, уңышка ирешү юлында әти-әнисе аңа нинди таяныч күрсәтә алганнар? «Синнән була, улым» язмасы сезне илкүләм танылып өлгергән якташыбыз белән якыннанрак таныштырыр. 
Язманың авторы – Алсу Шакирова. Әңгәмәне тулысынча Ютуб-каналыбыздан карарга да онытмагыз. 

Бер фатирда, бер өйдә  яшәп тә, алар атналар буе аралашмаска мөмкиннәр. Гозерләре төшсә, шалтыратып: «Аңа әйт әле!» – диләр... Бу сезнең  балаларыгыз турында түгелме? Сез дә аларның бер-берсе белән уртак тел тапмавыннан аптырыйсызмы? Һәм аларның үзара дус булмавына һәрвакыт үзегезне гаепле саныйсызмы? Әгәр шулай икән, «Сак белән Сок кебек» язмасын укымыйча үтмәгез. Язма психолог киңәшләре белән үрелеп бара – күп сорауларыгызга җавап тапмый калмассыз. 
Язманың авторы – Лилия Гәрәева. 

«Сөембикә» – сәяхәттә. Бу юлы без ерак Якутиягә ук барып җиттек. Арада меңәрләгән чакрымнар ятса да, алар безгә шактый якын милләт. Иң беренче чиратта – телләре белән. Бик теләгән очракта, алар белән тәрҗемәсез дә аралашырга мөмкинбез. Безне ерак юлга алып чыгып киткән максат – якут халкы милли киемгә мәхәббәтне ничек саклый, ничек булдыра? «Барысы да хыялдан башлана» дигән язманы укыгач, ул сорауларга сез дә җавап тапмый калмассыз. 
 Язманы укырга керешкәнче фоторепортажны карарга онытмагыз: ул сезне Якутиянең кабатланмас табигате белән очраштырыр. Могҗизалары белән шаккатырыр! 

Журналда укучыларның иң яраткан рубрикасы – «Ачыктан-ачык»тыр. Инде күпме язмышлар, күңел түрендә яшәп яткан серләр, моңарчы әйтелмәгән сүзләр белән очраштык без анда... Бу санның кунагы – Әлмәт татар дәүләт драма театры актеры, республикабызның кино йолдызы, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов. Динарның күзләре нигә бу кадәр моңсу, журналистка ул үзенең нинди серләрен ача? «Ана васыяте» язмасын укыгыз. 
Язманың авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 

Август аенда яраткан шагыйребез Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулыр иде. Без аны һаман да юксынабыз, аның юклыгы белән һаман да килешеп бетә алмыйбыз. Шигърият яратучылар бу санда аның бер шәлкем шигырьләрен укып, кабат аның талантына сокланыр. 
Проза яратучыларны исә Рәмзия Габделхакованың «Кәлүшле кыз» хикәясе белән очрашу көтә. 


Журналның иң «тәмле» өлеше кайсымы? Күпләр өчен ул – мастер-класс. Август санында сезне исә итле дөге бәлеше пешерү буенча мастер-класс көтә. Аның рецептын Раушания ханым Шиһабиева дәү әнисеннән өйрәнеп калган булган. Татарстанның алар яшәгән көньяк-көнчыгыш районнарында кунакларны шундый бәлеш пешереп сыйлыйлар. 

Тагын... Калган язмалар белән журналны кулга алгач танышырсыз. «Сөембикә» битләре аша очрашканга кадәр!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, Kazanexpress, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
 

Хәзер укыйлар