Логотип
Саннар

Август, 2020

07 августа 2020 Август, 2020

Август саныбыз!   Җәйнең иң матур көннәрендә кулыгызга барып керәчәк ул сезнең!  

 

Август саныбыз!  

Җәйнең иң матур көннәрендә кулыгызга барып керәчәк ул сезнең!  

Тирә-юньдә чәчәк исе, бал исе, инде алма исе... 

Кем белә, бәлки сез аны яңа аерткан бал белән чәй эчә-эчә укырсыз... Бүлмәгә иртә өлгерә торган алмалардан салган алма бәлеше исе таралган булыр... Ачык тәрәзәләрдән кояш керер... 

Һәм бу рәхәт исемлекне «Сөембикә» дәвам итәр. 

Җан җылысы, җан тынычлыгы алып килсен ул сезгә! 

 

 

«Сөембикә»нең бу санының тышлыгын Чиләбе шәһәренең 81 нче мәктәп укытучысы Сания ханым Шевченко бизи. Чиләбедә аны «татар мәгарифе министры» дип атыйлар. Һәм юкка түгел! Инде ничә еллар татар теленә өйрәнү курслары алып бара. Бушлай эшли. Аның дәресенә кем килсә дә, татарча сөйләшми калмый диләр: татарча белмәгән татарлар да, руслар да, башка милләт вәкилләре дә. Телләр өйрәнүгә сәләтең бармы-юкмы – анысы мөһим түгел, Сания Вахитовна дәресенә генә эләгү кирәк, диләр Чиләбедә. Ул моңа ничек ирешә – бу язма шул хакта да.  

Авторы – Гөлнур Сафиуллина.  

 

«Бала тугач, иремне алыштырып куйгандай булды, икәү генә яшәгәндә ул андый түгел иде!» – дип зарлана кайбер хатын-кызлар. Көтеп алган бала тугач нигә ир-ат кинәт үзен кирәксез дип саный башлый, нигә гаиләдән ерагая? Бу хәл килеп чыкмасын өчен нишләргә? «Әтисез буламы соң?» – дигән язма шул хакта. 

Авторы – Раилә Хәялиева. 

 

«Ничек бар – шулай» сәхифәсенең бу сандагы кунагы – Г. Камал театрының иң талантлы актрисаларының берсе, Татарстаннның атказанган артисты Ләйсән Фәйзуллина. Әңгәмә вакытында ул: «Театр – тормышымдагы бер чор гына», – дип шаккатырды. Ләйсән бу тормыштан ниләр көтә, нәрсәләргә ирешергә тели, нинди хыяллары бар – «Ирек яратам» дигән язманы укыгач, боларның барысын да беләрсез.  

Сәхифәне Чулпан Галиәхмәтова алып бара.  

 

«Авылда йөрер өчен велосипед алдым. Күрәм, бу сәпитнең нәрсәседер дөрес түгел. Элеккесе җиңел, җайлы иде. Нәрсәсе начар икән дип, элеккеге велосипедлар белән чагыштырып чыктым. Бөтенесе дә үз урынында. Мин генә бүтән. Вакыт агышы әнә шул инде ул. Бу дөньяда бар да элеккечә, тик без генә бераз үзгәрәбез». Язучы Марат Кәбировның тормыш кагыйдәләренең берсе бу. Әдәбият бизнеска әйләнергә тиешме-юкмы, язучы өчен ялгызлык нәрсә ул, кешеләр белән нәрсә идарә итәргә тиеш? Маратның бу һәм башка сорауларга җавабын ишетергә теләсәгез, «Җиргә күктән дә карарга кирәк» дигән язманы укыгыз.  

Язучының тормыш кагыйдәләрен журнал өчен Ландыш Әбүдәрова әзерләде.  

 

Укучылар бу санда иң яратып укыячак язмаларның берсе «Мәхәббәт формуласы» булыр, мөгаен. Язучы Мостай Кәримнең мәхәббәт тарихы турында ул. Ә аларның хатыны Рауза белән танышу тарихлары искиткеч кызыклы. Тормышта бернәрсә дә очраклы түгел бит. Очрашулар да очраклы түгел. Бу – язмыш. Язма белән танышкач, бик күпләр шулай уйлар.  

Язманың авторы – Мостай Кәримнең килене Нәзифә Кәримова.  

 

Җәй әле дәвам итә. Күпләр җәйге ялларына җыенадыр. Быел ерак илләргә сәяхәт итүдән тоткарланып торучылар өчен «Мин ачкан дөнья» сәхифәсендә басылган «Без белгән һәм белмәгән Башкортостан» язмасы бик кызык һәм файдалы булыр. Беренчедән, Башкортостан бик якын – кул сузымында гына, икенчедән, аның табигате искиткеч матур – чит илләрдән бер дә калышмый. Тәэсирләр сез көткәннән күпкә зуррак булачак!  

Башкортстанның үзе өчен ачкан матур урыннары турында Зәлия Ахунова сөйләде.  

 

Иң тәмле җәйне аш – бакчада, учакта әзерләнә. Һәм учакта ризыкны ир-атлар әзерләсә ул тәмлерәк була. Илдар Фәезов безгә бәрән итеннән «Казан-кебаб» әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Аның үрнәгенә башка гаилә башлыклары да иярер дип уйлыйбыз.  

Хәзер укыйлар