Логотип
Блоги

«Дәү әнием искиткеч тырыш кеше булган...»

Бу көннәрдә мин бик зур дулкынлану хисләрен кичерәм. 

«Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» флешмобын игълан иткәч, аңа мин дә бик теләп катнашырга булдым. Дәү әтием Бариев Мәсгүт Бари улы сугышны башыннан ахырына хәтле үтеп, «Будапештны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнүен, үзе генә күзгә-күз 6 фашист белән очрашып, икесен атып, дүртесен пленга алып, шуның өчен «Батырлык өчен» медаленә лаек булуын белә идем. Ә менә ул вакытта Дәү әнием Шәмсенурның ничек яшәгәнен, ирен ничек көткәнен, тылда калып, ничек дүрт баласын үстерүен – берсен дә белми идем. Флешмобта катнашырга уйлагач, Дәү әни турында мәгълүматлар эзли башладым. Бүгенге көндә бердәнбер исән калган олы абыебыз – Әтиемнең иң олы бертуган абыйсы Наил абыйдан хатирәләр белән бүлешүен үтендем. Ә туганнан туганым Резеда апама (әтиемнең бертуганы Наилә апасының кызы) шалтыраткач, ул Дәү әти белән Дәү әнигә кагылышлы искиткеч тарихи, шундый РАРИРЕТ әйберләр, фотолар китерде. ШАККАТЫП карадык өйдә: барысын да балаларга сөйләдем, күрсәттем... Монда Дәү әтинең Дәү әниемә фронттан язган открыткалары (Чехословакия, Германиядән), Дәү әтинең бүләкләнү документлары, Дәү әнинең профсоюз билеты... Бүгенге көндә минем өчен шундый зур истәлек болар! Тагын бераз гына соңласам, мин бит боларның берсен дә белми кала идем! 

 

Әтиемнең бертуганы Наил абый сөйләп җибәргән хатирәләрдән: 
– Сугыш вакытында кечкенә идем әле, әмма күп вакыйгалар хәтердә калган. Әтине башта фин сугышына алганнар. Ул фин сугышын башыннан ахырына кадәр уза, әле сугыш беткәч тә аларны күпмедер вакыт кайтармый торалар. 1941 елның июнендә, ниһаять, демобилизацияләнеп, кайтыр юлга чыга. Һәм... Германия белән яңа сугыш башлана. Әтиләрне, юлда туктатып, Суслонгер дигән хәрби лагерьга «переподготовкага» дип җибәрәләр. Анда бик күп хәрбиләр җыела. Лагерь бу кадәр кешене кабул итәргә әзер булмый. Ашау ягы да каралмаган була. Халык ачлыктан тилмерә, ачлы-туклы яшәп, күпләр дөнья да куя. Калганнар, өйләренә хатлар язып, ашарга алып килүне сорый башлыйлар.
Әтидән дә шундый хат килә. Әтинең әнисе – Мәсрүрә әби белән әни уйлашалар да, булган ризыкны җыештырып илтергә кирәк дип хәл итәләр. Беренче мәртәбә Суслонгерга әби китә. Лагерь Казаннан ерак булмаса да, аңа поезд белән барырга кирәк була. Сугыш вакыты бит инде: беренче чиратта хәрби эшелоннарны җибәрәләр. Пассажир поездлары болай да юк, халык товар вагонына – кем тамбурга, кем кая утырып бара. Халык ач, эшелоннар станцияләрдә туктаган арада яралы солдатлар төшеп, хәер сорашып йөриләр. Әби аларны жәлләп, Суслонгерга барып җиткәнче бөтен булган ризыгын шуларга өләшеп бетерә. Әтигә 1-2 сынык ипидән кала башка әйбер калмаган да була. Кайткач бу хәлне өйдә, әлбәттә, беләләр. Ә әни ныграк кеше: «Бөтен кешенең тамагын туйдырып бетерә алмабыз, безгә үзебезнекен сакларга кирәк», – дип, әти янына үзе йөри башлый. 

