Логотип
Блоги

«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»

Җөмлә ахырындагы өндәү ялгыш куелмады. Чөнки бу җөмләне әйтүчеләрдә тартыну, уңайсызлану, кыенсынуның эзе дә юк.

Мин үз хокукларымны яхшы беләм, ә сезнең минем хакта ни уйлавыгызда эшем юк, дигән кыяфәт белән әйтәләр алар бу җан өшеткеч сүзләрне. Танышым шулай ди. Район социаль яклау бүлекләренең берсендә эшли ул. «Әнине (әтине) картлар йортына урнаштыруга каршы төшә алмыйсыз, чөнки картларны дәүләт карарга тиеш», – диючеләр белән көн саен ук булмаса да, эшендә еш очраша ул. Әмма мондый очраклар адым саен кабатланып торса, бу урында, мөгаен, озак эшли алмас иде. Йөрәк таш түгел лә!... «Әнине (әтине) чит кулларга ничек ышанып тапшырыйм?! Мин аны үзем карыйм!» дип әйтүчеләр дә байтак», – дип сөенә ул. 
Нигә берәүләрнең баласы «әти», «әни» дип өзелеп тора, ә икенчеләр газизләрдән-газиз булырга тиешле кешеләренә ятларга караган кебек кенә карый?. Хәер, күпләр ятларга да алардан мәрхәмәтлерәк... Бу хакта танышым белән без еш сөйләшәбез. Әмма әлеге сорауга җавап тапканыбыз юк әле. 
Танышым сөйләгән очракларны тыңлыйк: 

– «Әни – авыру, үз акылында түгел, без аны башка өйдә калдыра алмыйбыз», – дип, бер ир-ат шалтыратты. Картлар йортына урнаштырырга ярдәм итегез, ди. «Гаилә кодексын әле беркем дә гамәлдән чыгармады – сез әниегезне карарга тиеш бит», – дип исенә төшерәм. Шапылдатып телефонны куйды. Бер сәгать тә узмады министрлыктан шалтыраталар: әбине бүген үк барып карагыз, документларны әзерләгез – тиз арада урнаштырырга кирәк, диләр. 
Әби әле больницада ята икән – янына киттем. Акылы җиңеләйде дип арттырып әйткән бугай улы – карчык бик әйбәт сөйләшә. Гомер буе мәктәптә эшләгән: рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Инглиз һәм француз телләрен дә яхшы белә икән. Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исеме дә бар. Больницада озак ятканы күренә – йолкышланган. Әмма шулай булса да башкалардан барыбер аерылып тора – зыялылык болай гына җуелмый бит. 
Мин аңа нинди йомыш белән йөрүемне, улының картлар йортына урнаштырырга теләвен, әлбәттә, әйтмәдем. Әмма ул бу яңалыктан инде хәбәрдар иде. Үзенең нинди хәлдә икәнен яхшы чамалый һәм күңеле белән картлар йортына китәргә инде әзер дә. Һәрхәлдә, миңа шулай диде. 
– Кызым Германиядә яши. Мине карар өчен генә гел кайтып йөрү авырга туры киләчәк аңа. Кызганам үзен... Ә улымның балалары әле мәктәптә генә укый, аларга да күп вакыт кирәк... Шуңа күрә бу юл иң дөреседер... 
Алай да улы белән тагын бер тапкыр сөйләшеп карадым. «Кире уйламадыгызмы?» – дим. 
– Юк, кире уйламадым, – дип кырт кисте ул. – Минем аның белән маташырга, гомумән, вакытым юк. Ниндидер соравыгыз булса, ватсап аша сеңелкәш белән элемтәгә керә аласыз – ул хәл итеп бетерсен бу проблеманы. 
Әбине картлар йортына узган елның октябрь аенда урнаштырган идек. Быел гыйнвар уртасында Германиядән кызы шалтыратты. «Әнине кире өйгә алып кайтырга дип хәл иттек, булышырсыз бит?» – ди. Нинди булышмау ди – сөенә-сөенә булыштым. Тик иртәгә кайтасы дигән төнне әби вафат булды. Йөрәге шатлыкка чыдамаган, күрәсең... Пенсиясе дә байтак иде аның – 28 мең. Кеше яллап та карата алган булырлар иде балалары. Үз өендә торуга җитмәс иде... 

...Авыру әнисен ялгыз гына карап ятучы бер ир-ат бар. Андыйларның һәрберсе бездә исәптә бит. Бөтенләй өйләнмәгәнме, әллә өйләнеп аерылышканмы – анысын тәгаен белмим. Әнисе әле артык карт та түгел, 70-72 яшьләр тирәсе генә. Әмма I группа инвалид. Улы аның яныннан китә алмый диярлек. Шулай булгач, эшләү турында сүз дә юк – икәү әнисенең пенсиясенә көн итәләр. Әле ул пенсия шундый кечкенә. Бүлектәге кызлар белән бик жәллибез инде без ул ир-атны. 
Быел кыш уртасында шул ир кешегә шалтыратам: 
– Әйдәгез, әниегезне интернатка урнаштырабыз. Ул бөтен күрсәткечләр буенча туры килә, бушлай торырга да мөмкин – аның пенсиясе аз, – дим. 
– Сез миңа нәрсә турында әйтәсез? Ничек мондый тәкъдим ясый аласыз? – дип шаккатты ул. – Әнием бит ул минем! 
Хәлләрен сорашам. 
– Төрлечә, – дип сөйләп китте ул. – Кайчак утырып елыйсы килә, ә кайчак кычкырып көләсе... Беркөнне кар көрәргә чыгып киттем. Керсәм, әни урынында юк. Караваты буш! Белсәгез икән, шундый курыктым. Өйдән каядыр чыгып китсә, күрмичә калмас идем – ишегалдында идем бит. Тегендә карыйм, монда – бер җирдә дә юк әни. Безнең йорт ике катлы бит. Икенче катка күтәрелә торган баскыч шундый текә, мин анда йокларга гына менәм. Аптырап, шунда йөгереп мендем. Карасам, әни минем караватта ята! 
– Әни, ничек монда мендең? – дим гаҗәпләнеп.
– Белмим, – ди исе китмичә генә. 
Кире теге баскычтан ярты көн төштек! Аяклары бик начар йөри бит аның. 
Саубуллашыр алдыннан тагын минем тәкъдимне искә төшерде, тагын шул сүзләрне кабатлады:
– Ничек каядыр җибәрә алыйм?! Ул бит минем әни! 
«Әни» сүзен шундый иттереп әйтте – күзләремә яшь тулды... 


Икенче бер ир-ат белән телефоннан сөйләшәбез. «Әнине ничек картлар йортына урнаштырып була?» – дип белешә. 
– Ул очракта пенсиясен дә картлар йортына биреп бара торган буласыз. Күпме аның пенсиясе? – дим. 
Үзем компьютердагы базадан карыйм – безнең анда барысы да күренә. 26 меңнән артык ала икән әнисе. 
–19-20 мең тирәсе инде, – ди.
– Юк, аның пенсиясе күбрәк бит, 26 мең ала, – дим. 
– Кайдан алып әйтәсез шуның кадәр сумма? Уйлап чыгармагыз! – ди бу.
– Сез миннән күбрәк беләсездер – пенсиясен бит сез аласыз.
Мондый чакта гел усаллана башлыйм мин.
– Әйе, минем карточкага күчә, – ди ул. 
– Әниегез интернатка күчә икән, аның пенсиясе дә аның белән күчәчәк бит, – дим. Үзем тагын намусын уятырга өметләнәм: – Ул бит сезнең әниегез! Ничек инде сез аңардан баш тарта алсыз? 
– Әнием булса соң? Мин аны карарга тиеш түгел, – ди ул. 
– Гаилә кодексы... – дип әйтә башлаган идем, шунда ук бүлдерде.
– Әле мине өйрәтергә дә җыенасызмы? 
Саубуллашмыйча гына трубкаларны куйдык. Әмма ул кабат элемтәгә чыкмады. Аңлады бит инде: әнисен картлар йортына урнаштырган очракта, аның пенсиясеннән дә колак кагачак. Өлкән кешенең пенсиясе әйбәт икән, артында фатиры бар икән, аны картлар йортына түләүле шартларда гына урнаштырып була. Урын булса әле. Күпләрне шул пенсиядән өзелү куркынычы туктата. Андый өйләрдә карт-карчыклар нинди шартларда, нинди хәлләрдә яшәп ята – анысын күп вакыт белмибез инде менә... 


Яңа елга кадәр полициядән хәбәр алдык: өч ай буе бер бабайны больницадан өенә алып кайтмыйлар икән. Кызы янына килми, шалтыратсалар, алмый, диделәр. Мин дә номерын җыйдым. «Әтиегезнең хәлләре ничек, аның белән сөйләшеп буламы?» – дим. «Яткан әле ул», – ди. Мин дә нәрсә дияргә икәнен беләм: «Сезгә килсәк буламы?» – дим. Ике көннән килерсез, диде. Без килешкә әтисен алып кайткан! 
Ноябрь аенда әтисе белән әнисе урамга һава суларга чыгарга җыенганнар. Ишекне бикләгәндә әбигә инсульт була – ул егыла. Аның хәле авыр икәнен күреп, борчылудан бабайга да шул мизгелдә үк инсульт була. Ярый подъезд идәнендә озак ятмаганнар, күршеләр күреп алып, «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Икесен бергә бер больницага салалар. 
Кызлары сөйли: 
– Ун көн узгач, шалтыраттылар, алып кайтып китегез, алар инде терелде, – диләр. – Килсәм... Нинди терелү турында сүз булырга мөмкин анда?! Икесен дә берничек карый алмыйм, дим. «Алайса сайлагыз – кайсысын аласыз?» – диделәр. Мин әнине алам дип хәл иттем. Ә ул,, кайткач, ике көннән соң үлде... Больницаны судка бирдем. Сез минем әнине дәвалап бетермичә өйгә чыгардыгыз, аның үлемендә сез генә гаепле дип. 
Кызы суд юлында йөргән арада, бабай мескен коронавирус эләктереп, аны инфекционныйга озатканнар. Терелгән! Кызы һаман да килеп алмагач, кире элеккеге яткан больницасына күчергәннәр. Өч айдан соң гына полициягә хәбәр иткәннәр... Күренеп тора, бабай тәмам хәлсезләнгән. Кызы больницадан алып кайткан да, урынына салган, шуннан соң янына барып та кармаган бугай. 
– Юындырырырга кирәк бит инде әтиегезне, – дим. 
– Мин бит сезнең белән килешү төзедем, менә социаль хезмәткәр килер дә, үз вазыйфаларын үти башлар – юындырыр, – ди ул исе дә китмичә. 
– Бездә бит гел яшь кызлар гына эшли. Алар әтиегезне юындырганда, күрше бүлмәдә утырып торырсызмыни? – дим. 
– Утырырмын, чөнки юындыру – ул сезнең бурычыгыз, – дип кырт кисте кызы.
Кызлар барып бабайны юындырып, киемнәрен алыштырып кайттылар. Шуннан бирле көн дә янына барып йөриләр – бабай сөйләшә башлады, тамагына да ашый, диләр. Безнең кызлар аның янында көн саен дүрт сәгать булалар, пешереп, ашатып китәләр – кызы бу вакытта күрше бүлмәдә утыра. 
Беркөнне документлар илтергә, килешүләргә кул куйдырырга бардым. 
– Ярый, әтиегез исән-сау булсын, озак яшәсен! – дим.
– Сезгә әйтергә рәхәт... – ди ул.
– Ә ул булмаса нинди акчага яшәмәкче буласыз соң? – дим. – Пенсиягә чыгарга сезгә иртә әле, әтиегез булмаса, эшкә урнашырга туры киләчәк бит.
– Анысы сезнең эш түгел, – ди. 
Әйе, минем эш түгел. Әмма йөрәк тыңламый – әрни шул...

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жалко инде андый эбилэр, бабайлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Минемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йорэгем суга башлады укый башлау бн, мин энием лечение алган да бергэ болницада ятам.. Оендэ ашарына юк шуна ияреп йори ул дие кешелэргэ.. Узе мине инде 2 ел танымый..

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бу хэлнен топ сэбэбе динсезлектэн килэ! Бу хэл татарларда бетугэ таркалуга бару уз Ислам динен жуеп урыслашып ягни урыска эйлэнеп барунын нэтижэсе, ул мескен кадерсезлеккэ калган ата аналар балаларын кэферлек тэрбиясендэ устергэннэр хэмдэ картайгач узлэре чэчкэн орлыкларны н жимешлэрен татыйлар! Нэрсэ чэчсэн шуны урырсын! Аларны балаларында шул УК хэл котэ тагыда яманырак булмаса! Сын Аллах га ышанган Ислам динен тотып шэригэт кануннары буенча яшэгэн мосолманнарда мондый хэлне эзлэп карагыз эле? Таба алырсыз диеп уйламыйм!

          Хәзер укыйлар