Тышлыгы ук язның үзе кебек якты, җылы. Сезгә дә шулай тоеламы?
Тышлыгы ук язның үзе кебек якты, җылы. Сезгә дә шулай тоеламы?
Апрель санының тышлыгын «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова бизи. «Ак калфак» оешмасы тиздән чираттагы форумына җыела. Кайчандыр «Сөембикә» журналы редакциясенең турыдан-туры катнашы белән оешкан һәм эшләп киткән «Ак калфак»ның бүген хәлләре ничек? Ул ниләр белән шөгыльләнә, татар гаиләсен, халкыбызның җыр-моңын, гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен ниләр эшли? Үзенең эшчәнлегендә нинди юнәлешләргә өстенлек бирә? Кадрия ханым белән әңгәмәдә шушы һәм башка сораулар күтәрелә.
«Кадриянең ак дөньясы» дигән язманың авторы – Эльмира Закирова.
Элек хатын-кыз гаилә учагын саклаучы, ире артында торучы дип саналса, хәзер ул образ шактый үзгәрде. Тормыш дилбегәсе, нигездә, хатын-кызлар кулында. Бу безнең тормышка нинди үзгәрешләр кертте? Тигез хокуклыкка ирешкәннән соң асыл затларыбыз асыл булудан туктамадымы? Редакция, түгәрәк өстәл артына ир-атларны гына җыеп, шушы темага сөйләште. Анда яңгыраган фикерләр күпләр өчен кызык булыр, мөгаен.
Түгәрәк өстәлне журнал өчен Чулпан Галиәхмәтова әзерләде. Язманың исеме – «Алиһә хатын-кызлар: ярашып яшәү хурлыкмы?»
«Ничек бар – шулай» рубрикасының бу сандагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты Алсу Абульханова. Ни өчен ул социаль челтәрләрдә гаиләсен, ирен, улларын бер дә күрсәтми? Без сәхнәдә генә күреп ияләшкән, сокланган Алсу өйдә нинди ул? Башкалардан үзенең искиткеч зәвыгы һәм үзенчәлекле тавышы белән аерылып торган Алсу, иҗаты белән бәйле сорауларга җавап бирүдән тыш, үзенең иң беренче чиратта хатын-кыз икәнен дә искәртә. Җаваплары шактый ихлас – «Мин – хатын-кыз!» дигән язманы укыган һәркемгә моңа игътибар итми калмас.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
Проза яратучылар өчен апрель санында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Нәзифә Кәримованың «Миләүшәләр һәм карга каргышы» дигән хикәясе тәкъдим ителә. Ә поэзия яратучылар шагыйрь Рәдиф Гаташ белән очрашырлар. Аның исемен ишетүгә күпләрнең күңелендә Рәдиф абыйның «Нәрсә булды безгә, нәрсә булды көзгә, килде җиргә быел ике яз» дигән җыр юллары яңгырый башлагандыр, мөгаен. Рәдиф Гаташны – мәхәббәт шагыйре дибез. Бу сандагы тупланмадагы шигырьләре дә шушы мәңгелек хис турында.
«Без тарихта эзлебез» рубрикасының бу санында урнаштырылган язма «Төрмәләрдән саркып чыккан моң» дип атала. Татар халкының күренекле кызларының берсе – Мәрьям Мозаффарова турында ул. Дөресрәге, аның катлаулы, фаҗигале язмышы турында. 1941 елның 11 сентябрендә Орел төрмәсендә атып үтерәләр аны. «Мин гаепсез!» – соңгы сүзе шул була Мәрьямнең. Еллар аның хаклыгын раслый...
Язманың авторы – Тәэминә Биктимерова.
«Аш-су» рубрикасында Рамилә Закирова журнал укучыларны төрек пәхләвәсе әзерләргә өйрәтә. Ул пәхләвәләрнең әллә ничә төрлесен әзерли икән. Аны әзерләүнең бер катлаулыгы юк дип ышандыра ул безне. Мастер-классны укып, пәхләвә ясарга өйрәнергә әзер булып торыгыз.
Иң мөһимен әйтми торабыз – бу сан белән сезгә бүләк киләчәк! Ураза ниятләгәндә һәм авыз ачканда укыла торган догалар язылган флаер. Бу – «Тәртип» радиосы белән уртак проектыбыз. Рамазанга ул сезнең өйләргә килеп җитәчәк!