Әни әтиләрнең анда күргән кыенлыкларын, Суслонгерда алар кичергән бөтен фаҗигане бик ачынып сөйли иде. Шул барулары белән безнең әтине ачлыктан коткарып калган да әни. Ул чакта андагы хәрбиләр: «Нигә безне монда ачлыктан тилмертәсез? Сугышка китсәк, хәерлерәк булыр иде», – дип югарыга хатлар язалар. Комиссия килеп тикшергәч кенә әтиләрне сугышка җибәрәләр. 
Колхоз эше дә, өйдәге хуҗалык эше дә авылда хатын-кызга өелеп калды. Бәрәңгесен дә утыртырга кирәк, мал-туарын да асрарга. Ул чакта авыл халкының барысына да налог салына иде бит. Сыерың бармы-юкмы – май, тавыгың бармы-юкмы – йомырка, сарыгың бармы-юкмы йон бирергә кирәк. Әнигә мәктәптә дә, колхоз эшендә дә эшләргә туры килде. Безнең әни бик тырыш кеше иде ул. Үзенә тапшырылган эшне намус белән башкарырга дип, бөтен көчен куеп тырышты. Иртә белән чыгып китә, кич белән йокларга гына өйгә кайта иде. Ул елларда Мәсрүрә әби безнең белән яшәде, без шул әби карамагында үстек. Әнинең уңышлы гына эшләгәнен күреп, район башлыклары аны авыр хәлдә булган Олы Арташ мәктәбенә мөдир итеп билгеләделәр. Бездән 30-35 чакрымдагы авыл бу. 1943 елда ул башта үзе генә шунда күченде, аннан безне дә алып китте. Хәтерлим, без күченгән көнне кар явып эреде дә аяк асты бозлавыкка әйләнде. Әйберләребезне алып барырга дип ат биргәннәр иде, ә ул дагаланмаган – бик зур авырлыклар белән генә барып җиттек. Безне бик иске генә өйгә урнаштырдылар, шунда яши башладык. Аңа кадәр Саба районының Шыңар авылында тордык. Әнинең туган авылы Тимершыкка аннан 5 кенә чакрым. Ара якын булгач, әнине Шыңарда, әлбәттә, белгәннәр, шуңа күрә ярдәм итүче кешеләр дә күп булган. Ә монда бөтенләй белмәгән авыл, син алар өчен чит-ят. Әллә кайдан килгән кеше дип башта әнине тыңлыйсылары да килмәгән. Тик тырышлыгын күреп, хөрмәт итә башлаганнар. Әле мин дә хәтерлим, безне, 4-5 яшьлек балаларны, кырга колхоз бәрәңгесен җыярга чыгаралар иде. Аны әни оештыра. Без бәрәңгене чиләкләргә тутырабыз, хатын-кызлар аны алып барып ат арбасына төйиләр, ә олырак малайлар амбарга илтәләр. Яңгырлар явып узгач, туфрак астында качып калган бәрәңгеләр ялтырап килеп чыга: безне шул бәрәңгене җыярга алып баралар. Ә җәй көне, урак вакытында, төшеп калган башакларны җыярга дип бөтен мәктәп балаларын тагын әни оештырып алып чыга иде. Кечкенә капчыкны муенга асып шул башакларны җыеп йөрибез. Бер көнгә 1-1,5 килограммга кадәр ашлык җыела. Безне бик мактыйлар иде: «Сез әтиләрегезгә бик зур ярдәм иттегез. Җиңүгә сезнең дә өлешегез керә», – диләр. Күңелне шулай үстереп торалар.

Ул вакытта кешенең күңелен күрү өчен шактый эшләр башкарыла иде. Җырлый-бии белгәннәрне чакырып концерт программалары оештыралар. Без кечкенә яшьтән үк шунда катнаштык. Аннан спектакльләр куялар иде. Шуларны башка авылларда күрсәтеп йөриләр. Нинди генә авыр еллар булса да, халык концерттан чыккач, сәхнәдә яңгыраган җырларны җырлый-җырлый, бик рәхмәтле булып, өйләренә тарала иде. 

Сугыш беткәч исән калган солдатлар кайта башлады. Безнең әтинең хаты килеп тора, тик әти кайтмый да кайтмый... Малайлар котырталар: «Синең әтиең исән түгел, исән кешеләр кайтты инде. Аны исән дип сине алдап йөртәләр яки син үзең безне алдыйсың», – диләр. «Юк, әти исән, кайта!» – дим. Әти 1946 елның җәендә кайтты. Чынлап та кайтканмы дип, малайлар өйгә килеп карап киттеләр. Кайтуга аны мәктәп мөдире итеп куйдылар – әнинең эше бераз җиңеләйде. Өйдә тавыклар, чебешләр асрый башлады: тормышыбыз азрак булса да яхшырды. Җәй көне әни белән урманга җиләк җыярга, көз җитсә чикләвеккә барабыз. Ул вакытта кибеттә шикәр-конфетны бик сирәк саталар. Шуңа күрә без җыйган җиләкләр гаиләгә зур ярдәм була иде. Аны шул килеш тә ашыйбыз, киптерәбез. Варенье ясау юк: шикәр комы кайдан аласың? Киптергән кура җиләге чәйгә дә әйбәт иде, авырганда дару урынына да. Шомырт та җыя идек: әни аны киптереп, төеп он ясый. Ул да дару. 

Илленче еллар башында, ил аякка баса башлагач, иң беренче урынга балаларга белем бирүне куйдылар. Башта җидееллык, аннан унъеллык мәктәпләр ачылды. Әтигә авылда мәктәп бинасы салуны тапшырдылар. Ул җидееллык мәктәп төзетте, үзе шунда директор булып эшләде. Әнием Шәмсенур да гомер буе мәктәптә укытты. Гомер буе халык белән эшләде, уңышка ирешкән колхозчылар турында район газеталарына язып торды. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар