Логотип
Блоги

Үз балаларыбыз үзебезгә кирәкми. Кызганыч...

Быел мәктәпне тәмамлаган балалары булган танышларның кайсысы белән очрашсаң да, соңгы вакытта сүз гел бер тирәдә әйләнә: -​ Кая кердегез?

Быел мәктәпне тәмамлаган балалары булган танышларның кайсысы белән очрашсаң да, соңгы вакытта сүз гел бер тирәдә әйләнә:

-​ Кая кердегез?

Бала укырга керәсе елны бөтен гаиләнең тормышы имтиханнар расписаниесенә яраклашып төзелә хәзер: яллар онытыла яки соңгарак калып алына, бөтен сөйләшүләр баллар тирәсендә генә бөтерелә, кабул ителүчеләр исемлеге уку йортларының сайтына чыккан көн дөньяның иң зур яңалыгына әйләнә...

Гөлназның да кызы мәктәп тәмамлады быел. Аларның да ярты җәйләре имтихан нәтиҗәләре көтеп үтте. Бу кадәр үк борчылмасалар да була иде – мәктәптә бик яхшы укыды ул. Республика күләмендә олимпиадаларда призлы урыннарны алган бала! Укытучыларның, мәктәпнең горурлыгы!

270 балл! Гөлназның кызы имтиханнардан әнә шуның кадәр балл җыйды. Балалары яңа гына мәктәп тәмамлаган әти-әниләр бу балларның никадәр күп булуы турында миннән яхшырак хәбәрдар. Минемчә, аларга бик күп югары уку йортларының ишекләре ачык булырга тиеш иде. (Берничә ел элек бер танышымның улы чыгарылыш имтиханнарыннан бик зур баллар җыйгач, аларга шунда ук, каяндыр телефон номерларын табып, Мәскәүдән, шалтыраттылар, үзләренә укырга чакырдылар. Башкалага китеп белем алу уйларында да юк иде: гаиләдә бердәнбер бала, аның өчен инде аерым фатир алып куелган – алар шушында, киләчәктә дә янәшә генә яшәргә тиешләр иде. Әмма мондый игътибар... Кыскасы, уллары укырга Мәскәүгә керде. Тик Мәскәү күргәнне башкалар күрмиме?! Ул егет бүген Америкада яши. Күз тимәсен дип, кайда эшләгәнен әйтергә дә куркам.)

Инде Гөлназлар очрагына кире кайтам.

Бу арада күрешми торган идек, аларда – яңалык.

-​ Без укырга Мәскәүгә кердек! – ди Гөлназ.

Бер көн элек аларның өенә Мәскәүдән, Россия халыклар дуслыгы университетыннан (РУДН) (RUDN University) шалтыратканнар.

-​ Балларыгыз бик әйбәт. Без Сезне үзебезнең студентлар арасында күрергә телибез, – дигәннәр.

«Документларның төп нөсхәләрен көтәбез», – дигәч, алар әниле-кызлы Мәскәүгә чыгып киткәннәр.

-​ Кабул итү комиссиясе утырган бүлмәгә барып кердек, – дип сөйли Гөлназ. – Документларыбызны өстәлгә куюга, аларны кабул итүче егет куанып: «Казань приехала!» – дип кычкырып җибәрде. Яныбызга ашыгып бер ханым килде һәм кызымны кочып алды: «Эндже приехала!» Кабул итү комиссиясенең рәисе икән. Шаккаттык, фамилия белән дә дәшми, руслар өчен шактый авыр булган исемен хәтерләп калган.

Тулай торактан урын биргәннәр. Тагын бер югары белем алу мөмкинлеге булачак дигәннәр. Бушлай! Аллага тапшырып, докуметларын тапшырып кайтканнар.

Ә кичә аларга Санкт-Петербург университетыннан шалтыратканнар. Алар да укырга чакырганнар!

-​ Ә Казан? – дим аның сүзен бүлдереп. – Казан университетыннан хәбәр бармы соң? Сезнең нинди югары баллга ия булганны алар да белә бит.

- Юк...

Күзләремә яшь тулды... Бердән, Энҗе өчен сөендем. Үз көче белән иреште ул бу уңышларга. Шундый лаек ул мондый игътибарга.

Икенчедән... Икенчедән, көендем. Энҗе инде Казанга, мөгаен, әйләнеп кайтмастыр. Анда чыгып киткәннәрнең бик сирәге кире кайта. Бер зур суга ияләшкәннән соң, кечкенә елгаларның инде тар тоелуы гаҗәп түгел бит... Мондый белемле, талантлы балаларны үзендә алып калу өчен нигә Татарстан бер адым да ясамый? Нигә күрмәмешкә салыша? Нигә безнең балалар үзебезгә кирәкми соң?! Ә читләр әнә акыллы, тырыш, булдыклы яшьләребезне чүпләп кенә алып тора...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар