Логотип
Блоги

«Онытылмый беренче саф мәхәббәт...»

Беренче мәхәббәт... Ул һәркайсыбызның күңелендә яшидер. Хәтта: «Нишләп алай булсын, мин инде аны әллә кайчан оныттым бит?!» – дигән кешенең дә.

Тирә-юньдәгеләрне дә, үз-үзеңне дә алдаларга кирәкмидер – хатирәләрнең кешене менә шулай гомер буе озата бара торганнары да бар. Һәм моңардан ниндидер гаеп эзләргә, «юк, алай булырга тиеш түгел» дияргә, үзеңне шуның өчен битәрләргә кирәкмидер. «Нигә мин генә аны уйларымнан бөтенләйгә сызып ташлый алмыйм соң?» – дип оялу, үзеңне акларлык сәбәпләр эзләү – урынсыздыр. 
Минем үземә шулай тоела.  
Каядыр бик еракта – күңелнең үзебез дә белмәгән бер төпкелендә ята бит ул хатирәләр. Ниндидер бер сүз, ишетеп калган бер көй... аны кыска гына мизгелләргә искә төшереп ала, безне азга гына моңсуландыра, кире ул көннәргә – яшьлеккә алып китә икән, аннан ни зыян?! Иң мөһиме – ул үкенеч булмасын. Гомере буе әрнеп торган яраларга әйләнмәсен. 
Рәхәт кенә сагындырып ятсын әйдә шунда. 
Менә бу тарихтагы кебек. 
Танышымны тыңлыйк. 

– Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, укырга керергә дип Уфага чыгып киттем. Берүзем! Кулымда – укырга керергә чакыру турында «Кызыл таң» газетасыннан кисеп алган белдерү. Аны нигәдер каядыр сумкага тыгып куймыйча, учыма кысып тотканмын. Югалтудан курыкканмындыр инде... Бер белмәгән, моңарчы бер тапкыр да аяк басмаган ерактагы шәһәр кызыктыра да, шул ук вакытта борчылдыра да. Башта мең төрле уй кайный. Әйе, белем аласы, һөнәрле буласы бик килә, әмма укырга керә алмасам нишләрмен?! Авылга кире борылып кайтсам – оят. Калырга уйласам – калада бер танышым юк. Юньсез бәндәләр шәһәрдә адым саен, диләр, аларга юлыкмаммы? 
Уфага баручы автобус туктап утыртты утыртуын, әмма буш бер урын да юк – мин басып барырга тиеш идем. Әле дә исемдә, ул «Икарус» солярка яга иде бугай: бөтен салонда ис, төтен... Авыл баласы мондый исләргә ияләшмәгән бит ул: күңел болгана, иртән әнинең ясап биргән сөтле чәйләре менә-менә актарылып кире чыгар төсле... Интегеп, арып-талып, хәлсезләнеп, ниһаять, Уфага килеп җиттек. Юлдашым – ике балалы бер чуаш апасы иде. Ул мине жәлләп бугай бер баласы янына утыртып та барды әле. Барысын да сорашты, аннан, туктар җирем бөтенләй югын белгәч, үзләренә кунарга алып китте. Уфа читендәрәк ике катлы агач өйдә торалар икән, аларда бер кич кундым да, иртәгәсен уку йортын эзләп киттем. 
Укырга мине имтиханнарсыз алдылар: аттестатымда «дүртле» һәм «бишле» билгеләре генә иде бит. Тулай торактан урын да бирделәр. Уку йортыннан яшәгән җиребез генә ераграк булды: лекцияләрдән чыккач, 40–50 минут трамвайда кайта идек. Әмма яшьлек белән ул авырлыкларны гына сизмәдек тә.  

Икенче курска килгәндә без инде бөтенләй башка идек: узган елгы кебек куркуларның эзе дә юк: шәһәргә инде ияләшкәнбез, адашмый гына кирәк урынга барып җитә алабыз, зур кибетләрнең, театрның кайда икәнен беләбез... Кыскасы, кала урамнары буйлап үзебезчә шактый ышанычлы адымнар белән йөрибез. 
Шул көзне миңа мәхәббәт килде. Үлеп гашыйк булдым!  
Әйткәнемчә, без инде шактый гына остарган идек – татар-башкорт яшьләре җыелыша торган «пятачок»ның да кайда икәнен беләбез. Кызлар белән җыелышып барабыз, читтән генә карап тормыйбыз – уртага чыгып биибез. Күңелле! 
Шул «пятачок»ларның берсеннән кайтканда таныштык без Фәрит белән. Без – өч кыз, алар өч егет иделәр. Күрше тулай торакта гына яшиләр икән. Калган ике пар азрак очрашып йөрделәр дә, аерылыштылар. Ә без! Без шул көннән соң аерылмадык та. Бер-беребезгә шундый тиз якынайдык – әйтерсең, гомер буе белешкәнбез. Гел янәшә, гел бергә буласыбыз килә: кичтән аз гына үпкәләшсәк тә, иртән иртүк бер-беребез янына ашыгабыз – гафу үтенергә, күңелдәге юшкынны юарга, тизрәк дуслашырга... Озын буйлы, төз гәүдәле, киң җилкәле, акыллы, сабыр, тыйнак бу егет мине бөтен барлыгым белән үзенә каратты. Яраттым мин аны! Төпле акылы, ихласлыгы ошый иде.
Ул арада Яңа ел якынлашты. Бөтенесе план кора, һәркемнең телендә гел бер сүз: «Яңа елны кем кайда каршылый?» 
Яңа ел алдыннан Фәрит миңа тәкъдим ясады. «Әйдә, өйләнешик! Яңа елга безгә – әти-әниләр янына кайтыйк. Алар инде беләләр, көтәләр!» – диде. Аңа кадәр әле ул мине бертуган апасы белән таныштырды. Ул да студент, Уфа югары уку йортларының берсендә икътисадчы булырга укый иде. Озын кара чәчле, кыска гына буйлы, бик мөлаем кыз булып истә калган. Фәрит белән елмаюлары охшаш иде аларның... Ә егетем мине апасына охшатып якын иткән икән! 
Фәритнең тәкъдиме бигрәк көтмәгәндә булды: яшь идем бит әле, укуым да бетмәгән, аннары ул бездән бик ерактан – республиканың бөтенләй башка ягыннан иде. «Ашыкмыйк, һичьюгы диплом алыйк инде», – дидем. 
Ул күңелсезләнде. Аннары:
– Алай булса, Яңа елга мин дә сезнең якка кайтам, – диде. 
Дус кызларыма, аның абыйсының служагы итеп алып кайттык без аны. Авылда Яңа ел каршылап, биш көн яшәде ул аларда: кич очрашабыз, төн буе урамда йөрибез, серләшәбез... Без китәргә вакыт җиткәч кенә буран башланды. Сүз уңаеннан әйтим әле, «Буран» дигән хикәягезне укыгач искә төште боларның барысы да яңадан, нигәдер сезгә сөйлисем килде. Кемдер укыр да, бәлки, минем ялгышларны кабатламас... 
Әйе, күзачкысыз буран купты. Ике көн рәттән юлга чыгып, китә алмыйча кире борылып кайттык. Өченче көнне генә мең бәла белән Стәрлетамакка барып җиттек. Ә анда билетка су буе чират – якын килә торган түгел... Ике тәүлек автовокзалда кундык ул чакта: кайсыбыз утыргычка, кайсыбыз идәнгә утырып йоклады... 
Март аенда Фәрит укып бетерде һәм районга диплом алып, практикасына кайтып китте. Ул чакта кичергәннәремне хәзер дә искә төшерәсем килми.... Үзәкләрем өзелде инде! Җибәрәсем килми генә... 
– Мине озатырга килмә, югыйсә кайтып китә алмам, – диде ул миңа.
– Барам! – дидем.
Уртак фикергә килә алмыйча аерылыштык шулай. 
Барыбер бардым – укудан сорап киттем. Ни җаным белән лекциядә утыра алыйм ди?!
Барсам, тимер юл вокзалы тулы халык! Ничек Фәритне табарга моннан?! Кесә телефоннарын юк заман бит әле. 
Белешмәләр өстәленнән ул барасы якка китәсе поездның кайсы юлдан кузгаласын сорап белдем. Аркасына рюкзак аскан озын буйлы Фәритемне халык арасыннан ерактан ук күреп алдым.  Миңа арты белән баскан, янындагы иптәшләре белән нидер сөйләшә. Ә мин аны күрдем дә, туктап калдым – аякларым кинәт хәлсезләнде, баскан җирдән бер адым атлый алмыйм. Күзләремә исә шул минутта ук яшь тулды. Башымда бер генә уй: «Ул хәзер кайтып китә һәм мин аны башка күрмәячәкмен!» Үземнең моңа берничек тә каршы тора алмавым, чарасызлыгым аякларга төште – буыннарның хәлен алды, ахрысы. 
Нәкъ шул минутта ул артка таба борылды һәм безнең күзләребез очрашты. Башта аптырап, югалып калды бугай, аннан сөенеп каршыма атлады. Килеп мине кочып алды. Ул татлы иреннәрнең тәмен мин гомерем буе хәтеремдә сакладым...
Диплом алгач, мин дә авылга кайтып киттем. Арабызда хатлар йөри – бер-беребезгә атнасына 3-4 әр хат язабыз. Җәй уртасында кинәт аннан хатлар килү сирәгәйде, аннан бөтенләй туктады. Мин өзелеп аннан хат көтәм, ә хатлар юк та юк... Өзгәләнеп елыйм-елыйм да, тагын язарга утырам...
Фәриттән хат ай ярымнан соң гына  килде. Ул анда үзләренең яланда туплауда ятып печән әзерләүләрен, авылга бөтенләй кайтып йөрмәүләрен язган иде. Мин, әлбәттә, ышанмадым. «Башка яр тапкансыңдыр әле», –  дип, ачуланып та, үпкәләп тә җавап язып җибәрдем. Инде хатларны ул яза, мин җавап бирмим... 
Нервларым какшап, Уфага больницага эләктем. Фәрит яныма килде, кабат барысын да аңлатырга тырышты. «Без бик күп итеп атлар, сарыклар асрыйбыз, ел саен шулай 40–50 чакрым еракка китеп печән әзерлибез. Кышлар озын, печән күп кирәк. Анда, калын урман уртасында, почта йөрми, сирәк кенә авылга продуктлар алырга баралар – хатны шулар аша гына җибәрергә була», – диде. Сүзләрен ишетергә дә теләмәдем! Бик яшь идем шул әле, безнең якта печәнлек авылга бик якын – җәяү барып кайта торган җирдә генә иде. Башкача була аладыр дип күз алдыма да китермәдем... 
Әйе, безнең аралашулар инде элеккечә була алмады. Күңелемдә тау кадәр үпкә ята һәм минем аны җиңәргә көчем җитмәде. Бик авыр сүзләр әйттем аңа. 
– Синең башка кешең бар, минем дә бүтән егетем хәзер, килмә! –  дидем. 
Егетем бар, дип алдаштым, билгеле. 
Атна буе килеп йөрде әле ул яныма больницага. Ә мин очрашуга чыкмас булдым. Чәчәкләр, передача калдыра, ә мин алмыйм.
Аралар шулай суынды, өзелде. Аннары тормышка чыктым, балам туды. Мин дә тынычлана төштем. Каралы-аклы фотоларыбызны озак сакладым. Ирем көнләшкәнгә күрә, аннары барысын да юк иттем. Аңлый идем бит инде: бу фотоларны саклау миңа берни бирми, барысы да булды һәм бетте... Ә ирем, әйе, көнләште шул. Аңа Фәрит турында яшермичә сөйләвем зур ялгышым булды... Тик иремә көнләшерлек сәбәп бирмәдем мин. Беркайчан да! Тормышның ачысы да, татлысы да булды гомер иткәндә. Минем үткенлегем, чаялыгым белән күп нәрсәне җиңеп чыктык. Бергә яшәвебезгә утыз елдан артык инде. 
Бергә төшкән фотоларны утка яксам да, йөрәктә очкын калды шул. Кечкенә генә бер очкын... Гомерлеккә калды. Озак оныта алмадым мин аны, бик озак... Кайсыбыз гаепле аралар өзелгәнгә – улмы, минме, әйтү авыр. Фәрит һаман үҗәтләнеп, ялынып янымда йөрсә, мин, мөгаен, кайтып төшкән – үпкәмне оныткан булыр идем.  Ә ул күп сөйләми, тасма телле түгел иде. Артык горур булдым шул. Соңыннан бик үкендем, билгеле. 
Нәкъ 30 елдан соң мин бер газетада аның фоторәсемен күреп алдым. Очраклы рәвештә генә. Күрдем дә аһ иттем.  Шул секундта ук таныдым! Үзгәргән, әлбәттә. Минем хәтер бит аны күңелдә гел яшь килеш саклый. Ә аның инде чәчләре чалара төшкән, гәүдәсе калынайган, буй-сыны төз, әмма бераз олпатланган. Ә күзләре... Күзләре һаман шул ук! Минем Фәритем, мин белгәнчә, мин яратканча карый...  
Ниндидер бер тантаналы чарада төшергән фото иде ул. Аның кайдадыр еракта барлыгын тоеп яшәдем, тик тормышта нәрсәгә ирешкән – түбәндәме, биектәме, кайда эшли, кем булып – берсен дә белми идем. Аллага шөкер, югалып калмаган, үз урынын тапкан, күтәрелгән. Авыл Советы депутаты дип язганнар. 
Компьютерлар барлыкка килгәч, интернет эшли башлагач, мин аны барлык социаль челтәрләрдән дә эзләп карадым: Вконтактедан да, Одноклассникидан да, инстаграмнан да. Хәтта алар ягыннан булган бер хатын белән танышып, читләтеп кенә Фәрит хакында сораштым да. «Якыннан белмим, сельсоветта эшли ул», – диде. Гаиләсе турында берни әйтмәде. Ни өчен эзләдең соң, диярсез. Бер күрәсем килгәнгә. Икебез дә исән булганда бер очрашырга теләгәнгә. Исәнләшер, хәлләрен сорар идем, бер сүз дәшми генә күзләренә карап торыр идем... Гаиләсе хакында белешер идем, үземнекен сөйләр идем...
Мин ул газетаны карый-карый таушалдырып бетердем. Башта көнгә әллә ничә тапкыр карадым, аннары атнасына 2-3 тапкыр, хәзер инде сирәк кенә күз төшерәм. Минем әнинең дә язмышы шундыйрак  булган. Яраткан кешесе белән гаилә кору насыйп булмаган аңа, димләп таныштырганнар. «Балаларым әтисез үсмәсен өчен генә яшәдем», – дип сөйли иде. 
Кызым әле кечерәк чакта, мәктәпнең соңгы елларында укыганда аңа үземнең мәхәббәт тарихын сөйләдем. «Әни, әйдә, «Жди меня» тапшыруына язабыз, эзләп табабыз ул кешене», – дип, күзләре очкынланып яна башлады. Аны бик тиз туктаттым. «Юк, балам, алай ярамый. Гаиләсен бозуыбыз бар, әтиеңә дә ошамас бу хәл», – дидем. Кызым шунда ук килеште. 
Гомер узды инде: кияү-киленнәр, оныклар белән мәш килеп яшәп ятабыз. Язмыш шундый булган, димәк. Бер нәрсәне генә бик беләсем килә: минем күңелдәге кечкенә генә теге очкын аныкында да янамы икән? 
Янадыр кебек тоела. 

  
 

Комментарийлар

Хәзер укыйлар