Логотип
Блоги

Янәшәгездә кемнәр? Һәм моны белү нигә кирәк?

– Син кайдан энергия аласың ул, Гөлнур? – ди бер танышым. Көтелмәгән сораудан башта югалып калдым.

Күзгә күренә, тотып карый, каяндыр алып, кирәк кадәр үзеңә сала торган нәрсә түгел бит ул энергия. Кулга тотып ашый торган әйбер дә түгел. Әмма ул җитмәсә, шунда ук сизәсең. 
Дөресен әйткәндә, авыррак сорау бу. Мин үземне энергиясе ташып торган кешеләр рәтенә кертмим. Нишләтәсең, табигать шулай яраткан... Яши-яши, җитмәгән энергияне ничек табарга икәнен чамалый башлыйсың анысы. Күңел чамалый моны, үзенә ниләр кирәк икәнен синнән яхшырак белгән организмың чамалый... 
Шулай да энергияне кайдан алырга соң? 
Танышым сөйләгәннәр кемгәдер ярдәм итми калмас – аның рөхсәте белән язам әле. 

– Казанда берәр йомышым булса, кайбер чакта улымның бер урынбасары алып бара мине. Яшь кеше әле ул, әмма бик фикерле. Соңгы баруыбызда шулай аның белән энергия турында сөйләшеп киттек. 
– Беркөнне хәлем китте, – дим аңа. – Андый чакта массажга барам мин. Ә бу юлы массаж ясаучы кыз: «Бүгенгә урын юк шул. Сезне иртәгә сәгать өчкә генә кабул итә алам», – ди. 
«Инде энергияне кайдан җыярга соң?» – дим үз-үземә. 
Безнең район үзәгендә дә «Магнит-косметик» кибетен ачканнарын ишеткән идем. Киттем шунда. Кибетнең бушрак чагына туры килдем. Сатучы кыз гел янымнан китмәде. Ике мең ярымлык әйбер сатып алдым. Кайттым, мунчалар ягып җибәрдем. Тәмле исле әллә ничә төрле май алган идем – мунча ташына шуның берсен сиптем. Яңа алган «Гель для душа»ны да кулланып карадым. Биткә яңа скраб алган идем – аны да ачтым. Шундый ошады! Битләрем ялтырап калды... Үземне карый-карый бик озак кердем мунчаны. Аннан чыкканда бөтенләй башка кеше идем... Иртәнге хәлсезлекнең эзе дә калмады... 
Шушыларны юлдашыма сөйләп күрсәттем. 
– Ә кешедә хәлсезлек кайдан килә, беләсезме? – ди ул миңа. – Сыйфатсыз энергияле кешеләр белән аралашкач шулай бушап, көчсезләнеп каласың. Дөньядан, бар нәрсәдән канәгатьсез, гел зарланып торган кешеләр бүлеп чыгара ул сыйфатсыз энергияне... Сыйфатсыз энергия, гадәттә, организмнан тиз генә чыгып китми. Аннан котылу өчен сыйфатлы энергия чыганагы табарга кирәк... Сез менә бу очракта аны таба алгансыз. 
Яшьләр әллә ниләр белә, әйеме. 
«Сыйфатсыз энергияне безгә әйләнә-тирәбездәге кешеләр акылсыз сүзләре яки без кабул итә алмый торган гамәлләре белән кертәләр. Ул пычрак энергияне сыйфатлыга алыштырганчы организм әллә никадәр кыйммәтле энергия югалта. Андый вакытта үз-үзегезгә ярдәм итә белергә кирәк», – ди ул. 
Мин менә шуңа өйрәнәм хәзер, Гөлнур. Тыңла әле, тагын бер очракны сөйлим. 
Декабрь уртасында бер көнне тагын шулай хәлем китеп алды. Намазымны укыдым да, урынга ук менеп яттым. Телефон әйләндереп ятам. Инстаграм лентасында кинәт ап-ак костюмнан Митхун Чакраборти килеп чыкты. Яратам шул артистны! Яшь вакытта рәсми чараларга барганда, гел кара итәк, кара блузка һәм ап-ак костюм кия идем мин. Ул чактагы костюмым һаман исән әле, шкафта эленеп тора... Быел җәй көне килен белән «Маngo» кибетеннән миңа яңа костюм алдык. Дөресрәге, ул алып бирде бүләк итеп. Ап-ак, бик матур костюм... Казаннан кайткач, район үзәгендә ачылган яңа бер кием кибетендә кара блузка күргән идем. Нәкъ минем яшь чакта кигән теге блузка кебек! Классика. Артык ыбыр-чыбыр бер детале юк. Бу яшьтә кара кием килешмәс инде дип алмаган идем. Чакраборти өстендәге ак костюмны күргәч, шул блузка искә төште бит... Урынымнан сикереп тордым да, тиз-тиз киенеп чыгып киттем кибеткә. Соң иде инде, ашыгып бармасам, кибет ябылачак. Әй, кызу-кызу барам мин, сиңа әйтим, бик мөһим бер очрашуга соңга каламмыни?! Барсам, теге блузка тора! Мине көткән! Шундый яхшы блузка ул: материалы бик әйбәт – тәнгә шундый рәхәт. Сатып алдым бик сөенеп. 26 декабрь көнне ике чарага чакырганнар иде. Син күргәнсеңдер инде, мин аларның икесеннән дә инстаграмга фотолар куйдым. Бер блузка алу, үземнең яшь чактагы хисләремне яңарту миңа, беләсеңме, күпме яңа энергия өстәде! Аннан безнең халыкта: «Беткән бу, өстендәге киеменә генә кара», – дип, түбәнсетә торган гадәт тә бар бит әле. Шуңа күрә, яшерен-батырын түгел, халык күпләп җыйнала торган урыннарга үзең теләгәнчә итеп киенеп бара алу да хатын-кызга энергия бирә. 

Улымның урынбасары әйткән сүзләрне бер дә истән чыгармыйм хәзер. «Сыйфатлы энергияле кеше белән очрашасың да, әллә никадәр эш башкарып ташлыйсың, ә сыйфатсыз энергиялеләр белән аз гына аралашсаң, бөтен эшеңнең рәте китә», – ди ул. Моңа кадәр игътибар гына ителмәгән, чыннан да шулай икән бу. «Кемнәр белән аралашам?» – дигән сорауны үзеңә гел биреп торырга кирәк икән... 
Кешедән үземә сыйфатсыз энергия килгәнен сизәм икән, аның белән дистанция сакларга тырышам хәзер. Энергия беребезгә дә бетмәс-төкәнмәс итеп бирелмәгән. Ярый минем кесәдә азрак акча бар: өлкәннәрнең күбесе кебек пенсиямә генә карап утырмыйм – чыгып китәм дә, үземә кирәк нәрсәне җыеп кайтам. Яңа күлмәк алырга да хәлемнән килә, блузка да. Теләсә кайчан ягып керергә мунчам да бар. Мактанып әйтүем түгел, син мине беләсең... Әмма бөтен кешенең дә андый мөмкинлеге юк бит. Шуңа күрә һәммәсе дә югалткан энергияләрен җыеп бетерә алмый. Ә хәлсезлектән чыга алмыйсың икән, аның берәр чиргә әйләнәсен көт тә тор. Больницаларда юкка гына очсыз-кырыйсыз чиратлар түгел бит инде... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхәтләнеп укый торган язма бу! Профессионал журналист сез!

    Хәзер укыйлар