Блоги
Кысыр хәсрәт
Их! Кияргә киемең булмаудан да начаррак нәрсә юк бу дөньяда...
Кайчакта ачудан, үртәлүдән нишләргә белмәгән чаклар була бит ул. Менә бүгенгедәй. Иртәгә сеңелкәшнең туе, ә шул зур бәйрәмдә кияр өчен махсус тектерергә биргән күлмәгемне вакытына өлгертә алмадылар. Нәрсә кияргә икән инде миңа хәзер? Дөрес, узган ел алган ак төстәге бик матур озын күлмәгем бар барын.
Әмма аны өч мәртәбә кияргә өлгердем бит инде. Былтыр Яңа ел кичендә, аннан туган көнемдә һәм сеңелкәшнең никах мәҗлесендә. Никахта кигән күлмәктән тагын туйга ничек барасың? Кияү ягы ни әйтер? Их! Кияргә киемең булмаудан да начаррак нәрсә юк бу дөньяда.
Шулай уйланып, автобуста кайтып килә идем, кинәт күзем каршымда утырган бер ханымга төште. Ул күлмәгенең матурлыгы! Зәңгәрсу төстә, гүя җәйге аяз күк йөзе. Ә түшенә сап-сары ромашкалар чигелгән, әйтерсең лә, чәчәкле болын. Тектерде микән, әллә сатып алды микән? Сорасам, гаеп итмәсмикән? Тик мин авызымны ачарга өлгермәдем, ханым автобус ишегеннән кереп килүче кемгәдер эндәште:
- Исәнме, Мәрфуга апа?! Әйдә, минем янга утыр, урын да бар менә.
Мәрфуга апа дигәне, яулыгын татарча туздырып бәйләгән, берничә төенчек күтәргән, түм-түгәрәк йөзле, түгәрәк гәүдәле бер әби булып чыкты. Буш урындыкка шапылдап килеп утырды да янәшәсендәге күршесенә борылды: “Гөләндәм, син түгелме соң, сеңлем? Арумы хәлләрең? Әниең исән-саумы?”
- И-и, Мәрфуга апа, — дип, сабыр-салмак тавыш белән сөйләп китте матур күлмәкле ханым, — әнине җирләвебезгә ике ай. Ашказаны авырта иде бит. Шуннан мантый алмыйча китте инде.
Тик хәсрәт ялгыз йөрми, диләр, дөрес икән. Әнинең вафатыннан соң бер ай да үтмәде, киявебез, сеңлемнең ире авариягә очрап һәлак булды. Аннан менә үземнең улым...
Ханымның күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде, әмма ул аларны сизмәде дә бугай. Чөнки сөртергә үрелмәде, бераз тынып торды да, сөйләвен дәвам итте:
- Җирләгәнгә әле ун көн дә юк, Мәрфуга апа... Егерме туларга ике ай калган иде. Бәлки ишеткәнсездер дә, телевидениедән дә күрсәттеләр — армиядән табутын кайтардылар...
- Бәй, синең малай идемени ул? — дип бот чапты карчык. — Кеше күмүдән бушамагансыз икән.
Чибәр ханым җавап кайтармады. Хәер, ни дисен? Кемдә нәрсә кайгысы бит. Миңа да оят иде. Үз-үзем алдында оят иде. Күр, күлмәк өлгермәгәнгә, дөнья беткәндәй, кайгырам бит. Сарафанымны киярмен әнә, кай җире ярамаган...
-
Күңелеңә җыйма
Йөзек эчендәге сер ачылырмы, юкмы?
Ишек кыңгыравы ике тапкыр шалтырады – кискен, таләпчән итеп. Күршебез Саимә апа кебек әдәпле шаку да, курьер кебек түземсез шалтырату да түгел иде бу. Мин кем шалтыратуын шунда ук таныдым.
-
Проза
Канатсыз очыш
(Повестьтан өзек)
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде 3
– Мин сине аңлыйм, кызым, – диде Гөлназ, тыныч кына. – Чынлап та аңлыйм… – Юк, аңламыйсың! – дип бүлдерде аны Әдилә. – Син беркайчан да безнең кызлар янында басып тормадың, аларның нәрсә сөйләгәннәрен ишетмәдең! Аларның ничек мактанганнарын… Миңа ничек карауларын…
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде 2
Ай ахыры җиткән саен, бер үк хәл кабатлана. Хатынның кулына акча кергән көн – аның өчен шатлык түгел, ә ниндидер авыр исәп-хисап башланган мизгел кебек. Ул акчаны кулына ала да өстәл янына утыра. – Болары фатир өчен түләргә… болары ут-су… болары газ… – дип пышылдый-пышылдый саный ул.
-
Дин
Яулап алган намаз
Барысы да истә. Миңа 10 яшь. Рамазан ае... Апамның: «Әйдә минем белән тәравих намазына!» – дип чакыруы бүгенгедәй күз алдымда. Аның үзенең дә дус кызына ияреп кенә баруы иде.
Комментарий юк