Бөтенебездә дә шулай булганы бардыр: кайчак кечкенә генә бер проблема бөтен җан тынычлыгын ала. Син ятсаң да, торсаң да бары шул хакта гына уйлыйсың. Бер нәрсәнең яме, кызыгы калмый. Эчкән чәеңнең дә, ашаган ашыңның да тәмен тоймыйсың...
Кечкенә проблема дидем дә, аның кечкенә икәне шактый соңрак, барысы да хәл ителгәч – артка борылып карагач кына ачыклана бит.
Ә кайвакыт барысы да чагыштырып карагач ачыклана.
Яки үз тормышыңа читтән – чит кеше күзе белән карагач.
Ни генә булса да, әгәр берәр хәл ителмәгән мәсьәлә аркасында шулай тынычлык югалса, боларның берәрсен эшләп карау кирәктер.
Бер танышым сөйли.
– Декретта утырганда һәр тиен исәптә бит, Гөлнур апа. Иремә авыр булмасын дип, мин дә нәрсәдер эшләргә тырышам. Ярый өстәмә һөнәрем бар – чәч кисә алам. Аның өчен салон кирәкми бит миңа – квартирабызның бер почмагын көйләдем. Әни баланы карап тора алганда клиентлар кабул итәм. Күп түгел инде, көнгә бер-икене. Анысы да көн саен түгел әле.
Акчаның бер өлешен аерым җыеп барам. Дүрт йөздән арткан иде инде.
И-и, ул акча белән хыялланганнарым! Бер көнне ул акчага гаилә белән ялга барырбыз дип уйлыйм. Ул көнне вакыт булган саен путевкалар карап мәш киләм. Икенче көнне квартирага ремонт ясарга тотарбыз дим. Төзелеш материаллары сата торган кибетләр сайтына кереп китәм – уем белән ремонт ясарга тотынам. Өченче көнне тагын берәр нәрсә уйлап табам... Аннан: «Бу акчаны ничек арттырырга икән?» – дип уйларга күчәм. Күңелем белән әле бер счетка салам, әле икенчесенә...
Ә аннан бер көнне очраклы рәвештә генә ирем телефонына килгән смсны күреп калдым. «Ваш долг...» дигән сүзләр күзгә чалынмаса игътибар да итмәгән булыр идем әле – банклардан хәбәрләр һәркайсыбызның телефонына гел килеп тора инде ул.
Ирем иртәрәк яткан иде – телефонын каравымны сизмәде.
Төнне йокысыз уздырдым.
Банкка шактый бурычы бар икән иремнең. Төне буе уйлап та соравыма җавап таба алмадым: нәрсәгә кредит алырга мөмкин икән ул? Миңа әйтмичә, белгертмичә... Андый чакта хатын-кызның башына җүнле уй керәмени?! Читтә берәр кешесе бардыр, алгандыр да, ул акчаны шул хатынга тоткандыр дим...
Ниндидер проблемасы барын, нәрсә өчендер борчылганын соңгы вакыт сизенә идем бит – төннәрен начар йоклый башлаган иде. Әллә ничә уяна, тора, барып су эчә, утырып тора, килеп ята...
Ул төнне бер дә уянмыйча йоклады. Бәхетенә! Таң атканны көтеп тормый идем югыйсә.
Ул уянуга турыдан-туры сорадым:
– Нәрсәгә алган идең ул кредитны? – дим.
Башта өнсез калды. Әмма минем тавышым корыч кебек зеңгелдәп тора, «юк, ялгышкансың, дөрес аңламагансың» дип җавап бирергә урын калдырмый иде.
Утырды да сөйләде инде.
Кеше машинасын бәрдергән. Өр-яңа BMWны. Бәрдергән дип, тырнаткан инде. Үзебезнекендә бер эз дә юк, ә теге машина сыдырылган. «Озын-озын дүрт егет чыкты. Шунда ук: «Түлисең!» – диделәр. Бик курыктым», – ди.
Банктан кредит алып боларга биргән. Әмма соңгы вакытта кредитын түли алмаган, бурыч җыелган.
– Күпме? – дим.
– 430 мең... – ди.
430 мең! Нәкъ минем кара көнгә дип җыйган теге акчам кадәр!
Нишлим, чыгардым да бирдем инде. Ул минем күпмедер акчам барын белә иде, әлбәттә, әмма никадәр икәнен белми иде.
Шунда ук нигә миңа әйтмәвен генә аңламадым. «Сине борчыйсым килмәде», – ди.
Барыбер борчыды инде менә.
Ул көннәрдә моңа бик ачуым килеп йөрде. Үпкәләдем дә хәтта. Һич котыла алмыйм шул хистән. Ни гомерләр җыйган акчамны да жәллим бугай. Аптырагач, бер төнне торып тәһәҗҗүд намазы укырга уйладым. Тормышыбызга бәрәкәт сорыйм әле, дим. Бәрәкәтне югалттык кебек тоела бит миңа.
Тордым, укыдым намазымны һәм дога кыла башлагач, аптырап киттем: Аллаһы Тәгаләдән нәрсә сорыйм дисәм, шул бар бит безнең. Торырга квартирабыз бар, утырып йөрергә машинабыз бар, иремнең эше бар, үземнеке дә бар, алма кебек улыбыз бар, икебезнең дә әти-әниләребез исән-саулар... Кием-салымга аптырамыйбыз, суыткычыбыз тулы ризык. Шуларның барысын уйладым да, бик-бик рәхәт булып китте.
Харап булган икән – акчамны югалтканмын. Аны бит тагын эшләргә була. Күбрәк тә эшләргә була. Кулда артык акча булмагач, тып-тыныч калдым менә, кая куярга дип уйлыйсы да юк. Бер проблема юк! Шуны аңладым: без проблемаларны күбрәк үзебез уйлап чыгарабыз икән бит. Уйлап чыгарабыз да, аннары шуның эченнән чыга алмый азапланабыз.
Тормыш миңа менә шундый сабак бирде, Гөлнур апа...
Комментарийлар
0
0
Именно кредитка киряк булган сумма булган сездя, бу ходайнын Рахмате.Тагын да эзляп йорергя киряк булмаган.
0
0