Логотип
Блоги

Гаиләгә кысылумы бу, әллә..

Әйдәгез, бер мизгелгә яңа гына әти-әни булган – кадерледән кадерле кечкенә төенчегегезне кулга алган чакларыгызга кайтыгыз әле.

Күңелдә – әйтеп, сөйләп тә аңлата алмаслык тау кадәр сөенеч һәм шуның кадәр үк борчылу: сабыемны карый алырмынмы, барысына да өлгерерменме, сөтем бетмәсме, ул авырып китсә нишләрмен, аңа дөрес тәрбия бирә алырмынмы... Бу сорауларның очы-кырые юк! 

Инде сезне ул көннәрдә кемнәр тынычландыруын, кемнәр иң кирәк киңәшләрне бирүен, ярдәм итүен дә искә төшерегез әле. «Борчылма, бар да әйбәт, син булдырасың, барыбыз да баланы шулай үстергән», -– дип кемнәр әйтте? Улыңның (кызыңның) температурасы беренче тапкыр 37 гә күтәрелеп, сиңа дөнья бетә  кебек тоелганда, «Тынычлан, бала авырмыйча үсми, монысы узгынчы гына аның», – дип, кем сине җиргә төшерде? 

Әбиең, әниең яки кайнанаңмы? Яныңдагы өлкәннәрнең берәрсеме?

...Яңа туган баланы аркасына яткырып йоклату куркынычсызрак.

...Балага көн саен җылы суда коену файдалы.

...Балага артык эссе дә, салкын да ярамый – артык калын киендермә:  олыларга караганда бер кат кием артык булса җитә.

Бала өчен иң файдалы, иң хәерле ризык – ана сөте. Сәгатькә карап кына ашатма, бала елаган саен имез.

Ияләшә дип, баланы кулга алудан курыкма. Баланы кочаклау, иркәләү – саваплы гамәл.

Баланың исеме матур да, мәгънәле дә булсын. Чын татар исеме булсын...  Исем кушуны 7 көннән дә соңракка калдырмагыз.

Балаңны бүлмәдә ялгызын гына калдырма. 

Бала тугач, акыка корбаны чалалар. Кыз бала туса – бер сарык, ир малай туса – икене... 

Күптән күрешмәгән бер танышым белән очраклы гына очраштык та, менә шуларның барысын искә төшердек әле. Тик торганнан түгел, әлбәттә. Безнең юллар кисешми торган арада, аның ике кызы да кияүгә чыккан, кечкенәсе инде бала табарга да өлгергән. Олысы да менә-менә бәбиләргә тиеш икән.

Сөенечләре белән уртаклашты-уртаклашты да, ул кинәт башка темага күчте:
– Синнән яшерә алмыйм, Гөлнур... Кечкенә кыз белән соңгы вакытта аралашмыйбыз. Алар шулай хәл иттеләр. Бераз аралашмый торыйк әле, диләр. Имеш, без аларның тормышларына кысылабыз – баланы ничек үстерергә өйрәтәбез. Өйрәтә дип, үзем белгәнне, әниләрдән үзем ишеткәнне генә әйткәлим инде. Минем тәҗрибәм барыбер зуррак лабаса – өч бала үстердем. Ике кыз, бер малай... Безнең дә яшь чак булды. Беребез дә әни булырга өйрәнеп тумадык бит.
Беренче балабызны алып кайтканда әле кайнаналар белән тора идек. Үземнең әниләр ерак, миңа гел ул булышты. Хәзерге көнгәчә рәхмәтле мин аңа... Икенчесен, өченчесен тапканда үзебез фатир алган идек инде, ләкин ул кайнаналар белән бер йортта, башка подъездда гына иде – әни анда да мине үземне генә калдырмады. Ярдәменнән бигрәк, әнә шул киңәшләрен искә төшерәм, хәзер дә кайта-кайта уйлыйм – барысы да шундый урынлы, кирәк булган бит алар.

Ә яшьләр әби-бабай, әти-әнидән килгән, аларга күчәргә тиешле гореф-гадәтләрдән баш тарта хәзер. Югыйсә ул гореф-гадәтләрнең һәрберсенең артында бер зур мәгънә ята. 

Кыз исә: «Өйрәтмәгез, без үзебез беләбез. Киңәш кирәк булса, кемгә мөрәҗәгать итәргә дә беләбез», – ди. Имеш, белгечләре бар. Ярый безнең бу тарткалашуларга кияү катышмый. Әмма икесе бер сүздә икәнен чамалыйбыз инде. 
Олысы белән дә сөйләшәм бу хакта. Ул да бу көннәрдә әни булачак бит... Сеңлесе яклы! «Барысын да дөрес әйтә, мин дә шулай уйлыйм», – ди. Болай булса, икенче оныкка да ишек ябылачак безгә... 
Тик мин дәшмәү яклы түгел: мин дә болар хакында әйтмәсәм, кем әйтә аларга аны, шулай бит, Гөлнур?!
***
Танышымның бу сүзләре сезне дә уйландырсын дип язам. Белүемчә, күпләргә таныш күренеш бу хәзер. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар